Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
26 гыйнвар , 13:10

Гаҗәеп бер дөнья ул — студент еллары!

Илебездә ел саен 25 гыйнвар Студентлар көне буларак билгеләп үтелә.

Гаҗәеп бер дөнья ул — студент еллары!
Гаҗәеп бер дөнья ул — студент еллары!

Кеше гомеренең иң күңелле чоры булган студент елларын кем генә сагынып искә алмый, кадерле хатирәләрне күңеленнән кичерми икән? Мөстәкыйль тормышның тәүге сынау-сабакларын алу, беренче һөнәри белемнәргә төшенү, һичшиксез, шушы вакыт белән бәйле.

Матур бәйрәм билгеләнгән мизгелләрдә шәһәребезнең абруйлы уку йорты — Октябрьский коммуналь-төзелеш көллияте (директоры: Мәрдамшин Рифмир Рәхмәтуллович) студентлары белән очрашып әңгәмәләшеп алдык. Бүгенге көндә аеруча зур ихтыяҗ булган эшче белгечлекләрен сайлаган егетләр акыллы-белемле булуы, максатчанлыгы белән аерылып тора.

«Һөнәр сайлау — җаваплы эш»

Рафаэль Төхвәтуллин «ут күрше»без —Туймазыдан, аңа 18 яшь, 3нче курс студенты.

— Мин көллияттә «Биналар һәм корылмаларны төзү һәм эксплуатацияләү» (техник) белгечлеге буенча белем алам. Гади итеп әйткәндә, төзелеш объектларында, проект һәм торак-файдалану оешмаларында мастер, участок башлыгы яки прораб ярдәмчесе булып эшләячәкмен, — ди Рафаэль Альберт улы. — Әлеге һөнәргә килү тарихы балачак елларына ук барып тоташа. Мин конструкторлар белән уйнарга, төрле корылмалар төзергә ярата идем. Шул рәвешле бу юнәлештә беренчел тәҗрибә алганмын булып чыга. Моннан тыш әтиемнең абыйсы Дүртөйле районында төзүчелек буенча эшләде. Аңа ияреп стройкалар барган урыннарда йөри идем. Боларның барысы да булачак белгечлекне сайлауда ярдәм итте. Бүген инде теориядә генә түгел, гамәлдә дә һөнәр үзенчәлекләрен төшенәм һәм бу миңа бик ошый. Әлеге юнәлешне сайлавыма һич кенә дә үкенмим. Алла боерса, бер елдан укуны тәмамлап, шулай ук Дөртөйле районындагы конторада эшли башларга ниятлим.

Октябрьский коммуналь-төзелеш көллиятендә укуга килгәндә, биредә миңа бик ошый. Учреждениедә җитәкчелек тарафыннан укучыларга яхшы белем алу өчен бөтен шартлар булдырылган. Укытучылар бар нәрсәне әйбәт итеп аңлата, төрле мәсьәләләр буенча һәрвакыт ярдәмгә килергә әзерләр. Директор Мәрдамшин Рифмир Рәхмәтулловичка, остазларыбыз — Елена Владимировна Майорова һәм Оксана Валерьевна Забигуллинага аеруча рәхмәтлемен. Шәхсән үзем дә төпле белем алу өчен тырышып укыйм, конкурсларда катнашам. Мисалга, узган елда Башкортстан Республикасы WorldSkills Russia «Яшь профессионаллар» VII Ачык төбәк чемпионатында «Күп фатирлы йортны эксплуатацияләү һәм хезмәтләндерү» компетенциясе буенча көч сынадым. Безнең каршыга 6 модульдән торучы конкурс биремнәре куелды, алар барышында күп фатирлы йорттагы гомум кулланыштагы милек торышын һәм коммуналь хезмәтләр сыйфатын тикшердек, контрагентлар һәм милекчеләр белән хезмәттәшлекне оештыру, торакта энергия саклау нәтиҗәлелеген тәэмин иткән капиталь ремонт үткәрү буенча тәкъдимнәр әзерләдек. Нәтиҗәдә, төп яшь төркемендә (16-22 яшь) беренче урынга ирештем. Бу җиңүдә конкурска әзерләнгәндә теләктәшлек күрсәткән, даими күнекмәләр үткәргән укытучыларыбызның өлеше зур дип саныйм.

Мөмкинлектән файдаланып, булачак һөнәрне сайлау турындагы фикерләремне дә ишеттерәсе килә. Һәркем күңеленә хуш килгән белгечлеккә ия булсын иде. Шул вакытта гына кеше үзенең мөмкинлекләрен, сәләтен тулысынча ача алачак. Үзе теләмәгән, яратмаган хезмәтне башкаручы бу тормышта урынын табалмыйча изалана, бер җирдә дә юньләп эшли алмый. Бер сүз белән әйткәндә, ул үзенең асылын югалта, беркемгә кирәкмәс затка әйләнә. Юкка гына мени бүгенге тормышта шундый хәлләр күзәтелә: берәү төзүчегә укый, әмма повар булып эшли, икенчесе юрист белгечлегенә ия килеш сатучылыкта йөри һ. б. Әти-әни сүзен тыңларга кирәк диләр. Алар, әлбәттә, дөрес юнәлеш бирүдә ярдәм итә. Әмма хәтта иң якын кешеләр дә шәхсән синең нинди өлкәдә уңышлы эшләячәгеңне тәгаен генә белә алмый. Алда әйтүемчә, моны һәркем үзаллы рәвештә генә, эчке тоемлавы буенча аңларга сәләтле.

Укудан тыш кызыклы мавыгуым бар. Аны хоббидан бигрәк эш дип тә атарга мөмкин. Минем җизниемнең шәхси бизнесы бар. Ул суши әзерләү өлкәсендә эшли. Мин аңа буш вакытларда ярдәм итәм. Физик торышны тәртиптә тоту максатында спорт белән дә шөгыльләнәм, футбол уйныйм.

Студентларга бәйрәмебез уңаеннан тырышып белем алыгыз, конкурс-олимпиадаларда катнашыгыз, диясе килә, алар барысы да ныкышмалы, максатчан булырга, үз өстеңдә эшләргә өйрәтә.

«Электр белән дуслашыйк»

Бакалы районы егете Мурад Бахрамовка 19 яшь, ул 4нче курста укый.

— Көллияттә «Сәнәгать һәм граждан биналарының электр җиһазларын монтажлау, көйләү һәм эксплуатацияләү» белгечлеген үзләштерәм, — ди Мурад Радик улы. — Мин кече яшьтән үк электроникага битараф түгел идем. Төрле приборларны, җайланмаларны сүтеп-җыярга һәвәс булдым. Ә инде 2015 елда гаиләбезгә зур бәла килде: өебез янды. Сәбәбе әлеге дә баягы электрга бәйле булып чыкты. Шул ук елны без яңа йорт төзедек. Электр үткәрү гамәлләрендә ерак туган абыем (ул — электрик) булышлык күрсәтте. Аның белән бергә мин дә бу эшләрдә катнаштым. Менә шундый хәлиткеч вакыйгалар булачак һөнәрне сайлауга этәргеч бирде. Әлеге белгечлек эштә генә түгел, өйдә, хуҗалыкта да электр җиһазларын үзаллы карап-тикшереп, көйләп торырга, шул рәвешле хәвефле хәлләрне кисәтергә мөмкинлек бирә.

Укудагы уңышларга килгәндә, 2021 елда Нефтекама шәһәрендә «Яшь профессионаллар» чемпионатында катнашып, «Электромонтаж» юнәлешендә икенче урын алдым. Мондый бәйгедә беренче тапкыр көч сынадым. Анда миңа бик ошады, яңа белем-күнекмәләр тупладым, үзем дә тәҗрибә бүлештем. Ярышлар өч модульдән торды: программалаштыру, электромонтаж, җиһазларның эшкә яраксызлыгын билгеләү. Гамәли биремнәрне җиңел үтәдем. Махсус предметларны алып баручы укытучым — Марина Олеговна Хазиева белән ныклап әзерләнү уңай нәтиҗәсен бирде. Ә менә теориядә, атап әйткәндә, программалаштыруда бераз читенлекләр булды.

Октябрьскийда тулай торакта торам. Студент тормышының бөтен яме шунда инде… Тулай торагыбызда бик күңелле, дустанә мохиттә яшибез. Студентлар 8 март, 23 февраль, Гашыйклар көне һәм башка бәйрәмнәр уңаеннан төрле чаралар оештыра, мәдәни ял итә. Шунысы көенечле, бүгенге көндә коронавирус авыруы таралуын кисәтүгә бәйле вәзгыятькә ярашлы, күләмле чаралар үткәрү тыела.

Тагын шуны билгелисе килә, бездә бер-береңне кыерсыту, «буллинг», «бабайчылык» кебек начар күренешләр юк. Бу уңайдан тәрбиячеләр дә даими аңлату эше алып бара. Гомумән, тулай торакта яшәү төрле яклап кулай дип уйлыйм. Дуслар күп була, җәмгыятькә яраклашырга өйрәнәсең, күп еллар буена онытылмаслык хәтирәләр кала.

Ял вакытларын башлыча спортка багышлыйм, волейбол секциясенә йөрим. Бу уен төре белән мавыгуым 7нче сыйныфтан ук башланды. Мәктәптә район ярышларында чыгыш ясап, «иң яхшы уенчы» исеме алганым булды.

Киләчәккә планнарым да бар. Быел минем азаккы уку елым, көллиятне тәмамлагач Ватан каршындагы изге бурычны үтәргә ниятлим. Армиядә булу егет кеше өчен кирәкле гамәл дип уйлыйм.

Барлык студентларны бәйрәм белән тәбриклим, аларга теләкләрем: бернәрсәдән дә куркып тормасыннар, укытучылар белән әйбәт мөгамәләдә булсыннар, сессияләрне уңышлы япсыннар, ә инде мәктәп-гимназияләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары коммуналь-төзелеш көллиятенә укырга килсеннәр, тормышта кирәкле абруйлы һөнәрләрне үзләштерсеннәр.

Форсаттан файдаланып, миңа лаеклы тәрбия биргән әтием — Радик Касыйм улына, әнием — Илзидә Рафаил кызына, шулай ук белем алуга омтылыш тудырган, авырлыкларны җиңәргә өйрәткән укытучыларга, нинди сорау туса да ярдәм күрсәтүче көллиятнең бүлек мөдире Руслан Расихович Йосыповка рәхмәтемне җиткерәсем килә. Аларның ышанычын аклар өчен барлык вакытымны, көчемне укуга багышлыйм.

… Туган телдә нәшер ителүче гәзит хәбәрчесе буларак әңгәмәдәшләремнең матур итеп татарча сөйләшүенә игътибар итмичә калалмадым.

— Гаиләдә дә, дус-танышлар белән дә туган телдә аралашырга тырышабыз. Бу телебез онытылмасын, югалмасын өчен мөһим, — ди студент егетләр. Моңа җавап итеп «афәрин», диясе генә кала.

Рафаэль белән Мурадка һәм шәһәребезнең барлык студентларына ямьле бәйрәм уңаеннан ихлас тәбрикләүләрне җиткереп, белем үрләрен яулауда уңышлар, игелекле уй-хыялларының тормышка ашуын, саулык-сәламәтлек, иминлек телибез. Һәр көнегез яңа максатлар, фәһемле вакыйгалар һәм шәхси җиңүләр белән тулы булсын. Сессияләр җиңел һәм уңышлы тапшырылсын, кызыклы танышулар, тугры дуслар, мәхәббәт, зур стипендия һәм күңелле каникуллар сезгә!

 

Лилия ГАБИТОВА,

Автор фотосы.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в