Туган як
+25 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
21 гыйнвар 2022, 11:35

Туган төбәкләре өчен «янып» яшәүчеләр!

Гомер-гомергә авылның төп байлыгы аның уңган-тырыш, киң күңелле кешеләре булган. Төрекмән бистәсе дә борынгыдан эш сөючән һәм һөнәрле халкы белән билгеле.

Туган төбәкләре өчен «янып» яшәүчеләр!
Туган төбәкләре өчен «янып» яшәүчеләр!

Төбәкнең үсеше, аның чәчәк атуы өчен янып йөрүчеләр, яңалыклар уйлап табучылар бүген дә шактый. Сәрим Сәләх улы Галләмов — шундый шәхесләрнең берсе. Ул мәдәни, милли чараларга актив өлеш кертә, һәрнәрсәдән хәбәрдар булып замана белән бергә атларга тырыша, туган төбәгенең киләчәге өчен хәстәрлек күрә, уңай үзгәрешләргә ихластан сөенә.

Шушы араларда Төрекмән авылының Муллаян урамында иске Яңа елны озату чарасы үтте. Матур итеп бизәлгән, төрле төсле утлар белән балкып торган яшел купшыкай чыршы тирәли күңелле уеннар, җыр-биюләр оештырылды. Балалар да, олылар да рәхәтләнеп боздан ясалган таудан шуды, Кыш бабай, Карсылу, Убырлы карчык, Юлбарыс һәм башка әкият каһарманнары белән хоровод ясады, истәлек фотосына төште. Муллаян урамында урман сылуын урнаштырып, төбәктә яшәүчеләр өчен бәйрәм ясау традициясенә Сәрим Галләмов һәм аның командасы тарафыннан нигез салынган. Матур гадәт менә инде 30 ел дәвамында гамәлгә ашырыла.

— Урамыбызда чыршы куюның тарихы 90нчы еллардан башлангыч алды, — ди Сәрим Сәләхович. — Мин Төрекмәндә торып, Нарышка йөреп эшли идем. Анда лесниклар күп булгач, Югары Нигъмәти урамында ел саен елка урнаштыралар. Алардан күреп, 1992 елдан үзебезнең йорт капкасы төбендә чыршы куя башладык. 4 ел шулай эшләдек. Аны гадәти вак лампочкалы гирляндалар белән бизи идек. Авылдашларга бу яңалык бик ошады, олысы да, кечесе дә бирегә җыела башлады. Соңрак урман сылуы янында боз тавы эшләү уе туды. Шул чордан чыршы һәм тауны Муллаян урамы буйлап түбәндәрәк урнаштыра башладык. 30 ел буена шушы гамәлләрне бергәләп тормышка ашыручы активистларны әйтеп үтәсем килә — Илдус Мадьяров, Әҗүәт Гимаев, Тәлгать Таймасов, Айгизәр Гимазетдинов, Җәүдәт Исламгулов, Саит Хөснетдинов, Касыйм Исламгулов. Берәүләр чыршыны урнаштыру, икенчеләр уенчыклар, гирляндалар белән бизәү, өченчеләр тау ясау гамәлләрен башкара. Төрекмән микрорайонының төбәк иҗтимагый үзидарә советы рәисе Илдус Котдусович чыршы кайтаруга рөхсәт алу, аны алып кайту эшләрендә зур ярдәм күрсәтә. Касыйм белән Саит — тау ясаучылар. Алар ел саен үз йортларыннан зур күләмдә су чыгарып (кайчагында бушка бер чиләк су да табып булмый торган заманда!), көне буена боз белән катырып, зур тау эшлиләр. Аның бер ягында кешеләргә күтәрелү өчен уңайлы баскычлар төзелә. Шул рәвешле, тырыш хезмәт нәтиҗәсендә төбәктә бер дигән тау калкып чыга. Сәрия һәм Касыйм Исламгуловлар бәйрәм чараларына самавыр кайнатып, тәмле табикмәкләр әзерләп, үзләренең умартасында җитештерелүче балларны да алып чыга. «Нур» клубы исә музыкаль бизәлеш өчен хәстәрлек күрә, күңелле җыр-моңнар аша бәйрәм мохите тудыра. Гомумән, активистларның барысын да шушы клубның эшчеләре дип атарга мөмкин. Концерт-спектакль куюмы, башка чараларга әзерлекме — алар һәрчак анда өлеш кертә. Урамыбыз белән яшьтән бергә хезмәт куеп, ял вакытында гармунда уйнап, җыр-моң белән үстек, бүген дә бөтен нәрсәне бердәм команда булып эшлибез…

Шуны билгелисе килә: Сәрим Галләмов һәм аның командасы елка кую, боздан тау ясау гамәлләрен һәрвакытта да үз көчләре белән, үз техникасы һәм чаралары ярдәмендә башкара. Төбәктә клуб оешуга да нәкъ шушы активистлар теләктәшлеге этәргеч биргән. Җәмәгатьчелек советында массакүләм мәдәни эшчәнлек өчен җаваплы булган Сәрим Сәләхович һәр эштә дә башлап йөрүчеләрдән. Авылдашлар нинди генә үтенеч белән мөрәҗәгать итмәсен, шунда ук ярдәмгә ашыга ул. Галләмовларның йорт алды да «Карга боткасы», «Каз өмәсе» кебек милли бәйрәмнәрне зурлап оештыру мәйданына әверелгән.

«Сандугачлар кебек пар килгәннәр»

Узган елда алтын туйларын билгеләгән Сәрим Сәләхович һәм Рәзинә Шакировна турында шулай дияр идем мин. Иңне-иңгә куеп, инде ярты гасырдан ашу тату, үрнәкле гаилә булып, бүген дә тормышның һәр мизгеленнән тәм табып, Ходай биргән язмышларына шөкер итеп, сандугачлар кебек сайрашып яши алар.

Сәрим ага Галләмов тумышы белән Төрекмән бистәсеннән. Бүген дә ул ата-анасы нигезен саклап, туган йортында яраткан хатыны Рәзинә Шакир кызы белән тату гомер итә. Кечкенәдән хезмәтне сөеп үсә, печән чабу, утын кисү кебек гомум эшләрдә актив катнаша, ярдәмчел, тырыш булуы белән бистә халкының ышанычын, ихтирамын казана.

Коммуналь-төзелеш техникумын тәмамлый. Себер якларында эшләп ала. 1981 елда кире туган төбәккә кайта. «ОЗНПО» җәмгыятенә урнаша. Анда 25 ел хезмәт куя. Башта монтажчы, соңыннан мастер була. Хатыны белән өч батыр малайга гомер бүләк итәләр. Чыршы кую тарихы шушы сабыйларга да барып тоташа. Үз йортлары янында гирляндалар белән балкып утыручы урман сылуы барлыкка килүе малайлар һәм аларның дуслары өчен зур шатлык була, әлбәттә, шәһәргә фейерверк, елка карарга йөрисе дә калмый...

Рәзинә апа Мулла авылыннан. Сәрим абый белән кайда, ничек таныштыгыз дигән сорауга ул болай җавап бирде: «Бу чорда яшьләр гадәттә аулак өйләрдә таныша иде. Безнең белән дә шулай булды. Иптәш кызлар белән шушы Төрекмән бистәсенә аулак өйгә килгән идем, быел исә биредә яшәвемә инде 51 ел тула!».

Һөнәре дә бик үзенчәлекле була Рәзинә Шакировнаның. Киномеханик! «Маяк», «Комсомолец», «Летний» кинотеатрларында эшли ул. Бүгенгедәй техник мөмкинлекләр булмаган заманда мондый вазыйфаны башкару зур тырышлык, кыюлык таләп иткәндер. Илгә үзгәрешләр чоры килеп, оешмалар тарала башлагач, Сәрим ага: «Өйдә торсаң балалар да караулы була», дип хатынын эштән китәргә күндерә. Ул вакытта төп йортта үз әти-әниләре дә яши, шул рәвешле аларга да күбрәк игътибар бүлү мөмкинлеге туа. Рәзинә апа бианай-биатайларын соңгы көннәренә кадәр яхшылап тәрбияләп карый.

«Без гаиләдә алты бала үстек, мин малайлар арасында төпчеге идем, әле бишебез исән, — ди Сәрим Сәләхович. — Туганнар арасында гаилә таркату, аерылышу дигән нәрсә булмады. Әткәйнең сүзен һәрчак истә тоттык. «Табышкансыз, кавышкансыз икән — торасыз», дия иде ул. Авылда да шуңа һәрчак үрнәкле нәсел саналдык. Улларым өйләнеп беткәч тә «Сәрим, әле тагын малайларың калмадымы?», дип сорап йөрүчеләр дә булды…».

Тормыш мәшәкате белән 50 елдан артык гомер сизелми үтеп киткән икән. Ул арада балалары да үсеп җитеп, үз куышларын булдырган. Ике уллары «Европласт»та, берсе «Татнефть»та эшли. Сәрим ага белән Рәзинә апа хәзер инде дәү әни һәм дәү әти булган, җиде оныклары, бер онык балалары бар.

«Улларыбызның өчесе дә үзебезнең төбәктә төпләнде: икесе Төрекмәндә, берсе Октябрьскийда. Балалар, оныклар төп йортка кайтып йөри, үзара аралашып, ярдәмләшеп яши, бәрәңге утырту-алу ише күмәк эшләрне бергә башкара. Малайларыбыз туган телдә сөйләшә, аталары кебек җырлап та җибәрәләр. Кан тарта, диләр бит, безнең кебек аралашучан, ихлас күңеллеләр» — ди Галләмовлар.

«Ни чәчсәң, шуны урырсың», ди халык мәкале. Белемле, акыллы һәм хезмәт сөючән балалар, оныклар тәрбияли алулары белән бәхетле бүген мәкаләм каһарманнары. Авылдашлары, туган-тумачалар белән дус-тату, үзара аңлашып, киңәшләшеп яши Галләмовлар. Гаилә кыйммәтләрен дә кадерләп саклыйлар.

Тынгысыз җанлы, туган җиренең, якыннарының, авылдашларының кадерен белеп яшәүче Сәрим Сәләхович һәм Рәзинә Шакировнага ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, җан тынычлыгы телибез. Эшләгән игелекләренең әҗер-савапларына ирешергә язсын.

Фикерләр:

Фәния Сухова:

— Бүген туган төбәгебез Төрекмәндә кунакта булдык. «Нур» клубы активистлары авылдашларга матур бәйрәм — иске Яңа елны озату кичәсе оештырды. Ямьле балачак мизгелләрен искә төшереп, яшел чыршы тирәли биедек, җырладык. Сыйныфташлар, якташлар белән очрашып аралашу, яшьлек хатирәләрен барлау мөмкинлеге биргән бәйрәм оештыручыларга рәхмәтлебез!

Раилә Давлетова:

— Сәрим абыйга, Раушания ханымга бик зур рәхмәт шулай итеп күңелне күтәргәннәре өчен. Барлык активистларга иминлек, саулык-сәламәтлек телим.

Зөлфия Батыршина:

— Киң күңелле авылдашларыбыз зур, матур бәйрәм оештырганнар, бу эшкә күпме көч салынган, без дә балалар белән беррәттән чыршы тирәли җырлап-биеп йөрдек, себеркегә атланып рәхәтләнеп чаптык, тюбингта балаларны тартып ярыштык. Ә инде Кыш бабай, Кар кызы, Убырлы карчык биюгә төшеп, бала-чаганы шигырь сөйләтә башлагач, без дә читтә калмадык, конфет ашыйсы килә бит безнең дә! Шундый күңелле булды, һәркемдә бәйрәмчә кәеф, музыка уйный, самавыр кайнап тора, теләгән кеше күчтәнәчләр белән чәй эчә. Аксакалларга чыршы куеп, тау ясап авылдашларның күңелен күргәннәре өчен зур рәхмәт.

Раушания Фәезова:

— Бәйрәм чараларын үткәргәндә аппаратларны урнаштырып, музыкаль яктан бизәү эшләрен башкарган «Нур» клубы хезмәткәрләре Разиль Фәррахетдинов һәм Венер Фәезовка зур рәхмәтемне белдерәм! Шулай ук рәхмәт сүзләрен Карсылу Наилә Галиаскаровна Зиннәтовага, Кыш бабай Илдус Котдусович Мадьяровка, Муллаян урамында чыршы, боз тавы куйган Сәрим Галләмов һәм активистларга, һәр бәйрәмгә тәмле бүләкләр хәстәрләгән Валерий Исмагиловка, кайнар чәй һәм коймаклар әзерләгән Сәрия һәм Касыйм Исламгуловларга, оештыру гамәлләрендә булышкан Гөлнур, Хәлим Фазлыевларга, Фәнүсә Таймасовага, музыка җиһазлары белән тәэмин иткән Радик Халяповка, төбәктә боз шәһәрчеге эшләгән Эльвира һәм Илдар Насыйбуллиннар һәм аларның командасына җиткерәм. Барысына да сәламәтлек, бәхет телим! Микрорайоныбызда шундый энтузиастлар булганда һәр башлангычыбыз уңышлы булачак, төбәгебез тагы да ныграк чәчәк атачак!

 

Лилия ГАБИТОВА,

Автор фотолары һәм архивтан.

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: