Туган як
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
27 декабрь 2021, 11:09

Кул эшләрендә күңел җылысы…

Элек һәр йортта да кыз балалар бәйләү, чигү эшен яшьтән белеп-өйрәнеп үскән. Бүген исә кул эшләре белән мавыгучылар саны әзәя, чөнки кибетләрдә җаның теләгән кием-салымның бөтен төрлесе дә бар. Әмма үз кулларың белән бәйләгәнгә җитми инде, чөнки андый эшләнмәләргә күңел җылысы да салына.

Кул эшләрендә күңел җылысы…
Кул эшләрендә күңел җылысы…

Хөрмәтле укучым, бүген сине гаҗәеп матур бәйләм әйберләре иҗат итүче гүзәл зат белән таныштырырга телим. Аның эшләнмәләре шундый нәфис, йомшак, җылы тоела, аларга кагыласы, алар белән сокланасы килә…

Сабыйлар һәм олылар өчен башлыклар, свитер-күлмәкләр һәм башка киемнәр бәйләүче Наталья Багрова белән танышлык хәзерге көн өчен актуаль мәйданчык — Инстаграмда башланды. Кул остасы сәхифәсенә тап булгач, Натальяның шушы кызыклы хоббига килүе тарихы, үзенчәлекле образлар өчен кайдан илһам алуы турында күбрәк беләсе килде. Шуңа күрә дә аны редакциягә кунакка чакырдык.

— Наталья, сезнең изделиеләр мәхәббәт, җылы хисләр белән сугарылган. Шушы тойгылар кайчан, ничек туды, нигә сезне нәкъ бәйләү эше җәлеп итте?

— Мин Октябрьскийда туып-үстем, 3нче мәктәптә укыдым. Сәүдә белгечлеге буенча урта белем, соңыннан югары юридик белем алдым. 1нче сыйныфта укыганда күрше кызыннан күреп (ул бәйләү түгәрәгенә йөри иде) үзаллы рәвештә бәйләргә өйрәндем. Крючок белән эшләү энәгә караганда күпкә җиңелрәк булса да өстенлекне һәрчак соңгысына бирдем. Баштагы мәлләрдә бармаклар канап бетә иде. Бәйләү нечкәлекләренә өйрәнүдә совет чорында кул осталары өчен чын мәгънәсендә энциклопедиягә әверелгән «Бурда Моден» журналы, шулай ук махсус белешмәлекләр, китаплар да ярдәмгә килде. Әйткәндәй, мин кисү һәм тегү курсларында белем алдым, әмма тегүчелек эше минеке түгеллеген аңладым.

Шул рәвешле мавыгуым озак еллар дәвам итте. Әмма күп төрле яңалыкларга бай яшьлек чорында бәйләүдән туктадым һәм әлеге хоббига ике еллап тирәсе элек кенә кире кайттым. Балалар үсеп, чит шәһәрләргә укырга кергән вакыт иде ул. Балачактагы мавыгу тормышыма яңа чагу бизәкләр алып килде. Инстаграмда үз битемне булдырдым, эшләнмәләрне фотога төшереп, видеороликлар эшләп анда урнаштырам. Миңа яңа әйберләр бәйләү, гадәти булмаган образлар иҗат итү бик ошый. Максатым — кешеләргә бәйләм әйберләренең заманча зәвыклы да, сыйфатлы һәм матур да булуын күрсәтү.

— Инстаграмдагы аккаунтыгызның исеме — «Glomerulus», ул нәрсәне аңлата?

— Бу сүз хоббиема турыдан-туры бәйле. Ул «җеп йомгагы» дигәнне аңлата.

— Изделиеләр турында җентекләбрәк сөйләгезче? Нинди модельләр бүген аеруча популяр?

— Мин башлыча балалар әйберләре (боди, күлмәк, сарафан, пинеткалар, башлыклар) бәйлим. Ромпер (күлмәк һәм шортиктан торучы комбинезон) бәйләргә яратам. Җәйге чорга аеруча уңайлы модель ул, аның җиңнәре, капюшоны булырга мөмкин. Балалар ромперы тәнгә сылашып торган бодидан аермалы буларак иркен рәвештә эшләнә, аңа мехтан йомшак колаклар, койрыклар, сандалилар тегеп, образны тагы да тулыландырырга була. Шулай ук бөтен гаилә өчен классик модельләр, шапка, шарф, снуд кебек изделиеләр эшлим. Элек пальто, кофта, кардиганнар да бәйли идем, хәзер исә озайлы проектларга алынмаска тырышам, чөнки яңалыкны яратам, бер изделиене тәмамлап, тизрәк икенчесенә керешәсем килә. Яшьләр арасында бәйләнгән кроп-топлар, майкалар аеруча популяр. Баш киемнәреннән ир-атларда балаклава (шапка-шлем), ә хатын-кызларда капор (капюшон-яка) таралу алган. Такори шапкасы да популяр. Ул бик җылы, уңайлы һәм матур. Бу изделиеләрне бияләйләр белән комплектта да бәйлим. Хатын-кызлар шапкалары гадәттә стразлар, чуклар (помпон) белән бизәлә. Эшләнмәләрне люрекс, пайетка, шишибриклар белән бизәү дә бар.

— Эштә нинди материаллар кулланасыз?

— Югары сыйфатлы эрләгән җепкә (пряжа) өстенлек бирәм. Чөнки арзанлы материалдан бәйләнгән әйберләрнең төсе-рәвеше бөтенләй икенче төрле була. Башлыча Италия, Норвегия пряжасын кулланам. Чәшке мамыгыннан (пух норки) изделиеләр шулай ук танылу алган. Төрле төсмерләргә бай, төргәкләнми торган бик йомшак пряжа ул. Җылы киемнәр гадәттә меринос йоныннан бәйләнә. Алар сабыйлар өчен аеруча кулай, нәфис-йомшак, тәнгә ятышлы була, аллергия ясамый. Җиңел киемнәр исә мамыктан (хлопок) әзерләнә.

Бер нәрсәне билгеләп үтәсем килә: кызганычка каршы, шәһәрдә эконом-класслы эрләнгән җеп кенә тәкъдим ителә. Моңа бәйле мин чималны (шул исәптән, инструментларны да) интернеттан заказ белән кайтартам. Бүгенге көндә бәйләм энәләре элеккеге авыр, металлдан ясалганнардан күпкә аерыла. Хәзер спицалар бик җиңел, алар күп төрле материалдан (алюминий, пластик, агач) эшләнә.

— Төсләрне, бәйләү стилен ничек сайлыйсыз?

— Эрләнгән йонның төрләре һәм төсләре бик күп, җаның теләгәнне сайлап кына ал. Әлбәттә, һәр сезонга бәйле төсмерләр бар, кул эше осталары моңа һәрчак игътибар бирергә тиеш. Мәсәлән, икенче ел инде неон төсләр популярлык казана. Бәйләү стиленә килгәндә, кул эше осталары еш кына билгеле дизайнерлар үрнәген куллана. Шәхсән мине Италия дизайнеры, Brunello Cucinelli брендына нигез салучы, кашемир патшасы Брунелло Кучинелли эшләре илһамландыра.

— Бер изделиегә якынча күпме вакыт сарыф ителә?

— Гади спорт шапкасын бер тәүлек эчендә бәйлим. Кроп-топка — 2-3, бизәкле башлыкка исә 3-4 көн китә. Гомумән, заказ алгач изделие эшләнеп беткәнчегә кадәр атна-ун көн үтә. Монда пряжаның төре, төсе, чималның күләмен исәпләү, кирәкле материалларны кайтару һәм бәйләү вакыты керә.

— Яңадан-яңа образларны ничек табасыз? Нинди гадәти булмаган эшләнмәләрегез бар?

— Бу уңайдан интернет ярдәмгә килә. Төрле дизайнерларның, осталарның үрнәк-өлгесен кулланам. Үзенчәлекле заказларга килгәндә, эт-мәчеләргә комбинезон, свитер, күлмәк, башлыклар бәйлим (автордан: Натальяның гаиләсендә дүрт аяклы дусларны бик яраталар, мәкаләм герое үзе һөнәри заводчик-фелинологка укыган, 15 елдан артык мәчеләр үрчетү белән дә шөгыльләнгән. Билгеле сәбәпләргә бәйле бу эшчәнлекне туктатырга туры килгән. Бәлки киләчәктә аңа кире кайтырмын, ди ул).

— Изделиеләрне ел фасылына карап бәйлисезме? Үзегез кайсы чорны яратасыз?

— Кышкы киемнәрне (свитер, шапка-башлыклар) октябрь башында, язгыларны (җиңелрәк киемнәр) февральдә бәйли башлыйм. Елның җәйге фасылында тугангамы җылы кояшлы көннәрне яратам. Әлбәттә, кышның да үз яме бар, аеруча Яңа ел бәйрәме чоры күңелле.

— Шәхсән үзегезнең киенү стиле нинди?

— Мин актив кеше, машина да йөртәм, шуңа уңайлы спорт киемнәренә өстенлек бирәм. Әлбәттә гүзәл зат булуымны да онытмыйм, гардеробымда матур күлмәкләр дә бар.

— Хоббиегызда иң авыры нәрсә?

— Вакытның күп сарыф ителүе, шәһәрдә сатуда сыйфатлы пряжа булмавы, ә кайчагында илһам килмәве...

— Бәйләүнең файдалы яклары?

— Кызыклы факт: ике сәгать бәйләүгә 250 ккал сарыф ителә. Шулай ук кул эшләре хәтерне яхшырта, вак моториканы үстерә, Альцгеймер авыруын кисәтә, тынычлык хисе бирә. Балалар телефонда утыру урынына бәйләү белән шөгыльләнсә күпкә файдалырак булачак. Шунысы шатландыра, бүген яшьләрдә кул эшләренә кызыксыну арта, алар арасында бәйләүчеләр дә күбәя. Нигә дисезме? Чөнки мондый изделиеләр пряжа составы, төсе һәм башка үзенчәлекләре буенча һәркем өчен шәхси эшләнә, кабатланмас була.

— Ничек ял итәсез, китаплар укыйсызмы?

— Бәйләмне мин хәтта диңгез буена ялга барганда да үзем белән алам. Вакыт булганда китаплар укырга да яратам. Әле, мәсәлән, Англия язучысы Джейн Остинның «Гордость и предубеждение» романын укый башладым.

— Гаиләгез белән дә таныштырып үтегезче?

— Тормыш иптәшем белән ике балабызны тәрбияләп үстердек. Гаиләм хоббиема уңай карый, кулдан килгәнчә теләктәшлек күрсәтәләр. Британия югары дизайн мәктәбен (Мәскәү шәһәре) тәмамлаган улыбыз реклама белән ярдәм итә. Ул миңа охшап иҗади күңелле, бәләкәй чагыннан кулдан эшләнмәләр ясарга һәвәс, Яңа ел, 23 февраль кебек бәйрәмнәргә открыткалар эшли иде. Кызыбыз балачактан спорт бал биюләре белән шөгыльләнә, спорт мастерлыгына кандидат. Әлеге вакытта Мәскәүдә педагогик колледжда «Адаптив физик культура» бүлегендә укый. Мин үзем дә элеккеге спортчы, 8 ел «Мечта» балет студиясенә йөрдем (иң беренче чыгарылыш составында идем), фитнес тренер булып эшләдем, нәфис гимнастика буенча спорт мастерлыгына кандидатмын. Ирем футбол белән мавыга, «Мобилон» ветераннар командасында шөгыльләнә.

— Киләчәккә планнарыгыз, уй-хыялларыгыз?

— Бик күп алар. Беренчедән, шәһәребездә сыйфатлы пряжа сату юнәлешен үстерү. Икенчедән, кул эшләре студиясе ачу, анда бәйләү буенча башлангыч белем бирү, шулай ук һөнәр ияләре өчен осталык дәресләре оештыру, изделиеләрне тәкъдим итәр өчен сәүдә һәм күргәзмәләр залы булдыру. Мондый студия фикердәшләргә бергә җыелып, бәйләм бәйләргә, әңгәмәләшергә, шул рәвешле көндәлек мәшәкатьләрдән арынып торырга уңайлы булачак. Якын арадагы планнарга килгәндә, бәйрәм чорында чыршы уенчыклары бәйләргә ниятлим. Яңа елга үземә һөнәри лампа рәвешендәге бүләк тә ясамакчымын, чөнки бәйләү күзләргә зур киеренкелек китерә. Тагын бер хыялым бар — пух норкадан яки мохердан җиңсез жилет бәйләү. Әмма моңа әлегә вакыт таба алмыйм…

— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Наталья! Сезнең белән шәхсән танышып, аралашуыма бик шатмын. Яраткан хоббиегездә киләчәктә дә уңышлар, яңадан-яңа кызыклы образлар теләп калам.

 

Лилия ГАБИТОВА,

Фотолар архивтан.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: