Туган як
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
22 ноябрь 2021, 14:59

Полиция хезмәте һәм иҗат бер-берсенә комачауламый

Хокук сакчыларыныњ эше ињ тынгысызлардан санала, алар көнне төнгә ялгап, закон һәм халык иминлеге сагында тора. Әмма бу һөнәр ияләрен һәрчак җитди, кырыс кыяфәттә итеп кенә күз алдына китермәгез, чөнки алар арасында иҗади күњелле, кызыклы мавыгулары булганнары да бихисап. Җәмәгать тәртибен саклау буенча өлкән инспектор, полиция капитаны Руслан Шәнгәрәев нәкъ шундыйлардан.

Полиция хезмәте һәм иҗат бер-берсенә комачауламый
Полиция хезмәте һәм иҗат бер-берсенә комачауламый

Руслан Канафиевич балачактан шигърият дөньясын үз итә, китап уку белән мавыга. Бүген дә полиция капитаны буш вакытын яраткан гаиләсенә һәм иҗатка багышлый. Шигырьләренењ санын төгәл белми ул, әмма аныњ сүзләренчә алар 200дән артып киткән. Руслан эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм аларныњ гаилә әгъзалары арасында үткәрелә торган үзешчән сәнгать конкурсларында «Нәфис сүз» номинациясендә күп тапкырлар җињү яулаган. «Гомумән, минем беркайчан да сәхнәдән курыкканым булмады, беренче тапкыр башлангыч сыйныфларда укыганда ук чыгыш ясадым, берничә ел «Модем» бию студиясендә дә шөгыльләндем, — ди ул үзе. — Студент булгач исә Яшьләр сараенда мәдәни чаралар оештыруда эшләп алдым. Полициягә урнашкач, МВД юнәлешендә ел саен үткәрелүче бәйгеләрдә, шулай ук шәһәр чараларында катнашуны дәвам иттем». Быел исә Шәнгәрәев беренче тапкыр Мөҗәһит Хәйретдинов исемендәге XX конкурста катнашкан, анда Бөек Ватан сугышы турындагы 26 шигырен юллаган. Алар арасында сугышны башыннан азагына кадәр үткән бабасы Рәхимҗан Туктаровка багышланганнары да бар. Конкурс нәтиҗәләре буенча, Руслан Канафиевич «Узган елларныњ изге хәтере» номинациясендә лауреат дипломына лаек булган.

«Мин балачакта сугыш турындагы киноларны һәрчак яратып карый идем, элекке картиналар бүгенгедән чынбарлыгы, фактларны бар дөреслеге белән күрсәтүе белән аерылып тора, шуња күрә дә совет мәдәниятен һәм сәнгатен хәзерге «аналоглар» (бигрәк тә музыка һәм кинематографта) өчен үрнәкле саныйм, — ди мәкаләм герое. — Шигырьләремдә дә еш кына Бөек Ватан сугышы темасын яктыртам. Бабаларымныњ сугышчан юлы турындагы хатирәләрне әниемнән ишетеп беләм. Аларныњ берсе — Рәхимҗан Әмир улы сапер булган. Бер сугыш барышында ања яугирләрне көймәдә икенче ярга чыгарырга туры килә. Елганыњ уртасында аларны утка тоталар, бабама гына пуля тими, мондый хәл берничә тапкыр кабатлана. Икенче юлы ул салкын суда билдән торып күпер төзи, шул рәвешле сугышчыларга, техникага икенче якка чыгарга булыша. Тагын бер бабам — Горюнов Павел Семенович Сталинград сугышында катнашкан, бер бәрелеш вакытында ул 5 немец танкын шартлаткан. Сугыш беткәндә каты яраланган, аягын югалткан. Татар шагыйре Мөҗәһит Хәйретдинов та утлы еллар чорында иҗат иткән, сугышта катнашкан шәхес. Ања багышланган конкурста көч сынап карау уњай тәҗрибә булды. Гомумән, минем фикеремчә, мондый бәйгеләрдә катнашырга алынгансыњ икән, син инде җињүче».

Тәрҗемәи хәленә килгәндә, Руслан Шәнгәрәев Октябрьский шәһәрендә туып-үсә, 2нче гимназиядә укый. Мәктәп елларында гуманитар фәннәргә өстенлек бирә. «Әдәбиятка кызыксынуны әти уятты, ул мине 5 яшьтән укырга өйрәтте, — ди Руслан. — Хәтерне ныгыту, белемне үстерү өчен биремнәр үти идем. Әти эштән кайтуга билгеле авторныњ әсәреннән өзекне ятлап куярга гадәтләндем. Шул рәвешле әнинењ китаплар шкафындагы авторлар белән (Пушкиннан алып Высоцкийга кадәр) танышу мөмкин булды. Әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләүдә 2нче гимназиядә Ирина Степановна Войтко, Евгения Петровна Герасимова һәм башка көчле педагоглар биргән белем-тәрбия нәтиҗәсе дә сизелде, әлбәттә. Беренче шигыремне исә 2002 елныњ октябрендә 16 яшемдә яздым. Үсмерлек чорындагы көчле хисләр тәэсирендә барлыкка килде ул, бүген аныњ эчтәлеген дә хәтерләмим, әмма шул вакыттан иҗат итү белән ныклап мавыгып киттем. Әйткәндәй, бу чорда әдәби хезмәткәр Юрий Александрович Сафонов җитәкчелегендәге журналистика секциясендә дә шөгыльләнә идем. Гимназия каршындагы матбугат басмасы — «Парус» гәзитендә каләм «тибрәтүчеләр» оешмасы иде ул. Секциядә шөгыльләнүем иҗади үсештә зур ярдәмче булды, Сафонов безне башкалар күрмәгән нәрсәләрне дә күрергә, тоярга, гадәти күренешләрдән дә илһам табарга өйрәтте. Аныњ тагын бер кињәше хәтердә: ул янда һәрчак бәләкәй блокнот, ручка йөртү кирәклеген әйтә иде, чөнки илһам бит теләсә кайсы вакытта килергә мөмкин, һәм фикерне югалтмас, тиз генә теркәп куяр өчен бу бик шәп чара».

Фильм геройлары белән рухланып

Русланныњ полиция хезмәтенә килү тарихы ничек булган икән? «2нче гимназиядә укыганда ук үземнењ киләчәктә милиционер булачагымны күзаллый идем. Мин үскән чорда интернет юк иде әле. Без телевизордан әти программадан карап билгеләгән тапшыру-фильмнар гына карый идек. Ул елларда телевидение эше аерым тәртиптә көйләнде, ягъни сугыш турындагы кинолар бары тик 9 майда, Яња ел фильмнары каникуллар чорында, гүзәл затларга тәгаенләнгәннәре 8 мартта гына күрсәтелә иде. Шул рәвешле, ниндидер картинаны карый алмый калсањ, икенче елга кадәр көтәргә туры килә. Бу тәрбияви яктан бик файдалы булгандыр дип уйлыйм. Берзаман шулай экраннарга «Следствие ведут ЗнаТоКи» исемле сериал чыкты, төп геройлар — милиция хезмәткәрләре Знаменский, Томин һәм Кибритныњ маҗараларын зур кызыксыну белән күзәтә идем. Нәкъ аларныњ үрнәгендә, милициядә эшләү хыялы туды. Шушы максаттан, урта белем алгач, Октябрьский коммуналь-төзелеш көллиятенә юридик бүлеккә укырга кердем. Бу чорны зур җылылык белән искә алам. Биредә тагы да күбрәк шигырьләр яза башладым, илһам килгәндә хәтта лекция вакытында да иҗат итә идем, укуда алдынгы булганга (техникумны кызыл диплом белән тәмамладым) педагоглар бу мавыгуыма уњай мөнәсәбәт күрсәтте. Шул рәвешле, уку белән берлектә актив иҗадый тормыш белән яшәдем. Шәһәр күләмендәге чараларда, концертларда чыгыш ясый идем, Туймазыда оештырылган студентларныњ республика слётына да бардым. Диплом алгач, армиягә киттем. Вологдада тимер юлы гаскәрләрендә хезмәт иттем. Анда да гарнизон чараларында катнаша, шефлык иткән учреждениеләрдә (балалар колониясе, мәктәпләр) чыгыш ясый идем. Шушы чорда Санкт-Петербург шәһәрендә «Салют, Победа!» үзешчән сәнгать смотрында көч сынау мөмкинлеге дә тиде, анда җињү яуладым (автордан: күпләр өчен шәһәрдәшнењ чыгышы зур ачыш була)».

Армиядән соњ Шәнгәрәев ярты ел уку үзәгендә белем ала. 2008 елда исә шәһәр эчке эшләр органнарында патруль-сак хезмәте милиционеры булып эшли башлый. «Әйткәндәй, 2007 елдан 2018 елга кадәр иҗатымда «тәнәфес» булып алды, — ди мәкаләм каһарманы. — Мин инде мавыгуым юкка чыкты дип уйлый башлаган идем. Әмма 11 елдан янәдән шигърият дөньясына кайттым. Бу юлы инде җитдирәк әсәрләр туа башлады, моны берникадәр тормыш тәҗрибәсе туплавыма бәйлим, чөнки әлеге чорда төрле вакыйгалар: шатлыклылары да, кызганычка каршы, көенечлеләре дә булды».

Шигырьләре күп кенә җыелса да, аларны әлегә китап итеп чыгару мөмкинлеге юк Русланныњ, шуња күрә ул социаль челтәрләрдә әдәби сәхифәсен оештырган. Анда иҗаты белән кызыксынучылардан билгеле аудитория тупланган. «Минем өчен иҗат — ул шаблоннардан читкә китеп, үзењне аерым шәхес буларак күрсәтү, эчке халәтењне, кичерешләрне башкалар белән бүлешү мөмкинлеге. Исәп өчен генә күп сандагы бертөрле, мәгънәсез әсәрләр язганчы, сирәк, әмма фәһемлеләрен иҗат итү кызыклырак. Шигырьләр укучыныњ күњел кылларына тәэсир итәргә тиеш. Кемнәрдер әсәрләрењне укып, үзе өчен ниндидер мәгънә, яњалык, кињәш тапса, димәк син ања да берникадәр дәрәҗәдә булышкансыњ. Укучыларныњ хуплавы, уњай фикерләр белдерүе әлбәттә илһамландыра. Тәнкыйтькә шулай ук ањлаешлы карыйм. Сораулар бирүче, бәхәсләшүчеләр бар икән, димәк кемдер әсәрләрне кызыксынып укый, уйлана. Иҗатныњ асылы да шунда. Тәнкыйть автор өчен дә мөһим, сүзне әйткәнче, башта уйла диләр бит».

Руслан язучылардан кемнењ иҗатын үз итә, нинди китаплар укый икән? «Пастернак, Цветаева, Друнина, Асадов иҗаты ошый. Бүгенге көндә Ремаркныњ «На Западном фронте без перемен» романын укый башладым. Яратып укыганнардан Колумбия язучысы-прозаигы Габриэль Гарсиа Маркес әсәрләрен, ватандашлардан Юрий Бондаревныњ «Горячий снег» романын билгеләр идем. Гомумән, мин басма китап уку — акыл эшчәнлеген, зирәклекне үстерү өчен яхшы дип уйлыйм. Шуња күрә шәһәрдәшләрне, аеруча яшьләрне күбрәк укырга өндим».

Полиция хезмәте иҗат өлкәсеннән күпкә аерыла. Руслан Канафиевич бу ике дөньяны ничек яраштыра икән? «Иҗат миња эчке уй-кичерешләрне чагылдырырга, эштәге киеренкелектән арынырга булыша. Хезмәттә мин һәрчак җыйнак, төрле хәлләргә әзер. Элеккеге бер коллегам сүзләре белән әйтсәк, полициягә бит гадәттә шатлыклы хәбәр белән килмиләр: берәүләрне талаганнар, икенчеләрне алдаганнар, өченчеләрне кыйнаганнар… Һәм без мөрәҗәгать иткән һәр кешегә проблеманы хәл итүдә булышырга тиеш. Эшебез авыр, әмма кирәкле, бу һөнәрне сайлавыма үкенмим. Хезмәттәшләр иҗат итүемә дә ањлаешлы караш күрсәтә. Форсаттан файдаланып, аларга сәламәтлек, гаилә иминлеге, уњышлар телисе килә.

Сүз ахырында. Русия Эчке эшләр органнары көне уњаеннан өлкән инспектор, полиция капитаны Руслан Шәнгәрәевка Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы боерыгы белән хезмәт вазыйфаларын башкаруга намуслы каравы, җинаятьчелеккә каршы көрәштә һәм җәмәгать тәртибен саклауда ирешкән уњай нәтиҗәләре өчен Рәхмәт белдерелде. Руслан Канафиевичка ихлас тәбрикләүләрне җиткерәбез!

Лилия ГАБИТОВА

***

Чтоб образ мира понять многоликий,

И делать выводы неспроста,

Я призываю — читайте книги,

В них есть и мудрость и красота.

 

Читайте книги, не те, что проще —

Не где картинок большой формат,

А те читайте, где букв побольше,

Ведь там, где слово, там мысли в ряд!

 

Читайте книги не специально,

Не так чтоб просто и напоказ,

Чтоб грусть по тексту — и вам печально,

И там, где радость — она и в вас.

 

Не грязь скандалов, дурные крики

Должны наполнить сердца людей,

А мудрость — та, что таится в книге,

Что рождена в глубине ночей...

 

Познай свидания с книгой прелесть,

Лови сюжета и мыслей нить...

Страниц в обложке красивый шелест

Ничем на свете не заменить!

 

***

Если солдат лежит,

Если солдат убит,

Значит к семье родимой

Горе в окно влетит...

 

Будет мать причитать,

Но в смерть не поверит мать!

Мать до скончания века

Будет сыночка ждать.

 

Даже если его привезут,

Ей полегчает — он тут,

Значит он снова дома,

Душою лишь там, где ждут...

 

Если солдат лежит...

Если солдат убит...

Если... Четыре буквы...

А сколько за ними стоит...

Р. Шангареев.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: