Туган як
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
8 ноябрь 2021, 15:08

Яхшы водитель — игелекле кеше

Октябрьскийда белемгә омтылучан, эшкә батыр, игелекле йөрәкле кешеләр яши.

Яхшы водитель — игелекле кеше
Яхшы водитель — игелекле кеше

Шәһәргә нигез салынган чордан биредә төрле төбәкләрдән һөнәр ияләре җыелган, аларның хезмәте аркылы төбәк үсеш алган, чәчәк аткан. Бүген дә беренче төзүчеләр, нефтьчеләр, машина йөртүчеләр, юл салучылар һәм башка белгечләрнең эшен дәвам итүчеләр, Октябрьский данын республика, ил күләмендә танытучылар бар. Алда язып чыкканча, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Милли мәдәниятләр үзәгендә шундый һөнәр ияләрен бүләкләү тантанасы үтте. Гәзит укучыларын аларның икесе белән якыннанрак таныштырасыбыз килә. Бу — күпьеллык фидакарь хезмәте өчен Октябрьский шәһәр хакимиятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнгән Русия ДОСААФының «Октябрьский автомәктәбе» һөнәри белем бирү учреждениесе производство укытуы мастеры Айрат Хәйруллин һәм юл төзелеше үсешенә зур өлеш керткәне, югары һөнәри осталыгы өчен Башкортстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгының Рәхмәтенә лаек булган «ДорСтройРемонт» предприятиесе экскаватор машинисты Илдус Латыйпов.

Айрат Әмәдулла улы «Октябрьский автомәктәбе»ндә 1984 елдан эшли. Үзе дә шушы учреждениедә белем алган, арытаба бирегә эшкә урнашкан. Башта водитель булган, 1986-87 еллардан бүгенге көнгәчә мастер вазыйфасын башкара. «Производство укытуы мастеры эшендә иң мөһиме — кешеләр белән уртак тел табу, аралаша белү. Димәк, бездән тәү чиратта яхшы психолог булу сорала», — дип ассызыклый 38 еллык хезмәт стажына ия белгеч. Айрат Хәйруллин армиягә чакырылучыларны, шулай ук халык хуҗалыгы өчен водительләр укыту юнәлешендә эшли. Курсантлар автомәктәптә бушлай белем ала. Легендар хәрби техника — КАМАЗ-4310 вездеходы һәм Урал автомобиленә идарә итү нечкәлекләрен өйрәнә алар.

Автомәктәп мастерының гадәти эш көне ничек башлана икән? «Башта медицина тикшерүе үтәм. Автоколонна начальнигы путевкага кул куеп, эшкә рөхсәт бирелгәч, курсантлар белән берлектә парктан чыгу алдыннан транспортка техник яктан күзәтү үткәрелә. Аннары автодромда гамәли күнекмәләр башлана, шәһәр биләмәсенә дә чыгабыз. Шулай ук уку бүлмәләрендә теория буенча дәресләр үтә. Әйткәндәй, элек укулар ярты елга кадәр сузылса, хәзер 4 ай тәшкил итә. Шушы арада мастер һәм курсант арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек урнаштыру мөһим. Иң катлаулысы — яныңда утырган, дәресләр алган кешенең холкын, мөмкинлекләрен аңлау».

Укучылар арасында киң таралган хаталар нидән гыйбарәт, дигән сорауга Айрат Әхмәдуллович болай җаваплый: «Юлда кайчагында тыныч һәм тотанаклы кешеләр дә контрольне югалта: газ педале дип тормозга баса, борылыш күрсәткече урынына «дворникларны» кабыза, сул һәм уң якны буташтыра, каршыга килүче машиналар һәм светофорны игътибардан ычкындыра. Шуңа күрә курсантларны тынычлык саклап эш итәргә, транспорт чарасыннан курыкмаска өйрәтү зарур. Курку булмаганда гына кагыйдәләргә ярашлы дөрес хәрәкәт итү турында уйлый башлыйсың. Укучыны тынычландыру өчен төрле алымнар кулланыла: гадәттә мастерның янда булуы, киңәшләре уңай тәэсир итә. Курсантлардан тыш халык хуҗалыгы өчен дә водительләр әзерләвебез турында әйткән идем. Соңгылары арасында ир-атлар гына түгел хатын-кызлар да була. Шунысы кызыклы: гүзәл затлар гадәттә белем-күнекмәләрне тизрәк үзләштерә».

Мастерга чираттагы соравымны бирәм: машина йөртергә өйрәнгәндә иң катлаулы урыннар нинди? «Курсантлар идарә иткән хәрби транспорт үзенчәлегенә ярашлы, шәһәр биләмәсендәге тар юл чатларында борылыш ясау аеруча читенлек тудыра. Зур Урал, 9 тонналы КАМАЗ машиналарына мондый урыннардан узу катлаулы, әлбәттә».

Соңгы сорауга да җиттек: тәҗрибәле остаз фикеренчә, яхшы водитель нинди булырга тиеш? «Чын һөнәр иясе булу өчен кагыйдәләрне ятлап, машина йөртергә өйрәнү һәм водитель таныклыгы алу гына җитми, — ди Айрат Әхмәдулла улы. — Моның өчен игелекле булу мөһим. Ягъни юлда үзең турында гына түгел, ә бәлки башкалар хакында да хәстәрлек күрү, бер-береңә ихтирамлы, игътибарлы караш күрсәтү кирәк. Әгәр мин укучыларыма шуны төшендәрә алганмын икән, димәк алдыма куелган бурычны үтәгәнмен. Шөкер, автомәктәптә белем алучылар йөзгә кызыллык китерми. Киресенчә, армиядән рәхмәт хатлары, грамоталар килеп тора. Мастер өчен иң зур бүләк шул инде...».

Чираттагы әңгәмәдәшем — Илдус Әхсән улы тумышы белән Шаран районының Түбән Зает авылыннан. Аның тормыш юлы сәхифәләре башкаларныкы кебек үк — мәктәптә уку, армиядә хезмәт итү, һөнәри белем алу. Күп еллар инде ул Октябрьскийдагы «ДорСтройРемонт» предприятиесендә экскаватор машинисты вазыйфасын башкара. Эшлим дигән кешегә эш табылып тора бит ул. Экскаваторчы хезмәтенә дә ихтыяҗ һәрчак зурдан. Әлеге һөнәрне җиңелләр рәтенә куеп булмый, әлбәттә. Сүз дә юк, техника хәзер башка, әмма шул ук вакытта эш күләмнәре күбрәк. Экскаватор йөртүче бик игътибарлы, чыдам, үз эшенә җаваплы булырга тиеш, моңа техник гамәлләрнең төгәл-дөрес үтәлеше бәйле. Аның вазыйфаи бурычларына юл өслекләрен, чокыр-чакырларны ремонтлау, иске бина-корылмаларны җимерү, траншеялар казу, грунтны яки тау массасын карьер яки өемнәргә күчерү, йөк төяү-бушату, кышкы чорда кар катламнарын чистарту һәм башка бихисап эшләрдә катнашу керә. Әлбәттә, һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан, көчле-егәрле ир асылын бу гамәлләр куркытмый. «Иң мөһиме эшеңне яратып, бөтен белем-тырышлыгыңны биреп башкару кирәк, — ди Илдус Әхсәнович. — Коллективыбыз бик әйбәт, үзара ярдәмләшеп, бердәм эшлибез. Җитәкчеләр дә аңлаешлы караш күрсәтә».

Эшче һөнәрләрен замана яшьләренең үз итмәве беркемгә дә сер түгел. Озак еллар эшләгән һөнәр ияләренә алмашка килердәй, аларның тәҗрибәсен уртаклашырдай белгечләрнең әзәюе мәкаләм каһарманын да борчымый калмый. «Яшьләр тырышып укысыннар, эштә дә сынатмасыннар иде, — ди бу уңайдан Илдус Латыйпов. — Хезмәтне яратып башкарганда гына аның ямен-тәмен тоясың бит ул».

… Ике тормыш, ике тарих. Бер карашка, язмышлары төрлечә аларның, әмма уртаклыклары да бар. Айрат Әхмәдуллович та, Илдус Әхсәнович та тормышын иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе — водитель эшенә багышлаган. Берсе зур экскаваторга идарә итсә, икенчесе инде башкалар белән тәҗрибәсен бүлешә, КАМАЗ, Урал машиналарын йөртергә өйрәтә. Мәкаләм геройларына ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, игелекле эшләрендә уңышлар, имин юллар телисе килә.

Лилия ГАБИТОВА, автор фотолары.

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: