Башкорт халык иҗаты репертуарында урын алу нисбәте ягыннан Салават Юлаев шәхесен, табигый, бүтән беркем белән дә чагыштырырлык түгел. Башкорт фольклорында аның образы үтеп кергән жанрлар гына да үзе бер төркемне тәшкил итә — эпос, кобаер, җыр, легенда-риваять, бәет...
Моңа кадәр халык арасыннан Салаватка кагылышлы җыелган һәм бүгенге көндә җыела барган җырларның, легенда-риваятьләрнең исәбе-санына чыгып бетерлекме икән? Данлыклы героебыз образын чагылдырган легенда-риваятьләрнең кайсыберләре хәтта үзләренең гадәти калыбыннан да чыгып китә: ягъни, Салават турында тулы эчтәлекле, бөтен сюжетлы, югары пафослы әсәрләрдән тыш, тарихи чалымнарын һәм художестволы уйдырмаларын да саклаган, әмма сюжетсыз, аерым өзек-өзек эпизодлардан торган истәлекләр очрый. Аларны заманында галим Ә. Вахитов «әңгәмәләр» дип атаган иде. Шундый әңгәмәләр батырның тормышына, көнкүреш үзенчәлекләренә җентеклерәк үтеп керү максатында чыгарылганнар, ахры. Шул гадәти эпизодлар аша халык, нечкә һәм оста итеп, Салаватның бөеклеген тагы да ныграк нигезли. Легенда, риваять, әңгәмә жанрының Салават Юлаев репертуары шундый бай һәм күптөрле, аны үз чиратында аерым төркемнәргә бүлеп булыр иде: тормыш юлы һәм эшчәнлеге; буй-сыны, йөзе, кыяфәте; туган-тумачасы, нәселләре; әйберләре; аңа бәйле җир-су атамалары.
Шулар эчендә Салаватның балачагын, үсмер чорын чагылдырганнары да күп кенә. Менә берничәсе.
... Өч-дүрт яшендә ул туп-таяк уйнап йөргән. Аның ачуын китерсәләр, 16-17 яшьлек егетләрне суккан да еккан.
... Салаватка яшь чагында атлар көтәргә кушканнар, ди. Көтә-көтә ул арып киткән. Көтүен ташлаган да иптәшләре янына уйнарга киткән. Уйный башлаганнар. Тик уенга хан, түрә юк икән. Хансыз ничек уен булсын? Салават: «Әйдәгез, без менә шул сукмак буена, бер таяк ара калдырып, маяк утыртыйк. Үзебез атка атланып, шәп итеп чабып барган чакта шул маякны кем аудара ала, шул хан булыр», — дигән. Һәр малай санына маяк утыртканнар, һәркем үз маягын аударырга тиеш булган. Чабыша башлаганнар, малайларның берсе дә маягын аудара алмый икән. Салават, бүреге белән бәреп, маягын аударган. Малайлар:
— Салават, шартны боздың бит, — дигәннәр.
— Эй, сез, — дигән Салават, — бер таяк җирдән кул белән ничек маяк аудармак кирәк? Мин сездән башлыракмын икән, шулай булгач, мин башлык булдым, — дигән.
Башта алар шулай балаларча уйнаган. Салават соңыннан чынлап та башлык булып киткән...
... Салават биш-алты яшьләрдә чагында әтәчләр, айгырлар талашканын, кәҗә, үгезләр сөзешкәнен, малайлар көрәшкәнен күзәткән, җиңү-җиңелү сәбәпләрен сорашкан. Үзләренең берәр айгырымы, әтәчеме җиңелсә, гарьләнгән.
... Салават моңны бик яраткан. Ул яшьтән үк җырчылар җырлаган, картлар әкият сөйләгән җирдә булган. Шуларның өендә кунып та калган. Шул аркада әнисеннән шелтә алыр булган.
... Салаватларның ике әтәче булган. Берсе матур кычкырган, көчсез булган, икенчесе яман тавышлы булса да көчле булган. Салават әтәчләрнең батырлыгын да, матур кычкыруын да яраткан. Бервакыт атасы, шаяртып:
— Кайсысын калдырабыз? — дип Салаваттан сорагач, ул берничә көн җавап бирә алмый йөргән. Бер көнне теге матур тавышлы әтәчнең чи канга тузып таланып кайтканын күргән дә:
— Атай, моның моңлы тавышыннан бигрәк, таланып, тавыкларын чит әтәчләрдән туздыртып йөрү хурлыгы авыррак булыр. Шулай да мин өйдә юкта суегыз, — дигән.
... Атасы көтүче ялларга булса, Салават эшне үз өстенә алган. Ул ничек тә курайчы йә җырчы кеше табарга тырышкан. Бервакыт аларның көтүчесе ниндидер хаталык белән бер бияне үтергән. Ата-анасы моны белгәч, көтүчене ачуланмакчы булганнар. Шунда Салават:
— Аның бер җыры бер өер атка тора, — дип, көтүчене аралаган.
... Авылда алты башкорт ялланып йорт салалар икән. Боларның икесе такта яру эшендә булган. Тактаны бик юан бүрәнәләрдән ярганнар. Бер көнне шулай иң юан бер бүрәнәне тәгәрәтеп, корылмага күтәреп мендерә алмый җафаланганнар. Бу башкортларның алтысы да бүрәнәне мендерә алмый азапланганда, Салават очраган. Ул әйткән:
— Агайлар, нишлисез, тирләп-пешеп беткәнсез?
Башкортлар Салаватны санга сугар-сукмас кына:
— Күрәсең бит нишләгәнне. Бүрәнәне корылмага мендереп булмый, — дигәннәр.
Ул чагында Салаватка нибары унике яшь кенә булган. Ул ике башкортка бүрәнәнең ике башыннан гына тотып торырга кушкан. Ә үзе шул юан бүрәнәнең уртасыннан озын арканны уратып алган да, сыңар кулы белән генә тартып, корылмага мендергән. Башкортлар хәйран калган. Алты кеше күтәрә алмаган бүрәнәне яшь малай мендергәнгә бик аптыраганнар һәм оялганнар.
Шунан соң, бу егет гади кеше түгел, чын батыр булачак, дип сөйләшкәннәр һәм шул вакыттан алып аңа батыр исемен биргәннәр.
... Берзаман Юлай старшинага үчле кешеләр авылга яу белән килергә чыккан. Шулчак Салават:
— Атай, мин яуга каршы барам, — дигән.
— Барма, балам, яшьсең, — дигән атасы.
— Юк, атай, барам. Миңа ат кирәк, — дигән ул.
Атасы нинди генә атны китереп иярләп мендерсә дә, биле бөгелә икән. «Нишләп соң яшь кенә малайга атның биле бөгелә?» — дип аптыраган Юлай. Бер күк атның гына биле бөгелмәгән. Шуның белән йөргән дә инде Салават. Бервакыт халык җыенга килгән. Бу арада Салават атын уйнатып кайтып кергән, ди. Шуннан халык:
— Салаватыбыз, батырыбыз кайтты, — дип шатланган, ди.
Ул вакытта Салават унике яшьтә булган. Улының батыр икәнен атасы шуннан белгән инде.
... Боярлар, заводчылар Эсем заводын башкортлардан тартып алынган җирләрендә төзегәч, тагы да киңәйтергә теләп, йортлар сала башлаганнар. Бу эшне күреп, башкорлар шаулый башлаган. Эш көннән-көн зурая барып, башкортлар белән заводчылар арасында сугыш киткән. Бу вакыт Салават уналты-унҗиде яшьләрдә булган. Заводчыларга каршы чыккан халык арасында ул да катнашкан. Үзенең яшь кенә булуына карамастан, Салават бу кораллы бәрелешләрдә батырлык күрсәткән. Бөтен халык аның гайрәтен, сәләтлеген күреп, хәйран калган.
Шушы сугышта катнашкан бер карт ил узаманнарын җыеп алган да:
— Картлар, мин сезгә мәслихәт итим әле, — дигән. — Яңа гына булып үткән сугышта Салаватның батырлыгын күреп хәйран калдым. Ул барып сугыша башлаган җирдә һичкем чыдамай. Бу баланы болай корыга гына йөретеп, әрәм итәргә ярамый, аны ил батыры ясарга кирәк.
... Безнең ата-бабаларның буын-буыннан әйтүе буенча, Салаватның әнисе хәзерге Мәчетле районының Ләмәзтамак авылында туган булган. Юлай шунда кияүләп йөрегән. Салават унсигез яшьләрендә шунда килеп, Әй буенда ат уйнаткан. Юлай авылыннан Ләмәзтамакка атта килеп йөрегән. Бу аңа берни дә тормаган. Авылның оныгы була инде ул. Ат уйнатканын халыклар карап торыр булган.
— Безнең батыр егет! — дип, бик игътибар биреп, сокланып караганнар.
Шунда яшьләр белән дә көрәшкән. Соңыннан картаталары белеп калып, көрәштерергә бик җибәрмәгәннәр. Чөнки, үзе дә белмәстән, ныграк ташлап җибәргән чаклары да булган инде тиңдәшләрен. Шунда Әй буена багышлап җырлар да чыгарган ул.
Күреүегезчә, Салават образы халык ижатында гади бала итеп түгел, ә моңа кадәр ишетелмәгән, күрелмәгән, тиңе булмаган көчле дә, батыр да, булачак шагыйрьләргә хас бай рухлы да, нечкә күңелле дә итеп тасвирлана.
…Салават Юлаев уку-язуга ничек өйрәнгән, кайда нинди белем алган соң?
Бүгенге көндә безгә мәгълүм чыганаклар нигездә 1773-1775 еллардагы Крестьяннар сугышы чоры белән бәйле; булачак геройның бала чагы, тәрбия алуы, уку-язуга өйрәнүе кебек мәгълүматлар бу чыганакларда бик аз яки бөтенләй юк дәрәжәсендә. Ә Салават Юлаевның үз кулы белән язылган яки имзалары куелган документларның эчтәлегенә, стиленә, язылу рәвешенә җентекләбрәк игътибар итсәк, заманының ярыйсы ук эре уку йортларының берсендә белем алган, тиз язу осталыгына ия булган зур укымышлы кеше күз алдыбызга басар.
«Гаилә, табигать һәм мәктәп аның тәрбиячеләре булган», — дип язды XIX гасырда Ф. Нефедов. Халык хәтере бу сүзләрнең хаклыгын раслый. Салаватның белем алуы турындагы төрле фаразлар асылда бер тирәдә әйләнә, алардан чыгып, уртак фикергә килергә мөмкинлек туа.
Салават Юлаевның тормыш юлын һәм эшчәнлеген үз заманында ныкышмалы өйрәнгән тарихчы Ә. Усманов 1940 елгы бер мәкаләсендә шундый фараз тәкъдим иткән иде: «Халык телендә: йортларында кайдандыр килгән укытучы булган икән, дигән сүзләр йөри. Чит илдә булган, күпне күргән старшина моны эшләве мөмкин...». Хәзерге Чиләбе өлкәсе Сулея касабасыннан Хәйрулла Ибраһимов язмалары һәм истәлекләре арасында Салаватны һәм аның яшьтәшләрен укыткан бер кешенең исеме кат-кат телгә алына:
«Ул вакытта хәлле кешеләр балаларын Диния нәзарәтенең рөхсәте белән генә укытырга тиеш була. Казан Диния нәзарәтеннән Нәби Кәбири килеп бу вазыйфаны үз өстенә ала һәм укыта башлый. Ул һәрбер балага мал белән хак билгели. Бу мәктәптә Салават та була. Нәби Кәбири иң беренче әфтияктән башлый, Коръән аятлары башкарыла. Салават мәктәпкә кадәр үк өч ел буе укый, анасы укый-яза белгәч, ул да дәрестән артта калмый. Аннан соң инде Ырымбурда белем ала, тагын да югары мәдрәсә тәмамлый...»
Салават районы Малаяз авылында яшәүче Ә. Сәйфуллиннан 1973 елда В. Сидоров язып алган бер риваятьтә, киресенчә: «Салаватның һәм Юлай старшинаның бүтән балаларының укытучысы ишан Нәби Кәбири була. Ләкин Салаватның атасы Юлай аның белән ачуланышып, куып җибәрә. Соңыннан балаларын Салаватның әнисе укыта». Ягъни, алдагы риваятьләрдә Салават тәүдә анасыннан, соңрак читтән килгән укытучыдан белем алса, монда — тәүдә анда, азактан әнисе кулында укый. Әмма шунысы мөһим: бер үк кешенең Салават биографиясенә бәйле исеме төрле төбәкләрдә юкка гына очрамастыр. Читтән килеп укыту күренеше академик И. Лепехинның да игътибарына эләгә: «Аларның (башкортларның — М. И.) абызлары күбесенчә Уфа яки Казан өязләреннән килгән татарлар булып чыга», — дип билгели ул үзенең язмаларында. Ихтимал, Юлай читтән кеше яллап, Салаватка бала чагыннан ук чагыштырмача төплерәк белем бирү максатын куйгандыр да, нияте акланмагач, булдыксыз укытучыны чынлап та куып җибәргәндер. Әмма яшь батыр үз авылында уку-язуга өйрәнеп утыру белән генә чикләнми, һичшиксез тирә-яктагы зуррак мәдрәсәләрнең берсендә белем алган. Бәлки, ул Сөендек, Стәрлебаш йә Каргалы мәдрәсәләренең берсе булгандыр.
Халык телендә Салават Юлаевның үсмер чагында берничә ел читтә йөреп кайтуы хакында легенда-риваятьләр яши. Башкортстанның икенче ерак төбәгендә укып кайткан еллары күз уңында тотылмыймы? 1773 елның 30 ноябрендә атасына Ырымбур ягыннан Гәет Гәбделкәрим улы артыннан җибәргән бер хатында: «Мин бергә укыган сабакташлар белән очрашып таныштым», — дип яза ул. Ырымбурдан нибары 20 чакрым ераклыктагы Каргалы мәдрәсәсендә кайчандыр бергә укыган шәкертләр белән шул якларда очрашу ихтималлыгын искә төшерү кирәкмидер. Хәер, Салаватка ул чакта Башкортстанның теләсә кайсы төбәгендә белем алырга форсат бар иде. XIX гасыр азагында С. Рыбаков тасвирлаган күренешне искә төшерик: «Без мәчете, димәк, мәктәбе булмаган бер генә башкорт авылын да очратмадык; бөтен Башкортстан мәчетләр белән тулган; бу күренеш XVIII гасырның икенче яртысыннан башланган».
Димәк, төп фараз шулай: Салават иң элек укырга-язарга анасыннан өйрәнгән; укымышлы әнисе, табигый, аны мәктәпкә кадәр үк өйрәтә башлаган, аннан соң үз авылындагы мәктәптә читтән килгән ниндидер кеше кулында белем алган, азактан Башкортстанның зур мәдрәсәләренең берсендә укыган. Салават Юлаевның уку йортларында алган белеме аның хәрби юлбашчылык эшендә, акыл иясе буларак уй-карашларында, әдип буларак шигъриятендә ачык чагылыш тапкан.