«Без сезнең барыгыз белән дә горурланабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Барыгызны да лаеклы бүләкләрегез белән котлыйм, туган республикабыз һәм Россия Федерациясе үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәт әйтәм, ныклы сәламәтлек, хезмәттә яңа казанышлар һәм иҗади уңышлар, иминлек һәм бәхет телим. Әлеге бүләкләр алдагы эшегез өчен җитди этәргеч булачагына ышанам».