Туган як
+18 °С
Облачно
МАКС
Безнекеләрне бел
11 Июня 2020, 08:24

Һәр ветеран — чын каһарман

Октябрьскийда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ветераннарга медальләртапшырыла

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилейлы елында Октябрьский шәһәренең Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә.
Ел дәвамында Октябрьскийда барлыгы 628 юбилей медале тапшырылачак. Бүгенгә шуның 570е тапшырылган.
Төрекмән авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Минша Батыр улына да шушы көннәрдә авылның ветераннар Советы рәисе Фәнүсә Таймасова белән юбилей медален тапшырдык. Бик җылы һәм куанып каршы алды безне ветеран.
Беренчеләрдән булып медальләрне Бөек Ватан сугышы ветераннарына тапшырдылар, бүгенге көндә алар 24 калды.
Минша абый тыл хезмәтчәне, сугыш башланганда 12 яшьлек үсмер була. Сталин исемендәге артельдә хезмәт юлы башлана аның.
«Таң ату белән эшкә тотына идек, — дип хәтерли Минша абый сугыш елларын. — Мин генә түгел, иптәшләремнән Локман, Рәшит һәм башкалар берсе бер каршы килеп тормады. Ни кушсалар шуны йөгерә-йөгерә үтәдек. Ашлык чәчтек, сабан сөрдек, тырмаладык... Бу эшләрнең барысын да ат Җигеп эшләдек инде. Колхоз рәисе Шәрифулла абзый иде, Хөршидә апа аш пешереп торучы. Җылы вакытта өйгә кайтып тормадык, яланда шалаш ясап куна идек...»
Шулай шул, Бөек Җиңүне яулау өчен яу кырындагылар гына түгел, ферма-басулардагылар да, барлык хуҗалыклар да фидакарь хезмәт куйган. Күмәк тырышлык белән ирешелгән Җиңү бу безнең.
Сугыш темасына кагылгач, үзәккә үтеп калган вакыйгалар берәм-берәм искә төшә икән. Минша абый Сталинград өчен барган каты сугышта хәбәрсез югалган әтисе турында телгә алды. «Әткәй сугышка киткәч, без әнкәй белән 5 бала калдык. Туймазыда башта 3 ай махсус хәзерлек үтте ул, аннан сугышка китте. Соңгы хатында яралануы хакында язган иде. Пуля борынын тишеп чыгып киткән. Бер мәлне кино караганда экранда танавы бәйләнгән яугирне күрдем, балалыгым белән бу минем әткәйдер инде дип уйладым. Һәм ул шулай күз алдымда калды да. Эх, әткәй кайтсын иде, бер генә тапкыр булса да алдына утыртып сөйсен иде, дип сагынуларым... Әтисез үстек, әти дип әйтер кеше булмады, чөнки сугыш аны мәңгелеккә тартып алды бездән». Күпме еллар үтсә дә балачакның хатирәләре гомер буе яши икән кешенең күңелендә!
Сугыштан соң 1951 елда Минша Гайнаншин Армияга китә. Ерак Көнчыгышта 2 ел хезмәт итә, кайткач Шаран районы Ямады авылы чибәре Гөлҗиһан апа белән гаилә кора. Ике балага гомер бирәләр, кызганычка каршы, 5 ел элек Гөлҗиһан апа мәңгелек йортына күчә. «Сагынам да инде, җан кисәгемне, бүген янымда булса һич бер сүз тидермәс идем...» — дип, бүгенге яшьләргә тынычлыкның кадерен белеп, гаилә Җылысын саклап яшәргә киңәш бирде ул.
Хөрмәтле ветераныбыз 90 яшькә җитсә дә бүген дә көр күңелле, шаян сүзле, балалары, оныклары белән бергә аралашып яши.
Хөрмәтле Минша абый, сугыш чорындагы фидакарь хезмәтегез, илебезне сугыш хәрабәләреннән торгызган елларда да күрсәткән тырышлыгыгыз сокланырлык, сезнең алда баш иябез һәм рәхмәт белдерәбез.
Хөрмәтле шәһәрдәшләр!
Кайбер ветераннар теркәлгән адреслары буенча яшәми икән, шул сәбәпле бүген 58 ветераныбызга юбилей медале тапшырылмаган. Әгәр кемгәдер бирелми калган, яшәү урынын үзгәрткән ветеран турында мәгълүмат билгеле булса, шәһәр Советы аппаратына 6-74-40 телефоны буенча шалтыратуыгыз сорала.
Читайте нас