Туган як
-4 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
10 апрель 2020, 13:36

Кул эшләрендә — күңел җылысы

Шәһәрдәшебез Мөнәвәрә Әнвәр кызы Салихова кул эшләре белән күптән мавыга. Аның нурлы, якты фатирында кая күз салсаң да, хуҗабикәнең иҗат җимешләренә төртеләсең. Тасмалар белән чигелгән искиткеч картиналар, бәйләгән салфетка, шәл, оекбаш, башмаклар, үзе теккән матур-матур киемнәр... Һәр әйбердә останың күз нуры, кул җылысы, күңел матурлыгы саклана.

Кулдан эшләнгән әйберләр гомер-гомергә затлылык билгесе булып саналган. Татар халкы элек-электән үзенең үзенчәлекле кул эшләре, гореф-гадәтләре белән аерылып торган. Бер карасаң, хәзерге заманда кул эшләре белән шөгыльләнү бөтенләй дә кирәксез кебек, кибетләрдә бөтен нәрсә дә бар. Әмма шуңа карамастан, кул эшләре белән кызыксыну көннән-көн арта бара. Табигый материалдан ясалган көндәлек куллану әйберләре, кием-салым югары бәяләнә.
Шәһәрдәшебез Мөнәвәрә Әнвәр кызы Салихова кул эшләре белән күптән мавыга. Аның нурлы, якты фатирында кая күз салсаң да, хуҗабикәнең иҗат җимешләренә төртеләсең. Тасмалар белән чигелгән искиткеч картиналар, бәйләгән салфетка, шәл, оекбаш, башмаклар, үзе теккән матур-матур киемнәр... Һәр әйбердә останың күз нуры, кул җылысы, күңел матурлыгы саклана.
Нәселдән килгән сәләт
Мөнәвәрә апа тумышы белән Бүздәк районы Урзайбаш авылыннан. Кул эшләренә сәләте нәселдән килә аның. Әтисе Әнвәр, дәү әнисе Мәрьям тегү эшенә маһир булган, ә карт әнисе Сания тирә-якта билгеле булган тегү артеленә идарә иткән.
— Әтиебез сугыштан ике аяксыз кайтты. Шуңа карамастан, өйдә кул кушырып утырмады. Бүздәктәге Хаҗи исемле тегү остасыннан эш нечкәлекләрен өйрәнеп кайтып, өйдә тегә башлады. Өстәвенә, әнкәй белән бал кортлары, ат, сыер, хәтта куян да асрадылар. Куянның тиресеннән әткәй матур итеп бүрекләр тегә иде. Гомумән, аның текмәгән әйбере калмагандыр. Осталыгы турында ишетеп, тирә-як районнардан гына түгел, күрше төбәкләрдән дә килүчеләр булды. Ул берсенең дә үтенечен кире какмый иде. Кешеләр әтинең эшеннән канәгать калып, арытаба күчтәнәчләр белән хәлен белергә киләләр иде, — дип искә ала Мөнәвәрә апа.
Әңгәмәдәшем 9нчы сыйныфны тәмамлаганда, Белоруссиядән кунакка әтисенең сеңлесе кайта. Үзе белән Витебскийга Мөнәвәрәне дә алып китә. Биредә ул җитештерү-белем бирү мастеры белгечлеге буенча укый. Кулына диплом алгач, яшь белгеч туган якларына кайта. Эшкә урнашу нияте белән Октябрьскийга юллана. Хезмәт юлын 1971 елны «Новинка» ательесында башлый ул.
Эшен укучылары, балалары дәвам итә
Берникадәр тәҗрибә туплагач, Мөнәвәрә Уфадагы техникумда белемен камилләштерә. Шушы чорда кияүгә дә чыга ул. Гаиләне ямьләп, кызлары, аннары уллары дөньяга килә. Тормыш иптәше эш үзенчәлеге буенча еш командировкаларда була. Ике бәләкәй баланы карау, өйдәге хуҗалыкны алып бару күпчелек яшь ана иңенә төшә. Хезмәтен яратып башкарса да, ательедагы ике сменалы эшне ташларга туры килә аңа. Арытаба «Автоприбор» заводына урнаша һәм анда сигез ел эшли. Әмма тормыш барыбер үзенекен итә. Мөнәвәрә Әнвәр кызына 22нче училищеда һөнәре буенча эш тәкъдим итәләр. Озак уйламый, ризалаша ул — кайчандыр үзе яратып сайлаган һөнәре бит. Училищеда үсмер кызларны бәйләм машинасында эшләргә, кием-салым бәйләргә өйрәтә. Ел буе теккән киемнәр, костюмнар белән арытаба мода күрсәтүләр дә оештыралар. Барысы да бик яратып кабул итә бу тамашаны, матур, зәвык белән тегелгән үзенчәлекле киемнәр һәркем күңеленә хуш килә. Моннан тыш, төрле материаллардан иҗади эшләнмәләр ясый алар. Укучыларының эшләре күргәзмә-бәйгеләрдә һәрвакыт югары бәһа ала, бүләкле урыннар яулый.
Арытаба Мөнәвәрә Салихова Балалар һәм үсмерләр иҗаты сараенда эшли, түгәрәккә йөрүче балаларны кул эшләре серләренә төшендерә. Биредә лаеклы ялга чыкканчы хезмәт сала. «22 ел балалар белән эшләдем, башта училищеда, аннары иҗат сараенда. Укучыларым арасында минем эшне дәвам итүчеләр бар. Мәгариф, өстәмә белем бирү оешмаларында һәм башка учреждениеләрдә кул эшләре түгәрәкләре, берләшмәләр алып баралар. Мине дә игътибарларыннан калдырмыйлар. Бәйрәмнәрдә килеп котлыйлар, хәлемне белешеп торалар. Бергә эшләгән иптәшләр белән дә элемтәне өзмибез, аралашып торабыз. Иҗат сараен җитәкләгән, инде мәрхүмә Людмила Александровна Семюкка рәхмәтлемен. Эшемне күрә белде, кулыннан килгәнчә ярдәмләште. Шулай ук училищедагы хезмәттәшем, остазым Галина Васильевна Кислякова эшнең нечкәлекләренә төшенергә ярдәм итте», — ди әңгәмәдәшем.
Гомерен тегү-чигү эшенә багышлаган Мөнәвәрә апа лаеклы ялда да кул эшләре белән шөгыльләнүен дәвам итә. Кулыннан энәсе, ыргагы төшкән дә юк, тегү, бәйләм машиналары да эшсез ятмый. Аның теккән киемнәренең, бәйләгән әйберләренең чуты юк. Барысына да күңелен биреп, матур булсын, дип тырыша ул. «Хәзерге заманда кибетләрдә барысы бар. Әмма үз кулларың белән бәйләгән кием матур да, зәвыклы да була, иң мөһиме — башкаларныкына охшамый, аерылып тора, — ди остабикә. — Кул эшләрем белән якын кешеләремне, дусларымны сөендерергә яратам». «Шулкадәр илһам каян килә?» — Һәр нәрсәгә иҗади якын килү — минем өчен яшәү рәвеше кебек. Нәрсәгә күзем төшсә дә, аннан ни ясап буласын күз алдына китерергә тырышам, — дип җаваплый ул.
Әйткәндәй, Мөнәвәрә апаның сәләтләре кул эшләре белән генә чикләнми. Ул матур итеп җырлый да, шигырьләр дә яза. Талантлы кеше — бөтен нәрсәдә сәләтле, дип юкка гына әйтмиләр бит. «Талларым» ансамбле составында шәһәрдә узучы мәдәни чараларның уртасында кайный, «Нур» клубында үткән концертларда катнаша ул. Ансамбльдә катнашучылар өчен матур калфаклар, билбаулар да теккән иренмәс җан. Кыскасы, лаеклы ялдамын, дип, үз эченә бикләнеп утыручылардан түгел ул, киресенчә «һәр яшьнең үз матурлыгы, үз өстенлеге бар. Дөнья бит шундый матур, аның гүзәллеген күрә белергә генә кирәк. Кешеләрдә дә яхшы якларын күрү мөһим», дигән тормыш шигаре белән яши мәкаләм каһарманы.
Әнисе үрнәгендә кызы, хәзер инде оныгы да кул эшләре белән шөгыльләнә. Улы һөнәре буенча нефть өлкәсендә хезмәт сала. Аның да кулыннан килмәгәне юк, өйдәге ремонт-төзекләндерү эшләрен үз көче белән башкара. Мөнәвәрә апа эшенең дәвамчылары булуына сөенеп бетә алмый. «Баланың ниндидер мавыгуы булырга тиеш. Яраткан шөгыль начар уйлардан, яман гадәтләрдән саклый. Бу җәһәттән кул эше — бик кирәкле һәм файдалы шөгыль, ул түземлек, игътибарлылык сыйфатларын тәрбияли, матурлыкны күрергә өйрәтә. Без хезмәттә чыныгып үстек. Яхшы тәрбия биргән, эшне яратырга өйрәткән әти-әниемә бик рәхмәтлемен», — ди ул.
«Куллары белән матурлык тудыручы апа киләчәккә нинди уй-хыяллар белән яши икән?». Баксаң, тынгысыз җан инглиз телен үзләштерергә хыяллана икән. Сәяхәт итәргә ярата ул, ә чит илгә барсаң, тел белү зарури. «Киләчәктә дә шулай сабыр, балаларга терәк-таяныч булып, тынычлыкта, иминлектә, яшәргә язсын», — дип тели әңгәмәдәшем.
Мөнәвәрә Әнвәр кызының фикер куәсенең тирәнлегенә, фантазиясенең байлыгына, вакытның минутын да әрәм итмичә яраткан эшенә багышлавына сокланмый мөмкин түгел. Менә шундый алдынгы карашлы, ниндидер яңалык үзләштерергә, белем тупларга, аралашырга яратучы затлар яши безнең шәһәрдә. Андый кешеләр белән очрашканнан соң үзеңдә ниндидер канатлар үскәнен тоясың. Алга бару өчен этәргеч булып тора аларның һәрбер әйткән сүзләре, киңәшләре.
Читайте нас: