Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
16 гыйнвар 2020, 13:55

«Якты» һөнәр иясе ул

Мәкалә каһарманы Ринат Гыймазетдинов дүрт дистә елга якын энергетика тармагында хезмәт сала

Энергетик — бүгенге көндә иң кирәкле һөнәрләр рәтендә. Чөнки тормышыбызны электр энергиясен кулланудан башка күз алдына да китерергә мөмкин түгел.
Бүген сезне хезмәт юлын шушы мөһим тармакка багышлаган «Башкирэнерго» җәмгыятенең «Октябрьский электр челтәрләре» бүлеге диспетчеры Ринат Гыймазетдинов белән таныштырабыз.
Ринат Җәмгыйтдин улы тумышы белән Туймазы районы Гафур авылыннан. Һөнәри белемне Октябрьский шәһәренең 62нче һөнәрчелек училищесында электромонтер белгечлеге буенча ала. Хезмәт юлын ул «Сельхозэнерго» оешмасында башлый. Өч ай эшләгәч, аны армия сафларына алалар. Арытаба хәрби хезмәтен үтәп кайткан егет студент елларында практик тәҗрибә биргән «Башкирэнерго» предприятиесендә эшли башлый. Аны подстанцияләр хезмәтенең күчмә бригадасына дежур электромонтер итеп билгелиләр. Яшь белгечкә бөтен Туймазы районының сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренә электр энергиясе таратучы подстанцияләрнең тотрыклы эшләвен тәэмин итү җаваплылыгы йөкләнә. Ә инде линиядә авария килеп чыкса, аны тиз арада бетереп, электр энергиясе белән тәэмин итүне тулы куәткә кайтару бурычы тора. Әмма язмам герое сынатмый, үзен оста белгеч итеп күрсәтеп, эшен җиренә җиткереп башкара.
Ринат Гыймазетдинов подстанциядә эшләү белән беррәттән читтән торып нефть техникумын тәмамлый, электр-техник квалификациясен ала. Белемле, тәҗрибәле белгечне арытаба диспетчер итеп тәгаенлиләр. Шушы белгечлек буенча ул инде 30 елга якын хезмәт сала.
— Ринат Җәмгыйтдин улы, диспетчер хезмәте нидән гыйбарәт?
— Диспетчер подстанцияләрдәге техник гамәлләр, челтәрнең эш тәртибенә идарә итә, кулланучыларны тотрыклы һәм өзлексез электр энергиясе белән тәэмин итә, электр җиһазларын ремонтлауны һәм аларны арытаба сафка кертүне оештыра. Шулай ук линиядә тайпылышлар килеп чыкса, аны бетерү дә безнең җаваплылыкта. Бу хәлдә тиз арада җитешсезлекләр турында өстәгеләргә белгертеп, оператив бригаданы авария урынына җибәрәбез.
Эш тәртибенә килгәндә, иртәнге 7.30да без инде хезмәт урынында булабыз. Сменаны кабул итеп алабыз, документлар, сеть торышы белән танышабыз. Сигездә кизү тору башлана. Иң элек безнең карамакта булган 8 районның диспетчерларыннан оператив хәл турында белешәбез. Аннары бу көнгә планлаштырылган бурычларны, килгән гаризаларны өйрәнәбез, алар буенча тиешле карарлар кабул итәбез. Бөтен башкарылган гамәлләр, бирелгән командаларны махсус журналда теркәп барабыз. Шулай ук техник файдалану, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре, хезмәтне саклау, производство күрсәтмәләрен үтәүне контрольдә тотабыз.
— Диспетчер нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
— Минемчә, бу вазыйфаны башкаручы кеше зирәк, тыныч һәм сабыр булырга тиеш. Моннан тыш, системалы фикерләүгә ия булырга, бөтен схеманы төгәл күрергә, үз гамәлләреңнең барлык нәтиҗәләрен аңларга һәм карар кабул итүдән курыкмаска кирәк. Челтәр участогында күпмедер вакыт эшләгән, линияләргә хезмәт күрсәткән, подстанцияләрдә булган, барлык җиһазларны белгән кешеләргә диспетчер булып бару яхшырак. Минем үземә дежур электромонтер булып эшләү тәҗрибәсе зур ярдәм итте.
— Эшләү дәверендә диспетчерлык бүлеге эшчәнлеге ничек үзгәрде?
— Диспетчерлык бүлегенең техник җиһазланышы күпкә яхшырды. Автоматлаштырылган компьютер системасы килде. Бөтен участоклар, кайда, нинди эш бара, электр белән тәэмин итү торышы — барысы да мониторларда чагыла.
— Сез 40 елга якын гомерегезне энергетика тармагына багышлагансыз. Һөнәрегезне алыштыру турында уйлаганыгыз булдымы?
— Андый уй башка да кереп карамады. Мин үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдына да китерә алмыйм. Беренче чиратта, эшнең нечкәлекләренә төшендергән остазларым А. Крапчина, А. Юртаев, А. Можаровка рәхмәтлемен. Җитәкчелек тә хезмәткәрләргә яхшы мөгамәләдә булды. Мине эшкә алган директор Виктор Кукунин абруе әле дә коллективта сакланып килә. Әлегесе Сергей Николаевич Вялков та үзен тәҗрибәле белгеч, оештыру осталыгына ия булган җитәкче итеп танытты. Коллективта үзара аңлашып, килешеп эшлибез, хезмәт хакын вакытында алабыз, эшемнән канәгатьмен.
... Ринат Гыймазетдинов үз эшенең остасы булуы өстенә гаиләсендә ышанычлы тормыш иптәше, хәстәрлекле әти. Алар тормыш иптәше Зинаида Дәүләт кызы белән ике кыз тәрбияләп үстерә. Алар икесе дә мәктәптә яхшы укып, арытаба Казан энергетика университетын уңышлы тәмамлаган. Алсу Казанда үз эшен ачып җибәргән, Алина «Россети» җәмгыятендә тендерлар буенча белгеч булып эшли. «Ял көннәре туган авылымда үтә, үз йортыбыз, бакчабыз бар. Кыш көне балык тотарга һәвәсмен, җәйле-көзле гаиләбез белән җиләк, гөмбә ише урман нигъмәтләрен җыябыз», — ди әңгәмәдәшем.
Эшләү дәверендә намуслы, тырыш хезмәте өчен Ринат Җәмгыйтдин улы күп тапкырлар Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларына лаек була. Аның өчен иң кадерле һәм югары бүләкне — РФ Энергетика министрлыгының Мактау грамотасын узган ел ахырында тапшыралар. Һөнәри бәйрәм уңаеннан шундый зур бүләк алу аеруча сөенечле булгандыр. Һәр хезмәткәр өчен эшләгән эшеңне күрүләре, хезмәтеңне бәяләүләре, тырышлыгыңның бушка булмавын аңлаудан башка югары казаныш юктыр. Киләчәктә дә хезмәттән ямь табып, ирешелгән уңышларга куанып яшәргә язсын.
Читайте нас: