Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
3 декабрь 2019, 17:08

Яңарыш чорындагы сыман бүген дә

Яңарыш чоры иҗатчылары, галимнәре хакында искә алдым бит әле кисәк. Бүгенге заман техник могҗизаларына ия булмауга карамастан, нинди генә ачышлар ясамаган ич алар!

Яңарыш чоры иҗатчылары, галимнәре хакында искә алдым бит әле кисәк. Бүгенге заман техник могҗизаларына ия булмауга карамастан, нинди генә ачышлар ясамаган ич алар!
Ә иң әһәмиятлесе — ул вакыттагы зиһен ияләре төрле өлкәләрдә уңыш яулауны хуп күргән. Алай гына да түгел, күпкырлы мәгълүматлылык үтә гадәти хәл саналган. Атаклы Леонардо да Винчины гына алыйк. Һаман да гомум кешелек дөньясын таң калдырган мәшһүр «Мона Лиза» авторы, сәләтле скульптор, музыкант кына түгел ич ул. Күпме техник уйлап табулар, фәнни ачышлар буйсынган аңа. Юкка гына «универсаль кеше» дип атамаганнар Леонардо да Винчины...
Без яшәгән чор ул заманнардан кырка аерыла, әлбәттә. Аркадий Райкин әйтмешли, «узкая специализация» хакимлегендә гомер кичерәбез. Әмма барыбер да адәм дигәнең тормыш дәвамында
бер ярдан икенчесенә борылмый калмый. Әйтик, яшь чагында төгәл фәннәргә мөкиббән булса, олыгайган көнендә башлыча сәнгать, мәдәният өлкәсенә игътибар көчәйтә төшә. Аңлашыла да, тәҗрибә инде тупланган, гакыл утырган. Яшь буынга әйтер сүзләр, фәһемле киңәшләр дә күбәйгән. Күктән төшкән фикер түгел, шәхси күзәтүләрдән чыгып әйтүем. Хөрмәтле якташларыбыз арасында гына да бихисап ич гомер көзендә шигърият, сәнгать, җыр-моң дөньясына мөрәҗәгать иткәннәр. Һәм дә андыйлар арта гына бара сыман. Төрле жанрдагы әсәрләр, даими иҗат кичәләре, каләмдәшләр белән очрашулар шаһит моңа.
Күптән түгел шаулап-гөрләп үткән чара да шундыйлар исәбеннән. Шәһәрдәшебез Тимерҗан ага Идрисовның иҗат бәйрәме турында бәянем. Чираттагы, инде унтугызынчы шигъри җыентыгын әдәбият сөючеләр карамагына тәкъдим итте ул бу көнне. «Тормыш дәвам итә». Исеменнән үк аңлашыла ки, яшәешкә кагылган бихисап сорауларны үз эченә алырга тиешле җыентык. Һәм бу чыннан да шулай. Үткер-җитди карашын төрле тарафларга төби замандашыбыз. Бер генә уйга салырдай мәсьәләне дә күз уңаенннан ычкындырмый кебек. Әмма фәлсәфи фикерләүләре эчке дөньясында гына кайнап-дөрләп калмый, ургылып тышка чыга, шигъри юллар булып кәгазь битенә «түгелә».
«Тормыш диңгезендә күптән йөзәм,
Кыенлыклар туса — көрәшәм.
Кешеләргә булган ихтирамым,
Мыскалын калдырмый өләшәм», ди автор. Тимерҗан аганың кыйбласы — чордашларына мөмкин кадәр күбрәк ярдәм кылу, тугры-хак юлга өндәү. «Әсәрләреңне кеше укымый икән, аларны язудан ни хаҗәт!», ди еш кына иҗатчы. Куанычка каршы, тантана сәбәпчесенең шигъри җимешләре һәрдаим үз укучысын таба, төрле яшьтәге, һөнәрдәге әдәбият дусларын әсир итә. Гаҗәп түгел, Тимерҗан Низам улы шактый еллар педагог, тәрбияче сыйфатында хезмәт куйган шәхес. Кичәге укытучы булмый, яшь буын мәнфәгатендә җан атуын, тәрбия эшен дәвамлый мөгаллим кеше.
Сүз дә юк, каләм остасының яңа китабы да укучыны битараф калдырмас, тирәнтен фикерләүләр дарьясында гизәргә мәҗбүр итәр, дигән өметтәбез. Шуны да ассызыклау мөһим, җәмәгать, шигъри җыентыкның «дөньяга аваз салуы» янә бер истәлекле вакыйгага бәйле. 25 ноябрьдә Тимерҗан абыйга 83 яшь тулды. Олпатлык мәле, үзенә күрә «өлгергәнлеккә аттестат алу» чоры. Ни дигәндә, адәм баласы гомер бакый яшәеше каршында катгый имтихан тота. Бәгъзеләр кыенлыкларга түзми, сына. Кемнәрдер киресенчә, алга атлый, авырлык-сынаулардан энҗе-мәрҗәнгә тиң кыйммәтләр туплый. Хөрмәтле якташыбыз — шундыйлардан. Кичәдә чыгыш ясаган дуслары, туганнары, иҗатташлары да хуплый сыман әлеге хакыйкатьне. «Шагыйрь генә түгел, илебезне данга күмгән спортчы да, моңлы җырлары белән күңелләрне яулардай башкаручы да, халык театры сәхнәсен балкыткан артист та, ару-талу белмәс тынгысыз сәяхәтче дә. Өстәвенә тугры иптәш, газиз әти, сөекле дәү әти дә. Ничек сыйдыра алган барысын да үзенә?!». Соклану, гаҗәпләнү катыш бирелгән сорауга җавап шулдыр. Сәләтле кеше һәръяклап сәләтле. Иҗатта да, гадәти көнкүрештә дә.
... Бәйрәм дә үз агышында. Котлаулар, тәбрикләүләр. РФ Пенсия фондының Октябрьский идарәсе җитәкчесе И. Шакиров, моң иясе шәһәрдәшебез Р. Сабирова, һәвәскәр иҗатчының якыннары, кардәшләре сүз ала. Арытаба чараны алып баручылар «дилбегәне» ут күршеләр —Туймазы вәкилләренә тапшыра. Мәгълүм ки, Тимерҗан Идрисов «Илһам» әдәби берләшмәсе әгъзалары белән элемтәдә. Ә инде берләшмә җитәкчесе Нурия Вәлиәхмәтова Тимерҗан әфәндене чын мәгънәсендә таләпчән остазы, өлкән дусты-киңәшчесе буларак ихтирам итә. Каләмдәшенең туган көне уңаеннан «Тимерҗан-шагыйрьҗан» исемендә махсус китап чыгарырга да өлгергән икән. Җыентык атамасын ни рәвешле сайлавын болай дип аңлата ул:
«Әнгам Атнабаев әйткән:
Тимерҗан, син шигырьҗан, дип.
Ә миңа калганда,
Мин киттем бит алга —
«Тимерҗан — шигырьҗан» —
Әнгамчә.
«Тимерҗан — шагыйрьҗан — минемчә!»
Онытылмас хатирәләр, иҗатташларның җылы тәбрикләүләре урын алган китапта. Афәрин! Рәхмәтле шәкертенең кадерле остазына атап юллаган бүләге бу.
Гомумән, күршеләр күчтәнәчләрне мулдан алып килгән иде. Олы пирог, җылы юрган, йомшак шарф, һавага ашырга әзер торган шарчыклар. «Борынгыдан калган гадәт, ата-баба йоласы», дип басымлый Нурия ханым. Каләмдәш дуслары Х. Хөснетдинова, Т. Фәрваева, Р. Галиуллин, Р. Игдиев, З. Сәлимшиннарның котлау-теләкләре исә күркәм бәйрәмне тагы да ямьләндереп җибәрә.
Рәхмәтле якташларыбыз — Ә. Зиннурова, А. Мирсәетованың да йөрәк түрендә сакланган якты истәлекләре шактый икән. Башкалар белән уртаклашырдай матур мизгелләр булуы үзе зур куаныч, әлбәттә. «Хәтер сандыгын»дагыларны барлауга Нурия Закир кызы тәкъдим иткән кызыклы викторина да ярдәмләште. Тимерҗан Низам улының тормыш-иҗат юлына үзенчәлекле байкау, дисәк, һич ялгышмабыз. Аеруча зирәк, игътибарлы уенчылар дөрес җавапларны «яудыра» гына торды. Чара уңаеннан нәшер ителгән, югарыда телгә алынган басмаларга хуҗа булды тапкырлар. Китаптан да яхшырак бүләк юк ич ул. Узганнарга, бүгенгегә аяусыз шаһит, иртәгәсе көнгә ныклы-чыдам күпер сыйфатын үти адәм баласы калдырган язмалар. Нәкъ Тимерҗан аганың шигъри юлларындагыча:
«Кунак булып кына җиргә
Килеп китсә дә кеше,
Эзләрен тарих күмсә дә,
Югалмый кылган эше».
Бәхәссез сүзләр. Нилектән, дисезме? Мәкаләм башында тикмәгә генә Яңарыш чорының мәшһүр вәкилен искә алмадым ла...

С. ГАРИФУЛЛИНА.

Читайте нас: