Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
30 Май 2019, 14:11

«Теләк булса, җиһанга да очып була!»

Чик буе — дошман юлына киртә булган иң кырыс, җаваплы сызык ул. Чик саклаучыларга туган җир, Ватан төшенчәләре аеруча якын, чөнки алар беренчеләрдән булып һөҗүм-хәтәрне кабул итә. Гадәттә, чик буен сакларга кыю йөрәкле, тәвәккәл, элиталы гаскәрләрдә хезмәт итәргә яраклы булган, физик яктан сау-сәламәт егетләрне генә алалар.

Чик буе — дошман юлына киртә булган иң кырыс, җаваплы сызык ул. Чик саклаучыларга туган җир, Ватан төшенчәләре аеруча якын, чөнки алар беренчеләрдән булып һөҗүм-хәтәрне кабул итә. Гадәттә, чик буен сакларга кыю йөрәкле, тәвәккәл, элиталы гаскәрләрдә хезмәт итәргә яраклы булган, физик яктан сау-сәламәт егетләрне генә алалар.
Бүгенге мәкаләм герое — Илфир Җәләев өчен Чик гаскәрләре көне иң якын, истәлекле даталарның берсе. Ул бит үзе дә илебез чикләрен саклаучыларның берсе, Ватан каршындагы изге бурычын лаеклы үтәп кайткан ир-егет.
Илфир 1985 елда Ярмәкәй районының Кулбай авылында, Гөлфия һәм Сәгыйть Җәләевлар гаиләсендә дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлап, юрист белгечлеге ала. Спорт белән җитди шөгыльләнә, бокс буенча разрядка ия була.
«Мин беркайчан да армиядән курыкмадым, элиталы гаскәрләрдә хезмәт итү турында хыялландым, — ди Илфир. — Хәрби бурычымны Ерак Көнчыгышта, «Находканың
чик сакчылары отрядында» үтәдем» (автордан: әйткәндәй, Җәләевлар гаиләсендә тәрбияләнгән өч батыр егет тә солдат «шулпасын» эчкән, илебезгә лаек хезмәт иткән).
Илфирның яшьтән спорт белән дус булуы, аралашучанлыгы, үз бурычларына җаваплы каравы армия хезмәтен бермә-бер җиңеләйтә, әлбәттә. «Иң авыры — тугын якны, әти-әниемне, сөйгән кызымны сагыну хисе булды, — ди ул. — Нәкъ хәрби хезмәттә булганда гына газиз әнкәйләрнең никадәр якын, кадерле булуын, шулай ук ирекле тормышның тәмен аңлый башлыйсың».
Армиядә вакытта кул сугышы буенча спорт ярышларында катнашырга, юрист буларак документлар белән дә эшләргә туры килә мәкаләм героена. Бер елдан ул контракт хезмәтенә күчә. Үз теләге белән иң читтәге, Татар бугазындагы 9нчы заставага — диңгез чиген саклауга китә. Хәрбиләр биредә төп бурычларыннан тыш, хокук сакчылары буларак та хезмәт куя. Эш шунда, отряд тайгада, элеккеге бистә-колония биләмәсендә урнаша. Ә анда нинди халык яшәве билгеле... Бистәдә бер участковый, аның берүзенә эшләве авырга туры килә. Илфир хезмәттәшләре белән атышу, пычак кулланып сугышу ише җинаятьләр урыннарына да бара, тәртип урнаштыруда катнаша.
«Гомумән, хезмәт вакытында төрле очраклар күп булды, арада хәвефлеләре дә, кызыклары да җитәрлек иде, — ди Илфир. — Күңелдә калган бер мәзәк хәлне сезгә дә сөйлисем килә. Көчле давыл чыккан иде ул көнне. Безнең кораблар диңгездәге кечкенә култыкта законсыз балык аулаучы көймәне тоткарлаган. Без шуны тикшерергә киттек. Үзем белән «Жуль» исемле галәмәт зур, куркыныч кыяфәттәге хезмәтчән этемне дә алдым. Егетләр аның янәшәсенә килергә дә курка иде. Буксирда барабыз шулай, җил-давылдан алтышар метр өскә-аска чайкалабыз. Бу арада миндә «диңгез чире» башланды. Аны кичерүе гаять авыр, ятып кына тора аласың. Бераз хәл кергәч, палубага күз салдым. Күрәм, Жуль идәнгә сузылып яткан (ул да минем кебек «диңгез чир»ле), ә аны егетләр урап алган да рәхәтләнеп фотога төшәләр. Куркуларының әсәре дә юк, шулай булмыйча, бичара Жульда алар кайгысы юк ич!...»
Әйткәндәй, чик буен саклаучылар өчен тәүлек тә, гадәттәгечә, көндезге 12дән башланмый. Алар кичке 8дән ил чикләре сагына баса. 3 ел буена хәрби тормыш белән яшәгән егетнең күңел китабындагы истәлекләр бик күп, әлбәттә. Аларның барысын да яза башласаң, кәгазь дә җитмәс. Илфир намуслылыгы, фидакарьлеге белән шәхси состав арасында да, офицерларның да зур ихтирамына ия була. Хезмәт дәверендә ул бүлек командиры вазыйфаларын үти, сержант, прапорщик дәрәҗәләренә ирешә, «Чик буе гаскәрләре отличнигы, «Чик буйларын сакларга 500 тапкыр чыккан өчен» күкрәк билгеләре белән билгеләнә.
«Соңгы елларда Чик гаскәрләре көненә багышланган чараларның югары дәрәҗәдә оештырыла башлавы куандыра, — ди Илфир. — Бу эштә башлап йөрүчеләрдән буларак минем белән бер елны, бер үк заставада хезмәт иткән Павел Васильевны билгеләр идем. Туймазы егете ул, хәзер Октябрьскийда яши. Павел һәм аның фикердәшләре тарафыннан оештырылган ветераннар оешмасы берничә ел дәвамында хәтер чаралары, митинглар, яшь буын вәкилләре белән очрашулар үткәрә. Узган елда чик буе гаскәрләренең 100 еллыгы уңаеннан һәйкәлгә нигез салынды. Шушы араларда шәһәр тирында мылтыктан ату ярышлары, «Октябрьский-Туймазы-Урыссу» маршруты буенча автойөрешләр, һәйкәлләргә чәчәкләр салу тантанасы, «Изгелек» социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән очрашу үткәрелде. Шунысы мөһим, мондый чаралар бердәмлек рухын бирә, фикердәшләр белән күрешү, көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү өчен дә уңайлы алар».
... Бүгенге көндә Илфир тормышындагы иң мөһим вазыйфаны башкара — хатыны Альбина белән уллары Арслан һәм Аланны тәрбияли. «Минем өчен тормыш яме — гаиләм һәм балаларымда, — ди мәкаләм герое. — Улларым — илһамчыларым, аларга лаек тәрбия бирергә тырышам. Кешеләрдә шәфкатьлелек һәм намуслылык сыйфатларын хөрмәт итеп үссеннәр дим».
Илфир төзүчелек кәсебендә мәшгуль, аның кул астындагы бригада кешеләргә матур йортлар төзи. Мавыгуларына килгәндә, алар бик күп: шигырьләр яза, спорт белән шөгыльләнә, дөреслек өчен көрәшә, донор буларак кан бирә, дин-әхлак кагыйдәләрен хөрмәт итә һ. б. Әйткәндәй, Илфир шоу-бизнес дөньясы белән дә яхшы таныш, аның танылган артистлар белән иҗади хезмәттәшлек итү, клиплар яздыру, үзаллы җырлар башкару тәҗрибәсе бар.
50дән ашу җыр-шигырьләр иҗат иткән ул. Шунысы куанычлы, аларның һәммәсе дә татар телендә! «Туган телгә карата хөрмәт гаиләдән килә, — ди Илфир. — Әти-әниләр безне шулай тәрбияләгән. Кызганычка каршы, бүгенге көндә туган телләр онытыла бара. Бу аеруча безнең төбәктә сизелә. Ә менә Татарстанда хәлләр үзгәчәрәк. Казан, Чаллы һәм башка шәһәрләрдә кая карама: кибеттә яки урамдамы ул, җәмәгать транспортындамы татарча сөйләшү ишетәсең». Илфирның фикерләре белән килешмичә мөмкин түгел. Арабызда шундый төпле уйлы, ачык карашлы яшьләрнең яшәвенә горурлык хисләре туа. Туган телгә мәхәббәт, ихтирам югалып барган заманда аеруча әһәмиятле бу...
Илфир чик сакчылары көне уңаеннан тәбрикләүләрен дә җиткерде:
— Шәһәрдәшләрне бәйрәм белән ихластан котлыйм. Тормышыбыз һәрчак имин, илебез чикләре тыныч булсын! Яшьләр армиядән курыкмасыннар иде, чөнки ул — чын ир-егетләрне тәрбияләү мәктәбе. Хәрби хезмәттә булганнарның тормышка карашы да, хәтта уй-фикерләү рәвеше дә үзгәрә. Моннан тыш, корал төрләре белән гамәлдә кулланырга өйрәнәсең. Көтелмәгән хәл-вакыйгалар була калса, Ватанны якларга әзерсең дигән сүз бу.
... Илфирның ВКонтактедагы битендә «Теләк булса, җиһанга да очып була!» дип язылып куелган. Дөрестән дә, ният-теләк булганда гына барысына да ирешеп була. Мәкаләм героена киләчәктә дә шундый ихлас, максатчан булып калуын, бар хыялларының тормышка ашуын телисе килә!

Лилия ГАБИТОВА, автор фотосы.


Читайте нас: