Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
30 Май 2019, 12:53

«Бәллүр каләм» кулларда!

17 майда Казанда журналистика һәм киң мәгълүмат чаралары арасында үткәрелүче «Бәллүр каләм — Хрустальное перо» XXII бәйгесенең җиңүчеләре ачыкланды.

Һөнәри бәйге «Эшкә тугрылык өчен», «Елның иң яхшы редакциясе», «Елның иң яхшы журналисты», «Объектив аша караш», «Туган тел» номинацияләре буенча үткәрелде. Быел бәйгегә рекорд күләмдә (башка еллар белән чагыштырганда күбрәк) 1,5 меңнән артык эш тапшырылган. Башкортстан Республи- касыннан бәйгедә «Туган як» гәзите баш мөхәррире Юлия Дәүләтбаева да катнашты. «Туган тел» номинациясе буенча финалга «Яңа гасыр» теле-радиокомпаниясенең Ижевск шәһәренең коррпункты һәм Ю. Дәүләтбаева чыкты.
Бәйгегә «Пирамида» комплексында нәтиҗә ясадылар. «Елның иң яхшы журналисты» номинациясендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналисты Рүзилә Мөхәммәтова җиңү яулады.
«Эфир» телекомпаниясе журналисты Алексей Кулешов (вафатыннан соң) «Елның иң яхшы журналисты» номинациясендә җиңүче дип игълан ителде. Аның бүләге әнисенә тапшырылды. «Объ- ектив аша караш» номинациясендә Алексей Вангаев («Таң» газетасы Алексеевск районы), Ринат Сафин («Яңа Гасыр» теле-радиокомпаниясе) җиңү яулады.
«Туган тел» номинациясендә җиңүчене котлау өчен сүз билгеле язучы, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Разил Вәлиевка бирелде. Ул чыгышын үзенең бер шигырендәге өзек белән башлап җибәрде.
«Туган телдә җырлый чишмә,
Туган телдә шаулый таллар.
Туган телдә дәшсәм генә,
Туган җирем мине аңлар».
Бик урынлы һәм мәгънәле сүзләр. Чөнки «Туган тел» номинациясе Татарстаннан читтә татар телендә чыгучы гәзитләр, татарча тапшырулар эшләүче ТВ һәм радио хезмәткәрләре арасында үткәрелә.
Ниһаять, дулкынландыргыч минутлар җитте һәм Разил Исмәгыйль улы җиңүчене игълан итә: «Ул Башкортстан вәкиле Юлия Дәүләтбаева, Октябрьский шәһәре «Туган як» гәзите баш мөхәррире».
Конкурс номинацияләрендә җиңүчеләр дипломнар, «Бәллүр каләм» статуэткалары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде. Гомуми премия фонды 360 мең сум тәшкил итә. Номинацияләрдә җиңүчеләргә премияләр 40 мең сум, «һөнәргә тугрылык» номинациясендә 80 мең сум тәшкил итә.
ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Матбугат көне белән котлап: «Сез безнең күзне ачучылар, дөньяны танытучылар. Киләчәктә дә безнең күзләрне дөньяга ачык тотуыгызны телибез. Сезнең кыйммәтегезне дәүләтчелегебез аңлап яшәргә тиеш. Сез кызык та, куркыныч та, туры сүз әйтеп эшләүче һөнәр ияләре», — дип мөрәҗәгать итте.
Җиңү — ул җиңел бирелмәсә дә, аннан соң эшләве тагы да авырлаша, дип уйлыйбыз. Чөнки бермә-бер җаваплылык, таләпләр арта. Хәзер без инде җиңүче бәсен төшермичә, тагы да тырышыбрак, гәзит укучыларыбыз мәнфәгатьләренә җавап биреп, армый-талмый эшләргә тиешбез. Бу бер кешенең генә җиңүе түгел, әлбәттә, гәзит — ул коллектив хезмәт, бу безнең уртак җиңүебез һәм ул гәзитебезнең 30 еллыгына зур бүләк булды.


Юлия ДӘҮЛӘТБАЕВА.


#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: