Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
30 апрель 2019, 14:04

«Егетләр өчен менә дигән эш!»

Без барыбыз да шулай гадәтләнгән: хәвеф-куркыныч янаган очракта гына погонлы кешеләр барлыгы искә төшә.

Ә бит полиция хезмәткәрләре безнең иминлекне тәүлек әйләнәсенә саклый. Тәү карашка, барыбызга да аларның хезмәте бик җиңелдер кебек тоела.
Халыкка иң якыны полициянең участок вәкиледер, мөгаен. Кайдан һәм нинди кешеләр алына икән бу эшкә, дисезме? Көне-төне игелекне яклап, явызлыкны фашлап, һәрберебезгә ярдәмгә килергә әзер торучылар. «Тәртипле, киң белемле, кеше психологиясен яхшы белгән, сабыр» — дип өстәсәк тә һич артык булмас. Шундый хокук сакчыларының берсе белән бүген гәзитебез аша танышырсыз.
Полициянең участок вәкиле, кече лейтенант Морзагильдин Динар Таһир улы тумышы белән Тольятти шәһәреннән. Әби-бабалары Серафимовкада яши, тормыш иптәшен — мәхәббәтен дә шушы яктан тапкан егет. Самара гуманитария академиясенең юридик факультетын тәмамлаганнан соң 1 ел армия хезмәтендә булып кайта. Башта туган шәһәрендә хезмәт сала, аннан мәхәббәте артыннан Октябрьскийга килә. Бала чактан матур полиция киеме кию турында хыялланган егет озак уйлап тормый, шәһәрнең эчке эшләр бүлегенә эш сорап килә. Яхшы физик әзерлекле, армия хезмәтен үткән, махсус белемгә ия булган егетне башта стажёр итеп алалар. 6 ай дәвамында сынау чорын уңышлы үтеп, Динар Таһир улы участок вәкиле булып эшли башлый. «Эшем бик ошый, армиядән соң башка урыннарда да эшләп карадым, полиция бүлегендә мине иң элек тотрыклы һәм лаек хезмәт хакы булуы, халык белән эшләү мөмкинлеге җәлеп итте. Шулай ук үз өстеңдә эшләсәң, даими үсеш өчен дә мөмкинлекләр бар биредә», — дип билгеләде Динар.
Полициянең участок вәкиленең эше иң авыр хезмәтләрнең берсе дип санала. Аларны юкка гына «универсаль полицейскийлар» дип атамыйлардыр: күршеләр арасындагы һәм гаиләдәге бәхәсләр, исерек килеш сугышулар һәм талашулар, административ хокук бозулар һәм гражданнарның төрле сәбәпләр буенча мөрәҗәгатьләре — боларның барысы да бүгенге каһарманыбыз карамагында.
Аксаков, Кувыкин урамнарыннан тыш, өстәмә рәвештә Нарыш бистәсе дә Динар Таһир улы карамагына тапшырылган. Шушы вазыйфада 1 февральдән генә эшләвенә карамастан, кече лейтенант Морзагильдин Д. өч җинаять эшен ачыклый, халык белән таныша, үзенә беркетелгән биләмәдә нинди мәсьәләләр булуын өйрәнә.
«Намуслы һәм тәртипле, ягымлы һәм гадел, законга тугрылыклы» — аның холкының төп сыйфатлары. Бары тик үзендә шушы сыйфатларны тәрбияләгән кешеләр генә эшли аладыр мондый урында, дигән фикергә килдем Динар Таһир улы белән сөйләшкәннән соң.
«Яшьләргә шуны әйтәсем килә, әгәр тотрыклы хезмәт хакы алырга, ниндидер яңалыкларга өйрәнергә, хезмәт баскычыннан үсәргә теләгегез булса, эчке эшләр бүлегенә килегез, безнең хезмәт кызыклы да, авыр да, шул ук вакытта дәрәҗәле дә», — дип мөрәҗәгать итә ул яшьләргә.


Ю. Дәүләтбаева, А. Ханнанова фотосы.
#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: