Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
11 апрель 2019, 12:59

«Юл хаталарны кичерми»

Читтән караганда бу эш артык авыр булып тоелмаса да, ул бик җаваплы. Хәтта ки яшәешебезнең аерылгысыз бер өлеше дияргә мөмкин.

Читтән караганда бу эш артык авыр булып тоелмаса да, ул бик җаваплы. Хәтта ки яшәешебезнең аерылгысыз бер өлеше дияргә мөмкин.
Көндәлек тормышта күзгә бәрелеп бармаган шушы һөнәрне сайлаучылар йөзләгән кешенең гомере өчен җаваплылыкны үз өстенә ала. Моннан тыш, юл михнәтләрен исән-имин үтеп, билгеләнгән урынга вакытында барып җитәргә, үзеңә тапшырылган техниканың төзеклеген кайгыртып торырга да бурычлысың.
Нинди һөнәр ияләре турында сүз баруын төшенгәнсездер. Дөрес фикерлисез, бу — автобус йөртүчеләр. Бүген сезгә «Ойл-Сервис» җәмгыятенең автобус водителе Алмаз Рәлиф улы Минәҗев белән әңгәмәне тәкъдим итәбез.
— Алмаз, хезмәт юлың белән танышып үтик.
— Бәләбәйдәге авыл хуҗалыгы техникумында «механик» белгечлеген үзләштереп, башта Себер якларында эшләдем. 2013 елда «Ойл-Сервис» җәмгыятенә автобус водителе булып урнаштым. Шул чордан алып бөтен республика буйлап вахта белән эшләүчеләрне йөртәм.
— «Ойл-Сервис»ка водитель буларак килүче яшьләр күпме?
— Бүгенге көндә бу белгечлеккә ихтыяҗ зур. Яшьләрне хезмәт хакының югары булуы да, аның вакытында түләнүе да җәлеп итәдер. Җитәкчеләребез тырыш, булдыклы хезмәткәрләрне күрә, бәяли белә, теләктәшлек күрсәтә.
— Эш көнең ничек башлана?
— Иртәнге сигездә мин инде эш урынында булам. Әлбәттә, иң беренче чиратта техника һәм хезмәт хәвефсезлеген хәстәрлисең. Автобусның төзек хәлдә булуын тикшермичә юлга чыгу юк. Пассажирлар өчен уңайлыклар булдыруны да онытырга ярамый. Ишекләрнең ачылып-ябылуы, салонның чисталыгы, гомумән, бар җирдә тәртип булуы турында сүз бара. Транспорт торышын күзәтү генә җитми, рейска чыгар алдыннан үзем дә медицина тикшерүе үтәм. Машинам төзек, физик халәтем яхшы булуын ачыклагач кына, юлга чыгарга рөхсәт бирелә.
— Автобуска идарә итүе авырмы?
— Бер карашка, бу эш әлләни авыр да түгел сыман. Хезмәтеңне курыкмыйча, шул ук вакытта саклык турында онытмыйча башкару зарур. Күпчелек вакытны руль артында үткәрү, кешеләр белән эшләү зур игътибарлылык һәм түземлек сорый.
— Пассажирлар белән уртак тел таба аласыңмы?
— Төрле кешедә төрле холык инде. Кемдер үзен тыныч тота, башкаларга комачауламый. Ә икенче берәүләр водительне ашыктырырга ярата. Ешрак тукталыш ясарга сораучылар да була... Ничек булса да без тәү чиратта түземлекне сакларга бурычлы. Салонда бәхәс куертуны искәртергә, пассажирларны исән-имин кирәкле урынга илтеп җиткерергә тиешбез.
— Юлларда тупаслык белән еш очрашасыңмы?
— Әйе, мондый күренешләр даими булып тора. Сер түгел, юлда «узыш»лар оештыручылар, кемнең «текә»рәк икәнен ачыкларга маташучылар җитәрлек. Әлбәттә, тәҗрибә туплаган саен андыйларга игътибар итмәскә өйрәнәсең. Чөнки һәр нәрсәне күңелгә якын ала барсаң, авырга туры килер иде. Ә бит автобус йөртүчеләр үзләре өчен генә түгел, пассажирлар өчен дә җаваплы. Шуңа күрә артык
хис-тойгыларга бирелергә, хәвефсезлек турында онытырга ярамый.
— Водитель эше сиңа ошыймы, бу һөнәрне сайлавың нәрсәгә бәйле?
— Картәтием — тракторчы, әтием водитель иде. Алар үрнәгендә техника дөньясына тартылганмындыр, мөгаен. Үз эшемне яратып башкарам. Кешеләргә файдалы булу, алар белән аралашу, олы юллар буйлап «сәяхәт итү» миңа ошый. Әйткәндәй, ялга кайткач, берничә көн үтүгә автобусымны, иксез-чиксез юлларны сагына башлыйм...
— Улыңның водитель булуын теләр идеңме?
— Бу һөнәргә үзе өчен ия булса бик яхшы. Чөнки көндәлек тормышта бик файдалы белем ул. Ә белгечлек буенча эшләвен теләмәс идем...
— Ял вакытларын ничек үткәрәсең?
— Безнең вахта ике атналык, аннан соң ике атна ял итәбез. Бу вакытны гаиләм белән үткәрәм. Авылда эш җитәрлек,
саф һавада эшләү җанга тынычлык, тәнгә тазалык бирә. Яраткан шөгыльгә килгәндә, бу — балык кармаклау.
— Татарча бик матур сөйләшәсең икән...
— Минем уемча, һәр кеше балачактан үз телен белергә, аны хөрмәт итәргә тиеш. Шуңа күрә улымны да туган телдә сөйләшергә өйрәттек. Ә инде урысчасын балалар бакчасына йөри башлагач та үзләштерер.
— Әңгәмә ахырында юл хәрәкәтендә катнашучыларга теләкләреңне ишетәсе килә?
— Иң тәү чиратта дикъкатьле булсыннар. Водительгә укучылар хәзер күп, аларга киңәшем — техниканы яхшылап өйрәнсеннәр, бу бик мөһим. Машина йөртүчеләр генә түгел, җәяүлеләр дә юл кагыйдәләрен үтәү хакында онытмасын иде. Без барыбыз да юл хәрәкәтендә катнашучылар һәм иминлегебез үзебезнең кулда. Юл хаталарны кичерми, шул турыда онытмыйк...
— Әңгәмәң өчен зур рәхмәт, Алмаз! Сиңа ныклы сәламәтлек, хәвефсез юллар, игелекле пассажирлар телибез.
... Гомеренең күп өлешен машина йөртүгә багышлаган һөнәр осталары олы хөрмәткә лаек. Әйе, киләчәктә водительләрне роботлар алыштырачак дигән хәбәрләр дә йөри. Бу заманча технологияләрнең, ясалма интеллектның тормышыбызның бар өлкәләренә дә үтеп керүенә бәйле. «КамАЗ» заводларын гына алыйк, биредә роботлар гади эшчеләрне алыштыра башлады да инде. Бу чыгымнарны оптимальләштерү максатында эшләнә. Әлбәттә, бер яктан бу дөрес кебек, алгарыш заманында шулай булырга тиештер дә. Әмма шул ук вакытта акча эшләүне генә максат итеп кую ул — кешелексезлек. Күз алдына китерик: әгәр белгечләрне роботлар алыштырса, күп кешеләр эшсез калачак бит. Хис-тойгыларсыз, автоматка корылган робот идарәсендәге автобуска утырып йөрүне күз алдына китерү дә кыен. Шуңа күрә әле тулысынча «автоматлашып» бетмәгәндә, гади кешеләрнең хезмәтен тиешенчә бәяләргә, аларны хөрмәтләргә кирәклеген онытмыйк...


Лилия ГАБИТОВА.
Читайте нас: