Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
8 апрель 2019, 18:30

Гади хезмәт белән яуланган хөрмәт

«Илчембәт» совхозының алдынгы савучысы Рузилә Вәлиева Башкортстанның халык шагыйре М. Кәрим белән КПССның 27нче съездында катнаша

Илчембәт авылы гомер-гомергә тырыш, хезмәт сөючән халкы белән дан тотты.
Заманында авылның гөрләп торган миллионер совхозы районда гына түгел, республикадан читтә дә билгеле була, бөтен тирә-яктан аның эш тәҗрибәсен өйрәнергә киләләр. Күмәк хуҗалыкны үстерүгә зур тырышлык салган, ал-ял белән исәпләшмичә эшләгән, шул ук вакытта үз йорт хуҗалыгын алып барган, балалар тәрбияләгән уңганнарга ничек сокланмыйсың. Шундыйларның берсе — гомер буе «Илчембәт» совхозында эшләгән хезмәт алдынгысы Рузилә Инсафетдин кызы Вәлиева турында бүгенге мәкаләбез.


Тырышлык — уңышларга юл
Сыер савучы — авыл җирендәге иң төп һөнәрләрнең берсе. Ел әйләнәсенә хезмәт итүне таләп иткән җаваплы эш ул. Сыер савучының эш көне иртә таңнан башланып, караңгы төшкәнчегә кадәр сузыла. Илчембәт авылы кызы Рузилә Фәрхетдинова шушы авыр эшкә 1965 елны, мәктәпне тәмамлагач, алына. Бар тырышлыгын салып, күңелен биреп эшләгән Рузилә тиз арада яхшы күрсәткечләргә ирешә, һәр елны нәтиҗәсен яхшырта. Хезмәттәге уңышлары өчен аны СССРның Югары Советы Президиумы Указы белән «Мактау билгесе» ордены, Ленинның 100 еллык юбилей медале белән бүләклиләр.
— Хезмәт юлымны башлаганда ук бездә кул белән саву юк иде. Сыерларны көненә өч тапкыр машина белән саудык. Бер савучыга, нигездә, 25-28 сыер туры килде. Җәйләү вакытында лагерьларга автобусларда йөрдек. Ул чорда сөт мул була иде. Яланнар иркен, малга ризык күп. Көн саен үзем генә 11 феләк сөт савып тапшыра идем, — дип искә ала хезмәт елларын мәкаләм герое.
Авыл кешесенең, билгеле, үз йорт-җирендә дә эш аз түгел. Шул ук совхозда комбайнчы булып эшләгән тормыш иптәше Рамил Вәлиев белән Илчембәттә йорт салып чыгып, ихата тутырып мал, кош-корт асрыйлар, бакча үстерәләр. «Иртәнге савымга алтынчы яртыга барабыз. Фермага киткәнче башта йорттагы ике сыерны савам. Эштән кайткач өйдәге мәшәкатьләр көтә, өч баланы да карарга кирәк. Ничек кенә авыр булмасын, тырышып эшләдек, зарланып утырган булмады. Эшләрне бетергәч, кичен партия җыелышларына чыгып китә идек. Ничектер барысына да җитешкәнбез инде», — дип дәвам итә Рузилә ханым.

Җәмәгать эшчәнлеге
Актив комсомолчы, хезмәт алдынгысын 1971 елны партия сафларына алалар. 1973 елны 231нче Иске Туймазы сайлау округыннан БАССР Югары Советының сигезенче чакырылышына депутат итеп сайлана ул. Күп тапкырлар район Советы депутаты була, КПССның Башкортстан өлкә комитеты конференцияләрендә катнаша. 1986 елны Рузилә Инсафетдин кызына тагын да җаваплы һәм мактаулы бурыч йөкләтелә: аны КПССның 27 съездына делегат итеп сайлыйлар. Фермада эшләгән гади татар хатынын җитәкчеләр, башка билгеле кешеләр белән беррәттән илдәге иң зур һәм әһәмиятле сәяси вакыйгага чакырсыннар әле! Гади хезмәт кешесе өчен бу, әлбәттә, зур казаныш. Иң лаеклылар, иң абруйлылар өлешенә генә тия бу хокук. Эссе дими, салкын дими көне-төне хуҗалыкта тир түгеп, фидакарь хезмәт белән югары күрсәткечләргә ирешеп яуланган хөрмәт бу. Әйе, заманында гади хезмәт кешесе мактаулы булган, аның эшен лаек бәһалый да белгәннәр.

КПСС съезды
Күпчелек ферма белән өй арасында кайнаган эш кешесенең шундый мәртәбәле чарага җыенып китүе үзе бер кызыклы тарих. Әзерләнү, өс-башны тәртипкә китерү мәшәкатьләре башлана. Ярый, урындагы җитәкчелек хәлдән килгәнчә ярдәм кулы суза. Авыл советы булышлыгы белән яңа кәчтүм тектерелә. Яңа түфлиләр, бүреге, пәлтәсе алына. Шәхси архивта истәлекле мизгелләрне чагылдырган фотосурәтләр кадерләп саклана. Аларга карап, матур прическалы, зәвыклы киемнәрдәге Рузилә апаны һич тә гади авыл хатыны димәссең, нәкъ совет кинофильмнардагы җитәкче хатын-кызлар кебек ул! Шулай ун көн эчендә җыенып, Мәскәүгә, Кремльгә юллана ул. Анда халык хуҗалыгының төрле тармагыннан хезмәт алдынгылары, зыялылар, партия вәкилләре — барлыгы 5000ләп делегат җыела. Башкорт АССРы делегациясе составында халык шагыйре Мостай Кәрим дә була.
— Мостафа Сафа улы янына һәрвакыт кеше күп җыела торган иде. Ул халык белән аралашырга яратты, бергә җыелып сөйләшкән вакытларда авыл хуҗалыгы белән еш кызыксынды. Бу өлкәдә республиканың алдынгылары рәтендә булган Туймазы яклары турында яхшы хәбәрдар булып, безнең хәлләрне дә сорашты, — ди Рузилә апа хатирәләрне барлап.
Делегатларның, җыелышларда катнашып, фикер алышулардан тыш, урыннардан йөкләтелгән бурычы да була. Рузилә Инсафетдин кызына авылда мәктәп салдыру, нәселле маллар кайтару бурычы йөкләтелә. Ул бу эшкә җитди карый, төрле ведомстволарга йөреп, кирәкле имзаларны җыюга ирешә. Шуңа да иркенләп Мәскәүдә йөрергә, истәлекле урыннар белән танышырга вакыты да булмый аның.
Ун көннән артык дәвам иткән эшлекле сәфәр тәмамлана. Делегатларга аның истәлеге итеп, кыйммәтле бүләкләр тапшыралар. «Улым бигрәк тә фотоаппаратка шатланды. Үзлегеннән аның белән кулланырга өйрәнде, мәктәпкә алып барып, сыйныфташларын да өйрәтте. Мәскәү күчтәнәче итеп, үзем дә якыннарыма әйберләр алып кайттым. Элек бит кибетләрдә, бигрәк тә авыл җирендә, кием-салымга кытлык иде», — ди, янә хатирәләргә бирелеп Рузилә ханым.

Сагынып кына искә аласы
Лаеклы ялга чыкканчы алдынгы савучыга «Башкортстан республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирәләр. Тик 90нчы елларда совхоз, кызганычка каршы, очны-очка ялгап яши. Кайчандыр гөрләп торган хуҗалыкның таркалуына әле дә йөрәге өзгәләнә Рузилә апаның. «Совхозыбыз республика күләмендә дан тотты. Монда үз эшен яхшы белгән хезмәткәрләр эшләде. Безгә башка хуҗалыклардан тәҗрибә алырга белгечләр килә иде. Авылда асфальт юллар, мәктәп һәм башка объектлар хуҗалык көче белән төзелде. Башка җирләрдә күптән түгел генә юллар салынды, газы кертелде, ә бездә андый уңайлыклар күптән бар иде. Күмәк хуҗалыкның кереме халык мәнфәгатьләрен хәл итүгә юнәлде. Хәзерге шәхси эшкуарлар, фермерлар, беренче чиратта, үз файдасына эшли. Берүзең генә әллә ни куптарып та булмый ул. Уңышлы эшләү өчен берләшергә, күмәк булырга кирәк», — дип уй-борчуларын яшерә алмый бар гомерен шушы хуҗалыкка багышлаган хезмәт ветераны.

Яраткан әни, дәү әни
Бүгенге көндә Рузилә апа лаеклы ялда булса да, кул кушырып утырмый — бакча тутырып яшелчә-җимеш үстерә, кош-корт асрый. Балалары, оныклары һәрвакыт хәлен белеп торалар. Өлкән кызы Рәзинә белән улы Рәмис туган авылларында төпләнгән, кече кызы Рәйлә Гафур авылында яши. Һәрберсе үз дөньяларын җиткергән, әниләренә ярдәм итеп тора. Хезмәт ветераны күптән түгел якыннары янәшәсендә 70 яшьлек юбилеен үткәрде. Киләчәктә дә тынычлыкта, саулыкта, балалары хөрмәтен, оныклары ихтирамын тоеп яшәргә язсын аңа.
«Ярсып чапкан атны туктатыр, дөрләп янган өйгә керер»... Эшкә уңган, тырыш, булдыклы ханым белән аралашканда үзеннән-үзе шушы юллар искә төште. Әлбәттә, бу сүзләр урыс хатыннарына гына кагылмый. Гади татар хатын-кызлары Некрасов каһарманнарыннан бер дә калышмый. Алар дөбердәтеп сыерын да сава, гаиләсен дә карый, депутат та була ала. Дөнья тоткасы ул безнең хатын-кызлар!

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА.


Читайте нас: