«Белем бәхетле итә»
... 1947-48нче елларда мәктәпкә төшә. Бу вакытта ул инде бөтен хәрефне таный, укый белгән була. «Әбекәебез бик укымышлы булган безнең. Мәдрәсәдә укыган. Аңардан күп догаларны өйрәндем, бүгенгәчә онытылмый алар. Төрле сырхау-хасталарны дәвалау сәләте дә бар иде әбекәйдә. Кемнең баласы елак, тынгысыз яки берәр авырудан иза чигә — барысын да өшкереп дәвалады. Сихәте бер дә тимичә калмый, шуңа күрә әбекәйне бик хөрмәт итәләр иде. Улын югалту хәсрәтеннән күзләре сукыраеп калса да, игелек эшләүдән туктамады, кулыннан килгәнчә кешеләргә ярдәм итеп яшәде ул. Әйткәндәй, бер күзенә операция ясатып, дөньяны кабат күрү бәхетенә дә иреште әбекәй. Күрсәгез, ул чактагы сөенүен, өр-яңадан тормышны танып- белүдән сабыйларча ямь табуын!»...
7нче сыйныфны «бик яхшы» билгеләргә генә тәмамлаган Хәниянең каршына бик катлаулы мәсьәлә килеп баса: кайда укырга керергә? Бәләбәй педучилищесында укып йөрүче апасы янына барыр иде, әлеге дә баягы ачлык-акчасызлык куркыта. Эш шунда, бу чорда Бәләбәй «ач шәһәр» буларак күзаллана. Күп студентларны үзенә туплаган, моннан тыш биредә хәрби часть урнашкан була. Акчасызлык, ашау ягы начар, кияргә кием юк...
«Шуларны уйладым да Октябрьский нефть техникумына юл алдым, — ди Хәния Нәдерша кызы. — Кулда документлар, директорны көтеп утырам шулай. Бермәлне тәнәфескә шалтырау яңгырады һәм бүлмәләрдән студентлар чыга башлады. Күзем үзен- нән-үзе аларның ыспай кием-салымына төште. Кызларда крепдешин күлмәк, үкчәле түфли, егетләрдә күлмәк-кәчтүм, матур аяк киеме. Ә минем өстә — гади тукымадан күлмәк, аякта — эш бияләеннән тегелгән кирза тәпкәләр... Документларны шулай да калдырдым. Ә бераздан... аларны кире барып алдым! Бу хәлдән соң Бәләбәй педучилищесына барудан башка әмәл калмады. Апа белән тулай торакта яшәдек, авыр вакытлар да булды, әмма түздек, бар тырышлыкны укуга бирдек. Ярар азмы-күпме стипендиясе бар, шул ярдәм итте».
Ярты гасырлык хезмәт
... Педучилище тәмамлаган яшь белгеч Илчембәт авылы мәктәбенә эшкә кайта. Бераздан аның уңган-булдыклылыгын күреп, РОНОга алалар. Шушы чорда комсомол оешмасында эшли Хәния Нәдерша кызы, мәктәпләр буенча инструктор була. Мәскәүгә, Бөтенсоюз комсомол мәктәбенә укырга җибәрәләр үзен. Танылган профессор-галимнәрнең лекцияләрендә була, сәясәт, партия тарихы, балалар өчен түгәрәкләр оештыру буенча белемен камилләштерә. Япония, Кытай, Польша, Монголия һәм башка чит илләр вәкилләре белән тәҗрибә уртаклаша. Мәскәүнең данлыклы урыннарына «сәяхәт кылу» бәхете дә тия. «Бородино яланы» музее, Кызыл мәйдан, Ленин мавзолее, совет космонавтлары, Зоя Космодемьянскаяның әнисе белән очрашу мизгелләре...
Берникадәр вакыттан мәкаләм героеның хезмәт юлында яңа борылыш була. Ул туган авылы — Япрыкка кайтып, мәктәптә эшли башлый. Хәния Нәдерша кызының уңган-тырышлыгын, җаваплылыгын, халык арасындагы абруен күреп, авыл советы рәисе вазыйфасына тәкъдим итәләр. «Укытучылыкны бик ярата идем, эшләү дәверендә ата-аналардан да, укучыларымнан да гел рәхмәт сүзләре генә ишеттем. Мәктәптән китәсем килмәсә дә, шундый җитди вазыйфаны ышанып тапшыргач, ризалашырга туры килде», — ди мәкаләм герое. Шулай итеп, 32 яшендә авыл советы рәисе була ул. «Бала туу, исем кушу, никахлашу кебек гамәлләрне рәсмиләштерү, мәктәп, медпункт, клуб, китапханә белән эшләү, сөт, бәрәңге ише продуктларны халыктан җыюны оештыру, атна саен хәрби комиссариатка «чабу», төзекләндерү һәм башка күп мәсьәләләр безнең карамакта иде, — ди Хәния апа. — Транспорт юк, ярар узгынчы машиналар юл җаена утырта. «Тавык чүпләсә дә бетмәс эш» диләр бит, авыл советы эшчәнлегенә тап килә бу сүзләр. Хәзер «рәхәт», клуб та, китапханә дә юк. Эше дә юк, димәк».
Хәния апа дөрес фикерли. Хәзерге заманда кешеләр белән эшләү дә күпчелектә коры кәгазь битендә генә кала, элеккеге кебек халык арасына чыгып, үгетләп, киңәш-мазар биреп йөрүләр дә юк. Мәкаләм герое көче белән генә дә күпме гаилә таркалмыйча калган, көндәлек тормыштагы катлаулы мәсьәләләр чишелгән...
90нчы елларда Хәния Мәрданшина янәдән яраткан һөнәренә — укытучылыкка кайта. Уйлап карасаң, 50 еллык гомум эш стажының 30 елы мәктәптә, 20 елы авыл советында үткән аның. Ярты гасырлык хезмәт... Кемнеңдер тоташ гомеренә торырлык вакыт бит бу! Тынгысыз җанлы Хәния апа хаклы ялга чыккач та тик утырмый, халык өчен дип җан атып яши. Сабантуй ише матур милли бәйрәмнәрне оештыруга да өлеш кертә ул. Өлкәннәр өчен чаралар әзерли, ветераннарны, олы яшьтәге апа-абыйларны Җиңү көне, күренекле даталар уңаеннан тәбрикләү, бүләкләү турында хәстәрлек күрә. «Форсаттан файдаланып, шушы гамәлләрдә химая ярдәме күрсәтүче «Сава-Агро-Япрык» хуҗалыгы директоры Рамил Гайсә улы Хәлиуллинга рәхмәт белдерәсе килә, — ди мәкаләм герое. — Олы кешеләрнең күбесе ялгыз, балалары еракта, үз тормышы белән яши. Ә әби-бабайлар бер җылы сүзгә, игътибарга мохтаҗ. Әлбәттә, радио-телевидениесе, интернеты, хәл белергә телефоны да бар, әмма алар гына җитми, җанлы сөйләшү кирәк кешегә. Шуны күз уңында тотып, өлкән яшьтәгеләр өчен очрашулар оештырабыз, алар анда аралаша, күрешә, фикер уртаклаша. Мондый чаралардан бик канәгать булалар, рәхмәт әйтәләр».
Әйткәндәй, быел Япрык авылы зур юбилеен — 300 еллыгын билгели. Хәния Нәдерша кызы бу уңайдан күләмле Сабантуй үткәрү нияте белән яши. Анда Япрык авылының күренекле шәхесләре, танылган артистлар, күп сандагы кунаклар җыелачагын фаразлый ул. «Һәр нәрсәне оештыра белергә, кешеләрне кызыксындырырга кирәк. Шул вакытта халык та чараларда дәррәү катнашыр, авылыбыз гөрләп торыр, — ди мәкаләм герое. — Иң мөһиме — дөньялар тыныч булсын. Сугыш афәте килмәсен. Исән-имин булсаң, бар нәрсәгә дә ирешеп була: укырга да, эшләргә дә, тормыш итәргә дә. Яшьләр олыларга игътибарлырак булсын, кадер-хөрмәт күрсәтергә онытмасыннар. Бөтен нәрсә дә акчага корылмаган, шуны аңласыннар... Иртән торып, зәңгәр күкне күрсәң, җаның тыныч, тәнең таза булса, патшалар акыл белән хакимлек итсә, шул бәхет, дия иде әбекәем...»
Амин, шулай булсын. Хәния Нәдерша кызына изге уй-ниятләренең гамәлгә ашуын, һәр эшендә уңышлар юлдаш булуын, якыннарының игелеген, кадер-хөрмәтен күреп, бәхетле имин гомер итүен телисе килә!