Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
2 апрель 2019, 13:02

Камиллекнең юктыр чикләре

... Бу ханымны күргән саен, әлеге сүзләр үзеннән-үзе килә уема. Чыннан да, Ходай тарафыннан һәммә күркәм сыйфатлар бирелгән сыман аңа. Чибәр дә ул, акыллы да, кирәк чакта таләпчән дә.

... Бу ханымны күргән саен, әлеге сүзләр үзеннән-үзе килә уема. Чыннан да, Ходай тарафыннан һәммә күркәм сыйфатлар бирелгән сыман аңа. Чибәр дә ул, акыллы да, кирәк чакта таләпчән дә.
Исеменең җисеменә тап килүен әйт син. Венера. Ягъни мәсәлән, борынгы Рим мифологиясендә Яз һәм Матурлык, Мәхәббәт алиһәсе. Шул ук вакытта Зөһрә йолдыз, Чулпан да. Тәүге яз аенда дөньяга аваз салган кызчыкларына нинди исем кушарга белгән бит әти-әнисе! Әйткәндәй, шактый үзенчәлекле гаиләдә туып үсә Венера ханым. Чагу тормыш бәйрәме — алтмыш яшьлек юбилеена бәйле очрашу мәлендә катлы-катлы хатирәләр йомгагын бергәләп сүтәргә туры килде безгә...
«Бар изгелек — әти-әниемнән»
Шулай ди әңгәмәдәшем. Һәм бу тулысынча чынбарлыкка тап киләдер. Гыйбрәтле әсәргә нигез салырдай Сафуан һәм Мөнирә Хәмитовларның гаилә тарихы.
«Әти-әнием Баулы районы Иске Урыссу авылыннан, — ди Венера ханым. — Бер сыйныфта укыганнар. Киләчәккә матур-якты хыяллар корганнар...» Кызганычка каршы, әлеге өмет-ниятләрнең тормышка ашуына каһәрле сугыш киртә куя. Мөнирә Шәрифулла кызы нәкъ 1941 елның 22 июнендә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлау турында диплом алырга тиеш була. Куанычлы мизгелләр кичерү урынына — көне төнгә ялганган туктаусыз эш...
... Сафуан Закир улы исә Сталинград өчен барган аяусыз алышларда катнаша. Берсендә контузияләнеп, фашистларга әсирлеккә эләгә. Яугир өчен моннан да аяныч хәлнең булуы мөмкинме?! Фашистлар коточкыч җәзалау ысуллары кулланудан ләззәт таба. Кешеләрне башта кайнар, аннан ары боздай салкын сулы «душ»тан үткәрү, мәсәлән. Тән тиресе чи иткә әйләнә мондый җәзадан соң...
Тоткыннарны тиф, туберкулез афәтләре дә күпләп кыра. Сафуанны да читләтми тимгелле тиф. Моңа кадәр егетне газ камерасы аша үткәргән булалар, шунда зарарланган үпкәләр янә ялкынсына. 76 килолы гәүдә 32гә кала... Әмма совет солдатының яшәүгә, Бөек Җиңү таңын күрүгә теләге шул хәтле көчле була ки, түзәлмәслек шартларда да егет акрынлап савыга башлый. Фашист медиклары таң кала бу хәлгә...
Өч ел дәвам итә иза чигүләр. Качарга ниятлиләр — барып чыкмый. 1945 елның кышы. Сафуан янына лагерь сакчысы килә. «Минем велосипедны чистарт!», дип боера. «Мин, Совет Армиясе лейтенанты, сиңа, фашист фельдфебелена, һичкайчан велосипед чистартмаячакмын!», дип җаваплый Сафуан Хәмитов. Нилектәндер, немец егеткә атудан тыелып кала. Яшь лейтенантның тиңдәшсез кыюлыгы тәэсир иткәндерме... Ә инде чираттагы килүендә әсирне үз конторасына чакырып ала. Радионы кабыза, Мәскәүне эзләп таба: «Тәрҗемә ит!», янәсе. Эш шунда ки, Сафуан алман телен ярыйсы аңлый... «Гитлер капут! Тиздән безнекеләр Берлинда булачак!» Әлеге хәбәрне ишетүгә, милләттәшебезнең иңенә канатлар үскәндәй тоела. Шатлыклы хәбәр тоткыннар арасында тиз тарала. Көчле рухлы татар егетенең абруе тагы да арта. Ә инде апрель урталарында лагерь начальнигы әсирләр белән берлектә французларга бирелә.
... Туган якларга 1946 елда гына кайтырга насыйп була яугиргә. Шул ук елда Мөнирә белән кавыша алар. Туар сабыйлары өчен Аллаһы үлем-казалардан саклагандыр Сафуанны. Биш балага гомер бүләк итә Хәмитовлар.
«Биш яшемдә тегүче булдым бит әй»
«Мин — төпчек кыз бит, — ди Венера ханым. — Әтиемне Куйбышев өлкәсе Новокуйбышевский шәһәренә эшкә җибәргән булганнар. Шунда дөньяга аваз салганмын. Серне ачыйм, «күлмәк эчендә» туганмын. «Бәхетле булачак кызыгыз», дип сөендергәннәр бала табу йортында 37 яшьлек әниемне. Бераздан гаиләбез кире туган төбәккә әйләнеп кайткан. Биредә мине янә бер «әкәмәт» сагалап торган. Ихатада умарта тота идек. Күч аерганда бал кортлары дәррәү миңа ябышмасынмы! Башымнан гына да 40ка якын ук тартып чыгарганнар. Ничек исән калганмындыр... Шул вакытлардан бирле кортлар гөҗләве шөбһәгә сала. Гомерлеккә калды ул хис».
«Электртоташтыргычы»ның тәэминат бүлегендә өлкән инженер булып эшләгән гаилә башлыгы сабыр холкы, кешеләргә ярдәмчеллеге белән ихтирам казана. Мөнирә ханыма исә хуҗалык йөген тарту гына җитмәгән, үзлегеннән умартачы, тегүчеләр әзерли торган курсларда да шөгыльләнә әле ул. Бөтен гаиләсен, күрше-күләнне үзе теккән кием-салымга тиендерә. Өстәвенә Пионерлар сараенда кисү-тегү түгәрәген алып бара. Инде мөстәкыйль тормыш көткән элеккеге шәкертләре очраган саен рәхмәт укый үзенә.
«Биш яшемдә мин дә курчакларымны киендерергә керештем, — ди Венера ханым. — Арытаба күңелем теләгәнне кисеп тегә башладым. Гомумән, гаиләбездә барыбыз да тегү белән мавыга».
«Кайсы җиңдеме? Музыка!»
Хәлбуки, ишле гаиләдә бала-чага хезмәттә чыныгып үсә. Хәмитовлар да искәрмә түгел. 16-сутый ындыр, олы бакча даими тәрбия сорый. Агроном белгеч буларак, хуҗабикә алма, чия-карлыган, караҗимеш ишеләрдән елның-елында мул уңыш алуга ирешә. Ихатадагы аллы-гөлле чәчәкләр күзнең явын алып тора. Өлкәннәрнең, билгеле, үз мәшәкате баштан ашкан, йорт хәстәрләүгә әллә ни вакытлары калмый. «Буй җиткән апаларым, аннан абыем да кайсы кая таралышты, — ди әңгәмәдәшем. — Тора-бара хуҗалык көтү тулысынча диярлек минем карамакта калды. Кулинария китапларында туйганчы казынам, гадәти булмаган аш-су рецептларын эзләп табып, шуларны әзерлим. Хәреф-мазар танырга дүрт яшьләр тирәсендә үк үзлегемнән өйрәнгән идем инде. Хәтердә, өйдәге «Круглый год» китабын ятлап бетердем. Арытаба... «Анна Каренина»га тотындым. Китапханәдә мин укымаган бер генә китап та калмады, дисәм, хата булмас. Мәктәптә математика белән аеруча кызыксындым. Монысы — әтиемнән. Төгәл фәннәрдән, географиядән олимпиадаларда алдынгы урыннар яулый идем. Шахмат уенына да гашыйкмын».
Кечкенәдән музыкага да әвәс булып чыга Сафуан абый-Мөнирә апа төпчеге! Дүртенче сыйныфтан музыка мәктәбенең домра классында шөгыльләнә. Мәдәният йортында оештырылган халык уен кораллары оркестрында уйный. Үзлегеннән баянда уйнарга өйрәнә.
.. Мәктәпне тәмамлар алдыннан тирән-җитди уйга кала Венера. Арытаба кайсы тармакны сайларга? «Утырам шулай берзаман математика буенча олимпиадада, — ди әңгәмәдәшем. — Биремнәрне чишәргә кирәк, ә минем башта искитмәле көй яңгырый... Нәкъ шул мизгелдә катгый карарга килдем дә инде: мотлак музыка даирәсенә юлланырга!» Сылу Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният институтына укырга керә. «Халык уен кораллары» бүлегендә белем ала. Ул чакта кафедра җитәкчесе булган педагог Анатолий Шутиков оркестрында да шөгыльләнә.
... Гаҗәеп иде институтта укыган еллар. Оркестр белән Казан, Мәскәү шәһәрләре сәхнәләрендә чыгыш ясау бәхетенә ирештек. РСФСРның халык артистлары Р. Ибраһимов, М. Булатова, РСФСРның атказанган артисткасы В. Гыйззәтуллина, ТРның халык артисткасы Р. Ибраһимова һәм башкалар безнең оркестрга кушылып җырлады. Композитор Рөстәм Яхин үзенең авторлык концертларын үткәрүне фәкать безнең коллективка ышанып тапшыра иде. Ял көннәрендә исә опера һәм балет театрында барган спектакльләргә эләгергә тырышабыз. Ул тамашаларга укытучыбыз, ТАССРның халык артисты Хәсби Фазлуллин дирижерлык итә ләбаса! Иң кызыклы, иң мавыктыргыч чор иде бу!»
«Дөрес адым ясаганыма инандым»
Үз насыйбын тәү караштан ук гомерлек тугры юлдашы сыйфатында кабул итә Венера. «Күзләре, ягымлы елмаюы белән әсир итте дә куйды Рамил. Ничек инде гашыйк булмыйсың ди!» Егет кеше чыннан да күз төшмәслек түгел. Төс-башка да, эшкә дә булган. КДУның физика факультетында кафедрада хезмәт куя, фәнни эш белән шөгыльләнә. Терекөмештәй җитез, чибәр кызга битараф калалмый, әлбәттә, Рамил Камил улы. Шул рәвешле 1978 елда яңа гаилә пәйда була.
«Гаилә тормышының баштагы көннәрендә үк дөрес адым ясаганыма инандым, — ди хуҗабикә. — Рамил — тыныч-ипле, чын-чынлап терәк булырдай гаилә башлыгы. Шәхсән мин — тиктормас, берьюлы әллә ничә эш башкарырга күнеккәнмен. Үзара аңлашып, бер-беребезне тулыландырып яшәү форсаты бар, димәк. Кем әйтмешли, безнең мөнәсәбәтләрдә гармония хөкем сөрә». Буш сүз түгел, ирле-хатынлы Хастеевларның тату гомер кичерүенә 41 ел!
«Әле булса газиз әткәй-әнкәемә рәхмәтлемен, — ди Венера. — Күршеләрнең шаяру катыш әйткәннәре хәтердә: «Сез балаларыгызны укытуга тоткан акчага әллә ничә машина алыштырырга булыр иде, валлаһи!» Кем нәрсәдә күрә бит яшәү мәгънәсен... Хәер, без дә сынатмаска, кадерлеләребез йөзенә кызыллык китермәскә тырыштык».
Хастеевларның гаилә мисалы да исбатлый моны. Хәлбуки, яшь пар еш кына бер фатирдан икенчесенә күченеп йөрергә мәҗбүр була. Зарланмыйлар, һәр җирдә тәртип урнаштырырга керешәләр. Гаилә башлыгының кулыннан килмәгән шөгыле юк. Хәләле дә инде тәрәзәләргә яңа пәрдәләрен элеп куйган... Күз ачып йомганчы бүлмәләре ялт иткән!
«Серләр тулы дөнья бу»
Шөкер, яшьли тормышлану Венераның укуына комачаулык итми. Киресенчә. Институтны кызыл дипломга тәмамлый ул! Консерваториядә белем алу нияте дә булмый түгел... Тик зур шәһәрдә фатир мәсьәләсе берничек тә уңай хәл ителми. Рамил Камил улына Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә хезмәт-яшәү урыны вәгъдәлиләр. Нәтиҗәдә Хастеевлар өчен 1981 елда яңа тормыш сәхифәсе башлана.
Венера Сафуан кызы биредә, шөкер, үз урынын таба, янә сихри җыр-моң дәрьясында гизә. 25 ел дәвамында шәһәребезнең 2нче сәнгать мәктәбендә балаларга музыка белеме бирә. Күп еллар кыллы-чиртеп уйный торган халык инструментлары бүлеген җитәкли, профком рәисе вазыйфасын башкара. Домрачылар һәм «Илһам» халык инструментлары ансамбльләренә җитәкчелек итә. Мәдәният өлкәсендәге уңышлары өчен тәҗрибәле педагог Русия мәдәният министрлыгы билгесе белән бүләкләнә. 2004 елдан — РФ хезмәт ветераны. 2002 елда милләт җанлы якташыбыз Уфада узган икенче татар съезды делегаты итеп тә сайлана.
Якыннары күптән инде Венера ханымның «алга, һәрчак алга!» девизында көн күрүенә гадәтләнгән. Максат куелган икән — мотлак үтә, биргән вәгъдәңдә тор! «Музыка белән шөгыльләнү гомумән катгый тәртипкә өйрәтә», ди әңгәмәдәшем үзе. Институтта ия булган дирижерлык белгечлеген дә өстәсәк... Гомер бакый җитәкчелек итәргә, дирижерлык пультен күздән кичермәскә кирәк ич аңа. Әмма башкаларга сиздерми генә. Нәкъ тормыштагыча...
Инде үз гаиләләре белән гомер итүче балалары — Элина һәм Эльдар әти-әниләреннән алган яшәеш сабакларын үз сабыйларын тәрбияләүдә кулланырга тырыша. Хастеевларның дүрт оныгы вакытын бушка сарыф итми. Музыка, рәсем сәнгате, бал биюләре, нәфис гимнастика... Дәү әни-дәү әтиләре өчен җан ата оныклар. Әйткәндәй, Венера ханым соңгы елларда каләм тибрәтә дә башлаган. Туган көннәргә, бәйрәмнәргә шигъри юллар терки ул. Кечкенәләренә исә заманча рэп рәвешендә котлаулар да язып җибәрә. Йә, кемдә бар әле андый дәү әни, ә?! Тикмәгә генә «син әби түгел, икенче әниебез», дип мактанмыйдыр оныклар...
Әйе, гомер узган саен, гаилә кыйммәте алгы урынга чыга. «Яшь арта, авыру-сырхаулар да сагалап кына тора, — ди хуҗабикә. — Бер-береңә игътибарлырак була барасың. Дөнья мәшәкатьләреннән бушанып, ял итү, сәяхәт кылу хакында уйлану зарур. Шәхсән минем өчен шөгыль алыштыру иң яхшы ял. Бакчада эшләргә яратам. Музыкадан да аерылганым юк. Концерт-тамашаларга еш йөрибез. Туганнар, дуслар белән аралашу да кәефсезләнергә ирек бирми. Шундый да күркәм тормышта күңелсезләнеп утырырга мөмкинме соң?!»
... Сөйләшү ахырында йорт хуҗабикәсенә үтенеч белән мөрәҗәгать итәм. «Фортепьянода уйнагызчы. Күңелегезгә хуш килгән көйне...», дим. Венера ханым бераз икеләнгәндәй тоела. «Һәр халәтнең үз көе, үз тибрәлеше инде ул. Кәеф торышыңа бәйләнгән. Чайковскийның «Октябрь» әсәрен уйныйм әле булмаса. Барча Табигать күренеше чагыла кебек анда. Әле генә пыскып яңгыр ява, икенче карасаң - ялтырап кояш чыга...» Талгын-илаһи моң агыла. Әллә кай тарафларга әйди, томаннар артында калган еллар киңлегенә чакыра...
«Консерватория, оркестр, зур сәхнә турында хыяллар гамәлгә ашмады, дип бераз уфтанам уфтануын. — Музыкант ханым сак кына фортепьяно өстендәге гөлләмгә кагылып ала. — Ә бит, уйласаң, минем өметләрне шәкертләрем чынбарлыкка ашырды! Күбесе музыка юлыннан китте. Югары мәдәният уку йортларында белем алдылар, мәртәбәле сәнгать коллективларында хезмәт куялар. Алар — минем горурлыгым, шатлыгым. Гел хәбәрләшеп торабыз. Ә инде Надя Агапова хакында аерым әйтер идем. Нигәме? Яраткан укытучым, ТАССР, РСФСРның атказанган мәдәният эшлеклесе, РФнең халык артисты, профессор Анатолий Иванович Шутиков турында сөйләгән идем ич. Надябыз бүгенге көндә аның мәшһүр оркестрында уйный! Менә шул рәвешле кабат кисеште безнең юллар. Серләр тулы дөнья бу..». Чын мәгәр!

Сәлия ГАРИФУЛЛИНА.

Читайте нас: