Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
21 март 2019, 16:19

Хөрмәтле октябрьскийлылар!

Ихлас күңелдән Сезне Башкортстан Республикасының 100 еллыгы белән котлыйм.

Хөрмәтле октябрьскийлылар!
Ихлас күңелдән Сезне Башкортстан Республикасының 100 еллыгы белән котлыйм.
Русиянең федератив дәүләт буларак оешкан мәлендә, 1919 елның 20 мартында зур әһәмияткә ия тарихи вакыйга була. Русия эшче-крестьян һәм Башкортстан Хөкүмәтләре арасында Башкортстан Совет Автономиясе турындагы килешү төзелә. 23 мартта бу документ мәгълүмат чараларында басыла һәм шул көннән алып безнең Республикабызның туган көне билгеләнә.
Дистәләрчә еллар дәвамында зур юл үтелгән. Заманча, үсешкән, индустрия җәмгыяте төзелгән. Картада төзекләндерелгән шәһәрләр һәм авыллар, куәтле авыл хуҗалыгы комплекслары һәм индустрия парклары барлыкка килде. Эшкуарлык тармагы да икътисадта үз урынын билгеләде. «Башкортстан» исеме белән җитештерелгән продукция Русия Федерациясендә генә түгел, ерак чит илләрдә дә танылды һәм хөрмәт казанды.
Әмма төп кыйммәтебез шушы гүзәл җиребездә яшәүче халык булды һәм булачак та. Аларның тырышлыгы һәм яңалыкка омтылуы, нинди генә хәл-шартларда ярдәмгә әзер һәм дустанә булуы, туган мәдәниятебезгә, телебезгә, табигатебезгә сакчыл мөнәсәбәте дә төп байлыгыбыз булып тора.
Кадерле якташларым, хезмәтегез, ярдәмчеллегегез, үзара аңлашуыгыз өчен рәхмәт! Сезгә яхшы сәламәтлек, бәхет, уңышлар телим. Үзегезгә, шулай ук якыннарыгызга озын гомер, тынычлык, мәхәббәт һәм иминлек телим. Гаиләләрегездә һәрвакыт тынычлык, җылылык һәм теләктәшлек булсын!


Ә. Ишмөхәммәтов, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы — Корылтай депутаты.
Читайте нас: