Тормышта нинди генә һөнәр ияләре юк. Шулар арасында үз эшенә бар булмышы, күңеле белән бирелгән, хезмәтен җиренә җиткереп башкарган, гомер буе яраткан һөнәренә тугры булган кешеләр бар. «Ойл-Сервис» җәмгыятенең цементацияләү агрегаты моторчысы Хәйруллин Радик Әдип улы нәкъ шундыйлардан.
Ул 1971 елны Чакмагыш районы Каразирек авылында дөньяга килә. Бер елдан соң Хәйруллиннар гаиләсе яңарак кына төзелгән Семилетка нефтьчеләр бистәсенә күчеп китә. Гаилә башлыгы «Чакмагышнефть» НГДУның Дүртөйле 1нче технологик транспорт идарәсендә күчмә пар җайланмалы машинада эшли, әни кеше укытучы була. «Мәктәптә без өч бала да яхшы укыдык, беркайчан да әниебезнең йөзенә кызыллык китермәдек. Мин буш вакытны күпчелек әтием янында булып, машина карарга, ремонтлашырга булыша идем. Әтием үрнәгендә балачактан ук шофер булырга хыялландым, — дип искә алды мәкалә каһарманы.
Кечкенәдән үк әтисе кырында машина янында кайнаган Радикның һөнәри язмышы шулай алдан билгеләнгән, күрәсең. 1991 елны, хәрби хезмәтен ике ел чик гаскәрләрендә Ерак Көнчыгышта үтәп кайтканнан соң, ул әтисе эшләгән технологик транспорт идарәсенә эшкә урнаша. Берничә ай бортлы машинада эшләгәч, аны Приютоводагы уку комбинатына скважинаны җылылык ярдәмендә эшкәртү өчен тәгаенләнгән пар күчмә җайланмалы (ППУ) техниканы хезмәтләндерү буенча һөнәри курсларга укырга җибәрәләр. Махсус белемгә ия булган белгечкә ППУ кебек тәгаенләнештә булган АДПМ (күчмә модернизацияләнгән депарафинизация агрегаты) җайланмалы КрАЗ машинасын ышанып тапшыралар.
«АДПМ ярдәмендә нефтьне кайнатып скважинага утырган парафин катламнарын җебетәләр, — дип аңлатып китте Радик Әдип улы. — Нефть тармагында төрле техника кулланыла, һәрберсе бер гамәл башкара. Билгеле бер җайланманы хезмәтләндерү өчен махсус белем кирәк. Башта ике ел әлеге агрегатта эшләдем. Ихтыяҗ барлыкка килгәч, цементацияләү агрегаты моторчысы белгечлегенә укыттылар. Икенчерәк юнәлештә эшли башлагач та алыштырып торырга кирәккәндә элеккеге эшкә күчә идем, авырсынып торган булмады».
Шушы чорда гаиләсе дә барлыкка килә аның, бераздан акча эшләү нияте белән Радик Хәйруллин Себер якларына юллана. «Сургутнефтегаз» җәмгыятендә ике ел әйбәт кенә эшләгәндә оешмадагы кыскартылуга эләгә. Себердән кайткач Чакмагыш нефть чыгару идарәсенә эшкә керә, ППУ, АДПМ, цементацияләү җайланмаларын хезмәтләндерә. 2005 елны предприятие таркалгач, җиһазларын да, эшчеләрен дә Радик Әдип улының хезмәт юлы башланган оешмага күчерәләр һәм ул яңадан шунда эшли башлый. 2011 елда технологик транспорт идарәсенә дә кыскартылу җилләре кагылып, ул филиалга әйләнә. Бу, әлбәттә, эшчеләрнең хезмәт хакына да кире йогынты ясый. Нәтиҗәдә, Радик Хәйруллин бу эш урыныннан китәргә мәҗбүр була.
Тырыш, тәвәккәл кешегә эш карышмый, дигәндәй, тәҗрибәле белгечне «Сахалин-2» проектын тормышка ашыруда катнашкан «Лизингстроймаш» оешмасына эшкә алалар. Бригада составында Владивостокка таба газүткәргеч төзелешендә үз һөнәре буенча эшли ул. Объектлар сафка тапшырылгач, бригада Башкортстанга кайтып, Морак авылы янында эшчәнлеген дәвам итә.
2013 елны Радик Әдип улы «Ойл-Сервиста» эшләүче элеккеге хезмәттәше киңәше буенча шушы оешмага эшкә урнаша. Бүгенге көнгә кадәр цементацияләү агрегаты моторчысы һөнәре буенча анда эшли. Аны җитәкчеләр дә, хезмәттәшләре дә ихтирам итә. Үзенең тырышлыгы, осталыгы белән тиз арада ышаныч яулый ул, озак та үтми аны өр-яңа машинага билгелиләр.