Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
22 февраль 2019, 13:06

«Билен кысып буган, армиядә булган!»

... Хәрбиләрчә төз гәүдәле, киң җилкәле, ачык-кыю карашлы егет ишектән килеп керүгә үк аның булачак мәкаләм герое икәнлеген аңлап алдым. Тормышын хәрби хезмәткә багышлаган, офицер дәрәҗәсенә ирешкән кеше шундый булырга тиештер дә. Нәкъ яраткан кино-сериалларыбыздагы сыман. Шулай да чынбарлык кинодан күпкә аерыла, монда барысы да катлаулырак һәм тормышчанрак та...

... Хәрбиләрчә төз гәүдәле, киң җилкәле, ачык-кыю карашлы егет ишектән килеп керүгә үк аның булачак мәкаләм герое икәнлеген аңлап алдым. Тормышын хәрби хезмәткә багышлаган, офицер дәрәҗәсенә ирешкән кеше шундый булырга тиештер дә. Нәкъ яраткан кино-сериалларыбыздагы сыман. Шулай да чынбарлык кинодан күпкә аерыла, монда барысы да катлаулырак һәм тормышчанрак та...
Гәзит укучыларын кунагыбыз белән таныштырырга вакыт җиткәндер. Ул — Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл шәһәрендә 90нчы гвардия танк дивизиясенең 239 танк полкында хезмәт итүче Максим Ринат улы Ибраев.
Балачактан хәрби булу турында хыяллана Максим. Моңа нәрсә сәбәпче булгандыр: килешле хәрби киемдәге, җитди-ыспай агайлары үрнәгеме, әллә хәрби тормыш романтикасымы, әмма егет бүген хыялына ирешкән. Максатка бару җиңелдән булмаса да, түземлелек һәм берникадәр дәрәҗәдә чикләүләр таләп ителсә дә, ул тукталып калмаган. Үсмер чактан ук туганнарыннан аерылып, ерак шәһәрдә уку, җитди тормыш «дәресләре» алу да куркытмаган аны.
13 яшендә Екатеринбургтагы Суворов училищесына укырга керә Максим. Аны уңышлы тәмамлап, арытаба укуын Рязаньдагы хәрби-автомобиль институтында дәвам итә, соңрак матди-техник тәэминат хәрби академиясенә күчерелә.
Төпле белем алган егет илебезнең төрле төбәкләрендә хезмәт итә. Бер сүз белән әйткәндә, Ватан каршындагы бурычын лаеклы үти. «Ярты Русияне шул рәвешле гизәргә өлгәштем дә инде. Илебезнең төрле төбәкләрен күрү, яңа дуслар-танышлыклар булдыру өчен бик уңайлы бу», — ди Максим.
Бүгенге армия нинди ул, хәрби хезмәт нәрсәләргә өйрәтә, аның өстенлекләре бармы? Шундый сораулар белән офицер егеткә мөрәҗәгать итәм: «Ир-егет өчен армия — олы тормыш мәктәбе ул. Хәрби хезмәткә әзерлек яшьтән үк башланырга тиеш. Соңгы елларда булачак солдатларны физик һәм әхлакый яктан чыныктыру юнәлешендә байтак эш башкарыла. Бу уңайдан хәрби хезмәт нигезләре бүлмәләре, спорт мәйданчыклары әһәмиятле урын алып тора.
Соңгы елларда армия уңай үзгәрешләр кичерә. Техник тәэминат яңартыла, гади солдатка карата мөнәсәбәт үзгәрә. Хәзерге вакытта хәрби хезмәт бик тиз үтә. Әлбәттә, 1 ел эчендә барысын да өйрәнү мөмкин түгел. Солдатлар башта 3 ай укуда була, ягъни танкчы, артиллерияче, автомобильче кебек һөнәрләрне теориядә үзләштерә. Арытаба алар гаскәрләргә юнәлтелә. Биредә инде техникага идарә итү, коралдан ату ишеләрне гамәлдә өйрәнәләр. Әйткәндәй, армиягә кадәр һөнәр үзләштерүчеләргә биредә җиңелрәк. Мәсәлән, ремонтчыга матди-техник тәэминат бүлегендә, пешекчегә — ашханә, водительгә техника тирәсендә хезмәт итәргә мөмкин. Ягъни, үзең белгән нәрсәләрне эшли алачаксың. Һөнәре булмыйча, җәяүле гаскәрләргә эләгүчеләр дә кайгырмасын, алар хезмәт иткән арада яңа белгечлек үзләштерә алачак. Армияне үткән егетләргә укырга кергәндә дә, эшкә урнашканда да өстенлекләр күп».
Хәрби хезмәт турында сөйләшкәндә, «бабайлык» («дедовщина») темасына да кагылмыйча булмый. Бүгенге көндә бу өлкәдә вәзгыять ничек икән? «Әлбәттә, армия тормышы җиңел түгел. Иртә таңнан тәмле йокыдан бүленеп, сикереп торасы, кушканнарны төгәл үтисе, туган йорттагыдан бөтенләй аермалы шартларга ияләшәсе,
чит-ят кешеләр белән уртак тел табасы була анда, — ди Максим. — Тик шулай да армиядән куркырга кирәкми. Элеккеге кебек «бабайлык» күренешләре юк хәзер. Законнарның катгыйлануы, хезмәт итү вакыты кыскартылуы моңа юл куймый. Әлбәттә, төрле кеше була, арада «сугыш чукмар»лары да очрый, мондыйлар кайчагында үзара тукмашып та ала. Әмма бусы инде «бабайлык» түгел!»
Русиядә чит илләрдәге сыман контракт хезмәте популярлаша. Максимның моңа үз фикере бар: «Бүген армиядә контрактчылар саны «срочник»ларга караганда күбрәк. Бу үзе күп нәрсә турында сөйли. Берәр вакыт без дә тулаем контракт хезмәтенә күчәрбез дип фаразлана. Чөнки ул төрле яклап уңайлы. Контрактчылар дәүләт тарафыннан тәэмин ителә. Аларга яхшы хезмәт хакы түләнә, пенсиясе дә ярыйсы чыга. Контракт хезмәте ул — тотрыклылык, иртәгәсе көнгә ышаныч нигезе. Үзең тырышлык күрсәтсәң, эшне җиренә җиткереп башкарсаң, сине бәялиләр, үсәргә мөмкинлек бирәләр. Мисал өчен еракка йөрисе түгел. Бүген яшьләр белем алырга омтыла, һөнәрле була. Әмма уку йортыннан чыгуга беренче каршылыкка очрый: тәҗрибәсе булмау сәбәпле эшкә урнаша алмый. Ә армиядә син берничә дистә елга эш белән тәэмин ителәсең. Хәрбиләрнең пенсиягә иртәрәк чыгу мөмкинлеге дә бар. Әйткәндәй, бүген егетләр генә түгел, кызлар да зур теләк белән контракт хезмәтенә бара».
Хәрби тормыш кайнаган җирдә ял көннәре дә сирәк эләгәдер. «Дөрестән дә, яллар еш «тәтеми» безгә, — ди Максим. — Шуңа да форсат чыкканда, күбрәк вакытны яраткан хатыныма бүләргә тырышам, бергәләп кинога барабыз, саф һавада ял итәбез. Физик торыш турында да онытмыйм: чаңгыда шуам, бассейнга йөрим».
Әңгәмәбез ахырында якташ-офицер хәрби кием киячәк егетләргә киңәш-теләкләрен җиткерде:
«Чын ир-егет — ул гаилә башлыгы, саклаучы һәм яклаучы. Хәрби хезмәт нәкъ шушы сыйфатларны тәрбияләү, авырлыкларга каршы торырга өйрәтү, рухи һәм физик яктан чыныктыру өчен кирәк. Борынгы заманнардан ук ил тынычлыгын саклау иң абруйлы һөнәрләрдән саналган. Сәламәтлеге, мөмкинлеге булган һәр ир-егетнең хәрби белеме һәм әзерлеге булырга, ул автоматны сүтеп-җыя белергә тиеш. Бу Ватан иминлеге өчен кирәк.
Гомер безгә бер генә бирелә һәм аны файдалы, мәгънәле итеп яшәү зарур. Бу уңайдан миңа яхшы тәрбия биреп, олы тормыш юлына чыгарган әти-әниемә бик рәхмәтлемен. Туган җирдән, якын кешеләреңнән читтә булганда гына аларның синең өчен никадәр кадерле булуын аңлый башлыйсың икән...»


Лилия ГАБИТОВА.
Читайте нас: