Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
18 февраль 2019, 18:27

«Гармуныңның телләренә ничек белеп басасың...»

Халкыбыз элек-электән җыр-моңга гашыйк. Милли бәйрәм-кичәләребезгә көмеш телле гармун, баяннар аеруча ямь-бизәк өсти. Әлбәттә, мондый чараларда баянчының урыны һәрчак түрдән.

Халкыбыз элек-электән җыр-моңга гашыйк. Милли бәйрәм-кичәләребезгә көмеш телле гармун, баяннар аеруча ямь-бизәк өсти. Әлбәттә, мондый чараларда баянчының урыны һәрчак түрдән.

«Гармунчының буыннары саен мәхәббәт аның», диләр. Чыннан да, милли уен коралында уйнау өчен сәләт кенә җитми, күңелең тулы сөю-моң да булуы кирәк. Нәкъ менә концертмейстер-баянчы, «Аяз», «Ләйсән», «Таусень», «Ынйылар», «Талларым» иҗат коллективларының инструменталь ансамбльләре җитәкчесе; оркестр һәм хор партитуралары, аранжировкалар, фонограммалар иҗат итүче Рифгат Гафаров кебек. Шушы көннәрдә Рифгат Мәҗит улы матур гомер бәйрәмен — 50 яшьлек юбилеен билгели. «Бездә — кунак» проекты кысаларында, шәһәребездә генә түгел, башка төбәкләрдә дә олы хөрмәткә ия баянчы белән әңгәмәне тәкъдим итәбез.

— Рифгат Мәҗитович, тумышыгыз белән кайсы яклардансыз?

— Туймазы районының Самсык авылында дөньяга килгәнмен. Әнием Рабига Ибраһим кызы нефть суыртып агызу станциясе, әтием Мәҗит Габделхак улы Куйбышев тимер юлы хезмәткәре булган.

— Гаиләдә туган телдә сөйләшә идегезме?

— Әйе, балалар бакчасына барганчы, урысчаны белмәгәнмен. Яшем җиткәч, мине тәүлек әйләнәсенә эшләүче садикка биргәннәр. Беренче атнаны ялда өйгә кайткач, башка бармыйм, мине анда «кушай-кушай» дип үртиләр дип зарланганмын...

— Октябрьскийда ничәнче елдан яшисез, иҗат итәсез?

— Бай тарихлы, гүзәл мәдәниятле төбәккә гаиләм белән 2002 елда күченеп килдек. Шушы чордан музыка училищесында «Башкорт халык хоры» бүлегендә башкорт-татар фольклорын укытам. Белгәннәремне, тәҗрибәмне барысын бергә кушып, укучыларга бирергә тырышам, аларның һәр уңышына ихластан сөенәм.

— Җырга-моңга мәхәббәт каян килә? Ничә яшьтә гармун телләренә баса башладыгыз?

— Әткәйнең гармунда уйнарга теләге зур булган, әмма моңа билгеле сәбәпләр аркасында ирешә алмаган. Аның бу хыялы без — балалары аша тормышка ашкан. Үземне белә башлаганда, миннән 15-16 яшькә олырак апам һәм абыем үзаллы өйрәнеп, баянда уйный иде инде. Туганнарым сөйләвенчә, мин ике яшьтән гармун кылларын тарткалый башлаганмын. Рим Хәсәнов җырлары, Нур Даутов иҗат иткән көйләрнең («Кышкы романс», «Уфа юкәләре» һ. б.) халык арасында таралу алган вакыт була ул. Мин шул моңнарны тыңлап үскәнмен, алар аша иҗат дөньясына тартылганмын.

— Музыка белемен кайда алдыгыз?

— Мине гомер буе язмыш үзе җыр-моң юлыннан алып барган, һәм бүген дә дәвам итә дип әйтә алам. Балалар бакчасында бик яхшы музыка җитәкчесе Роза Фәез кызының кул астына эләгүем дә очраклы түгелдер. Ул оештырган тавышлы оркестрда аккордеонда чыгыш ясый идем, 5 яшьтә инде баян кылларын тибрәтә башладым. 3нче сыйныфны тәмамлаган елны музыка мәктәбенә язылдым, әмма бу әле чынлап торып иҗатка тартылудан түгел иде. Сере бик гади: шул рәвешле «продленка»дан котылдым...

Музыка мәктәбендә уку киләчәктәге иҗади үсешкә башлангыч юл булгандыр дип фикерлим. Остазым — баян классы укытучысы Людмила Харьковскаяның түземлеге, таләпчәнлеге һәм фәһемле киңәшләре минем өчен зур ярдәмче булды. Һәр адымымны хуплап торучы әти-әниемә дә бик рәхмәтлемен. Алар миңа 140 сумга баян алып бирде, биш ел буе укуыма түләп барды, кирәк булганда, катгыйлык та күрсәтте. Соңгысына аерым тукталасы килә. Үсмерлек чоры бит, башка малайлар рәхәтләнеп чаңгы шуа, хоккей «суга», футбол уйный, ә мин көненә ике тапкыр Серафимовкага чабам: башта урта мәктәпкә, аннан «музыкальный»га. Бервакыт иҗади шөгыльне ташлау уе килде бит. Якыннарыма моны белдергәч, әткәй бер генә сүз әйтте: «Баян алып бирдек — укы! Укып бетергәч, үзең карарсың, арытаба иҗат юлын сайлыйсыңмы, әллә башкасынмы...». Әти-әниләрнең кирәкле вакытта катгыйлык күрсәтә белүе мөһим. Кызганыч, бүгенге заман тәрбиясендә шушы сыйфат җитенкерәми, тиешле таләпчәнлек күрсәтелми. Баланың сәләте бар икән аны ачу, арытаба үстерү өчен барысын да эшләү зарур.

Мәктәптән соң, 1984 елда музыка училищесына «Баян классы»на укырга кердем. Андагы барлык остазларыма чиксез рәхмәтлемен, алар — һәркемгә очар канатлар куярлык белгечләр! Аерым хөрмәт белән училищены 1981-88, 1992- 2006 елларда җитәкләгән Владимир Рихтерны, 1988-92 елларда директор булган Айрат Исламовны (кызга- нычка каршы, Айрат Фаат улы арабызда юк инде) искә алам. Зур сабырлык белән гармун уйнау серләренә төшендергән, иҗади киңәшләр биргән остазларымның өйрәткәннәре бүген дә хәтердә, алар миңа арытаба үсәргә, камилләшергә булыша.

— Беренче җитди тәҗрибәгез истәме?

— Әйе, 1986 ел иде ул. Училищеның 2нче курсын тәмамлаган вакыт. Остазым Айрат Фаат улы үземне сынап карарга тәкъдим итте. Бу көнне «Девон» ресторанында туй кичәсе буена баянымда өздереп уйнадым. Тамашачы бик җылы кабул итте...

— Баян, гармуннан кала нинди музыка коралларында уйныйсыз?

— Училищеда укыган чорда ук гитара «чиертә» идем. Бүген компьютер, кәрәзле телефонны белмәүче яшьләр булмаган сыман, совет чорында гитарада уйный белмәүче егетләр сирәк иде. Оркестрда чыгыш ясаганда балалайканы үзләштердем, шулай ук фортепиано, кубызда уйныйм.

Әйткәндәй, армиядә дә җыр-моң юлдашым булды. Хәрби хезмәткә чакырылу вакыты җиткәндә, иптәш егетләр тынлы оркестрга эләгергә тырыш дип киңәш иттеләр. Дөрестән дә, үз һөнәре буенча хезмәт итүчеләргә күпкә җиңелрәк булуын белә идем. Шуңа күрә өстәмә рәвештә туба белән тромбонны үзләштердем. Теләгем кабул булды: Уфада музвзводта, тынлы оркестрда хезмәт иттем. Хатыным Фәниянең дә шушы ук вакытта башкалада югары белем алуы икеләтә сөенеч булды, ял вакытында аның янына «оча» идем...

— Аккомпанементчы буларак, сезгә төрле җырчылар белән эшләргә туры килә. Бу бик авырдыр...

— Әгәр эшне күңел биреп башкарсаң, аның авырлыгын тоймыйсың. Һәр яңа җырың, яңа чыгышың — ул синең үсеш. Тәҗрибә арткан саен, хезмәт җиңеләя, җырчының аһәңен, тын алышын җырга кереш ясавыннан ук «тотып ала» башлыйсың.

Татар, башкорт артистларының иҗат кичәләре, концертларында катнашу, алар белән аралашу минем өчен зур тәҗрибә. Аларның янәшәсендә осталыкны тагы да үстерәм, тәҗрибә туплыйм. Рәшит Сөләйманов, Флүрә Кильдиярова, Айдар Галимов, Фәдис Ганиев һәм башка артистлар белән чыгыш ясау бәхете тиде.

— Гармунда уйнап, тамак туйдырып буламы?

— Гармун гына түгел, теләсә кайсы һөнәр белән дә акча табып була. Моның өчен күңелеңне, җаныңны биреп эшләү генә кирәк. Шул вакытта табыныңда ите-мае да, балы-шикәре дә булачак. Үз көчеңә, һөнәреңә ышану зарур. «Алма пеш, авызыма төш» дип көтеп ятарга түгел, тырышып эшләргә кирәк.

— Баяннан башка үткәргән көнегез буламы?

— Юктыр ахры, иң якын дустымнан якшәмбе көнне дә аерылмыйм. Аллага шөкер, халык гармун моңнарын яратып тыңлый, концерт-кичәләргә чакырып торалар. Башкаручыларга җырларын матурлауда да актив катнашам.

Концертлар вакытында мин баянның авырлыгын да (ә ул әзме-күпме 18-20 килога җитә!) сизмим. Мөселман кардәшләрнең биш намазын, төзүчеләрнең балта-чүкечен, яшь-җилкенчәкнең телефонын калдырмаган кебек, мин дә гел баяным белән. Баян — ул серле уен коралы. Бу уен коралында уйнаганда аның тын алышын тоемлый, ишетә белергә кирәк. Кулга баянымны алсам, бар борчу-мәшәкатьләрем онытыла. Шундый дустан ничек аерыласың ди инде?!

— Гаиләгез белән дә танышыйк?

— Тормыш иптәшем Фәния Фәних кызы белән музыка училищесының 4 курсында өйләнешкән идек, менә инде 32 елдан ашу бергәбез. Ул минем кебек үк музыка мәктәбен һәм училищесын тәмамлады. Сәнгать институтында баян буенча укыды. Армиядән кайткач, гаиләбез белән Бәләбәйдә 12 ел яшәдек. Фәния балалар иҗат йорты җитәкчесе булды. Бергәләп төрле коллективларда эшләдек. Бу — милли мәдәниятләрнең тергезелүе, үзешчән сәнгать коллективларының үсеш чоры булды. Халык җыр-моң дөньясына ихлас тартылып, концертларга актив йөри иде...

Балаларга килгәндә, кызыбыз Фәридә музыкаль мәктәптә белем алды; Казан федераль университеты карамагындагы халыкара хезмәттәшлек факультетын тик яхшы билгеләргә тәмамлады. Бүгенге көндә Мәскәүдә яши һәм эшли. Фәридә сәнгать юлыннан китмәсә дә, татар, инглиз, урыс телләрендә җырлаштыра. Улыбыз Фәрхәд 10нчы сыйныфта белем ала, ул да иҗат белән кызыксына, әмма заманчарак юнәлешне — рэпны үз итә.

— 50 яшь — гомернең һәм иҗатның билгеле бер сызыгына килеп җиткәнсез, дигән сүз. Сайлаган һөнәрегез, тормышыгыздан канәгатьсезме?

— Бүгенге көнемнән, бәхетемнең менә шундый булуыннан бик канәгатьмен. Түгәрәк гаиләң, күңелеңә якын шөгылең бар икән — моннан артыгы кирәк тә түгел. Кешегә сәләт тумыштан бирелә, ә аны үстерү үзеңнән һәм тирә-яктагыларның теләктәшлегеннән тора, дип уйлыйм. Иҗат үрләренә беренче адым- нарны ясарга, арытаба сәнгать дөньясында үз урынымны табарга булышкан балалар бакчасына, музыка мәктәбе һәм училищесына, әти-әниемә, тормышыма рәхмәтлемен!

Ирешкән нәтиҗәләргә килгәндә, студентларым белән берлектә күп сандагы конкурсларда катнашып, грамота-дипломнар яулыйбыз. БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Галия Закир кызы Мусина белән үстергән «йолдызлар»ыбыз: Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, Айдар Хәсәншин һ. б. бүгенге көндә зур сәхнәләрне яулый. Әйткәндәй, Айдар Хәсәншин белән 2009 елда Русиянең 8нче яшьләр Дельфия уеннарыннан алтын медаль алып кайттык.

Киләчәктә иҗади эшчәнлекне үстерү, яңа биеклекләргә ирешү нияте бар. Иң зур теләгем: гармун, баян моңнары һәр йортта, һәр чарада яңгырасын, халкыбызның кабатланмас гүзәл мирасы киләчәк буыннарга да ирешсен, онытыл- масын иде!

— Рифгат Мәҗитович, сезне тагын бер тапкыр күркәм юбилеегыз белән котлыйбыз! Көмеш телле баяныгыз сайрап торсын, йөрәгегез тулы моң булсын, сезнең башкарудагы гүзәл көйләрне әле озак еллар мөкиббән китеп тыңларга язсын!

Лилия ГАБИТОВА, Аида ХАННАНОВА фотосы.
Читайте нас: