Туган як
0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
14 февраль 2019, 12:58

Әле һаман сызлый яралар...

...1979-89нчы еллар. Әфган җирендә сугыш бара, япь-яшь солдатлар тау-мәгарәләрдә үлем белән көрәшә, ә туган җирдә аларны якыннары ут йотып көтә...

...1979-89нчы еллар. Әфган җирендә сугыш бара, япь-яшь солдатлар тау-мәгарәләрдә үлем белән көрәшә, ә туган җирдә аларны якыннары ут йотып көтә...
15 февральдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тула. Шушы көннәрдә шәһәребездә гомер итүче яугир-интернационалист Рәшит Зарипов белән очрашып, Әфган сугышы турындагы хатирәләрен бүлештек, ерак еллар томаны артында калган тетрәндергеч вакыйгаларга күз салдык. Гармунда уйнарга, җырларга яраткан көр күңелле, таза-сәламәт егет булган ул сугышка киткәндә...


— Рәшит Кәшифович, хәрби хезмәткә ничәнче елда алындыгыз?
— 1981 ел иде ул, башта Төрекмәнстанда «учебка» үттек. Яшәү шартлары яхшыдан булмады: эссе-тынчу һава, эчәр су пычрак. Шушы суны эчеп, күп кенә егетләр «сары» авыруына дучар булды.

— Әфганстанга ничек эләктегез?
— Бер караңгы төнне «тревога» буенча уяттылар да, самолетка «төяп» алып киттеләр. Кайда барабыз, алда ниләр көтә — беркем бернәрсә белми, аңлатучы, сөйләүче дә юк. Ниһаять, иртәнге биштә очыш тәмамланды. Самолеттан төшкәч тә, колакта яңгыраган беренче аваз: «Аллаһу әкбар!» булды.
Андый көчле аһәңне моңарчы ишеткән булмагач, бермәлгә таң калып тордык... Тау- ташлы кырыс Әфган җире белән танышлык шулай башланды. Кабул янында, 180нче мотоукчылар полкында танкчы булып хезмәт иттем. Баграм юлын сакладык. Аның аша Совет кәрваннары он-бодай ташый, без көне-төне шуны күзәтүдә тоттык.

— Куркыныч идеме?
— Сугыш-үтереш барган җирдә курку да булгандыр... Танк эчендә йөргәч, миңа бу яктан җиңелрәк иде, корыч машинада үзеңне ышанычлырак хис итәсең. Әмма гранатометтан ата башласалар, танк кына саклап кала алмый шул. Безнең егетләр арасында шул рәвешле һәлак булу очраклары да булды. Мисалга, Алексей Зотов исемле таныш егет тә шундый очракка тарыды. Иртән җәяүле гаскәрләр озатуында рейдка чыга алар. Һәм берьюлы биш гранатомет утына эләгәләр. Танк шунда ук ялкынланып яна башлый, ике егет урында һәлак була. Бәхеткә, Алексей җәрәхәтләр белән генә «котылып» кала...

— Җирле халык сезгә нинди мөнәсәбәт күрсәтте?
— Төрлесе бар иде арада: ачу-нәфрәт белән караучылар да, теләктәшлек күрсәтүчеләр дә. Без, совет солдатларына, аеруча тел белмәү зур кыенлык тудырды ул вакытта.

— Әфган җирендә сезне иң тетрәндергән нәрсә?
— Бергә хезмәт иткән иптәшләрнең һәлак булуын күрүдән дә авыррагы бармы икән?!
Дөньяны яңа таный башлаган 18 яшьлек япь-яшь егетләрнең үлемечле җәрәхәтләнү, кул-аяксыз калу күренешләре әфганчыларны тыныч тормышка кайткач та, төшләрендә эзәрлекләвен дәвам итә...
... Рәшит Кәшиф улы хезмәтен 1983 елда тәмамлап, туган якка кайта, НГДУга эшкә урнаша. Башкалар кебек үк тыныч тормышка яраклашырга тырыша, гаилә кора. Кызганычка каршы, соңгы елларда сәламәт леге какшап, хаклы ялга чыга. Хәзер инде ул әфганчылар өчен оештырылган чараларга да йөрергә яратмый. Шулай да, язмышына зарланмый Рәшит Кәшиф улы, яшьләрне дә тормышка өмет-ышаныч белән карарга өнди.
Бәйрәкә-Түбә авылы егетенең Ватан мәнфәгатьләрен яклаудагы хезмәте күп сандагы дәүләт бүләкләре, медальләр белән билгеләнгән: «Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 20 һәм 25 ел тулу уңаеннан», «Рәхмәтле Әфган халкыннан», «Яугир-интернационалист», «СССР Кораллы көчләренең 70 еллыгы» һ. б. Моннан тыш, НГДУда эшләгәндә Зариповка әфганчы буларак фатир, соңрак Мулла авылында җир участогы биргәннәр. Каһарманыбызның сугыш афәтен кичеп, сынмыйча, матур тормыш корып яшәве бездә соклану хисе тудырды.
... Сугышлар бетә, ә алар турындагы хатирәләр күңелдә мәңгелеккә кала. Әфган-Чечня сугышлары да тарих сәхифәләрендә төзәлмәс яра булып сакланачак. Күп еллар үтсә дә, йөрәкләрне телгәләп торачак алар...

Лилия ГАБИТОВА, автор фотосы.

Читайте нас: