Туган як
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
12 февраль 2019, 12:32

Тормыш сукмагыннан бергә атлап

Гаилә — кешенең олы таянычы, ышанычлы сыеныр урыны. Авыр мизгелләрдә бер-береңә терәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып, сикәлтәле гомер юлларыннан тигез атлаганда гына җиңелрәк буладыр. Ныклы, тату гаилә — ир ат өчен дә, хатын кыз өчен дә җылы учак, илһам чыганагы. Мулла авылында гомер кичерүче Гөлсинә һәм Хәлфетдин Шәрәфетдиновлар 60 елдан артык кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә терәк-таяныч булып, бик матур яшиләр.

Гаилә — кешенең олы таянычы, ышанычлы сыеныр урыны. Авыр мизгелләрдә бер-береңә терәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып, сикәлтәле гомер юлларыннан тигез атлаганда гына җиңелрәк буладыр. Ныклы, тату гаилә — ир ат өчен дә, хатын кыз өчен дә җылы учак, илһам чыганагы. Мулла авылында гомер кичерүче Гөлсинә һәм Хәлфетдин Шәрәфетдиновлар 60 елдан артык кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә терәк-таяныч булып, бик матур яшиләр.
Гаилә башлыгы Хәлфетдин Гыйләҗ улы 1932 елны Ярмәкәй районы Шах авылында туа. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтисе Чиләбегә хезмәт армиясенә алына, өлкән абыйсын фронтка җибәрәләр. Хуҗалыктагы бар эшләр Хәлфетдин иңенә төшә, гаиләнең төп булышчысы була ул. Әтиләр, абыйлар сугышта булгач, унике яшьтән үк колхоз эшенә җигелергә туры килә аңа. Язын сабан сөреп, икмәк чәчүләр, җәен ашлыкны урып, бәйләнгән көлтәләрне эскерткә өю, көзен-кышын көлтә сугулар бүгенгедәй хәтердә. Моннан тыш, укырга да йөрергә кирәк. Башлангыч белемне туган авылында алгач, бишенче сыйныфтан 7 чакрым ераклыктагы Турай авылына йөреп укый малай. Шул ук вакытта Турайдан почта алып кайтып тарата. Хезмәт армиясендә имгәнеп, әтисе сыңар кул белән генә кайта. Эшләргә кеше булмагач, тимерлектәге эшен дәвам итәргә туры килә Гыйләҗ абзыйга. Әлбәттә, мондый эштә бер кул белән генә эшләве авыр, Хәлфетдин әтисенә гел ярдәм итәргә тырыша. Шулай эш белән чыныгып үсә ул.
Сугыш беткәч Урта Азиягә китәргә җыенган күршеләре Хәлфетдинне дә үзләре белән барырга өнди. Уйлый торгач, егет, кулына паспорт алып, аларга ияреп чыгып китә. Ни русча, ни үзбәк, кыргыз телләрен белмәгәч, чит җирдә эш табуы авыр була. Бераздан бер шофер белән танышып, аның ярдәмчесе булып эшкә урнаша егет. Алар Ош шәһәреннән 750 чакрым Памир тавы аша чыгып, чик буендагы Хорог шәһәрендә урнашкан хәрби частькә азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар ташый. Таулы, бормалы юллар аша йөрүе бик тә куркыныч була, әле ярый Ходай саклаган. Бер ел шулай эшләгәч, 1951 елны Хәлфетдинне армиягә алалар, ГДРга танк гаскәрләренә эләгә ул. Армиядә сержант мәктәбендә укып, кече сержант званиесен ала. Өч ел хезмәт иткәннән соң аны тагын бер елга офицерлар составына сроктан тыш хезмәткә калдыралар. Армиядә чагындагы бер кызыклы вакыйганы искә төшереп китте ул:
«1953 елның җәендә ГДРда халык арасында бик зур чуалышлар булды. Кешеләр эш урыннарын ташлап, урамнарга чыга. Ярсыган халык мөһим объектларны яулап ала, хөкүмәт биналарына һөҗүм итә. Совет солдатларын хәрби тревога белән күтәреп, фетнәне туктатырга җибәрделәр. Халык белән бәрелешләрдә солдатлар арасында югалтулар хакында да ишеттек. Бу хәл без хезмәт иткән җирдән ерак булса да, без дә, беркайда да күченмичә, боерык көтеп, әзерлек сызыгында тордык. Ул чакта урман буендагы пионерлагерь биләмәсендә урнашкан идек. Миңа иптәшләрем белән хәрби частьнең ашханәсен азык-төлек белән тәэмин итү йөкләтелде. Вакыйгалар барган чакта да бәрәңге алып кайтырга дип яланга киттек. Бәрәңге басуын табалмыйча йөреп, Америка хәрбиләре контрольдә тоткан биләмәгә барып чыкканбыз. Чуалышлар булгач безне, капитан һәм өч солдатны тоткарлап, сөйләшеп тә тормыйча бер бүлмәгә ябып куйдылар. Ашаттылар, эчерделәр алай, кыйнамадылар, тик чыгарга гына рөхсәт итмәделәр. Шулай бер атна тирәсе элемтәсез вакыт үткәндер. Безне, кире кайтмагач, билгеле, эзләткәннәр. Ыгы-зыгылар бетеп, тынычланганнан соң, америкалылар хәбәр биреп, безне килеп алдылар». Менә шундый «маҗарага» да эләгергә туры килгән Хәлфетдин абыйга хәрби хезмәт чорында.
Гөлсинә апа да үзенең үскән вакытларын хәтерләде:
— Ул елларны искә төшерсәң, әле дә үзәк өзелеп куя, — ди ул. — Әткәй мин өч яшьтә чакта сугышка китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Сугыш һәм аннан соңгы елларда бик авыр булды. Ашарга — ризыгы, кияргә — киеме юк. Җитмәсә, әбекәйнең кулын кисәләр, инәки сару белән авырый. Бөтен өйдәге эш, печән, утын ташулар минем иңгә төште. Төмәнәктән Туймазыга 12 километр камыл аша яланаяк ипи чиратына да йөрдем. Дөресен генә әйткәндә, миндә уку кайгысы да бик булмады. Кулда агач сумка, өстә бер үк кием — мәктәпкә шулай йөрдек. Күргән бөтен авырлыкларны сөйләп бетерерлек түгел инде.
Хәлфетдин абый белән ничек танышканнары турында сорагач: «Аның сеңлесе Фәния безнең авылда клуб мөдире булып эшләде. Әбекәйдә фатирда торды. Абзыйсы Фәнияне ялга килеп ала иде. Бергә кунакка кайтып йөрдек. Хәлфетдиннең армиядән генә кайткан чагы. Шулай танышып киттек», — дип җаваплады Гөлсинә апа.
Яшьләр бер-берсен ошатып, гаилә корып җибәрәләр. Хәлфетдин абый бораулау экспедициясенә эшкә керә. Шах авылы янында эшләр беткәч, Чаллыга җибәрәләр аларны. Гөлсинә апа да иренә ияреп китеп, шунда эшкә урнаша. Экспедиция белән Камада бораулау эшләре алып баралар, Пермь якларына кадәр барып җитәләр. Эшләр беткәч, Шәрәфетдиновлар туган якларына әйләнеп кайта. Хәлфетдин абый эш эзләп Октябрьскийга юллана. Башта бораулау предприятиесендә — дисәтник, аннан соң яңарак кына ачылган аяк киеме фабрикасында бастыручы (штамповщик) булып эшли. Тормыш иптәше дә фабрикага контролер булып эшкә керә. Баштагы мәлләрдә яшь гаилә предприятие тарафыннан барактан бирелгән бүлмәдә яши, аннары 35нче бистәдәге ике бүлмәле фатирга күчә. Фабрикада эшләгән дәвердә гаилә башлыгы шоферлыкка да укып чыга. 17 ел фабрикада хезмәт салганнан соң яңа үзләштергән һөнәр буенча «Металлист» заводына эшкә урнаша һәм лаеклы ялга чыкканчы биредә хезмәт сала. Тырыш, уңган шоферны күп тапкырлар мактау грамоталары, медальләр белән бүләклиләр, аның турында шәһәр гәзитләрендә дә язып чыгалар. Гөлсинә апа исә 10 еллап фабрикада эшләгәннән соң, «Автоприбор» заводына эшкә керә. Цехтагы эш тора-бара сәламәтлеккә кире йогынты ясый башлагач, ул эштән китәргә кара итә. Намуслы хезмәткәрне җитәкчелекнең җибәрәсе килми. «Тырышып эшләгәч, миңа конторга күчәргә тәкъдим иттеләр. Әмма безнең заманда укуы булдымы соң, ишшу татарча да укыдык, ә монда кәгазьләр белән эш итү өчен русча яхшы белергә кирәк. Булдыралмам дип баш тарттым инде. Лаеклы ялга чыкканчы 16 ел яшелләндерүче булып эшләдем», — ди хезмәт ветераны.
Икесе дә авылда йорт, хуҗалык эшләре белән тәрбияләнеп үскән кешеләр шәхси йортта үз дөньяң белән яшәүне хуп күрә. Шәһәр фатирын Мулла авылындагы йортка алмаштыруга да 30 еллап вакыт үткән. Бирегә күчкәч алар ихата тутырып мал-туар, кош-корт асрый, бакча үстерә. Инде олы яшьтә булуларына карамастан, бүгенге көндә бозау карыйлар, әлегә чаклы диярлек куян да тоталар.
Ике балага гомер бирә Шәрәфетдиновлар, аларны укытып, олы тормыш юлына бастыра. Зур югалту, мәңге төзәлмәслек ачы кайгы да кичерә бу гаилә. 54 яшендә кызлары Әлфия яман шештән вафат була. Бигрәк тә ана кеше бик авыр кичерә бу югалтуны, сәламәтлеге дә какшый. Ярый уллары Рамил күршедә генә тора, көн дә әти-әнисенең хәлен белеп, ярдәмләшеп тора, оныклары, оныкчыклары да аларны онытмый.
Сөйләшү ахырында озак еллар бергә тату яшәүнең серен сорый алмый калмадым.
— Иң элек бер-береңне хөрмәт итү, кадерне белү, саклау мөһим. Яшь чакта гына түгел, картайгач та янәшәңдә терәк булырдай кеше кирәк. Ярдәмләшеп, бергә тырышып эшләгәндә дөнья көтү җиңелрәк, — диде Шәрәфетдиновлар.
Арабызда хөрмәт, тугрылык, сабырлык белән тигез гомер иткән, күпләргә өлге булырдай мондый парларның булуы сөендерә. Аларга бүгенге көндә бәхетле булу өчен күп кирәкми. Бары тик 60 ел элек кабызган гаилә учаклары сүнмичә, газизләренең күңел җылысын тоеп яшәү дә җитә. Хәлфетдин абый белән Гөлсинә апага киләчәктә дә исәнлек-саулыкта, тигез тормышта яшәүлә- рен теләп калабыз.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотосы.


Читайте нас: