Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
6 февраль 2019, 17:22

Юлдаш булып аңа иң элек Янәшәдә бара изгелек!

«Әгәр хуҗа яхшы булса, хезмәт тә була җиңел», ди халык әйтеме. Дөрестән дә, һәркемне ярты сүздән аңлаучы, күз карашыннан сорауларга җавап бирүче, борчу-мәшәкатьләрне җиңеп чыгарга ярдәм итүче җитәкче белән эшләү — зур бәхет ул!

«Әгәр хуҗа яхшы булса, хезмәт тә була җиңел», ди халык әйтеме. Дөрестән дә, һәркемне ярты сүздән аңлаучы, күз карашыннан сорауларга җавап бирүче, борчу-мәшәкатьләрне җиңеп чыгарга ярдәм итүче җитәкче белән эшләү — зур бәхет ул!
Октябрьский коммуналь-төзелеш колледжы директоры Рифмир Мәрдамшин нәкъ шундыйлардан. Аның максатчанлыгы, фидакарьлеге, үз-үзенә һәм башкаларга булган таләпчәнлеге уку йортының тагы да югарырак үсеш алуына нигезләмә булып тора. Мөгаллимнәр, хезмәткәрләр һәм яшь буын вәкилләре директор үрнәгендә эшли, яңа казанышларга ирешә. Колледж тәрбияләгән студентлар киләчәктә кайсы гына өлкәдә хезмәт куймасын, бу тормышта үз урынын табачак, җәмгыятькә файдалы шәхес булачак дип, икеләнмичә әйтергә мөмкин.
9 февральдә Рифмир Рәхмәтулла улы күркәм гомер бәйрәмен — 65 яшен билгели.
Юбилей уңаеннан Рифмир Мәрдамшинның якыннары, хезмәттәшләре белән очрашып, аның тормыш юлы, казанышлары, бүген нинди уй-ниятләр белән яшәве турында әңгәмә- ләштек. Шушы мәкаләбез аңа үзенчәлекле бүләк булыр дип өметләнәбез...
«1954 елның 9 февралендә Ярмәкәй районының Рәтамак авылында дөньяга килгән теремек, кызыксынучан абыемның балачагы башка авыл балаларыныкыннан әллә ни аерылмый: мәктәптә тырышып укый, буш вакытларында дуслары белән уйный, хуҗалыкта олыларга булыша, — дип хатирәләрен бүлешә Рифмир Рәхмәтулла улының икетуган сеңлесе Альбина Шәрифуллина. — Әмма 7нче класста укыганда барысы да үзгәрә. Тату гаиләгә зур кайгы килә: әниләре вакытсыз вафат була. Шул рәвешле, абыема яшьтән ятимлек ачысын татырга, дөньяның төрле якларын күрергә туры килә...».
Урта мәктәпне тәмамлагач, Рифмир Мәрданшин Башкорт дәүләт университетының тарих факультетына укырга керә. Яшь белгеч хезмәт юлын 1975 елда Әбҗәлил районының Аскар авылы мәктәбендә укытучы буларак башлап җибәрә. Ике елдан ВЛКСМның Әбҗәлил райкомы сәркатибе итеп тәгаенләнә. Арытабан ВЛКСМның Башкорт обкомы инструкторы; СССРның Кораллы көчләре ротасы командиры урынбасары; ВЛКСМның Әбҗәлил райкомының 1нче сәркатибе була.
Ә инде 1983 елдан БАССРның Дәүләт хәвефсезлеге комитетының (КГБ) Сибай шәһәре бүлегенең оператив вәкиле вазыйфасын башкара. Хезмәт бурычлары буенча СССР КГБсының Тбилисидагы Югары курсларында укыта. 1991 елдан Русиянең федераль хәвефсезлек хезмәте (ФСБ) идарәсендә — өлкән оперуполномоченный, инспектор, 1998-2002 елларда — Октябрьский шәһәр бүлеге начальнигы. Соңрак «Электронефтегаз» җәмгыятенең хәвефсезлек буенча генераль директор урынбасары, УГНТУның Октябрьский филиалы доценты; УГАЭС филиалының иҗтимагый фәннәр кафедрасы мөдире була. 2011 елдан һәм бүгенгәчә — Октябрьский коммуналь-төзелеш колледжы директоры вазыйфа- сында.
Әбҗәлил районында эшләгән чорында Рифмир Рәхмәтулла улы укытучылыкка укып йөргән гүзәл студентка — Римма Рәүф кызы белән танышып, гаилә корып җибәрә. Тормышларын тагы да тулыландырып, башта уллары Рөстәм, соңрак кызлары Разия дөньяга килә. Балалары да әти-әниләре үрнәгендә тырыш, тәртипле булып үсә, икесе дә БДУ тәмамлый. Бүген алар үзаллы тормышта яши, әти-әниләренә 3 онык бүләк иткәннәр.
«Рифмир абый хатыны өчен хәстәрлекле ир, балалары-оныкларына кайгыртучан әти һәм дәү әти дә, — ди Альбина Фоат кызы. — Якын кешеләре өчен зур үрнәк, киңәшче ул. Абыебыз туган җанлы, һәркемгә ярдәм кулын сузарга әзер. Кешеләрдә яхшылык, игелек сыйфатларын күрә белә.
Мин аны яхшы психолог дияр идем. Педагоглар, укучылар аңа зур ихтирам белән, шул ук вакытта якын итеп, үз итеп карыйлар. Рифмир Рәхмәтулла улы һәр студентның тормышы, көнкүреше турында хәбәрдәр, ул даими тулай торакта була, укучыларның хәл-әхвәлен белешеп тора. Шул рәвешле, һәркемнең эчке дөньясына кеше- лекле директор буларак үтеп керә. Әйткәндәй, ул ел саен эшче һөнәрләргә укырга килүче 1нче курслар өчен үз исәбенә табын оештыра, шул рәвешле студентларга булышлык итү хәстәрен күрә. Тормыш иптәше сөйләвенчә, өйләрендә булган бал-варенье ишеләрне дә тулай торакта яшәүче студентларга ташып бетерә икән.
Шәфкатьлелек сыйфатлары Рифмир абыйга әтисеннән күчкән. Бианаем аның хакында болай дия иде: «Рәхмәтулла кебек әдәпле, кешелекле ир-атлар авылыбызда бүтәнчә юктыр ул. Һәркемгә үрнәк булыр- лык затлардан». Бөек Ватан сугышыннан гарипләнеп, бер аяксыз кайтса да язмышына зарланып ятмый, озак еллар колхозда баш бухгалтер булып эшли, хаклы ялга чыккач та хезмәтен дәвам итә, балаларына яхшы белем-тәрбия бирә Рәхмәтулла ага».
Юбиляр коллективта да зур хөрмәткә ия. «Рифмир Мәрданшин бездә 2011 елдан эшли, — ди уку-укыту буенча директор урынбасары Лилия Шәйхетдинова. — Җитәкче буларак ул беренче көннәрдән үк хезмәттәшләренең, студентларның тирән ихтирамын яулап алды. Ничек дисезме? Тәү чиратта төпле белемле, акыллы, кешелекле булуы белән. Ул һәркем белән уртак тел табарга сәләтле. Гомумән, кешеләрнең гел яхшы якларын гына күрә белүче затлардан. Килешәсездер, бу сыйфат бик күпләргә хас дип әйтеп булмый. Директорыбыз иҗади сәләт иясе буларак (ул — тарих фәннәре кандидаты, күп сандагы гыйльми хезмәтләр, китап-мәкаләләр авторы) укытучылар, студентларның иҗади башлангычларына һәрчак теләктәшлек күрсәтә, үзе дә төрле чараларда актив катнаша, сәламәт тормыш белән яши һәм яшьләрне дә шуңа өнди.
Рифмир Рәхмәтулла улы һәрвакыт яңа эш-ниятләр белән кайнап яши. Бездә эшли башлаган көннән алып ул күп яңалык-үзгәрешләр кертте. Гомәр Хәйямнең «Әгәр дә син янмасаң, әгәр дә мин янмасам, әгәр дә без янмасак, кем җиһанны җылытыр?» дигән гыйбарәсе директорыбызның эчке дөньясын ачып сала кебек. Колледжда төзекләндерү эшен җәел- дерде, ашханәне ремонтлатты, яңа җиһазлар кайтартты. Аның җитәкчелегендә уку йортының матди базасы шактый ныгыды, уку-укыту программалары яңартылды, яңа белгечлекләр ачылды. 2014 елда ОКСКга 4нче һөнәри училище кушылганнан соң эш тагы да күбәйде. Директор белән бердәм команда булып бар авырлыкларны да җиңеп чыктык, югары нәтиҗәләргә ирештек. Бүген эшчәнлекне дәвам итәбез. Тиздән безнең ППКРС бүлегенең 70 еллык юбилей бәйрәме көтелә. Бу чараны оештыру эшләре җитәкчебезнең игътибар үзәгендә.
Рифмир Рәхмәтулла улының фидакарь эшчәнлеген дәүләтебез дә югары бәяли: ул «СССРның Кораллы көчләренә 70 ел», «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре; ВЛКСМның Башкорт обкомының һәм Башкортстанның мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары; «Русиянең урта һөнәри белем бирү лидеры» Мактау билгесе белән бүләкләнгән.
Директорыбызның кылган игелекләре сөйләп бетергесез, аларның һәммәсен дә саный башласаң, кәгазь җитмәс. Рифмир Рәхмәтулла улын коллективыбыз, студентлар исеменнән матур гомер бәйрәме белән котлыйсым килә. Сез, тормыш баскычлары аша күтәрелеп, 65 яшегезне тутырдыгыз. Далаларның горур лачыны сыман, күп нәрсәләрне алдан күрә беләсез, алдан сиземләп, беренче булып ярдәмгә киләсез, төпле киңәшләрегезне бирәсез. Сезгә бездән теләк — ныклы сәламәтлек, ә тән сихәте ул — озын гомер, бәхет һәм күңелдәге илаһи нур тамчысы».
Билгеле, бер кешедән күп нәрсә тора. Аеруча уку йорты директорыннан. Хезмәткәрләрнең күңелен кузгатып, бераз рухландыра белсәң, коллектив белән таулар күчерергә мөмкин. Оста җитәкче булудан тыш, ул бик игътибарлы, иҗади, төгәл кеше. «Туган як» белән дә тыгыз хезмәттәшлек итә Рифмир Рәхмәтулла улы. Нинди генә мәсьәлә булмасын, ул шундук җавабын да, кирәкле кешесен дә таба. Менә мондый Чын кешеләр белән эшләве дә рәхәт.

Лилия ГАБИТОВА.


Читайте нас: