Туган як
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
5 февраль 2019, 12:33

Кеше хезмәте белән мактаулы

Тормышта хезмәтләре тиешенчә бәяләнеп тә бетмәгән, әмма аларның тырышлыгыннан башка көнкүрешебезнең уңайлылыгын күз алдына китереп булмаган хезмәт кешеләре була. Урам җыештыручыларның хезмәте әнә шундыйлардан. Язмабыз герое Әхмәтшина Фаизә Гали кызы инде ярты гасыр әлеге шактый авыр, җаваплы һәм мәшәкатьле эшне намус белән башкара.

Тормышта хезмәтләре тиешенчә бәяләнеп тә бетмәгән, әмма аларның тырышлыгыннан башка көнкүрешебезнең уңайлылыгын күз алдына китереп булмаган хезмәт кешеләре була. Урам җыештыручыларның хезмәте әнә шундыйлардан. Язмабыз герое Әхмәтшина Фаизә Гали кызы инде ярты гасыр әлеге шактый авыр, җаваплы һәм мәшәкатьле эшне намус белән башкара.
Аның белән таныштыруыбыз да очраклы түгел. Шушы көннәрдә редакциягә Островский урамы, 70нче йортта яшәүче бер ир-егет килде. «Йортыбызны хезмәтләндерүче урам җыештыручы Фаизә Әхмәтшина эше белән бик канәгатьбез. Ул үз хезмәтенә нык җаваплы карый. Менә әле кыш көне сукмаклар гел ачык, подъезд аллары көрәлгән, чиста. Эшен шулай күңел салып башкарган кешеләр гәзит битләрендә яктыртылырга лаек дип уйлыйм», диде ул. Аның фикере белән берсүзсез килешеп, мәкалә каһарманы белән очрашуга юнәлдек.
Фаизә Әхмәтшина чыгышы белән күрше Туймазы районы Кандра авылыннан. Ул дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башланган 1941 елда дөньяга килә. Сугышка киткән әтисе туган ягына кире әйләнеп кайтмый, әнисе ике кызы белән ялгызы кала. Барлык сугыш чоры балалары кебек тормышның ачысын-төчесен үз җилкәсендә татып үсә Фаизә. Яшьли иптәшләре белән Ырынбур якларына эшкә чыгып китә. Сугыштан соң, илнең аякка гына баскан чорында, эш табуы да кыен була, әлбәттә. Нинди эш туры килә, шуңа алынасың. Фаизәгә дә сайланып утырырга мөмкинлек булмый: хатын-кыз өчен авыр булса да, тимер юлга эшкә урнаша. Ул вакытта бар нәрсә дә кул көче белән башкарыла. Авыр рельслар, шпаллар ташып яңа тимер юллары салырга, искеләрен ремонтларга туры килә. Фаизә Әхмәтшина эшләгән бригада Новоорскийда, Петропавловскийда, Ташкентта юллар сала, БАМ төзелешендә катнаша.
Ун еллап чит җирләрдә эшләп, Фаизә туган якларга әйләнеп кайта.
— Октябрьскийда урам җыештыручыларга бүлмә бирүләрен белгәч, шунда эшкә керергә булдым. Башта барактагы бүлмәгә урнаштырдылар, ун ел эшләгәч 35нче бистәдә ике бүлмәле фатир бирделәр, — ди әңгәмәдәшем, шушы эшкә ничек килүен искә төшереп.
Торак-коммуналь тармагындагы хезмәт юлын 2нче торак идарәсендә башлый ул. Үз эшен җиренә җиткереп башкарган, җаваплы, тырыш хезмәткәрне бригадир итеп тә куялар. «Яшьлек үзенекен иткәндер, ишек алларын тиз генә, ял-йолт җыештырып куеп, хәтта чүп төягән чакта биек кенә трактор арбасына сикереп кенә менеп корыган яфракларны, чыбык-чабыкны тапап төшә идем. Кирәк чакта слесарьләрне дә алмаштырдым. Кыскасы, нәрсә кушалар, шуны эшләдем. Хәзер инде андый җитезлек булмаса да, эшемне сүз тидермәслек итеп башкарырга күнеккәнмен», — ди инде сигезенче дистәне ваклаучы җыештыручы.
Әлбәттә, дөнья көтү эш белән генә чикләнми, гаиләне дә карарга кирәк. Фаизә ханым ялгызы ике баласын тәрбияләп үстереп, укытып, зур тормыш юлына аяк бастыра. Күптән хаклы ялда булса да, әле дә күнегелгән эшен ташламый ул. Сер түгел, җыештыручыларның хезмәт хакы да әллә ни зур түгел. Шуңа карамастан, пенсиягә чыккач, ял итеп тормыйча да эшен дәвам итә тырышбикә. Сөйләшү барышында урам җыештыручылар җитешмәвенә борчылып алды: «Кешеләр бу эшкә бик теләп килми. Анысы билгеле инде, әлеге хезмәт хакына гаиләне тәэмин итү кыен. Элек эшчеләргә фатир бирәләр иде, хәзер анысы да юк. Шундыйрак кызыксындыру чарасы булса, бәлки яшьләр дә тартылыр иде», — ди ул. Әйе, кемдер хезмәт хакы белән килешмәсә, кайберәүләр эш кешесенә түбәнсетеп карауларыннан ояла. Урам җыештыручы эшенә хөрмәтсез караучылар да юк түгел. Ул әле генә йорт алдын җыештырып үтә, артыннан ук чүп җыела. Хезмәтеңә шундый мөнәсәбәт булганда эшләве дә күңелле түгел шул.
Бүгенге көндә Фаизә Әхмәтшина 6нчы торак идарәсенә караган 2нче техник участогында эшли. Өстә телгә алынган йорттан тыш, шул ук урамда 64, 66, 68, Калинин урамында 2,4,6,8нче йортларны, Губкин урамында 26нчы йорт тирә-ягын җыештыра ул. 35нче төбәктә яшәсә дә, өйрәнелгән биләмәсен ташламый. Көн дә иртүк шул төбәктән килеп, үз карамагында булган йорт алларын тәртипкә китерә. Торак йортта яшәүчеләр күбесе аңа яхшы мөгамәләдә, «Фая апа»лары килгәнен көтеп алалар. «Былтыр көз көне Губкин урамындагы йортны да миңа йөкләделәр. Тәүдә анда җыештырып, үземнең биләмәгә соңрак килә башладым. Йорт хуҗалары «Фая апа, әллә авырдыңмы, сине югалттык», дип минем өчен борчылып та алдылар», — ди елмаеп урам җыештыручы.
Күп еллар эшләү дәверендә аңа шәһәр торак идарәсе тарафыннан рәхмәт сүзләре ишетергә, мактау грамоталары алырга туры килә. Ә күңелен җылытып, хезмәтенә зур бәя биргәне ул, мөгаен, торак йортта яшәүчеләрнең рәхмәтләре, сине үз кешеседәй көтеп алулары инде.


Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотосы.
Читайте нас: