Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
24 гыйнвар 2019, 15:10

Тырышлык киләчәккә юл яра

Студент еллары — кеше гомеренең иң күңелле чоры. Хәзерге яшьләр искиткеч сәләтле дә, белемле дә, хәтта заманадан алда баралар. Бәйрәм уңаеннан без шәһәребезнең актив студентларының берсе — нефть колледжының өченче курсында белем алучы Альбина Хәлфетдинова белән очраштык.

Студент еллары — кеше гомеренең иң күңелле чоры. Хәзерге яшьләр искиткеч сәләтле дә, белемле дә, хәтта заманадан алда баралар. Бәйрәм уңаеннан без шәһәребезнең актив студентларының берсе — нефть колледжының өченче курсында белем алучы Альбина Хәлфетдинова белән очраштык.
Альбина Октябрьский шәһәрендә туып үсә. 10нчы мәктәптә яхшы гына укый, беррәттән сәнгать мәктәбендә дә шөгыльләнә. Һөнәр сайлар вакыт җиткәч, нефть тармагында эшләгән туганнары киңәшенә колак сала. Алар кызга теләсә кайсы вакытта геодезияче белгечләренең бик кирәкле булуы турында сөйли, шушы юнәлеш буенча укырга киңәш итә. Чыннан да, геодезиячеләр — хуҗалык эшчәнлегенең күп тармакларында таләп ителгән һөнәр ияләре: картография, төзелеш, җир корылышы, кадастр һ. б. өлкәләрне аларсыз күз алдына китереп булмый.
Альбина куелган максатка ирешү өчен бөтен көчен сала. Шушы белгечлек буенча укырга керергә кирәкле математика, физика фәннәрен тирәнтен өйрәнүгә басым ясый. 9 сыйныфтан соң имтиханнарны уңышлы тапшырып, Октябрьский нефть колледжының гамәли геодезия бүлегенә укырга керә.
Кызның уңганлыгын, үҗәтлелеген, җаваплы булуын тиз күрәләр, аны төркемнең старостасы итеп куялар. Әлеге һөнәр ияләренә киләчәктә шактый гына авыр шартларда эшләргә туры килгәнлектән төркемдә егетләр саны күбрәк. Аралашучан кыз тиз арада барысы белән дә уртак тел таба һәм студент тормышының уртасында кайный. Беренче курста студентлар гомуми белем бирү программасы буенча укый. Белгечлек буенча фәннәр керә башлагач, укуы, әлбәттә, авырлаша. Дәресләрне калдырмыйча, укытучыларны игътибар белән тыңлап, үзаллы өстәмә шөгыльләнсәң, биремнәрне вакытында үтәп барсаң укуы җиңел, дип саный «4», «5» билгеләренә генә өлгәшүче Альбина. Ә инде геодезия буенча укырга теләүчеләргә ул шушы һөнәр турында алдан мәгълүмат тупларга, уңай һәм кире якларын күзалларга киңәш итә. Чөнки бу өлкәдә көч салучыларга төрле һава шартларында үлчәүләр ясарга, геометрия параметрлары дөреслеген тикшерергә һ. б. башкарырга туры килә. Бу кешедән түземлелек, игътибарлык, төгәллек кебек сыйфатларны таләп итә.
Студент тормышы, әлбәттә, уку белән генә чикләнми, кемдер үзешчән сәнгатьтә катнаша, кемдер спортны үз итә. Альбина Хәлфетдинова беренче курстан ук колледжның волонтерлык хәрәкәтенә кушыла. Алар уку йортында үткән студентлыкка багышлау, Ватан сакчылары көне, 8 Март һ. б. бәйрәмнәр, спорт ярышлары кебек төрле чараларны оештыруда катнаша.
Узган ел ахырында нефть колледжы нигезендә «Геодезия» белгечлеге буенча «Яшь һөнәриләр» WorldSkills Russia төбәк чемпионаты уза. Катнашучыларны волонтерлар каршы алып, ярыш барган мәйданчыкларга озатып йөри, кирәк чакта ярдәм кулы сузарга әзер була. Альбина кунакларга уку йорты буйлап экскурсияләр оештыра, үзе укыган бүлек белән дә якыннан таныштыра.
Уку, актив җәмәгать эше белән студент кызның буш вакыты аз кала. Кадерле ял минутларын ул гаиләсе, туганнары, якын дуслары белән уздыра, бассейнга йөри. Каникуллар вакытында Альбина сәяхәт итәргә ярата. Беренче курстан соң Казанга барып кайта, моңа ул волонтерлык эшендәге уңышлары өчен ирешә. Узган елны Санкт-Петербургны күрү бәхете тия. «Петербург — искиткеч гүзәл, тарихи шәһәр. Анда матур биналар, истәлекле урыннар бик күп. Мин ул шәһәргә гашыйк булып кайттым. Колледжны тәмамлагач, биредә архитектура университетында читтән торып укырга хыялланам», — дип үз планнары белән уртаклашты Альбина. Аның максаты — киләчәктә киң юнәлешле белгеч булу, шуңа күрә ул геодезияче белән чиктәш һөнәр буенча югары белем алырга тели.
Көндәлек яңа ачышлар ясарга, гел хәрәкәттә булырга яраткан, үзен тик яхшы яктан гына күрсәткән студент кызга укуын уңышлы гына тәмамлап, хыялларына ирешүен телибез. Ә инде мавыктыргыч, кызыклы чараларга бай студент тормышы күңелләрдә озак сакланыр.


Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотосы.
Читайте нас: