Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
24 гыйнвар 2019, 15:01

Киләчәк һөнәренә ия ул!

Студент чаклар... Иң күңелле, кабатланмас, сагынып искә алырлык чор ул! Ямьле яшьлек елларына бәйле хатирәләр кемнең генә күңелендә сакланмый икән?!

Студент чаклар... Иң күңелле, кабатланмас, сагынып искә алырлык чор ул! Ямьле яшьлек елларына бәйле хатирәләр кемнең генә күңелендә сакланмый икән?!
25 гыйнварда билгеләнүче матур бәйрәм — Студентлар көне уңаеннан гәзит укучыларыбызны Октябрьский коммуналь-төзелеш колледжында белем алучы сәләтле егет Рифмир Шәнгәрәев белән таныштырмакчы булдык.
Рифмир Равил улы Ярмәкәй районының Тарказы авылында туып-үскән. Бүгенге көндә «Электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы» белгечлеге буенча 3нче курста укый. Яшь кенә булуына карамастан, ул колледжда үзен иң тырыш, белемле студентларның берсе итеп таныткан. Рифмир Шәнгәрәев — Башкортстан Хөкүмәте стипендиаты; Туймазы, Уфа шәһәрләрендә оештырылучы һөнәри осталык конкурсларында даими катнаша. Узган елда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатында да көчен сынап караган.
Студент егет фикеренчә, төзелеш, сәнәгать, торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә иң зур ихтыяҗ тудыручы һөнәрләрнең берсе ул — сварщик.


— Рифмир, ОКСКга укырга керүең ничек булды?
— Сварщик булып эшләүче авылдаш бер абзыйдан күреп, шушы һөнәргә кызыксыну уянды. Интернеттан мәгълүматлар туплап, Октябрьский коммуналь-төзелеш колледжын сайларга булдым. Ниятемне туганнарым да хуплады. Эретеп ябыштыручылар һәр җирдә диярлек кирәк, аларны эшкә кабул итәргә, яхшы хезмәт хакы түләргә әзерләр... Иң тәү чиратта авылда яшәүче әнкәйгә ярдәм итәчәкмен. Укырга кергәндә дә шул ниятне күз уңында тоттым.

— Мәктәптә өйрәнгәннәрнең файдасы тияме?
— Әлбәттә, сварщик һөнәрен үзләштергәндә аеруча физика, химия фәннәре буенча алган белемнең мөһимлеген тоясың. Электротехниканы, металларны эретү технологияләрен, оксидлашуга каршы кулланылучы газларның сыйфатын, агрегат һәм җайланмаларның тәэсирен, шулай ук хезмәт сагы һәм хәвефсезлек кагыйдәләрен дә белү кирәк.

— Эретеп ябыштыру эшендә иң кыены нәрсә?
— Җаваплылык һәм авыр эш шартлары. Бу һөнәр иясе еш кына караңгы, кысан, җайсыз урыннарда, шулай ук югары биеклектә эшли. Мондый шартлар аеруча зур саклык, игътибарлылык таләп итә. Хәвефсезлекне саклау бер хәл, җөйне дөрес итеп ябыштыру — бөтенләй икенче мәсьәлә. Бу эштә ялгышлыклар, җитешсезлекләр булырга тиеш түгел, чөнки кечкенә генә хатаның да куркыныч һәлакәткә китерүе мөмкин.

— Бу белгечлек нәрсәсе белән кызыклы?
— Сварщик эше — кроссворд чишү кебек. Монда да сызымнар ясыйсың, бөтен параметрларны исәпкә алып, нәтиҗәне күзаллыйсың.

— Сварщик һөнәрен сайлаучыларга нинди киңәш бирер идең?
— Эретеп ябыштыру эше — төпле белемнән тыш, яхшы физик торышны да таләп итә. Сварщик чыдам, җитез, оста, аның күз күреме ачык-төгәл булырга тиеш. Шуңа күрә белгечлекне сайлаганда сәламәтлек торышы турында да онытырга ярамый. Һәм әлбәттә хәвефсезлек таләпләрен катгый үтәү тиешле. Саклагыч калканчык кулланмаганда күзләрнең җәрәхәтләнүе, ә тузанлы-төтенле һаваны даими сулаудан бронхиаль астма чире барлыкка килүе ихтимал. Шәхсән үземә кечкенәдән хезмәттә чыныгып үсүем, спортны яратуым яхшы халәттә калырга булыша.

— WorldSkills чемпионаты турында да сөйләп үтмәссеңме?
— «Электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы» төркемендә көч сынадым. Сайлап алу турында яхшы нәтиҗәләр күрсәтүгә ирештем. Иң авыр бирем — аргон сваркасы булды. Ә менә теория сорауларын җиңел үтәдем. Әлеге чемпионатта катнашу миңа зур тәҗрибә, камилләшү мөмкинлеге бирде дип фикерлим.

— Студентларның тормышы тулай торак белән тыгыз бәйләнештә...
— Әйе, минем кебек чит төбәкләрдән килгән студентларның ял вакыты башлыча тулай торакта үтә. Бездә шартлар зарланырлык түгел, укытучы-тәрбиячеләр белән яхшы мөгамәләдәбез. Егетләр белән дә тату яшибез, ял вакытларында сәламәт тормышка багышланган бүлмәдә шөгыльләнәбез, күңел өчен гитара «чиертер»гә өйрәнәбез. Шулай ук төрле төркем студентлары белән кино-концертларга йөрештергәлибез. Әлбәттә, акча ягы кысанрак була башласа, буш вакытларда бераз эшләп алырга да туры килә...

— Киләчәккә планнарың?
— НАКС аттестациясен үтеп, җаваплы конструкцияләр белән эшләүгә рөхсәт алу һәм Себергә эшкә китү (автордан: НАКС — эретеп ябыштыру сыйфатын күзәтүче милли агентлык; әлеге оешма таныклыгын алган сварщик иң югары квалификациягә ирешә). Аттестацияне уңышлы үтү өчен тәү нәүбәттә тырышып уку, практик тәҗрибәләр ясау кирәк.

— Студентлар көне уңаеннан теләкләрең?
— Барлык егетләр-кызларга да һөнәрләре буенча төпле белем алып, күңелләренә ошаган, лаеклы хезмәт хаклы эшкә урнашуларын телим. Иң мөһиме — гаиләләре, әти-әниләре турында онытмасыннар, якыннарына игътибарлы, ярдәмчел булсыннар. Чөнки гаилә — ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз...

Сварщик — төзелештә дә, нефть-газ сәнәгатендә дә, авыл хуҗалыгында да кирәкле һөнәр. Аны үзләштерү өчен корычтай сәламәтлек һәм хезмәтне чын күңелдән ярату зарур. Эретеп ябыштыру белгечләре илебез икътисадын үстерә, киләчәк тормыш өчен файдалы эш башкара. Киләчәк һөнәрен сайлаган студентларыбызга уңышлар, ныклы сәламәтлек, яхшы билгеләр һәм нәтиҗәләр телисе килә!

Лилия ГАБИТОВА, Аида ХАННАНОВА фотосы.
Читайте нас: