Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
10 гыйнвар 2019, 16:12

Хезмәттән ямь, тормыштан тәм табып

Кешене гадәттә эшенә, башкарган хезмәтенә карап бәялиләр. Үз һөнәренең бөтен нечкәлекләрен белгән, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган белгечләр зур хөрмәткә лаек. Шәһәрдәшебез Хәбибуллина Гүзәлия Вәгыйзь кызы нәкъ шундыйлардан. Ул тимер-бетон заводында менә инде 37нче ел хезмәт итә.

Кешене гадәттә эшенә, башкарган хезмәтенә карап бәялиләр. Үз һөнәренең бөтен нечкәлекләрен белгән, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган белгечләр зур хөрмәткә лаек. Шәһәрдәшебез Хәбибуллина Гүзәлия Вәгыйзь кызы нәкъ шундыйлардан. Ул тимер-бетон заводында менә инде 37нче ел хезмәт итә.
Язмабыз герое Бүздәк районының Батырша-Кобау авылында Мохтаровлар гаиләсендә дөньяга килә. Әти-әнисе ал-ял белән исәпләшми колхозда хезмәт сала: Вәгыйзь абый 45 елга якын тракторчы булып эшли, Флүрә апа да колхоздагы бер эштән дә читтә калмый. Балалары да әти-әнисе үрнәгендә эшсөяр, тырыш, уңган булып үсә.
Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Гүзәлия һөнәри белем алу максаты белән Октябрьский шәһәренә юллана. 62нче училищега укырга керә ул. Әйтергә кирәк, яшь кыз хатын-кызлар өчен гадәти булмаган, шактый гына авыр кранчы һөнәрен сайлый. Бу белгечлек буенча өч ел белем алып, хезмәт юлын 1982 елны Октябрьскийның тимер-бетон корылмалары заводында кран машинисты булып башлый. Һәм бөтен хезмәт эшчәнлеге аның шушында үтә. Булачак тормыш иптәшен дә ул биредә очрата: Илфир Мөсәгыйть улы заводта эретеп ябыштыручы булып эшли. Яшьләр 1983 елны гаилә корып җибәрә, мәхәббәт җимеше булып уллары Альберт туа. Хәзер инде Гүзәлия Вәгыйзь кызы — ике оныгының яраткан дәү әнисе. Нефть тармагын үз иткән улы гаиләсе белән Себер якларында яши.
Эшенә килгәндә, кранчы һөнәре, кемдер уйлаган кебек, рычагны гади генә көйләү түгел. Ул хәвеф-хәтәр, тормыш өчен куркынычлык белән бәйле. Һәм машинисттан зур игътибарлылык, төгәллек һәм җаваплылык таләп итә. Гүзәлия Хәбибуллинага көн дә күрше районнарга, тирә-як өлкәләргә әллә ничәмә тонна төзелеш материаллары төяп җибәрергә туры килә. Шулай ук шәһәребездә төрле елларда калкып чыккан матур, мәһабәт йортлар, биналар төзелешендә аның да өлеше бар. Әлбәттә, эшен яратып, җиренә җиткереп башкарган кеше генә мондый авыр хезмәтне башкара аладыр.
Гүзәлия Вәгыйзь кызы эш үзенчәлеге буенча тиешле еллар эшләгәне өчен вакытыннан алда 50 яшьтә хаклы ялга чыга. Алмашка килгән яшьләргә үз тәҗрибәсе белән ихлас уртаклаша ул. Моннан тыш, училищедан заводка практикага килгән ничәмә буын студентларны да эшенең нечкәлекләренә төшендерде. Тырыш, эштән башканы белмәгән хезмәткәр күнегелгән эш урынын ташламый. Гүзәлия ханым квалификация үтеп, яңа һөнәр үзләштерә һәм газ кулланучы җиһазлар операторы булып хезмәтен дәвам итә.
Тырыш, уңган эшчене җитәкчеләр дә, хезмәттәшләре дә хөрмәт итә. Үз эшен биш бармагы кебек белгән Гүзәлия Хәбибуллина теләсә кайсы вакытта башкаларга ярдәмгә килергә әзер. Ул хезмәттәшләрен беркайчан да кире борып җибәрми, аларны тыңлый, акыллы киңәшләрен бирә, элекке эшендә алыштыручы кирәк булса да бер дә баш тартмый. Җитәкчеләр белән дә сүзгә килешкәне юк аның, алар белән һәрвакыт яхшы мөнәсәбәттә булды. Бигрәк тә соңгы елларда җитәкче вазыйфасын биләгән Р. Хаҗиповка рәхмәтле хезмәткәр. Төрле үтенечләр, ярдәм сорап мөрәҗәгәть иткәндә Ремир Рәис улының һәрвакыт ачык йөз белән каршы алып, беркайчан да ярдәмсез калдырмавын билгели ул.
Бәләкәйдән үк спорт белән дуслыгын эшли башлагач та югалтмый Гүзәлия апа. Җәен йөгерергә ярата, кышын рәхәтләнеп чаңгыда шуа. «Железобетон-Стронег» җәмгыяте (хәзер ул эшләгән завод шулай атала) командасы составында чаңгы ярышларында даими чыгыш ясый. Актив спортчының фотосурәте «Спартак» стадионы янында Мактау тактасында да озак еллар эленеп тора.
Эш дәверендә намуслы, тырыш хезмәте өчен Гүзәлия Вәгыйзь кызы күп тапкырлар Мактау грамоталарына ия була. Яңа ел якынлашканда янә бер бүләк өстәлә. 26 декабрь көнне Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы Колонналар залында Гүзәлия Хәбибуллинага БР Мактау грамотасы тапшырыла. Шушы мәртәбәле бүләкне ул республика Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кулыннан ала. Бигрәк тә ике бишлелек күркәм юбилее алдыннан шундый зур бүләк алу аеруча сөенечле булгандыр. Әйе, хезмәтеңнән ямь табып, ирешелгән уңышларыңа куанып, тормыштан тәм табып яшәү — хатын-кыз өчен олы бәхеттер ул. Киләчәктә дә шундый онытылмас кадерле минутлар, шатлыклы вакыйгалар кабатланып торсын, сәламәтлектә, тыныч тормышта яшәргә язсын.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА.


Читайте нас: