Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
29 декабрь 2018, 17:39

Шундый яшьләребез булганда!

«Бездә — кунак» проектының чираттагы герое — сәләтле яшьләребезнең берсе, музыка колледжы студенты Фирдүс Гәрәев белән, вәгъдә иткәнчә, башта социаль челтәрләрдә таныштырдык.

«Бездә — кунак» проектының чираттагы герое — сәләтле яшьләребезнең берсе, музыка колледжы студенты Фирдүс Гәрәев белән, вәгъдә иткәнчә, башта социаль челтәрләрдә таныштырдык.
Төркемебезнең актив язылучылары үз сораулары белән кунагыбызга мөрәҗәгать итте. Безгә теләктәшлек күрсәткән, язмабызга битараф булмаган өчен сезгә барыгызга да рәхмәт, киләчәктә дә шулай актив булыгыз.
Яшь җырчы Фирдүс Гәрәев шәһәрдә оештырылган милли мәдәни чараларда актив катнаша. Шундый чараларның берсендә без аның белән таныштык та инде. Ул үзенең моңлы тавышы, уңай энергетикасы, сәхнәдә тотышы белән күпләрнең күңеленә ятты. Редакциябез оештырган шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә ул беренчеләрдән катнашып, җиңү яулады. Яңа ел алдыннан яшь, талантлы артистыбыз белән самавырлы чәй табыны артында очрашып, әңгәмәләшеп алдык.


— Фирдүс, син тумышың белән кайсы яктан?
— Мин Дүртөйле районы Иске Баеш авылында туып-үстем. Безнең авылдан Фидан Гафаров, Лилиана Ирназарова кебек күренекле сәхнә йолдызлары чыккан.

— Белүебезчә, син музыка колледжында белем аласың. Ни өчен шушы һөнәрне сайладың? Җыр-моңга сәләт сиңа кемнән килә?
— Әнием бик матур җырлый, аңардан күчкәндер дип уйлыйм. Бәләкәй чактан ук сәхнәдә мин, мәктәптә, авылда үткән төрле чараларда шигырь сөйли, җырлый идем. Шуңа күрә булачак һөнәрне сайлар вакыт җиткәч, озак уйламыйча, музыка колледжына укырга керергә ниятләдем. Әнием артист тормышы авыр бит, улым, дип башта бу карарымны ошатмады. Аннан соң үзе каршы килмәде алай, күңелең ничек куша, шулай эшлә, диде. Һәм менә мин бүген колледжның башкорт халык хор җыры бүлегендә өченче курста укыйм.

— Беренче тапкыр сәхнәгә чыкканыңны хәтерлисеңме?
— Әйтүемчә, сәхнәгә беренче адымнарны мәктәптә укыган чакта ясадым. Беренче чыгышым шигырь сөйләү булгандыр, анысы төгәл истә түгел.

— Бүгенге көндә сәхнәгә чыккач нинди хис-тойгылар кичерәсең?
— Элегрәк ничектер курка, дулкынлана идем, чыгыш ясый-ясый сәхнәгә өйрәнеп киттем, бу хисләр үзеннән-үзе бетте, хәзер инде үземне иркен, ышанычлы тоям.

— Җырчылар арасында өлге-кумирларың бармы? Кемгәдер охшарга тырышасыңмы?
— Әлбәттә, бар. Музыка колледжында укып чыккан Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин безнең өчен үрнәк булып тора, ярдәм сорасаң да алар беркайчан да кире какмый, кулларыннан килгәнчә ярдәм итә. Ә кемгәдер охшарга тырышу, ясалмалылык юк миндә. Һәр иҗат кешесенең үз стиле булырга тиеш, дип уйлыйм.

— Киләчәктә син үзеңне татар эстрадасында күрәсеңме?
— Ходай ничек кушкан, шулай булачак, диләр, әмма үзем сәнгать юлыннан барырга тырышачакмын.

— Җырлаудан башка тагын нинди яраткан шөгыльләрең бар?
— Хәзер башка нәрсәгә вакыт калмый, уку, репетицияләр белән көн үтә. Ә элегрәк театрда уйнарга ярата идем. Туган авылыбызда театрга йөрдем, театрыбыз халык исеменә лаек булды. Труппабыз белән Актаныш, Казанда спектакльләр куеп, төп бүләк алган чаклар бар иде. Шулай ук спортны да үз итеп, көрәш белән шөгыльләндем.

— Студент тормышы турында таныштырып үтсәң иде, бу тормыш сине нәрсәләргә өйрәтте?
— Гомумән, мөстәкыйльлеккә, тәртипкә өйрәтте. Үзең ашарга пешерергә өйрәнәсең, бүлмә җыештырасың, савыт-саба, кием юасың. Өйдәге кебек әзер әйбер юк, барысын да үзеңә эшләргә кирәк. Мин тулай торакта яшим. Фатирда да торып карадым, әмма монда кызыклырак. Бөтен дуслар бер җирдә, ярдәм сорап барырга ерак йөрисе юк.

— Син бик шук егеткә охшагансың. Берәр этлегеңне сөйлә әле.
— Концерт алдыннан бер дустым белән Уфа шәһәренә түфли алырга киттек. Ул кырык беренче үлчәмлесен сайлап алды үзенә. Мин ул күрмәгәндә бер туфлиен 43нче үлчәмлегә алыштырып куйдым. Ул бернәрсә дә сизмәде, шулай Дүртөйлегә кайтып киттек. Концерт башланганчы дустым тартманы ачып, түфлиен киде дә, аптырады, берсе бушрак булган, ди. Нишләп алай булган соң, алдап саттылар микән, дип сер бирмәскә тырышсам, түзә алмадым, көлеп җибәрдем. Шулай итеп, дустым ике төрле түфли белән сәхнәгә чыкты. Әле дә күрешкән чакта, шул вакыйганы искә төшереп, шелтәләп ала.

— «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битеңә 700дән артык кеше язылган. Аларның ничәсе синең чын дусларың?
— Аларның барысын да чын дуслар дип әйтә алам, чөнки мин таныш түгел кешеләрне шәхси битемә кертмим. Даими аралашып торабыз. Барысын да яратам, хөрмәт итәм.

— Киләчәккә планнарың нинди?
— Колледжны әйбәт кенә тәмамлап, белемемне тагын камилләштерергә телим. Казан дәүләт консерваториясенә укырга керергә хыялланам.

— Бу дөньяда син кемгә чиксез рәхмәтле?
— Беренчедән әти-әнигә зур рәхмәтлемен. Аларсыз бу тормышта без беркем дә түгелбез, аларның догалары белән яшибез. Концертлар алдыннан һәрвакыт әниемнең фатихасын алам. Абыема да рәхмәтлемен, әхлакый яктан да, матди яктан да ул гел ярдәм итеп тора. Колледждагы укытучыларыма рәхмәт әйтәм. Бирегә килгәнче музыкаль белемем юк иде. Алар һөнәри белем бирде, җырларга, үзеңне сәхнәдә тотарга өйрәтте. Даими булышлык итәләр, безнең өчен икенче әти-әни булдылар. Мәктәптәге укытучылардан Гүзәл Мәснәви кызына рәхмәтлемен, ул нәфис сүзгә мәхәббәт тәрбияләде, сәнгатьле итеп шигырь укырга өйрәтте. Аның белән төрле бәйгеләрдә катнаштык, мәсәлән, «Тукай моңнары» конкурсында «Туган тел» шигырен сөйләп, төп бүләккә лаек булдым. Бу юнәлешем колледжда да үсеш алды. Быел октябрьдә Казанда узган Әлфия Авзалова исемендәге беренче халыкара фестиваль-конкурста катнаштым. Бәйгегә укытучым Галия Закир кызы Мусина әзерләде. Гомум тырышлыгыбызның нәтиҗәсе дә булды. 236 катнашучы арасында «Нәфис сүз» номинациясендә III дәрәҗәдәге лауреат исемен алдым.

— Алтын балык тотсаң, нинди өч теләгеңне үтәвен сорар идең?
— Беренчедән, якын кешеләремә сәламәтлек сорар идем. Сәламәтлек булмаса бу дөньяда башка бернәрсә дә кирәкми. Дөньяда сугыш булмасын иде. Ә өченчесе сер булып калсын.

— Яңа елга якыннарыңа бүләкләр алдыңмы? Үзең нинди бүләк көтәсең?
— Мин бүләк өмет итмим, иң мөһиме, якыннарым, таза-сау булсыннар. Ә үземә килгәндә, бүләкләрне әзерләп куйдым инде.

— Яңа елда гәзит укучыларыбызга нинди теләкләрең бар?
— Сәламәтлек телим, чирләмәсеннәр, бай да булсыннар, хәзерге заманда акчасыз булмый. Барлык куелган максатларга ирешергә язсын һәм гаилә бәхете телим.

— Әңгәмәң өчен зур рәхмәт, уңышлар сиңа!

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотосы.

Читайте нас: