Туган як
+11 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
22 ноябрь 2018, 13:12

Укучылары өчен әни дә, апа да булды

Шәһәрдәшебез, абруйлы педагог Фәния Мөгаллим кызы Садретдиновага 80 яшь тулды.

Шәһәрдәшебез, абруйлы педагог Фәния Мөгаллим кызы Садретдиновага 80 яшь тулды.
Мәкаләм каһарманы Фәния Садретдинова балачактан укытучы булырга хыяллана. Мәктәптәге укытучыларга соклану хисләре шул рәвешле киләчәк һөнәрне алдан билгеләп куя. Туган авылы Мәтәүбашта (Бәләбәй районы) җиде сыйныфны яхшыга гына тәмамлагач, ул бер дә икеләнмичә Бәләбәй педагогия училищесына укырга кереп, башлангыч сыйныфлар укытучысы һөнәренә ия була. Яшь белгечне Акбасар авылына эшкә җибәрәләр. Хезмәт юлы 1956 елны шунда башлана аның. Башлангыч сыйныфларны укыту белән бергә җәмәгать эшенең уртасында була ул: комсомол, партия хәрәкәтендә актив катнаша, укучылар белән төрле мәдәни чаралар оештыра. Моннан тыш, Стәрлетамак педагогия институтының филология факультетын читтән торып тәмамлый.
Шушы авыл егете Нурулла белән танышып, яшьләр гаилә корып җибәрә. 1965 елны Октябрьскийга күчеп килә алар. Фәния Мөгаллим кызы шәһәрнең 1нче татар мәктәп-интернатына эшкә урнаша. Һәм бөтен гомерен шушы белем учагына багышлый. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлап интернат мәктәпнең директорына кадәр үрләтелә ул. «Баштарак гаҗизлектән, балаларны жәлләүдән утырып елый идем. Тормыш иптәшем әллә икенче эшкә күчәсеңме, дип тә тәкъдим итте. Бердән, инде күнегеп өлгергән коллективтан аерыласы килмәде. Икенчедән, болай да китек күңелле балаларны ничек ташлап китәсең?!» — дип хәтерли мөгаллимә.
Биредә бөтен республикадан, нигездә, ятим, имин булмаган, аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдән балалар укыды. 1993 елны Ингушетиядән килгән сабыйларны да сыендыра мәктәп. Ана назыннан мәхрүм калган, авыр холыклы балаларга җан җылысын биреп, туры юлга бастырып, кеше итү өчен күп көч сала Фәния ханым. Күбесе өчен әни дә, апа да, иптәш тә була ул. Еллар үткәч алардан рәхмәт сүзләре ишетү хезмәтенең иң зур бәһасы булгандыр.
Укыту-тәрбия эшен халык педагогикасына таянып алып барды ул. Милли мәдәният, гореф-гадәтләр нигезендә тәрбияләүгә өстенлек бирде. Шушы җәһәттән укучылар белән «Интернатым — пар канатым» ансамбле оештыра. Алар концерт программасы белән шәһәр, республика, Татарстан сәхнәләрендә чыгыш ясый.
Совет чорында дингә караш кире була. Үзе дини тәрбия алган Фәния Мөгаллим кызы балаларга да бераз дин сабаклары бирүне хуп күрә. Моның өчен аны Мәгариф министрлыгына да чакырталар. Укытучы балаларның «бисмилла» әйтә белүләреннән бер начарлык та булмавын җиткерә, шөкер, түрәләр дә моның белән ризалаша.
Хәрби-патриотик тәрбия — мөгаллимә эшенең тагын бер мөһим юнәлеше була. Туган якны өйрәнү, эзләнү-тикшеренү эшләре алып барган түгәрәк оештырып, укучылар белән Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашып, республика, ил буенча сәяхәт кылып, альбомнар төзиләр, иҗади эшләр башкаралар. Шулар арасында, мөгаен, иң күләмле эшчәнлекләрнең берсе Дахау концлагере әсире, көчкә исән калып туган ягына кайткан Вәли Бикташев белән бәйле. Фәния Мөгаллим кызы балалар белән бергә аның белән элемтәгә керә. Ветеран алар белән теләп хатлар алыша, хатирәләре белән уртаклаша. Дәһшәтле сугышның иң куркыныч урыннарының берсендә булган, легендар шәхес белән очрашу бәхетенә дә ирешәләр.
Башкорт халкының бөек улы, милли хәрәкәт лидеры, күп еллар исеме онытылуга дучар ителгән зур галим Зәки Вәлиди туганы Розаны табып та аралашалар. Роза апаның чакыруы буенча З. Вәлидинең туган авылына барып, галимнең музеен күрәләр.
Сәяхәтчелек канына сеңгән актив педагог тәрбияләнүчеләрен кайда гына алып бармый. Алар, республикадан тыш, Мәскәүгә, Волгоградка, Ленинградка, Ульяновскийга һ. б. бик күп җирләргә экскурсия ясыйлар.
Шунысын әйтергә кирәк, эзләнү-тикшеренү эшчәнлегеннән тупланган бай эчтәлекле мәгълүматлар, экспонатлар берсе дә юкка чыкмый. Шуларга таянып Фәния Мөгаллим кызы мәктәп интернатның Хәрби Дан музеен оештырып җитәкли. Аттестацияләр нәтиҗәләре буенча музей «БРның иң яхшы мәктәп музее» дипломы белән билгеләнә. Иҗади, тикшеренү эшләре белән алар төрле конкурсларда катнашып, җиңүләр яулыйлар. Мәсәлән, А. Гайдар буенча иҗади эш бөтенрусия конкурсында II дәрәҗәдәге дипломга лаек була.
Эш дәверендә тырыш, намуслы хезмәте өчен күпсанлы Мактау грамоталары, медальләргә лаек була педагог. Шулар арасында аның өчен кадерлеләре — В. И. Ленинның тууына 100 ел туу уңаеннан «Данлы хезмәт өчен» медале, СССРның Педагогия фәннәре академиясе тарафыннан бирелгән Мактау дипломы.
Үз балаларына да яхшы тәрбия бирәләр Садретдиновлар. Кызлары Әлфия Уфада медицина институтының фармакология бүлеген тәмамлап, аптека мөдире булып эшли. Уллары Наил белемен камилләштерү өстендә җитди шөгыльләнә. Башта Мәскәүдә электрон техника институтын тәмамлый, аннары үзлегеннән инглиз телен яхшы үзләштереп, Лондон, Төньяк Каролина университетларында белем ала. Бүгенге көндә ул Мәскәүдә төзелеш өлкәсендә абруйлы компаниядә эшли. Кызганычка каршы, тормыш иптәше генә 15 ел элек фани дөньяны ташлап китте.
Сәяхәт итүне өлкәнәйгәч тә ташламый Фәния ханым, 70 яшендә хаҗга барып кайта. 31 көн дәвамындагы изге сәфәр вакытында Мәккә, Мәдинә шәһәрләрендә булып, анда яшәгән халыкның тормышына сокланып кайта. Әлеге сәяхәт күңелендә онытылмас тәэссоратлар калдыра.
Әти-әнисеннән килгән умартачылык шөгылен дә ул бүгенге көндә дәвам итә. Бу эштә аеруча оныклары зур ярдәм күрсәтә.
Ярты гасырдан артык гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган укытучының тормышы төрле вакыйгаларга бай була, аларны барын да сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел. Бу, әлбәттә, кешенең үзенә бәйле, үзе актив, тынгысыз, кызыксынучан, яңалыкка омтылучан булмаса, шундый искиткеч хатирәләр калмас иде, мөгаен. Укытучы эшенең нәтиҗәсе байтак еллар үткәч тагын да ачыграк күренә. Укучылары арасында нинди һөнәр иясе юк — мәгариф, мәдәният, медицина, авиация һ. б. бик күп өлкәләрдә аның тәрбияләнүчеләре хезмәт сала.
Кызганычка каршы, оптимизация җилләре мәктәп-интернатка да кагылып, 2014 елда ул ябыла. Бу хәлне Фәния Мөгаллим кызы бик авыр кичерә, әмма нишлисең, тормыш дәвам итә. Укучылары белем, тәрбия биргән, зур тормышка аяк басарга булышкан укытучыларын онытмый, даими аның тормышы белән кызыксынып тора, кунакка килеп йөри.
Күптән түгел хөрмәтле ветеран 80 яшьлек юбилеен билгеләде. Аны балалары, оныклары, хезмәттәшләре, укучылары җыелып котлады, җылы теләкләрен җиткерде. Без дә Фәния Мөгаллим кызына алдагы көннәрдә сәламәтлектә, җан тынычлыгында, якыннарының игътибарын тоеп яшәвен телибез.


Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотосы.
Читайте нас: