Туган як
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
13 ноябрь 2018, 16:23

Кеше гомере — бер мизгел...

Һәркемнең дә тормыш юлы эш-гамәлләреннән, балалары, хезмәттәшләре һәм авылдашларының кадер-хөрмәтеннән чыгып бәяләнәдер ул.

Һәркемнең дә тормыш юлы эш-гамәлләреннән, балалары, хезмәттәшләре һәм авылдашларының кадер-хөрмәтеннән чыгып бәяләнәдер ул.
Московка авылында яшәүче Шәһит ага Нургалеев та үзенең эш-гамәлләре, гомер юлы белән күпләр өчен үрнәк булырлык.
Иң олы терәк-таянычы, пар канаты булган Руза апа Инсаф кызының вафатыннан соң ялгызы гына, туган нигезнең җылы учагын сүндермичә, төп йортта гомер кичерә Шәһит Шәгали улы. «Хатыным белән 3 бала — ике малай, бер кызга тормыш бүләк иттек. Бүген инде 7 оныгым, 10 оныкчыгыма юанып яшим. Алар миңа ялгызлык ачысын онытырга булыша, алдагы көнгә өмет уята», — ди ул.
Өлкән яшьтә булса да, Шәһит аганың зиһене ачык, хәтере яхшы. Аның белән әңгәмә корып, инде ерак офыкта калып барган балачак, яшьлек елларына күз салдык...
«Сугыш чоры баласы мин. Әткәй фронтта һәлак булган. Әнкәйгә ялгызы гына өч сабыен тәрбияләргә дә, дөнья көтәргә дә туры килгән. Без үсә төшкән саен кул арасына керә бардык, аңа бар яклап та булышырга омтылдык. Нинди авыр еллар булса да, миңа 7 класс белем алу бәхете дә тиде. 4 сыйныф татарча, 3 сыйныф урысча укыдым. Паспорт алганчы ук колхозда эшли башлаган идем инде. 1955 елда ОМРда бораулаучы өйрәнчеге булдым. Аннары шлакоблок заводына, ә 1957 елда Әбсәләм заводына урнаштым. Хаклы ялга чыкканчы, 42 ел буена шунда эшләдем, хезмәт ветераны исеменә лаек булдым».


— Шәһит ага, Руза апа белән танышкан мизгелләрне хәтерлисезме?
— Хәтерләми буламы соң! Рузам белән үткәргән бер генә көн дә, сәгате-минуты да исемнән чыкмый... Бик кызык кына булды безнең танышлык. Дым-Тамак авылында яшәүче туганнарга барган идем ул көнне. Кунак кызы Руза да монда. Икебез бер йортка килеп төшкәнбез булып чыкты. Күрәм, ихатада арбасы белән утын тора. Шуны аркылы пычкы белән соңгы бүрәнәгәчә икәүләп кисеп аттык бит! Хуҗалар сыйны җәлләмәгән — каршыбызга бер табак майлы бәрәңге китереп куйдылар. Менә шул бәрәңгене бик тәмле итеп ашавын күрдем дә, гашыйк булдым Руза апагызга (көлә). Шул рәвешле, безне уртак эш таныштырды-дуслаштырды, бердәм хезмәтне гаилә тормышында да дәвам иттек. Бергәләп өй җиткердек, һәр эштә, һәр җирдә бергә булдык...
Кызганыч, әмма тормыш гел шатлык-куанычлардан тормый шул. Аның кайгы-хәсрәте дә җитәрлек. 7 ел элек Шәһит ага да татый моның ачысын, сөеклесе — Рузасы каты хастадан савыгалмыйча, фани дөньяларны ташлап китә... Ялгызына җиңел булмаса да, балалары-оныклары өчен дип яши бүген Шәһит Шәгали улы. Төп хуҗалыкны да тәртиптә тота, тырышып дөнья көтә. Абзар-курада сарыклар, кош-корт асрый, бакчасында ел саен мул уңыш җыя. Әлбәттә, балалары — иң зур ярдәмче-таянычлары. Олы улы Рәис, килене Фәйрүзә Туймазыда гомер итә, гаиләләре белән бетон ташучы машиналар җиһазлау заводында эшли. Московкада торучы уртанчы улы Рәфис автобаза заводында, килене Сәфинә 27 ел «Сбербанк»та хезмәт куйган. Алар бүгенге көндә шәхси кәсепчелек (бизнес) белән мәшгуль. Кызы белән кияве дә әтиләре янәшәсендә, Московкада матур тормыш корган. Гүзәлия 28 ел шәфкать туташы булып, ә Радик милициядә хезмәт куйган, бүген ул отставкадагы майор.
«Бәләкәйдән әтинең ныклы иңен тоеп, төпле киңәшләрен тыңлап үстек, — дип балачак хатирәләре белән бүлешә Гүзәлия. — Ул мәктәп җыелышына да гел үзе йөрде, безнең уку-тәртипне күзәтүдә тотты. Ата-аналар комитетында торды. Уфага укырга да мине әткәй илтте. Гомумән, әти-әнинең терәк-теләктәшлеген бар яклап та тоеп яшәдек. Аларның үзара да, без — балаларга да тавыш күтәргәне, чынлап торып ачуланганы булмады, инәкинең идәнгә каты басып йөргәнен дә хәтерләмим. Өебездә гел тату-дустанә мохит хөкем сөрде. Табынга да бар гаиләбез җыелмыйча утырмый идек».
Гүзәлия ханымның сүзләренә Шәһит аганың килене Сәфинә дә кушыла: «Бианай-биатай белән 8 ел бергә яшәдек. Мине килен дип түгел, ә кызларыдай якын кабул итүләренә рәхмәтлемен. Өебездән кеше өзелмәде: күрше-күләнгә, туган-тумачага ишегебез һәрвакыт ачык булды. Әнкәй аш-су әзерләүгә, бакчачылык эшенә бик маһир иде, күп нәрсәгә аңардан өйрәндем. Ул гаиләдә 4 бала арасында иң олысы булган. Әтиләре иртә бакыйлыкка күчкән, әни барлык туганнарын караган, тимер юлында, питомникта, лесхозда эшләгән. 15 кешелек хатын-кызлар бригадасы белән агач үсентеләре утыртуда катнашкан. Шәһәребезне яшеллеккә күмүдә әнкәйнең өлеше дә бар, димәк. Әткәйне дә гел карап-тәрбияләп торды, аны һәрчак пинҗәктә, галстук бәйләп, ак күлмәктә йөртте».
... Әңгәмәбез җай гына Московка авылы мохитенә, халыкны борчыган мәсьәләләргә кереп китте. Бу уңайдан Шәһит ага белдергән фикерләр төпле, анык булуы белән хәтердә калган: «Бүген мине иң борчыганы — авылыбызда балаларга мәктәп, яшьләргә клуб булмавы. Бу учреждениеләрне яптырмас өчен авылдашлар белән берлектә күп көч салдык. Әмма кызганычка каршы, уңышсызлыкка очрадык... Малайлар-кызларга сәләтләре буенча түгәрәкләр эшләп торса, кичен клубта бәйрәм-концертлар оештырылса яшьләргә дә, өлкәннәргә дә нинди юаныч булыр иде. Җыелыш-киңәшмәләр үткәрергә дә бина булмасын инде. Шул сәбәпле быел сайлауга баручылар да күп булмады». Яшь буынның, туган авылының киләчәген кайгыртып яшәүче Шәһит ага кебек өлкәннәр ихлас соклануга лаек, алар безнең өчен өлге-үрнәк билгесе.

«79 ел сизелми дә үтеп киткән. Аллага шөкер, Руза белән бер-беребезне аңлап, матур яшәдек, — ди Шәһит абый. — Яшьләргә дә киңәшем шул: исән чакта бер-берегезнең кадерен белегез. Тормыш бер генә мизгел икәнен онытмагыз: якын кешеләрегезгә бүген шалтыратыгыз, бүген яратуыгызны әйтегез, иртәгә боларның барысы да булмый калырга мөмкин...»

... Авылдашлар фикере: «Мондый да тырыш, үрнәк гаиләләр сирәк була. Шәһит абый эчми-тартмый, гомер буе сәламәт тормыш алып барды. Руза ападай ипле, сабыр, уңган хуҗабикәләр булмагандыр ул...»; «Балаларына яхшы тәрбия бирделәр, бүгенге көндә алар үзаллы тормыш көтә, эшлиләр, туганнарына да, авылдашларга да ярдәмчелләр...»; «Шәһит ага белән Руза апа һәркемгә өлге булырлык, сокландыргыч итеп яшәде. Өйдә дә, эштә дә, кунакта да — алар гел бергә иде...»

Лилия ГАБИТОВА, автор фотосы.


Читайте нас: