Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
8 ноябрь 2018, 16:17

Тормыш авырлыкларына бирешмичә

Шушы көннәрдә Московка авылында яшәүче 92 яшьлек Шәйхетдинова Зәбирә Галләм кызы янында булып кайттык.

Шушы көннәрдә Московка авылында яшәүче 92 яшьлек Шәйхетдинова Зәбирә Галләм кызы янында булып кайттык.
Авылдашлары аны иң өлкән кеше буларак кына түгел, ә авыр сынаулар кичереп тә, тормышка булган мәхәббәтен югалтмаган, кешелеклелеге, ярдәмчеллеге һәм гадилеге өчен дә хөрмәт итә.
Зәбирә Шәйхетдинова күрше Ютазы районының Акбаш авылында дөньяга килә. Балачагы Әбсәләм авылында әбисе тәрбиясендә үтә. Шул авыл мәктәбендә җиде сыйныф тәмамлый.
— Мәктәптә гел «5»кә генә укыдым. Өч ел татарча, дүрт ел русча белем алдым, немец, венгр телләрен өйрәндем. Хәзер дә тел иясе белән бер айлап аралашсам, чит телләрдә ирекле сөйләшер идем кебек. Җиде ел белем алгач, сугыш башланды, укуны дәвам итеп булмады. Ул чакларда күргән авырлыкларны, ачлык-ялангачлыкны сөйләп бетерерлек түгел инде, — дип хәтерләде ул балачак елларын.
Буыннары да ныгымаган үсмер кыз Московка авылындагы алебастр заводына эшкә керә. 30 килога якын блоклар сугып, ташырга туры килә аңа. Ул елларда Октябрьский шәһәренең төзелгән чаклары гына, завод эшчеләре ал-ял белми төзелеш материаллары әзерли. Артабан Зәбирә Шәйхетдинова кислород заводында, электр станциясендә дә эшли. Аннары төзелеш материаллары заводының автомобильләр базасына урнаша.
Сугыштан соңгы елларда да халык иза чигеп яши, ашарга — ризыгы, кияргә — киеме булмаган. Ил язмышы һәр гади кешедә чагылыш тапты. Җан биргәнгә юнь биргән, дигәндәй, шулай бервакыт мәкалебез каһарманына бәхет елмая: аны оешма идарәсенә эшкә алалар.
«Ул заманнарда партия җыелышлары еш үтте. Элек бит компьютерлар юк иде, күп нәрсә кулдан язылды. Начальнигыбыз — партия оешмасы секретаре, язуың матур, белемлесең дә дип, җыелыш протоколларын күчереп язарга бирә иде. Шулай бервакыт отпускыга китәр алдыннан, конторга кадрлар бүлегенә гариза язарга кердем. Хәзер шул вакытны искә алам да, аптырам куям, ничек кыюлыгым җиткәндер, әмма, сезгә конторда эшләргә кеше кирәкмиме, дип сорадым. Ходайның рәхмәте, кирәк, диделәр һәм отпускыга чыкмыйча, мин икенче көнне эшкә башладым. Дөресен генә әйткәндә, мондый чиста, пөхтә җирдә кияргә киемем дә юк иде, беренче хезмәт хакы исәбеннән штапельдан күлмәк тектердем. Тәүге тапкыр ел отчетын биргәнемне бер дә онытмыйм. Иптәшем ялга китте, үзем генә калдым, башкалардан отчет турында сорашмадым, белмәгәнемне күрсәтергә оялдым. Белгәнчә эшләп җибәрдем инде. Тик, бераз торгач, ул кире әйләнеп кайтты, дөрес булмаган диделәр. Аптырадым, инде нишләргә?! Тикшерә башладылар. Минем исәпләүләр дөрес булып чыкты, элекке саннар хаталы киткән. Миңа бу хәлдән соң рәхмәт тә игълан иттеләр», — дип искә алды ул контордагы хезмәт елларын. Зәбирә Шәйхетдинова предприятиедә 32 ел кадрлар буенча инспектор булып эшли. Аның эшеннән хезмәттәшләре, җитәкчеләр дә канәгать була.
1954 елны Азнакай районы егете Гайсә белән гаилә корып җибәрәләр. Дус, тату, бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп, туганнар белән аралашып, ярдәмләшеп яши алар. Дүрт бала үстерәләр. Кызганычка каршы, Гайсәсенең гомере генә кыска булып, ул 1977 елны вафат була. Бөтен тормыш йөге аның иңнәренә төшә. Балаларны аякка бастырырга, дөнья көтәргә кирәк, төшенкелеккә бирелеп утырырга вакыт булмый.
Хаклы ялга чыккач та кул кушырып утырмый Зәбирә апа, хәтта ике эштә эшли. Көндезен шәһәр урманчылыгында көч салса, төннәрен мәктәптә каравылда тора. Октябрьскийның 25-34нче төбәкләрендә шаулап утырган агачлар аның һәм хезмәттәшләренең тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Агачларны утырта да, кисә дә, кушылган башка эшләрне җиренә җиткереп башкара ул. Уңган хуҗабикә ихата тутырып мал, кош-корт асрарга, бакча карарга да өлгерә.
Дөнья булгач, төрле хәлләр була. Әни кешегә иң авыры — үз балаңны югалту кайгысы. Шушы ачы хәсрәтне өч тапкыр кичерә ул. Бу кайгыларны күтәрергә Зәбирә апа, каян көч алгандыр. Тик кайгылардан өзгәләнүләрен кешегә күрсәтергә тырышмый. Әле бит шул арада өе дә янып көлгә әйләнә.
«Өемнән бернәрсә дә калмады. Сизенгәнменме, алдан документларны җыеп куйган идем. Ярый алары сакланды. Үз көчләребез белән яңа өй күтәрдек. Вакытлыча яшәп торыр өчен мәктәп бүлмә бирде. Сугыш һәм аннан соңгы еллардагы интегүләрне, өйсез калуны мин авырлыкларга санамыйм, бала югалтудан да ачы кайгы юк», — ди Зәбирә Шәйхетдинова үзенә төшкән сынаулар хакында.
Әлеге көндә әбекәй килене Альмира тәрбиясендә яши. Озак яшәвенең серен сорагач: «Кайгы-хәсрәткә чумып утырмадым. Булгач була инде, язмышны үзгәртеп булмый, тормыш дәвам итә, артабан да яшәргә кирәк. Кешеләргә әйберләремне жәлләмәдем, үч тота белмәдем. Гел хәрәкәттә булдым, әле дә тик тормыйм», — дип җавап бирде. Әйе, киң күңелле, ачык йөзле әби ул.
Зәбирә әби матур итеп җырлый да, яшь чакта җырлаган такмакларын әле дә онытмаган. Өстәвенә, күз явын алырдай төсле шәлләр бәйли ул. Шәлләремне саткан юк», гел кешеләргә таратам дип, безгә дә бүләк итте.
Әңгәмәдән соң ул безгә үзенең «офисын» күрсәтте. Нинди генә китап-журналлар юк анда. Сканвордлар чишәргә дә һәвәс икән. «Татарча да, урысча да укыйм, күп итеп гәзит-журналлар алдырам, акчамны жәлләмим», — ди киң күңелле героебыз. Күп укыгангамы, күз тимәсен, хәтере дә яхшы, элеккеге вакыйгаларны җентекләп сөйләде.
Зәбирә Шәйхетдинованың язмышы күпләргә үрнәк. Тормыш сынаулары алдында баш имәгән, авырлыкларга бирешмәгән, ни генә булса да яшәргә көч тапкан олы йөрәкле кеше ул. Сөйләшкәндә авырлыкларга бер дә зарланмады, ә, киресенчә, аңардан ниндидер уңай энергетика бөркелде. Мөлаем әбекәй белән аралашып, вакытның үткәне дә сизелмәде. Ихлас теләкләре белән озатып калды ул безне. Очрашудан ниндидер бер җылылык, яктылык, илһам алып, яңа күрешүләр насыйп итүен теләп саубуллаштык.
Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА
Автор фотосы.

Читайте нас: