Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
8 ноябрь 2018, 14:51

50 ел бергә яшәү — бөек хезмәт бит ул!

Алтын туй көне үтте. Табын, аш-су әзерләү мәшәкатьләре, котлаулар да артта калган инде. Юбилярларны котлап бүләк ителгән чәчәк бәйләмнәре генә һаман матур булып утыра әле.

Алтын туй көне үтте. Табын, аш-су әзерләү мәшәкатьләре, котлаулар да артта калган инде. Юбилярларны котлап бүләк ителгән чәчәк бәйләмнәре генә һаман матур булып утыра әле.
Теге яки бу гаилә ничек гомер итүен беләсең килсә, ир белән хатынның йөзләренә кара.
Бар мәгълүмат йөзләрендә чагыла. Безне Московка авылына алтын юбилейларын билгеләгән Вәлиевлар гаиләсенә алып килгән Зөхрә Вафа кызы Гәрәева алар турында болай диде: «икесе дә алтын холыклы, тырыш кешеләр».
Йортларына килеп керүгә Фәния Мөхәмәтша кызы ягымлы итеп каршы алды. «Дөрес кердемме, сезнең алтын туегыз булдымы?» — дип кабатлап сорадым. Чөнки йөзләренә карап, Фәния апа белән Әмир абыйга ул яшьне биреп булмый, бик мөлаем һәм яшь күренәләр. 2011 елда «Туган як» гәзите Вәлиевларның тату һәм бердәм гаиләсе турында язып чыккан булган. Ә бу юлы максатыбыз башка — парлы үткән 50 еллык гаилә тарихы. Ир белән хатын буларак, шушы 50 елда нинди тормыш тәҗрибәсе туплаган алар, яшьләргә әйтәсе киңәшләре нинди икән.
— Хезмәт тәрбияли кешене, — дип башлады Фәния Мөхәмәтша кызы. — Икебез дә гел эш белән мәшгуль булдык, әле булса да эшлибез. 53 ел хезмәт стажым бар.


— Ә ничек һәм кайда таныштыгыз, өйләнешү тарихы ничегрәк булды?
Сүзгә Әмир абый кушылды. Ул монтажлау идарәсендә шофер булып эшләгән чор булган. Төшке тәнәфескә туктаганнар. Шул мәлне юл аша кызыл плащтан бер кыз чыгып бара икән. Инде 27 яше тулган егетнең күзе төшә бит!
— Ничек итсәм иттем, таптым бит кызыл плащлы кызны. Өч көн дигәндә өйләнештек тә. Озаклап йөрергә вакыт булмады, яшь тә бара иде. Һич үкенмим, дөрес сайлаганмын үз тиңемне. 50 ел үткәнен, мәсәлән, мин сизмәдем дә. Фәниянең кулын сорап өч көн рәттән барырга туры килде. Үземә тиешле яр икәнен беренче көнне үк сиздем, шуңа теләгемә ирешкәнче бардым.
50 ел бергә — ул үзе бер гомер үре, аңа
бар кеше дә ирешә алмый. Бер-берсен тын алыштан, бер караштан аңлап яшәгән парлар гына барып җитәдер бу үргә.
... Вәлиевларның ишек алдында тәртип. Яңа гараж төзелеп килә. Өйләрендә җылы, чиста, бар уңайлыклар тудырылган. Шушы тормышны ир белән хатын икесе бергә, кулга кул тотынышып тудырган.
— Инәй-әтәй байлыгы исәбенә яшәмәдек, барактан башланган иде тормышыбыз, — дип хатирәләрен барлады Фәния апа. — Тормыш иптәшем дөнья көтәр өчен бик яхшы, тырыш кеше булды. Әйбер алганда да, эшкә тотынганда да аның белән киңәшләшәм. Бик акыллы, балалар, оныклар өчен җан атып тора. Хәзер икебез дә лаек ялда, бар эшне бергә эшлибез.

— Эшлибез дә эшлибез дисез, бер дә ял итмисезмени әллә?
— Бер татарча концертларны калдырганыбыз юк. Әмир абыегыз да ярата концертларга йөрергә. Аеруча Эльмира Сөләймәнова, Салават Фәтхетдинов, Фирдүс Тямаевлар иҗатына мөкиббән ул. Җиләккә, гөмбәгә бару — безнең өчен ял шулар инде, — диде Фәния апа.

— Әйтегез әле, ә менә бүген яшь гаиләләр арасында ни сәбәпле аерылышу очраклары ешайды икән?
Вәлиевлар озак уйлап тормады, сүз куешкан кебек икесе бергә җаваплады:
— Рәхәт тормыштан! Хәзер бик җиңел бит аларга, яшәр урын әзер, ашарга әзер, эшләргә иренәләр, ата-ана бар нәрсәне әзер итеп бирә. Бер тырышлык салырга кирәкми яшьләргә. Ә менә безнең кебек бер калактан ала башласалар, кадерен белерләр иде. Яшәп карыйлар да, икесе ике якка китеп бара. Эшсезлек, иркенлек, мул тормыш боза яшьләрне.
Бу сүзләрдә хаклык бар. Тулысынча килешәм. 50 ел тату гомер иткән алтын юбилярларның бу сүзләрен яшьләр дә ишетсен иде. Матур күңелле, тырыш кешеләр белән ихлас аралаштым бу көнне. Бер ул һәм кыз үстергән Вәлиевларның бүген 3 оныклары һәм бер оныкчыклары бар икән. Аларның атна ахырында мунчага кайтуы — әби-бабайга зур бәйрәм диләр. Әлбәттә, дөньяда аннан да зуррак бәхет бармы соң. Вәлиевларның иркен, матур йортларында күпме булганмындыр, вакыт үткәне сизелмәде дә. Бер ун ел үткәч, тагы килермен әле, бриллиант туегыз белән котларга, дип кайтыр юлга чыктым.

Ю. Дәүләтбаева, автор фотосы.


Читайте нас: