«Туган як»тан сезгә күтәнәч — «Бездә кунак» исемле яңа проект! Аның кысаларында редакциягә килгән «кунак»лар белән татар халкының матур бер гореф-гадәте буенча самавырлы чәй табыны артында әңгәмә корачакбыз.
Чираттагы героебызның кем булачагын сез социаль челтәрләр аша алдан беләчәксез һәм аңа үзегезнең сорауларыгызны бирә алачаксыз. Алар эчтәлекле, кызыклы булыр дип ышанабыз.
Иң беренче кунагыбыз — талантлы яшь шагыйрә Ләйсән Сабитова. Бу сөйкемле, нәфис-сылу кыз күпләргә таныштыр. Чөнки шәһәребездә оештырылучы әдәби чараларның, мәдәни кичәләрнең даими кунагы ул. Ә инде шигъри әсәрләренә килгәндә, алардагы моңлы хисләр ташкыны һәркемне тәэсирләндерерлек көчкә ия!
«... Яратмыйча сине — мөмкин түгел,
Мөмкин түгел — сине оныту…
Җаннарымны кайчак тетрәндерә
Сынау булып килгән ярату...»
28 яшьтә генә булса да Ләйсән иҗат өлкәсендә шактый тәҗрибә туплаган, укучыларының мәхәббәтен, каләмдәш дусларының хөрмәтен яулаган шәхес. Бүгенге көндә ул 5 китап авторы. Безгә сер итеп кенә әйтте: инде алтынчы шигъри җыентык тупланып килә, димәк, иҗат сөючеләрне тиздән өр-яңа әсәрләре белән куандырачак Ләйсән!
Ничек һәммәсенә дә — эшләргә дә, иҗат итәргә дә, концерт-чараларда катнашырга да өлгәшә икән ул, кайдан илһам-көч ала? Шушы һәм башка бик күп сорауларга җавап табу ниятендә яшь шагыйрәне кунакка дәштек.
— Ләйсән, иҗат дөньясына һәркем үз юлыннан килә. Син шушы серле дә, гүзәл дә мохиткә ничек кереп киттең?
— Нәселдән бирелгән сәләт дип әйтә алмыйм. Күңел халәте бу дисәм, ялгышмасмын кебек. Тәүге шигыремне 10 яшемдә яздым. Балачакта иҗат итүем үзем өчен генә сыман иде. 18 яшемдә татар егетенә гашыйк булдым, һәм нәкъ шушы чорда күңелемдәге хисләр дулкынын башкаларга да өләшү теләге уянды. Тәүдә урысча гына яза идем. Бервакыт үзем бик ихтирам иткән бер кеше шундый киңәш бирде: «Таныласың килсә, татар телендә иҗат ит». Һәм аның сүзләре хак булып чыкты! 2010 елда «Любовь-Мәхәббәт» исемле беренче китабым чыкты. Анда урыс һәм татар телләрендәге әсәрләрем тупланды.
— Иҗатыңда мәхәббәт темасы зур урын алып тора. Ни өчен?
— Чөнки мин гашыйк! Кем икәнен әйтмим, әлегә сер булып калсын.
— Син — җырлар авторы да. Берничәсен әйтеп үтче.
— «Онытмагыз безне» (Г. Уразова), «Әни, әни» (Гүзәлем), «Оныта алмадым» (И. Галимов), «Дусларым» (Ә. Нургалиев). Бик күп инде алар, 80гә якын.
— Яраткан шагыйрь-язучыларың?
— Роберт Миңнуллин һәм Илдар Юзеевның иҗаты күңелемә аеруча якын.
— Тәнкыйтькә мөнәсәбәтең?
— Иллегә илле. Урынлы тәнкыйть булса, аңа колак салам, киресенчә икән, игътибарга алмыйм.
— Шигырьләрең аерым бер кешегә багышланып языламы?
— Әйе, һәр шагыйрьнең илһамчысы, ягъни музасы була. Минеке дә бар.
«... Сиңа атап шигъри юллар язам,
Җырларымны сиңа багышлыйм.
Иртән тору белән исемеңне
Изге дога итеп кабатлыйм…»
— Сиңа илһам бирүчеләр?
— Яшьләрдән — Раяз Фасыйхов. Өлкән буын вәкилләреннән — Әлфия апа Афзалова, Хәния Фәрхи. Һәм дә күп сандагы укучыларым...
— Нинди белгечлеккә иясең?
— Һөнәрем сәнгать дөньясыннан ерак — хисапчы булып эшлим. Әмма бу иҗат итәргә комачауламый.
— Сиңа язучылык эше матди керем бирәме?
— Дөресен генә әйткәндә, бик аз.
— Үзеңне популяр дип саныйсыңмы?
— Әлегә юк, әмма барысы да алда...
— Иң зур хыялың?
— Быел ул тормышка ашты — мин чит илгә сәяхәткә барып кайттым!
— Чит илдә сине иң тәэсирләндергән урын?
— Ике атнага якын сәяхәт вакытында Франция, Италия, Венециядә булдым. Парижда туган көнемне билгеләдем. Тәэссоратларны бер җөмлә белән генә әйтеп бетереп булмый, шуңа күрә аларны шигырьләремдә тасвирлыйм.
«... Мин үзгәрдем, дуслар, бик үзгәрдем,
Үзгәрделәр хәтта уйларым.
Тартылганга күңел, җыр иленә
Алып бара тормыш юлларым...»
Франциядә — Нотр-Дам де Пари соборы, Эйфель манарасы; Италиядә — Борынгы Римның архитектура һәйкәле Колизей, Треви фонтаны онытылмас хатирәләр калдырды. Итальян кухнясына чын мәгънәсендә гашыйк булдым. Аеруча тирамису, пицца (аны махсус безнең өчен мичтә әзерләделәр), итальян токмачы ошады. Шунысын да билгелисе килә: Франциядә бик игелекле, ярдәмчел кешеләр яши. Моны метрода адашып калгач, аңладым. Инглизчә дә, французча да аз гына беләм, шулай да кешеләр мине аңлады, юлны табарга булышты...
— ВКонтакте төркемендә сиңа 8 меңнән ашу кеше язылган. Кемнәр алар?
— Бу — дусларым, иҗатымны яратучылар, сәхнә «йолдызлары», артистлар. Алар миңа даими хәбәрләр җибәрә, иҗатым белән кызыксына, арада тәнкыйтьләү, шулай ук рәхмәт, соклану сүзләре юллаучылар да бар.
— Киләчәккә планнарың?
— Яңадан-яңа шигырьләр иҗат итәргә. Кинода уйнап карарга. «Шомырт бәйләме» поэмасы буенча нәфис фильм төшерү теләге дә бар. Әлеге әсәр — иң озак язылганнардан. Бу поэманы иҗат итүгә 4 ел! китте. Анда Бөек Ватан сугышы, төрле язмышлар, мәхәббәт темасы чагылыш тапкан.
— Хыялга бирелеп алыйк — ун елдан үзеңне ничек күрәсең?
— Танылган шагыйрә итеп...
— Һәм соңгы сорау — Ләйсән Сабитова Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе булачакмы?
— Тырышып, илһамланып иҗат итсәң, әлбәттә, булыр...
— Әңгәмәң өчен зур рәхмәт, Ләйсән! Киләчәктәге иҗатыңда яңадан-яңа үсешләр, кызыклы ачышлар көтсен. Күңелләребезне сөю-моң тулы шигырьләрең белән куандырып тор!
«Туган як»ның ВКонтакте төркеменә килгән сораулардан:
— Балачакта кем булырга хыяллана идең? Тормышка аштымы?
— Актриса буласым килә иде. Хыялымның бер өлеше чынга ашты: спектакльдә уйнап карадым.
— Шәхси стилистың бармы?
— Юк, күп очракта макияж, прическаны үзем эшлим. Әмма зур бәйрәм чараларына чакырулы булганда чәчтарашханәгә мөрәҗәгать итәм.
— Кешеләрдә нинди сыйфатлар ошый?
— Гаделлек, шәфкатьлелек.
— Туган көнеңә нинди бүләк телисең?
— Чәчәк гөлләмәсе! Чит илгә сәяхәттән дә баш тартмас идем, бу Индия, Франция яки Италия булса тагы да яхшырак.
— Яңа елны кайда каршылаячаксың?
— Өйдә, иң якын кешеләрем белән.
Автор фотосы һәм архивтан.