Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
30 октябрь 2018, 12:40

Яшьлегендә сайлаган эшенә тугры калып

Шәһәрдәшебез Шәйхрамов Фәрит Шәрифҗан улы 35 ел нефть тармагында эшли.

Шәһәрдәшебез Шәйхрамов Фәрит Шәрифҗан улы 35 ел нефть тармагында эшли.
Кешене хезмәт бизи, диләр халыкта. Чыннан да, хезмәт сөйгән кеше генә тормышта үз урынын таба аладыр. Тырыш, уңган эшчене җитәкчеләр дә, хезмәттәшләре дә хөрмәт итә. «Ойл-Сервис» җәмгыятенең инструменталь мәйданчык мастеры Фәрит Шәйхрамов нәкъ шундыйлардан.
Язмам герое Татарстанның Актаныш районы Сәфәр авылында дөньяга килә. Туган авылында 10 класс белем алгач, армия сафларына алына. Ике ел хәрби хезмәтен чик гаскәрләрендә Ерак Көнчыгышта үти ул. Армиядә чыныгу алган егет, туган якларына әйләнеп кайтып, абыйсы янына Әлмәт шәһәренә юнәлә. Хезмәт юлын биредә «Татнефть» предприятиесендә скважиналарны җир асты ремонтлау операторы ярдәмчесе булып башлый.
Белемле кеше меңне егар, дигәндәй Фәрит Шәйхрамов, үз эше буенча төпле белем алу кирәген яхшы аңлап, Октябрьский шәһәренең нефть техникумына эксплуатация бүлегенә читтән торып укырга керә. Шәһәр кызы Илмира Арынгазы кызы белән танышып, гаилә кора яшьләр. Алар Октябрьскийда урнаша. Гаилә башлыгы «Башнефть» компаниясендә хезмәт юлын дәвам итә. Үз эшен җиренә җиткереп башкарган, җаваплы, тырыш хезмәткәрне җитәкчеләр дә күрә һәм эш дәверендә ул бораулаучы ярдәмчесеннән мастерга кадәр үрләтелә.
Яшь чактан ук спортны үз итә Фәрит абый. Кичләрен буш вакытта хезмәттәшләре белән волейбол уйный, кышын чаңгыда шуарга ярата.
Соңгы биш елда Фәрит Шәйхрамов «Ойл-Сервис» җәмгыятенең нефть промыселы җиһазлары бүлегендә инструменталь мәйданчык мастеры булып көч сала. Ул җитәкләгән цехта нефть җиһазлары ремонтлана. Тәҗрибәле мастер кулы астында слесарьләр, фрезерчылар, токарьләр — барлыгы 20гә якын кеше даими һәм вахта ысулы белән эшли. Үз тәҗрибәсе белән яшь хезмәттәшләре белән ихлас уртаклаша ул. Һәрберсе турында уңай фикердә, бер-берен аңлап, килешеп эшләүләрен, тату коллектив булуын билгели.
35 ел хезмәт стажына ия булган белгеч «гасыр яшә, гасыр укы» девизы белән яши. Әйе, вакыт туктап тормый. Тармак үсешкән саен төрле яңалыклар кертелә, барына да өйрәнергә, нечкәлекләренә төшенергә кирәк. Шул вакытта гына кеше үз эшенең остасы була ала.
Белемгә тартылу сыйфаты әнисеннән килә аның. Кәймә апа бик укымышлы була, Коръән укый, намазны калдырмый. Фәрит абый үзе дә дин юлында, намаз укый, ураза тота, мәдрәсәдә укып, дин белемен камилләштерә.
Фәрит Шәрифҗан улы — гаиләсенең ышанычлы терәге. Хәләл җефете белән ул һәм кыз тәрбияләп үстереп, зур тормыш юлына бастырганнар. Улы, әтисе юлыннан китеп, нефть тармагында эшли.
Яшьлектә сайлаган һөнәренә тугры калган Фәрит Шәрифҗан улына шушы көннәрдә тормыш үзе ике бишле куйган. Ул хезмәтеннән канәгать булып, тормышыннан ямь табып яши. Ә бу — үзе зур бәхет.


А. ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотосы.
Читайте нас: