Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
25 октябрь 2018, 18:53

Һөнәрленең кулы алтын

Бәйрәм дими, ял дими, көн саен диярлек рейста алар.

Бәйрәм дими, ял дими, көн саен диярлек рейста алар.
Ишегалларыбыз чиста, сулар һавабыз саф булсын өчен алны-ялны белми эшлиләр. Көн саен тонналап чүп чыгарырга туры килә үзләренә. Сүзем контейнерларны җыештыручы машина водительләре хакында бара.
Бүген сезне «СпецЭкоТранс» предприятиесендә хезмәт куючы Руслан Бәхтияров белән таныштырасым килә. Ул «ут күршебез» — Татарстанның Баулы районы егете. Руслан 82нче һөнәри училищеда водитель-машинист белгечлеген үзләштереп, беренче хезмәт «мәктәбен» туган авылы Бакалыда үтә. Армия сафларына алынгач, аңа тагы да күбрәк тәҗрибә туплау мөмкинлеге тия. Ә инде 2010 елдан Бәхтияров Октябрьскийда эшли башлый. Бер елдан ул «СпецЭкоТранс»ка контейнерларны җыештыру машинасы водителе булып урнаша. Шәһәребездә чисталык-тәртип булдыру эшендә ул инде 7 ел мәшгуль. «Балачактан техника белән булашырга яраттым, — ди Руслан үзе. — Әтием дә водитель булгач, шушы һөнәр мине гел дә үзенә тартып, кызыктырып торды».


Ювелир эшенә тиң хезмәт
… Иртәнге җиде. Кемнәрдер матур төшләр күрә-күрә «йокы симерткән» вакыт әле бу. Ә «СпецЭкоТранс»ның ишегалдында күптән тормыш «кайный». Водительләр, механиклар, башка белгечләр мәш килә: техникага җентекле күзәтү үткәрү, юл кәгазьләре тутыру, эшчеләрнең сәламәтлек торышын тикшерү һәм башка вазыйфаларны үтәү зарур. Аннары һәркем үзенә тәгаенләнгән участокка юнәлә. Биләмәләрдәге контейнерларны җыештыру эше кичке бишкәчә дәвам итә.

— Сезнең хезмәтне еш кына «ювелир» эшенә охшаталар?
— Моның белән тулысынча килешәм. Шәһәребездә транспорт белән (аеруча ул «КАМАЗ» ише дәү булса) узу өчен уңайсызрак, кысан тыкрыклар, ишегаллары күп. Бусы гына җитмәгән, йорт алды тулы машина. Шулар аша имин генә үтеп китү өчен чын мәгънәсендә «ювелир» булу кирәк! Бу төп эш гамәлләрендә дә чагылыш таба. Рычагны ипле генә күтәрү, контейнердагы чүп-чарны читкә «чәчми» генә мусоровоз арбасына бушату югары осталык, җитезлек сорый. Шунысын билгелисем килә: җитәкчеләребез тырыш хезмәтне бәяли беләләр, водительләргә белемне үстерү, бәйгеләрдә үзеңне сынау мөмкинлеге дә бирелә. Предприятиебездә даими яңарышлар булып тора (мисалга, өр-яңа машиналар кайтарыла. Боларның һәммәсе тагы да тырышыбрак эшләргә, нәтиҗәләрне яхшыртырга этәргеч бирә.

— Авыр эштән ялыгып та китәсездер?
— Көненә ничә тапкыр кабинадан сикереп төшеп, кире менүләрне генә саный башласаңмы?! Күз алдына бераз китерәсездер… Бер яктан бу үзенә күрә «спорт» төре, тәнне чыныктыру ысулы. Шул ук вакытта ул бөтен организмнан зур киеренкелек таләп итә. Бу аеруча кул-аяклар, умырткалык тирәсендә сизелә. Күзләргә дә басым көчле, чөнки эш гамәлләребезнең үзенчәлеге нык игътибарлылык сорый. Шунысы да бар: безнең хезмәт физик яктан гына түгел, рухи яктан да сабырлык, көч таләп итә. Торак йортлар биләмәсендә эшләгәч, кешеләрнең битарафлыгы, игелексезлеге белән даими очрашырга туры килә. Минемчә, монысы икеләтә авыр.

— «Батырга да ял кирәк», ди халык әйтеме. Ял көннәрегез ничек үтә?
— Эштән бушаган арада гаиләм янына ашыгам. Күбрәк вакытны мәктәптә укучы улым һәм балалар бакчасына йөрүче кызыма багышлыйм. Хоббием да бар: балык кармакларга, гөмбә җыярга бик һәвәсмен.

— Водитель һөнәрен сайлауга үкенмисезме?
— Юк, җиңелдән булмаса да эшемне яратып, хөрмәт белән башкарам. Тирә-юнебездә тәртип-чисталык булдыруда үз өлешем дә булуы горурлык уята. Балаларыбыз имин мохиттә үссен өчен дә кирәк бу. Шушы кагыйдәгә шулкадәр ияләнгәмен, кайчагында җыештырылмаган контейнер күрсәм, шунда ук «бирегә машина вакытында килеп өлгәшмәгән» дигән уй килә. Үзебезнең участокта мондый хәлнең булганы юк, һәм арытаба да моңа юл куймаска тырышачакмын.
Кеше яшәгән җирдә чүп-чарсыз берничек тә булмый. Моны мин яхшы аңлыйм. Бу — тормыш чынбарлыгы. Әмма бер нәрсәне онытамасак иде: һәркемнең хезмәте хөрмәткә лаек, бүген кемгәдер яхшы мөнәсәбәт күрсәтәсең икән, иртәгәсе ул үзеңә игелек булып кайтачак. Бер-береңне ихтирам итеп, аңлашып яшәүгә ни җитә!

… Очрашу тәмам, һәркем үз эшенә ашыга. Мин редакциягә юл алам, ә Руслан машинасында күнекмәләр ясарга. Тырыш егет эштән бушаган арада водительләр арасында узачак бәйгегә әзерләнә. Әйткәндәй, ул елның-елында җиңүче исеменә лаек була. Аңа киләчәктә дә яңадан-яңа уңышлар, имин юллар телик!

Л. ГАБИТОВА, автор фотосы.

Читайте нас: