Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
25 октябрь 2018, 17:36

«Дини һәм дөньяви гыйлем янәшә атларга тиеш»

... Табышмак әйтәм, җавабын табыгыз. Әлеге кешенең эш сәгате һич чикләнмәгән, тәүлекнең теләсә кайсы мәлендә диярлек аңа мөрәҗәгать итүләре ихтимал.

... Табышмак әйтәм, җавабын табыгыз. Әлеге кешенең эш сәгате һич чикләнмәгән, тәүлекнең теләсә кайсы мәлендә диярлек аңа мөрәҗәгать итүләре ихтимал.
Үтә җитди вазифаларыннан тыш, хуҗалык мәшәкатьләре белән дә шөгыльләнергә туры килә үзенә. «Хезмәт урынында яшәүче җаннардан» ул. Таләпчән җитәкче дә, игътибарлы мөгаллим-тәрбияче дә, тәҗрибәле остаз да, актив җәмәгатьче дә, хәстәрлекле гаилә башлыгы да....
Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин. Октябрьский шәһәре, Ярмәкәй, Бишбүләк, Миякә районнары имам-ахунды. Аның исеме күпчелек якташларның тел очында. Олысы-кечесе ул хезмәт салган «Нурул-Ислам» мәдрәсәсенә эзен суытмый. Төрле гозер, үтенеч белән киләләр. Бихисап сорауларына җавап табу, күңел тынычлыгына ия булу, гыйлем эстәү ниятеннән юлланалар бирегә.
Егерме еллап гомерен мәдрәсәне җайга-тәртипкә салуга, алай гына да түгел, алдынгылар рәтенә сарыф иткән дин әһеле яшәешенең иң күркәм мизгелен билгели. Алтмыш яшь! Ир асылының акыл-зиһен туплаган, үткәннәргә җентекле байкау ясаган, киләчәккә зур өметләр баглаган мәле. Форсаттан файдаланып, юбиляр белән бераз хатирәләрне яңартып алыйк әле.


— Мәүлемҗан хәзрәт, килешәсездер, һәр чишмәнең үз чыганагы, дигәндәй, адәми затның да тәүге адымнарын атлаган, дөньяны таный башлаган нигезе була.
— Чыгышым белән Татарстанның Аксубай районы Яңа Ибрай авылыннан мин. Ифрат тату-дус, хезмәт сөючән гаиләдә туып үстем. Сигез бала идек. Әти-әни - колхозчылар. Һәръяклап безгә өлге булдылар.

— Нинди алымнар куллана иде соң әти-әниегез тәрбия максатыннан?
— Иң мөһиме — хезмәт. Бакча эше, мал-туар, кош-корт карау, су ташу... Колхоз эшендә мәшгульлек. Әтием Мәүлет Сибгатулла улы авылда бер балта остасы иде. Ул салмаган йорт-кура сирәктер. Әнием Мәфирә Нурулла кызы исә шактый гыйлемле, укырга һәвәс җаннардан иде. Безне дә тирәнтен белем алырга өндәде. Шөкер, васыятен үтәдек, теләгән белемгә ия булдык.

— Ә фәкать дин мәсьәләсенә килгәндә. Ниндидер этәргеч балачактан ук булгандыр, мөгаен?
— Әйе. Беренчедән, элек-электән безнең якта дингә игътибар зурдан булган. Революциягә кадәр авылда өч мәчет эшләп килгән, бүген дә шулай. Гомумән, якын-тирә авыллардан күп кенә дин әһелләре чыккан. Халкыбыз дин тыелган елларда да иманыннан ваз кичмәгән, күркәм гореф-гадәтләрне саклый алган. Сер түгел, мәктәп чорында атеистик тәрбия алып үстек. Октябрят та булдык, пионер, комсомол да...
Әнкәемә рәхмәтлемен. Гомер бакый диннән аерылмады, намаз укыды, ураза тотты. Өстәл артыннан дога кылмыйча тормый идек. «Улым, укытучыларга каршы сүз әйтмәгез. Аллаһы бар, шуны белегез», дип өйрәтә иде әни. Заманалар үзгәрде, хаклык өскә калкып чыкты. Бүгенге көндә җиде мең халкы булган ике авыл карамагына — җиде мәчет, ике мәдрәсә. Янә куанычлы хәл. Күптән түгел авылга кайткач, беренче укытучым Разия апа белән очрашу насыйп булды. 94 яшьтә, зиһененә хәйран калырлык. Бүген ул дин юлында, догалар укый, намазын калдырмый. Бик сөендем мөгаллимәм өчен. «Мәктәп елларында ук сиңа зур өметләр баглый идем, акладың», ди Разия апа. Абруйлы остазың тарафыннан шундый бәһа ишетү бәхет түгелмени!

— Әлбәттә. Тик шулай да, дини гыйлемгә ия булу нияте акрынлап ныгый баргандыр, минемчә. Бер көнлек гамәл түгел ич, шактый җитди адым...
— Мәктәптә укыганда тарих, тел фәннәренә өстенлек бирә, китапларны су кебек «эчә» идем. Сигезенче сыйныфны тәмамлаганда, үзем өчен нәтиҗәләр ясаган идем инде. Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга кердем. Төрле ил язучылары, борынгы әдәбият үрнәкләре белән таныштым. Гарәп язмасын да үзләштердек. Ныклы нигез булды бу минем өчен. Хезмәт юлын Түбән Кама шәһәрендә башладым. Хәләл җефетем Нәсимә Мөхлис кызы белән (аның белән 1984 елда гаилә кордык) типографиядә эшләдек. 1990 ел язмышыма шактый үзгәрешләр алып килде. Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы билгеләнгән, дини, милли хәрәкәт үсеш кичергән чор. Мәчеткә йөри башладым. Яңа ачылган гимназияләрдә балаларга гарәп язмасын өйрәтү теләге уянды. Теләк бер хәл, тәүдә үз белемеңне арттыру мөһим. Шул рәвешле ныклап дин гыйлеме алырга ниятләдем.

— Һәм дә ниятегезне гамәлгә ашыруга ирештегез...
— Өч юл чатында калган әкият героен хәтерлисездер. Мин дә шундыйрак халәттә идем. Совет чорында дини уку йортлары Бохарада, Ташкентта эшләп килә иде. Ниһаять, 1989 елда Уфа шәһәрендә дә мәдрәсә ачылды! СССРның Аурупа өлеше һәм Себер мөселманнары Үзәк Диния Нәзараты карамагында иде ул. Кай төбәккә юлланырга? Әлбәттә, Уфага! 1990 елда мәдрәсәгә укырга кердем. Сайлап алу комиссиясендә Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин дә бар иде. «Кем булырга телисең?», дип сорый миннән. «Укытучы». «Мәчет-мәхәлләләрдә имамнар җитешми, укы», дип хәер-фатихасын бирде...

— Ә гаиләгездә ничегрәк кабул иттеләр соң Сезнең карарны?
— Уңай. Әнкәй шатлыгын яшермәде дә. «Кем безгә җеназа укыр, Коръән чыгар, дип борчылып йөри идем. Рәхмәт, укы, балам», диде. Әткәй, гадәтенчә, үз иркемә куйды. Әнием сүзләре чынбарлыкка ашты. Газизләрем вафатыннан соң икесенә дә җеназа укыдым... Аллаһыга шөкерана кылам. Кадерлеләрем озын гомерле, балалары тәрбиясендә, караулы булды. Ә бит Тәкъдир иркәләмәгән аларны. Әти сугышта катнашкан, инвалид. Әни — тыл, хезмәт ветераны. Тормыш иптәшемә килгәндә. Яшереп тормадым, ниятемне ачып салдым. «Укы», дип җаваплады хәләлем. Гәрчә ул чакта кызыбыз Әминәгә авырлы булса да... Айнур улыбызга да биш яшь кенә иде әле. Сокланыплар туялмаслык Нәсимәгә. Ансат булмады ич аңа. Еллары нинди иде бит. Талон заманнары, ачлы-туклы дигәндәй көн күрүләр...

— Инде уку еллары да артта...
— Беренче вакытларда мәдрәсә идәнендә йоклый идек. Төрле төбәкләрдән 70 шәкертбез. 1992 елда Түбән Камага имам-хатыйб булып кайттым, җиде ел имамлык вазифаларын башкардым. Мәчетне ачу тантанасында ул чактагы Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин да катнашты. Дингә сусаган халык мәчетләргә агыла, гыйлем алырга омтыла. Тик... тиздән татар, башкорт милли хәрәкәтендә бүленү галәмәте башланды. Мәчеттә дә, кызганычка каршы, күңелсез низаг-тавышланулар китте. Тәлгать хәзрәткә киңәш иттем, яңа эш урыны сорадым. Волгоград, Киров өлкәләрендә һәм Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә урын бар икән. «Өчесенең берсен сайла», диде Баш мөфти.

— Янә теге әкияттәге сыман өч юл чатында калдыгыз...
— Нәкъ шулай. Волгоград, Киров якларына юлландым, төрле дәрәҗә җитәкчеләр белән таныштым. Октябрьскийда булдым. Нәтиҗәдә... биредәге мәдрәсәне сайларга карар иттем. Нилектәнме? Беренчедән, әти-әниләргә, туганнарга якынрак. Икенчедән... Сер түгел, гаилә белән яңа төбәккә күченү (хиҗрәт кылу) кыен гамәл. Инде җайга салынган яшәешеңне таныш булмаган мохиткә алыштыру, дигән сүз. Берәр зур эшкә тотынганчы «Нәфел» намазын уку мотлак. Ике тапкыр ике рәкәгать намаз укып, Аллаһыдан ярдәм сорадым. Ни гаҗәп, арытаба ике төш күрдем. Беренчесе: умарта кортлары бал җыйган. Монысы — ризык муллыгына. Икенчесе: зур авырлыклар белән биек коймага үрмәлим. Өскә менеп җиткәч, ап-ак оекбаш кидем. Игътибар итегез: ак төс, сафлык төсе! Тәвәккәлләдем. 1999 елның 25 ноябрендә Октябрьский мәдрәсәсендә эшкә керештем. Кулда — Баш мөфтидән указ. Минем белән — ике «Газель» шәкерт. 20 еллап гомер үтеп тә киткән...

— Яңа җирдә — яңа мәшәкатьләр, дигәндәй...
— Алардан башка булмый. Иң әһәмиятлесе — тәүдә үк үз алдыңа максатлар кую. Бик тә акыллы кешеләр белән сөйләшү вакытында ишеттем бу хакта. Минем алда катгый, анык бурычлар тора. Мәдрәсә документларын тәртипкә салу, бурычларны түләү, җир, бинаны рәсмиләштерү. Янә дә, дини хезмәттә һичнинди фетнәгә кермичә, яңа программа нигезендә шәкертләрне укыту. Биредә бернинди таныш-белеш юк иде бит. Тугыз ай тирәсе Айнур улым белән генә көн иттек. Шәһәр белән таныштык. Төрекмән, Мулла мәчетләренә намазга йөрдек. Нәсимә белән кызым Әминә дә килгәч, дөньябыз тәмам түгәрәкләнде. Сөенечкә каршы, балалар да тиз арада ияләште. Мәктәптән кайтышлый, беренче көнне үк, сорыйм болардан: «Йә, хәлләр ничек?» «Зур авылдагы кебек. Монда кешеләр гади, ачык», дип җавапладылар.

— Байтак еллар дәверендә башкарылган эшләр бихисаптыр, билгеле.
— Иң мөһимнәренә тукталыйк. 2007 елда белем бирү эшчәнлегенә махсус лицензия, рөхсәт алдык. Ремонт, төзекләндерү эшләрен әйткән дә юк. Шушы гомер эчендә мәдрәсәнең көндезге бүлегендә укып чыккан 120дән артык егетебезнең һәммәсе дин хезмәтендә, Русиянең төрле шәһәр-авылларында иман нуры тарата. Бик тә кирәк бүгенге көндә һөнәри белемгә ия дин әһелләре. Уйлап кына карагыз, руханилар җитешмәү сәбәпле, республикадагы 1300 иман йортының 70тән артыгы бикле тора! Ярый торган эш түгел бу...
Имамнар, хатын-кызлар өчен читтән торып уку бүлекләре дә уңышлы эшләп килә. Агымдагы уку елында исә кичке бүлектә шөгыльләнүчеләргә гарәп сөйләмен үзләштерү, гарәпчә язу дәресләре булдырылды. Мәдрәсә мөгаллим-мөгаллимәләре елның елында белем дәрәҗәсен күтәрү курсларында була. Янә бер яңалык. Быелдан, һәр чәршәмбе көнне, Картлар һәм инвалидлар йортында вәгазьләр укыла башлады. Кыскасы, халыкның гыйлем, мәгълүмат-белешмә даирәсе киңәя!

— Шул исәптән яшь буын вәкилләре белән заманга ярашлы аралашу мәсьәләсе дә алга килеп баса...
— Традицион дин әһелләре гомуми белем бирү учреждениеләрендә, колледж-техникумнарда еш була. Укучылар өчен әдәп, әхлак дәресләре үткәрелә, вәгазьләр сөйләнелә. Төрле көнүзәк темалар күтәрелә. Күпмилләтле, төрле диндәге якташлар арасында низагларга урын юк. Шуны ныклап төшендерә алсак иде яшьләргә... Шәхси тәҗрибәмнән чыгып әйтүем: хөкүмәт, хакимият вәкилләре белән берлектә эш итү мөһим. Рухи ярдәм, терәк бик тә кирәк безгә. Шәһәр җитәкчелегенә рәхмәт, безгә ышаныч күрсәтәләр, киңәшмәләргә чакырып торалар.

— Бүгенге дин әһеленә нинди сыйфатлар хас булырга тиеш?
— Хикмәтле, ягъни үтә зирәк булу. Дини гыйлем белән бергә дөньяви белем алырга омтылу. Халык белән эшлибез. Димәк, яңалыклардан хәбәрдарлык, психология, педагогика фәннәрен үзләштерү зарур. Руханилык ниндидер һөнәр төре түгел, ә бәлки халык, җәмгыять мәнфәгатендә хезмәт итү. Шәхсән мин 26 ел инде дини хезмәттәмен. Безнең өчен ал-ял, вакыт белән исәпләшү дигән төшенчә юк. Гелән шәкертләр белән бергәбез. Мин аларга әти, бабай сыман. Нәсимә абыстай — дәү әни, әни ролендә. Мөгаллим, мөгаллимәләр бер үк вакытта тәрбиячеләр, апа-абыйлар да. Дин әһеле юлын сайлаганнар мондый тормыш рәвешенә әзер булырга тиеш. Ул-кызларын ата-ана безгә ышанып тапшыра. Өметне аклау зарур. Мәдрәсәгә балалыктан чыгып та бетмәгән 15 яшьлек үсмерләр килә. Аларны уңай шартларда укыту-тәрбияләү, мөстәкыйль тормышка әзерләү бурычы тора. Сер түгел, соңгы елларда белем алырга килгән яшьләрнең сәламәтлек ягы да борчу тудыра. Игътибарны икеләтә-өчләтә арттырырга кирәк, дигән сүз. Тиешле тәртиптә көн күрү тазалык торышына да уңай тәэсир итә. Мисалга. Кичен шәкертләрнең кесә телефоннарын җыеп алабыз. Йокылары бүленмәсен, яхшылап ял итсеннәр, шулай бит? Иртәгәсен «уенчыкларын» кайтарып бирәбез. Ни генә димә, файдалы тоелган әйбернең дә тискәре йогынтысы була.

— Балалар, дигәннән, ул-кызыгыз да дин хезмәтендә ич әле.
— Ихластан горурлык хисе кичерәм алар өчен. Абыстай белән балаларны тәүфыйклы, инсафлы итеп тәрбияләргә тырыштык. Нәсимә белән бер-беребезне ярты сүздән, күз карашыннан аңлыйбыз. Дөрес сайлаганмын тормыш юлдашымны. Тәү очрашуда ук чибәрлеге, тыйнаклыгы белән әсир иткән иде, әле дә шулай... Балалар безнең үрнәктә дин юлын сайлады. Унике яшьләреннән мәдрәсәдә укый башладылар, арытаба югары белемгә ия булдылар. Инде хәзер үзләре шәкертләрне укыта. Айнур 2007 елдан мәдрәсә ректоры. Кияү, килен дә иман юлында. Дүрт оныгыбыз — иң зур шатлык-куаныч чыганагы...

— Бәхетлесез, димәк?
— Һичшиксез, бәхетлемен! Гаиләмдә дә, хезмәтемдә дә. Яшьлек хыялларым гамәлгә ашты, дип уйлыйм. Укытучы да, тәрбияче дә булдым, дин әһеле дә. Заманча җиһазландырылган, уңайлы бинабыз бар. Мәдрәсәдә бердәм, эшсөючән коллектив тупланган. Мәхәлләбез бар, йөздән артык кеше намазга йөри. Һәркем белән шәхсән эшләргә, хәленә керергә омтылабыз. Мөгаллим-мөгаллимәләребез, Мулла, Нарыш мәчетләрендә хезмәт итүче дин әһелләребез — мәдрәсәдә укып чыккан кичәге шәкертләребез, үз кадрларыбыз. Шәһәрдә 6 урында җомга намазлары укыла. Октябрьский дин үзәгенә әверелде, дисәм, арттыру булмас.

— Киләчәккә хыял-теләкләр дә юк түгелдер?
— Бихисап алар, гомер генә булсын. Мәдрәсә ишегалдында мәчет төзү. Җомга көнне 120ләп кеше килә чөнки. Уку йорты аерым булырга тиеш, дип уйлыйм. Мәдрәсә коймаларын алыштыру, бинаны тышлау, тышкы яктан җылыту кирәк. Гомумән, ишегалдын гөлбакча итәргә иде. Җир эшен, чәчәкләр үстерүне бик тә яратам. Гаиләбез белән шулай. Мәдрәсәдә музей булдырырга да ният бар. Экспонатлар шактый җыелды, һаман тулылана килә. Яшь буын үткәннәрне белергә, ил, халык, милләт язмышы белән кызыксынырга, горурланырга тиеш.

— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Уңышлар, якты-кояшлы көннәр, шатлыклы мизгелләр насыйп әйләсен үзегезгә!
... Сөйләшүебез Нәсимә абыстай фикереннән башка тулы булмас кебек тоелды миңа. «Хәзрәт белән танышканда үк гаҗәеп тырышлыгы, гаделлеге күзгә чалынды. Дөнья көтәр өчен менә дигән кеше! Тәртипле, хәләл көч белән көн күргән гаиләдә туып үскән. Ак әби, Ак бабай дип йөртәләр иде авылда бианай-биатайны. Абруйлары зур булды. Әнинең пөхтәлегенә исләрем китә иде... Динилеге дә бианайдан Мәүлемҗанның. Әнкәй намазын калдырмады, догалардан аерылмады...
Тормыш иптәшем хәстәрлекле гаилә башлыгы да. Хатын-кыз, ир-ат эше дип аермый, барысын бергә башкарабыз. Балаларга карата һәрвакыт таләпчән, гадел булды. Инде оныклар да исән-имин буй җиткерсен, сәламәт-таза булсын. Нинди генә язмыш сайламасыннар, дөньяви һәм дә дини гыйлемне бергәлектә алып барсыннар. Дин юлына килгәндә. Авыр юл, яшермим. Бар булмышыңны багышларга кирәк. Абыстайдан исә зур сабырлык таләп ителә. Ярдәмләшү, киңәшләшү, көтә белү — үтә мөһим сыйфатлар. Әмма бәхет-сәгадәт тулы тормыш та бу. Башкаларга кулдан килгәнчә ярдәм итә алу — үзе зур куаныч.
«Дин әһеленә туган көн уздыру ярыймы?», дип сорадыгыз ич әле. Ник ярамасын, ярый. Яшәлгән гомерне, башкарган гамәлләрне барлау мәле ич ул. Туган-тумача мул табын артына җыйнала, Коръән укыла. Бик тә күркәм мәҗлес ул адәм баласы өчен туган көн. Хәерле гомерләр бирсен Аллаһы Тәгалә барчабызга да».

С. ГАРИФУЛЛИНА.


Читайте нас: