Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
10 октябрь 2018, 17:56

«Туган җирнең терәге син, хезмәт кешесе!»

28 ел элек, 1990 елның 11 октябрендә Башкортстанның дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителә.

28 ел элек, 1990 елның 11 октябрендә Башкортстанның дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителә.
Башкортстан Русия төбәкләре арасыннан беренчеләрдән булып федераль үзәк белән килешү төзеде.
Халкыбызның шушы гамәле зур горурлык тудыра. Бүген дә төбәктә яшәүчеләр хыялларына тугры кала, төрле өлкәләрдә уңыш-казанышларга ирешә, даими үсешкә омтыла. Башкортстан халкы бер тамырдан, бер төптән булып, бердәмлектә гомер кичерә. Туган республика хакына тырыш хезмәт куя, бөтен көч-куәтен, аң-рухын аңа багышлый. Бу уңайдан октябрьскийлылар да сынатмый. Шәһәрдәшләр сәнәгать, икътисад, медицина, спорт, мәгариф һәм башка өлкәләрдә яхшы эш нәтиҗәләре белән куандыра.
Республика көне билгеләнгән ямьле мизгелләрдә хакимият бинасында Октябрьскийның оешма-предприятиеләрендә күп еллар эшләгән, югары күрсәткечләргә ирешкән хезмәткәрләрне Мактау кәгазьләре белән бүләкләү тантанасы үтте. Бүләкләнүчеләргә ихлас тәбрикләү һәм рәхмәт сүзләрен хакимият башлыгы вазыйфасын үтәүче Михаил Черкашнев җиткерде. Михаил Алексеевич шәһәрнең социаль-икътисади үсеше, киләчәктәге яңарышлар турында сөйләде. Төбәкнең бүгенге торышы, уңай үзгәрешләр күпчелектә биредә яшәүче кешеләргә бәйле. Үз өлкәсендә тырыш хезмәт куючы, шәһәрнең бүгенгесен һәм киләчәген кайгыртучы якташлар зур хөрмәткә лаек. Гади эшчеме, җитәкчеме, табиб-укытучымы ул — нинди һөнәр иясе булуына карамый, бу кешеләрнең һәрберсе якты киләчәк өчен бар сәләтен бирә, яшь буынга күркәм үрнәк күрсәтә.
«Күпьеллык намуслы хезмәт өчен» хакимиятнең Мактау кәгазьләренә ия булучылар белән танышып үтик: монтажчы Ф. Әюпов («Жилуправление»); эш башкаручы О. Барбарук (1нче спорт мәктәбе); социаль белгеч Л. Вәлиева, водитель В. Рудаков («Гаилә» көнбатыш районара үзәге); фельдшер С. Васильева (1нче дәваханә); җыештыручы Р. Газизуллина («Жилуправление»); акушеркалар — З. Галеева, О. Шипилина, шәфкать туташы Л. Халфина (1нче дәваханә); физкультура укытучысы Е. Голенкова (нефть колледжы); эшче Р. Курбанов («Башкорт фарфоры»); белгеч Л. Мөхәмәтҗанова («Гражданнар оборонасы, халыкны һәм биләмәләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау идарәсе»); токарь С. Наумов, өлкән мастер И. Стекольщиков («ПетроТул»); юрисконсульт Э. Петрова («Благоустройство»); механик С. Семкин («РН-РемонтНПО» җәмгыятенең Уфа филиалының Октябрьский цехы); водитель А. Султанов («Полигон»); электроцех начальнигы Ә. Сөендеков («Теплоэнерго»); геолог Т. Трошина («Туймазынефть» нефть һәм газ идарәсе «Башнефть-Добыча» җәмгыятенең 3нче Туймазы цехы»); ашханә мөдире М. Хәйруллина (шәхси эшкуар Э. Ф. Камалетдинова); электромонтер Р. Шакиров («Октябрьский электр челтәрләре»).
Афәрин, якташлар! Үзегез сайлаган һөнәргә тугры булганыгыз, шәһәрдәшләр мәнфәгатен кайгыртканыгыз өчен ихлас хөрмәтебезне белдерәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез, һәр башлангычыгызда уңышлар юлдаш булсын!
Л. ГАБИТОВА, автор фотосы.

Читайте нас: