Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
4 октябрь 2018, 13:23

«Могҗизаны үзебез ясыйк!»

12нче мәктәпнең урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Нуриева балачактан язучы-прозаик А. Гринның «Ал җилкәннәр» әсәрендәге Артур Грэй образын үзенә үрнәк итеп алган. Грэйның «Могҗизаны үзебез ясыйк!» дигән сүзләре Чулпан Фәнүр кызының тормыш өндәмәсенә әверелгән дисәк тә ялгышмабыз.

12нче мәктәпнең урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Нуриева балачактан язучы-прозаик А. Гринның «Ал җилкәннәр» әсәрендәге Артур Грэй образын үзенә үрнәк итеп алган. Грэйның «Могҗизаны үзебез ясыйк!» дигән сүзләре Чулпан Фәнүр кызының тормыш өндәмәсенә әверелгән дисәк тә ялгышмабыз.
Укытучылык эшенә чын-чынлап гашыйк ул. Бу икенче өенә әйләнгән мәктәбе, яраткан укучылары турында сөйләгәндә яктырып киткән йөзеннән, очкынланган күз карашларыннан, ихлас елмаюыннан ук сизелә. Һөнәргә мәхәббәте бала чактан салынган. Моңа бәлки әнисе — Әлфия Абдуллинаның да педагог булуы сәбәпчедер. Әйткәндәй, Әлфия Мирзахан кызы күп еллар буена 12нче мәктәптә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән.
Укытучылар көне якынлашкан ямьле мизгелләрдә Чулпан ханым белән очрашып, аның тормыш һәм хезмәт юлы белән якыннанрак танышу форсаты тиде. Чулпан Фәнүр кызына 33 яшь, ул Октябрьскийда туып-үскән, Башкорт Дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаган, 11 еллык педагогик стажга ия, югары категорияле укытучы. Хезмәт юлын 2007 елда Уфаның 7нче мәктәбендә башлап җибәрә. Әйткәндәй, Чулпан ханым Уфадагы хезмәттәшләре, элеккеге укучылары белән бүген дә бәйләнешне өзми, даими аралашып тора. 2012 елда туган шәһәренә кайтып, 10нчы мәктәпкә эшкә урнаша. Әнисе кебек үк Башкорт халык театрында шөгыльләнә. Спектакльләрдә төп рольләрне башкара. Шәһәр мәдәният йорты һәм хакимиятнең мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатлары белән билгеләнә.
Бүгенге көндә Чулпан Фәнүр кызы 12нче мәктәптә урыс теле һәм әдәбиятын укыта. Яшь кенә булуына карамастан, ул инде күп сандагы конкурсларда катнашып, бүләкле урыннар яулаган. Аларның берничәсен генә санап китик: 2014 елда (10нчы мәктәптә тәрбия эше буенча директор урынбасары булып эшләгән вакыт) «Данко» педагогик осталык конкурсында 1нче урын; 2017 елда урыс теле укытучыларының республика олимпиадасында призер, «Буыннар бәйләнеше өзелмәсен» педагогик очерклар һәм тарихлар бәйгесендә (Санкт-Петербург) лауреат, укытучылар өчен «ФГОС буенча методик эшләнмәләр» халыкара иҗат бәйгесендә 1нче урын. Конкурсларда катнашудан тыш, сәләтле педагог мәктәп һәм шәһәр күләмендә ачык дәресләр оештыра, яшь белгечләр өчен семинарларда актив катнаша, урыс теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсендә тора.
Чулпан Фәнүр кызының укучылары да сынатмый, төрле дәрәҗәдәге бәйге-олимпиадаларда яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Мисалга, Алия Ханнанова «Пою мою Республику» шәһәр конкурсында, «Гагарин Кубогы» олимпиадасында, Айрат Шәмсетдинов «Ростконкурс» халыкара бәйгесендә бүләкле урыннарга ирешкән.
Агымдагы елда Чулпан Нуриевага «Башкортстанның ел укытучысы-2018» республика конкурсында көч сынау мөмкинлеге тия. Нәтиҗәдә, ул «Башкортстан халыкларының патриотик гореф-гадәтләрен һәм мәдәни мирасын саклау өчен» номинациясендә җиңү яулый.
— Чулпан Фәнүровна, республика конкурсы турында тәфсилләбрәк сөйләгезче?
— Анда катнашырга директорыбыз Елена Ивановна Малова тәкъдим итте. Тәүдә шәһәр күләмендәге конкурста көч сынадым, икенче урын алдым. Арытаба республика дәрәҗәсенә чыгу мөмкинлеге тиде. Конкурста җиңүем — шәһәр хакимиятенең мәгариф бүлеге, бөтен коллективыбыз һәм укучыларымның теләктәшлеге нәтиҗәсе. Әзерлек чорында да, бәйге үткән вакытта да укытучы-тел белгечләре, уку-укыту эше һәм ИКТ буенча завучларыбызның ярдәмен тойдым. Нәтиҗәдә, ачык дәрестә һәм башка биремнәрдә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә алдым. Гомумән, республика конкурсы күңелдә иң җылы тәэссоратлар калдырды. Мондый чаралар үз-үзеңә, мөмкинлекләреңә ышанычны үстерергә дә, яңадан-яңа тәҗрибә тупларга да, башкалар белән белемеңне бүлешергә дә булыша.


— Сез — «Башкортстан халыкларының патриотик гореф-гадәтләрен һәм мәдәни мирасын саклау өчен» төркемендә җиңүче. Бу нәрсәгә бәйле дип уйлыйсыз?
— Конкурс кысаларында Уфа мәктәбендә ачык дәрес үткәрергә кирәк иде (әйткәндәй, аның темасы бер көн алдан гына билгеле булды, төн эчендә әзерләндек).
Мәгълүм булуынча, агымдагы ел Башкортстанда Гаилә елы дип игълан ителде. Дәресне шушы темадан башлап җибәрдем. Шулай ук конкурс эшенә республикада яшәүче халыкларның гореф-гадәтләренә, мәдәни мирасына бәйле материалларны тупларга тырыштым.

— Тел белгече буларак сезне аеруча борчыган мәсьәлә?
— Бүгенге көндә балалар аз укый, алар әдәби әсәрләр урынына интернетны өстенрәк күрә. Әлеге хәлне үзгәртү тәү чиратта укытучылардан тора дип уйлыйм. Нәкъ без — педагоглар балаларда матур әдәбиятка кызыксыну тудырырга, фикерләргә сәләтле укучылар тәрбияләргә тиешле. Шул ук вакытта кешелеклелек сыйфатлары турында да онытырга ярамый. Һәр кеше шәхси фикерен белдерергә хокуклы, һәм аның белән килешү зарур.

— Укучылар белән эшләүдә нинди алымнар кулланасыз?
— Һәр балада үзенә генә хас очкынны, сәләтне ачу яклымын. Дөрес, бар кеше дә Ломоносов, Маяковский була алмый. Мин моны таләп тә итмим. Иң зур теләгем — укучыларыма киләчәккә ышаныч тойгысы уяту, аларның һәрберсенең ерак офыгында бәхет иленә илтәчәк «Ал җилкәннәр» җилфердәсен, өмет утлары беркайчан да сүнмәсен-сүрелмәсен.

— Ял вакытларын ничек үткәрәсез? Яраткан шөгылегез?
— Элек иҗатка, театрга күп вакытны бүлә идем. Бүген инде төп мавыгуларым — китап уку, сәяхәт итү. Туган җирем — Башкортстанның төрле төбәкләре белән танышырга яратам. Бездә табигать искиткеч матур! Иксез-чиксез яшел урманнарга, елга-күлләргә, тарихи урыннарга бай республикабыз. Чит төбәкләргә дә сәяхәт кылам. Грециядә булдым, бу ил миңа онытылмас тәэссоратлар бүләк итте. Казан, Санкт-Петербург, Тула шәһәрләрендә, Царское селодагы А. С. Пушкин музеенда, Л. Н. Толстой туган Ясная Полянада, Орел өлкәсендәге И. С. Тургенев утарында булганым бар. Экскурсиядә күргән-белгәннәремне дәрестә кулланам. Чит төбәкләр турында шәхси күзлектән чыгып тасвирлауны балалар зур кызыксыну белән кабул итә. Сәяхәткә бәйле уй-фикерләр, фоторәсемнәр сайтымда да урын ала. Алар белән танышкан кешеләр, укучыларым «Сез шундый кызыклы, күпкырлы тормыш белән яшисез икән!» дип гаҗәпләнүен белдерә...

— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Чулпан Фәнүровна! Сезне һәм мәгариф өлкәсе хезмәткәрләрен ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрикләп, балалар тәрбияләү эшендә зур уңышлар, яңадан-яңа казанышлар, кызыклы проектлар, сәләтле укучылар телибез!

Л. ГАБИТОВА
Автор фотосы
Читайте нас: