Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
4 октябрь 2018, 12:50

Җимештәй тулышып өлгергән чор ич ул...

Менә, ниһаять, җитте ул көн. Сентябрь кояшы үзе үк дулкынланып көтеп алды сыман әлеге очрашуны. Күрше шәһәрләрнең каләм осталары янә бергә җыйналды.

Менә, ниһаять, җитте ул көн. Сентябрь кояшы үзе үк дулкынланып көтеп алды сыман әлеге очрашуны. Күрше шәһәрләрнең каләм осталары янә бергә җыйналды.
Ямьле җәй мәлендә октябрьскийлылар Туймазы төбәгендә кунакта булган иде инде. Бүген исә, кем әйтмешли, «җавап визиты». Үзәк шәһәр китапханәсенең иркен залында туймазылыларны каршылый җирле һәвәскәр язучылар, шагыйрьләр.
Хәер, икеләтә бәйрәм булмакчы бүген. Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан да җыйналды матур әдәбият сөючеләр. «Яшь вакытның гүзәл мизгелләрен искә алырга, яшьлек таңының кайтавазын яңгыратырга...» Кичәне алып баручылар Ольга Габдулхакова, Гөлчәчәк Габдуллина тәүге мизгелләрдән үк һәммәсен еракта калган чагу Хатирәләр иленә әйди. Яшьлек дигән сихри-серле галәмгә сәяхәт кылырга чакыра.


«Искә алсаң ул чакларны...»
«Күңелләрне тибрәндерә
Гармун моңнары,
Хәтерләтә кабатланмас
Яшьлек елларын...
Балачактан үтә таныш җыр юллары. Хәтердә, аны тыңлаган саен күз алдына сугыш яланында ятып калган гармунчы егет, сөйгәненә тугрылык саклаган, вакытсыз олыгайган сылу килеп баса. «Гармуныңда кустың уйный, әйдә уйнасын. Кабатланмасын ул көннәр, сугыш булмасын!»
Хәер, сугыштан соңгы еллар да җиңелдән түгел. Икмәккә туенганчы шактый гомер узачак әле... Ләкин Җиңү яулаган бөек халыкны бу өркетми. 50нче еллар ил тарихына яңа биеклекләр, төзелешләр чоры булып кереп кала. Дөнья күләмендә тәүге тапкыр Юрий Гагаринның космоска юллануы, фән, сәнгатьнең зур-колачлы адымнар белән алга атлавы — 60нчы еллар хатирәсе. Октябрят, пионер, комсомол оешмаларының гөрләп эшләгән, коммунизм идеяларының чәчәк аткан вакыты исә 70нчеләргә кайтып кала.
«Вакыт машинасы»нда сәяхәтбезене дәвам итикме? Киттек арытаба! 80нче елларга «барып әйләник». Бәхәсле чор. Бер яктан караганда, совет власте әлегә үз көчендә сыман. Икенче яктан — чит ил йогынтысы ныклап сизелә башлаган мәлләр. Иң аянычы — асылдан-асыл егетләребезне әфган сугышы «йотты», күпме гаиләне кан-яшь коюга дучар итте. Шәхсән үзем шаһитмын ул коточкыч хәлләргә. Университетта укыган еллар. Сөеклесен, беренче мәхәббәтен армия хезмәтенә озаткан, бик тиздән «кара хәбәрен» алган яп-яшь кызларның кисәк бөгелеп төшкәнен күрсәгез, ачыргаланып, җан ярып кычкырганын ишетсәгез икән... Ә ата-аналары? Ничек күтәрде икән алар ул ачы кайгы-хәсрәтне? Һаман да гади халык иңендә булды авыр хәсрәт йөге. «Түрәләр»нең газиз балакайлары кермәде ич ул дәһшәтле ут эченә...
90нчы еллар шул 80нчеләрнең тыелгысыз дәвамы, «упкынга таба атлау» чоры сыйфатында тарих битләрендә урын алды. Үзгәртеп кору! Завод-фабрикаларның ябылуы, юк кына хакка сатылуы. Киштәләрдәге тауарның «ялап алгандай» юкка чыгуы. Кулга талон тотып, иге-чиге булмаган чиратларда иза чигү. Яшь буын вәкилләренең төшенә дә кереп чыкмаслык хәлләр... Истә, шампуньга чират торабыз (урамда!). Бер кешегә — бер флакон. Инде кичке эңгер-меңгер. «Бетә икән. Соңгысын бирәләр, ди!» Халык шау-шу килә, кемдер кычкыра-сүгенә, бәгъзесе елый-үкси. Мәхшәр, кыскасы. Әмма хәтергә уелып калганы — уртача яшьләрдәге бер ханымның акрын гына дәшүе. «Йә, Ходам, нинди гөнаһларыбыз өчен шундый көнгә төшердең безне?..» Кем гаепле?! Җавап әлегәчә юк...
Әйе, Ватаныбыз тарихы төрле вакыйгаларга ифрат бай. Данлы-шөһрәтле дә, аянычлы-хәсрәтле дә сәхифәләр җитәрлек анда. Бүгенге очрашуга килгәннәр дә, форсаттан файдаланып, бер-бер артлы «күңел дәфтәре»ндәген яңартты. Т. Идрисов, Р. Хәсәншин, Р. Гыйлемҗанов, Х. Хөснетдинова... Һәркемнең — шәхсән үз хатирәләре. Ләкин уртаклары да байтак. Кеше тормышы — Ил язмышы. Чыгышларның шигъри-җырлы әсәрләр белән бизәлүе аеруча тәэсирләндерде. Рәзинә Сабирова һәм Зәбир Шакиров башкаруындагы аһәңле җырлар, һәрвакыттагыча, иң нечкә күңел кылларын тибрәндерде. Җирле һәвәскәрләр, кунаклар яңгыраткан көйләр дә йөрәккә майдай ятты.

«Әкрен генә сиздермичә
Яшьлек гомерем үтә.
Күңелем бер дә картаймый,
Һаман да нидер көтә...»
Тимерҗан ага башлаган хисле җырга залдагылар дәррәү кушыла. Аңлашыла да, әлеге әсәр һәркайсының эчке халәтен яктырта, уй-тойгыларны ачып сала сыман. «Картаямени соң йөрәк...» Һич кенә дә «мүкләнергә, олпатланырга» ашыкмый шул күңел дигәнең. Йөздәге җыерчыклар да, чәчләргә төшкән ап-ак «бәс» тә киртә түгел аңа. Хәер, җимештәй тулышып өлгергән чор гына ич әле ул Өлкәнлек мәле. Мул тормыш тәҗрибәсе тупланган, беркадәр акыл да «утырган». Алтынга бәрабәр сабырлык, түземлек тә инде җитәрлек сыман. Һичшиксез, балалар, оныклар белән рәхәтләнеп уртаклашырлык!

Киләчәк аралашуларга юл ярып
... Чарада катнашучылар тәмам үз кешегә әверелеп бетте. Уртак кызыксыну даирәләре берләштерә ич адәм баласын. Сәнгать исә аеруча илһам көченә ия. Тикмәгә генә Үзәк китапханә каршында эшләп килүче клуб исеме дә «Илһам» түгелдер... Иҗатчылар мәҗлесе кызганнан-кыза гына бара. Бигрәкләр дә бай шул безнең яклар үзенчәлекле сәләт ияләренә. Кунаклар укып ишеттергән шигырьләр һич битараф калдырырлык түгел. Төптән уйланырга мәҗбүр итә алар. Тамара Фәрваева чыгышы бу җәһәттән аеруча фәһемле булды. Шигырьләрен артистларча куелган тавыш белән яттан сөйли ул. Менә ичмасам хәтер! Әйткәндәй, Тамара ханымның бер шигыре һәвәскәрләр оешмасы вәкилләре тарафыннан девиз буларак сайланган.

«Сүз сөйләсәң, сүзең шундый булсын,
Кешеләрне әйдәп алга барырлык.
Күңелләргә җылы салырлык...»
Янә бер Туймазы кунагы Нурия Вәлиәхмәтова хөрмәтенә дә җылы тәбрикләүләр әйтелде. Күптән түгел Нурия ханым Русия һәм Башкортстан журналистлар берлекләренә әгъза булып кабул ителгән икән. «Туган як» гәзите укучыларына бу исем яхшы таныш. Һәвәскәр иҗатчының әсәрләре әледән-әле матбугат басмаларында дөнья күрә. Т. Идрисов тантана сәбәпчесенә роза чәчәкләре бүләк итте, аңа багышлап язган шигырен ишеттерде. Үзәк китапханә хезмәткәрләре исеменнән дә бүләк тапшырылды. Т. Фәрваева да иҗатташына шигъри юллар арнаган. Ф. Якупова исә очрашуга татар милли киемендә килгән. Аның башкаруындагы халыкчан җырлар тыңлаучылар тарафыннан бик җылы кабул ителде.
Арытаба сүз Нурия Закир кызына бирелде. Ул кыскача үзе хакында бәянләде. Агымдагы елда гына да ханым алты китап чыгарган, шул исәптән ике альманах та. «Язарга бик яратам, — ди ул. — Соңгы вакытта шигырьләргә тартылам. Күп укыйм. Туган телемне ныклап үзләштерергә омтылам. Язмышымда игелекле кешеләр очравына рәхмәтлемен. Халидә Хөснетдинова, Тамара Фәрваева мине тәү башлап иҗат юлына алып керде. Тимерҗан Идрисов чын-чынлап остазым булды. «Туган як»ның баш мөхәррире Юлия Рамазан кызы Дәүләтбаевага зур рәхмәт. Әсәрләрем гәзит битләрендә даими басыла килә. Укучыларыма да рәхмәт. Алар мине уңышларга рухландыра». Чыгышының ахырында Нурия ханым үз китапларын бүләк итте. Аның үрнәгенә Әнисә Минһаҗева, Фәнүзә Якупова да иярде, әсәрләре тупланган җыентыкларны истәлеккә калдырды. Үзәк китапханәгә күчтәнәч йөзеннән күркәм чәй сервизы да тапшырылды.
Арытаба сөйләшү мул табын артында дәвам итте. Янә шигърият, җыр-моңга, тапкыр-җор сүзгә, хәтер «сандыгында» сакланган истәлекләргә урын бирелде. Һәвәскәрләр чарадан ифрат канәгать калды. Мондый очрашулар ешрак оештырылсын, үзара хезмәттәшлек тагы да ныгысын, дигән теләк белдерде каләм тибрәтүчеләр. Икеяклап аралашу файдага гына ич! «Бик тә ошады бүгенге кичә, — дип бүлешә тәэссорталары белән Нурия Закир кызы. — Алып баручыларга афәрин. Осталар, игътибарлылар. Рәзинә апа Сабирова иҗатына гашыйк булдым. Ул шигырьләре, ул җырлары... Тавышы искиткеч! Үзебезнең авторлар өчен дә чиксез горурлык хисе кичердем. Сынатмадылар. Зур рәхмәт мондый бәйрәм өчен. Очрашып торыйк, киңәшләшик, фикерләшик, кыскасы, һәрчак бергә булыйк!»

С. ГАРИФУЛЛИНА.
Читайте нас: