Танылган әдип, журналист Гайнан Әмири хатыннан бу юллар. Кемгә багышланган, дисезме? Шәһәрдәшебез Нәркәс Дусаевага.
Тәүге очрашуда ук ирексездән гаҗәпкә калдырды ул мине. Җыйнак гәүдәле, мөлаем килеш-килбәтле ханым ишек ачты. Шактый өлкән яшьтә булырга тиеш иде кебек ләбаса. Чынбарлыкка бик туры килми лә...
Танышып, хәл-әхвәл белешеп алгач, тормыш «йомгагын» сүтәргә керешәбез. Нәркәс Борхан кызы талгын гына сөйләгәндә күз алдымнан ниндидер документаль-нәфис фильм кадрлары тезелгәндәй була. Ни генә димә, ил-милләт тарихы һәркайсыбыз язмышына тыгыз бәйләнгән. Үткәннәрдә — заман сулышы. Бүгенге чор белән тоташтыручы күпер сыйфатын үти хатирәләр. Кичәгене белми торып, иртәгәсе көнгә ныклы аяк басу мөмкин түгелдер ул...
«Өй прокуроры да булдым мин»
Бала чагын искә алып, шул рәвешле шаярта әңгәмәдәшем. Кечкенә вакытында бирелгән атама. Тик, «өй прокуроры»на әверелердән элек, байтак маҗаралы вакыйгалар шаһиты булырга туры килә аңа...
Шаран районы Бурсык авылында 1931 елның март аенда укымышлы, зыялы Дусаевлар гаиләсендә дүртенче сабый дөньяга аваз сала. Өч малайдан соң зарыгып көтеп алынган кыз бала. Нәркәс. Нәфис-нәзакәтле чәчәк исеме бирәләр аңа. Борхан ага заманы өчен шактый күренекле шәхесләрдән була. Революция вакытында волость комиссары дәрәҗәсенә күтәрелә. Укытучыларга кытлык чорында аңа мөгаллим-мөгаллимәләр эзләү вазифасы йөкләтелә. Бәләбәй гимназиясендә егет бер сылуга игътибар итә. Соңгы курста белем алучы Сәлимә Хафиз кызы була ул. Нәтиҗәдә аны үз авылына мөгаллимәлеккә барырга өнди, фатирга әнисенә урнаштыра. Үзе исә бу мәлдә күрше Сарсазда эшли. Укытучы кыз бәхетенә, хуҗабикә бик ипле, акыллы җан ияләреннән була. Ялгызы алты ул үстергән, хезмәттән башканы белмәгән ананы авылда ифрат хөрмәтлиләр... Бераздан егет-кызыбыз гаилә корып җибәрә. Колхозлашу чорында яшь килен барлык бизәнү әйберләрен уртак хуҗалыкка тапшыра. Әйтергә кирәк, Сәлимә хәлле гаиләдә буй җиткерә. Тирән гыйлемле, шигъри күңелле әтисен Зирәк Хафиз дип йөртәләр аның. Указлы Хафиз мулла башлангычында 1910 елда Ярмәкәй төбәгендә мәдрәсәгә нигез салына хәтта. Заман белән бергә атлаган дин әһеле Маркс, Ленин әсәрләрен дә җентекле өйрәнә.
1932 елда Дусаевлар Ярмәкәй якларына күченә. Тарказы, Сөярмәт авылларында сабак бирә ирле-хатынлы укытучылар. Бәла көтмәгән җирдән килә. Күрше авылдан бер иш укытучы, тыелган язучы-артистлар турындагы мәгълүматларны өендә саклауда гаепләп, Борхан ага өстеннән шикаять яза. «Шул ук елны әти Мәскәүгә күлмәклек тауар алырга киткән иде, — дип хәтерли Нәркәс апа. — Әни бик яхшы тегүче, безне курчактай киендерә... Мәскәүгә халык дошманы белән очрашуга барды, дип тә язганнар әти өстеннән». Гаилә башлыгы кулга алына. Гаебе танылмаса да, сугыш тәмамланганчы, 7 ел төрмәдә утырып чыга...
«Халык дошманы хатыны» исемен күтәрергә мәҗбүр булган Сәлимә апаны да эштән бушаталар. Дүрт балалы ялгыз ананы... Ахыр чиктә райкомга бара мөгаллимә. Хәленә керәләр, Абдулла авылына эшкә җибәрәләр. Нәркәс беренче сыйныфка нәкъ шул авыл мәктәбендә төшә. Әнисендә укый. Бәләкидән киләчәктә кем буласын анык белә кызчык. Әлбәттә, балалар укытачак ул! Димәк, сынатырга ярамый, дәресләрдә бары тик бик яхшы билгеләренә генә өлгәшергә, хуҗалыкны да алып барырга кирәк. «Өй прокуроры» исемен акламый булмый ла... Нилектән шулай атаганнар дисезме? Чөнки дә йорттагы бөтен мәшәкать Нәркәс өстендә, җаваплылык зур. «Мәктәпкә кергәнче үк ашарга әзерли идем инде, — ди әңгәмәдәшем. — Буем җитми. Урындыкка менәм дә, казан тирәсендә булышам... Колхоз эшендә дә без балалар. Тугыз-ун яшьтән утауда идек».
Берничә елдан Сәлимә апаны Иске Турай урта мәктәбенә күчерәләр. Биредә унынчы сыйныфны тәмамлый Нәркәс. Мәктәптән соң сылу Уфадагы укытучылар әзерли торган институтта белем ала. Иске Турайда, аннан ары Туймазы шәһәрендә татар, урыс сыйныфларында укыта. Балалар тәүдән үк үз итә яшь педагогны, аңа соклану, ихтирам хисе белән бага. Менә шул рәвешле «өй прокуроры» яшь буын тәрбиячесенә әверелә дә инде...
«Андый тормыш юлдашы гомумән юк»
Нәркәс Борхан кызының янә бер күркәм сыйфаты бар. Ул да булса зәвыклы киенә белү. Әнкәсе үрнәге. «Әллә нинди катлаулы фасонлы күлмәкләргә кадәр тегә иде әни», — ди Нәркәс апа. Моңа чибәрлек, нәфислекне дә өстәгез. Кайсы егетнең башы әйләнмәс икән? Кызга күз атып йөргәннәр аз булмый. Рифкать атлы егет тә керә алар исәбенә. Шунысы кызык, баштарак Нәркәсне Рифкатьнең апасы күзләп йөри. Аннан ары энесенә серне «тишә». Тегесе инде озын-озакка сузмый. Райкомда пропаганда хезмәтендә булу сәбәпле, җаен тиз таба. Мәктәпкә тикшерү белән килә. Яшь мөгаллимә белән шунда таныша. Аның дәрес биргәнен ишек артында тыңлап та тора әле... Егет кыз йортына юлын суытмый. Сүз уңаеннан. Яшь белгеч буларак, Нәркәскә барактан фатир бирәләр. Әнкәсе белән бергә шунда яшиләр. «Советлар Союзы чоры!», дип ассызыклый зур горурлык хисе белән ветеран педагог...
Рифкатьнең «дуамаллыгы» кызга ошап җитми, билгеле. «Нахал, шалопай!», дип үрсәләнә егет аларга килгән саен. Булачак кияү исә үтә хәйләкәр. Тәүдә Сәлимә апа күңеленә «сукмак сала». Тәмле телен кызганмый. Нәркәснең кулын сорый. Ахырда ана кеше «сына», кызын кияүгә чыгарга димли. Рифкатьне мактапмы мактый. «Ә бит бу вакытта минем арттан өч егет йөри иде, — ди әңгәмәдәшем. — Гел җырдагыча. Тәмам аптыраштамын... Оялчанлык бәласеме, әнигә каршы тора алмаумы, белмим. Кияүгә чыгарга ризалык бирдем дә куйдым»...
Шулай итеп, 1953 елда никахлаша яшьләр. Партия әгъзасы, җаваплы хезмәткәр буларак, Рифкать Гыймаевны гелән бер урыннан икенчесенә күчереп йөртәләр. Төмәнәк, Кәкребаш, Аблай... Бу вакытта инде гаилә дә ишәя. Лилия, Нурия исемле кызчыклары үсеп килә. «Әнине бәләкәй чакта бөтенләй хәтерләмим дә диярлек. Көне-төне эштә. Төнен дәфтәрләр тикшереп утырганын ислим бераз... Ярый әле әбекәй бар, башлыча аның тәрбиясендә булдык». Шул рәвешле хәтергә ала ул елларны Нурия. Нәркәс ханым исә һәрдаим балалары киләчәге өчен борчыла. Кызчыклары җыр-моңга әвәс, әниләреннән бирелгән. Музыка мәктәбендә укысалар, шәп булыр иде санә...
Туган тиешлеләре Серафимда яши. Анда музыкага өйрәнү мөмкинлеге бар. Туганнары ярдәмендә тәүдә өй тергезеп, 1962 елда гаилә Серафим бистәсенә күченә. Әниләренең хыялы тормышка аша: кызлар музыка уку йортында да белем ала. Ирен дә институтка керергә өнди хәләле.
Нәркәс Борхан кызы балалар ревматологик санаториендә педагог-тәрбияче булып эшли. Җәмәгатьчелек, хуҗалык эшләрен дә башкару мотлак. Ярый әле кызлар дәү әниләре карамагында. Рәхмәттән башка сүз юк. Яраткан кызыннан аерылырга теләми Сәлимә апа, янәшәсендә булырга, ярдәмләшергә омтыла. Нәркәс ханымның әтисе Борхан ага да Серафимда югыйсә. Тик... алар белән бергә түгел. Төрмәдә утырган чагында хатыны ирексездән иреннән аерылырга мәҗбүр була. Эшләргә, балаларны аякка бастырырга кирәк ич. Заманасы шул... Тәкъдир, тәкъдир. Нинди генә сынауларга дучар итмисең адәм балаларын... Менә Нәркәс тә. Унтугыз ел бергә гомер кичергәннең соңында Рифкать белән аерылырга карар итә. «Яшел елан» белән дуслыгын ташламый ире. Ә бит өйләнешкәндә ни дигән иде? «Мин юньле гаилә тәрбиясе күреп үсмәдем. Әни авырды, әти эчте. Инде хәзер син мине тәрбияләрсең», янәсе. Нык ышана иде моның шулай буласына хәләле. Әлбәттә, тәрбияләячәк. Барысы да әйбәт булачак. Тик... Кеше фәкать үзе теләмәсә, үзгәртермен димә икән...
«Хатыннар алар барысы да бертөрле». Бергә торганда шулай дип «фәлсәфә сата» ир кеше. Ә инде аерылгач... «Нәркәс кебек хатын дөньяда юк. Үземә ышанмыйм, аңа ышанам», дигән нәтиҗәгә килә. Соң булса да, аңлаган, димәк. Фани дөньяларны ташлап китәр алдыннан булса да төшенгән асылына...
«Безнең нәнәйдән дә әйбәте юк!»
Әйе, күпчелек якыннар, таныш-белешләр инде бакыйлыкта. Фотоларда, истәлекләрдә яши алар. Сугыш яланында мәңгегә ятып калган олы агасы Әхнәф тә, фронтта алган яраларыннан мантымаган Шәүкәт, шахтада ярты саулыгын калдырган Наил абыйлары да сеңелләренә елмая сыман.
Серафимда үткән гомерен дә сагынып искә ала Нәркәс апа. Хатирәләргә бай анда яшәгән чоры. Фотосурәтләр шаһит моңа. Әнә, гөл-чәчәккә күмелгән ихатасы, шаулап торган бакчасы. «Башкаларда берни үсмәгән елда да Нәркәснең бакчасында бөтен җиләк-җимеш «котырып» уңа», ди иде бит күршеләре дә. Эшләгән коллективы да яхшы булды. Хаклы ялга чыккач та, өч еллап хезмәт куйды әле ветеран педагог. Балаларны биргәкләр дә якын күрә иде шул. Укучылар белән вакыт узганы сизелми дә. Күңелсезләнеп утырыр сәбәп юк, кыскасы.
Ләкин Язмыш дигәнең янә кисәк борылыш ясый. Инде мөстәкыйль дөнья көткән кызлары, кадерле оныклары хакына, аларга ярдәм итә була, менә дигән йортын юк кына хакка сатып, Октябрьскийда төпләнергә карар кыла ана кеше. Унбиш ел элек, 72 яшендә җөрьәт итә әлеге адымга. Әти-әнисе җирләнгән, кабатланмас гомер еллары үткән төбәкне ташлап китү ансат булмагандыр, билгеле...
Нәркәс Борхан кызы зар-интазар булып, кул баглап утыручылардан түгел. Җиң сызганып яңа җирдә үз оясын тергезергә керешә ул. Ташландык хәлгә килгән бакчаны гөлләр иленә әйләндерә. Серафимдагы сыман, яшелчә, җиләк-җимеше тулышып өлгерә. «Мул, тәмле куллы. Җиргә төрткән таягы да яфрак яра», диләрме әле андый бакчачы хакында?
Үзе яшәгән төбәкнең ветераннар советында әгъза булып та тора Нәркәс ханым. Өлкән яшьтәгеләрнең хәл-әхвәлен фатир буенча белешеп йөри. Кул эшеннән дә аерылмый. Күзенә операция ясату сәбәпле генә бер ише яраткан шөгыльләреннән ваз кичәргә мәҗбүр була. Бакча эшеннән, мәсәлән. Әмма кызлары өчен яшелчә үсентеләрен утыртуын, көзге уңыштан төрле нигъмәтләр әзерләвен дәвам итә..
Балаларына килгәндә, Нурия әнисе юлыннан атлады, укытучылар династиясен дәвам итте. Лилия дә балаларга музыка белеме бирү белән мәшгуль булды. Оныклары дүртесе дә Мәскәүдә көн күрә. Искәндәр электрга бәйле фирмада хезмәт куя. Хәләл җефете белән кечкенә Романны үстерә. Алия сәләтле режиссер, фото остасы. Алина берьюлы педагог һәм программалаучы һөнәренә ия булачак. Артур исә энергетика институтында белем ала. Җырлый, матур әдәбиятка гашыйк, спорт белән мавыга. «Безнең нәнәйдән дә әйбәте юк! Ул дөньяда иң-иң яхшысы!» Теләсә кайсы әби-бабай мондый югары бәһаны ишетү бәхетенә ия булалмыйдыр...
«Нинди күркәм сыйфат бар — һәммәсе дә газиз әниебездән, — ди Нурия ханым. — Җиңелдән булмады аның тормышы. Безне аякка бастырды, төпле белем бирергә тырышты. Максатчанлык, эшчәнлек, сабырлык, шәфкатьлелек... Ничек бары да тупланды икән кадерлебездә, дип гаҗәпләнәм. Гомере буе җырлады, биеде, шат-көр күңелле булды. Әле дә шулай. Аш-суга, кул эшләренә маһирлыгын әйткән дә юк. Һаман булса аңардан өйрәнәм күп нәрсәгә... Хатын-кыз нәзакәтлелеген җуймый. Элеккечә нечкә зәвыклы. «Ыспай, килешле киенмисең», дип әле дә оялта мине...
Педагог буларак та аңа тиңдәшләр юк, минемчә. Әнием булганга гына әйтүем түгел. Укучыларына чын мәгънәсендә тормыш күнекмәләрен бирде ул. Шуңадыр, идеал сыйфатында калды күпләренең күңелендә... Байтак укучылары аның өлгесендә педагог һөнәрен сайлады. Үзе үк күп нәрсә хакында сөйли бу! Әнием — безнең өчен бетмәс-төкәнмәс бәхет, горурлык чыганагы, ныклы-ышанычлы терәк. Ә оныкларының аны ни дәрәҗәдә яратканын, хөрмәтләгәнен белсәгез! Алар янына Мәскәүгә кунакка барырга күптән инде үгетлим әнине. Ерак юлга чыгарга өркеп тора бераз. Хәер, ризалык бирәсенә шигем юк. Элек-электән сәфәр-юл ярата иде. Без дә аңа охшап «төзәлмәслек сәяхәтчеләр» булып беткәнбез. Уңай тәэссоратлар файдага гына бит ул. Ә инде өлкәннәр өчен — аеруча».
Дөрес фикерли Нурия ханым. Җыр юлларын гына исләгез. «Безне юллар, юллар чакыра. Чакырган юл якын дус кебек...» Кемнәр белән генә очрашмыйсың, танышмыйсың сәфәр барышында.
Менә Нәркәс апа белән дә шул ук хәл. 1968 елда могҗизага тиң очрашу насыйп була аңа. «Поездда ял йортына китеп барышым, — дип хатирәләргә бирелә ханым. — Купедагы бер абый белән танышып, сөйләшеп киттек. Язучы икән. Үтә гади, эчкерсез кеше булып чыкты аралашуда Гайнан ага. Әлеге истәлекле мәлдән соң бераз вакыт хат-хәбәрләре дә килеп торды. Шундый матур эчтәлекле, тирән мәгънәле юллар... Әле булса саклыйм. Гомер юлымда якты маяктай булды миңа ул хатлар...» «Сез — сизгер йөрәкле. Сезнең йөздә иман нуры». Сокланулы, гаҗәеп җылылык, ихласлык бөркелгән хат юллары. Әдипләр гадәттә нечкә тоемлаучан. Яшь мөгаллимәнең күңел сафлыгы, гаделлеге, гүзәл затларча көязлеге, шул ук вакытта ни җитте ирләргә биргесез рух ныклыгы җәлеп итми калмагандыр Гайнан Гыймазетдин улын. Юкка гына каләм осталарын «кешеләрнең эчке дөньясын укучы инженер» дип атамыйлар ич.
... Атаклы әдип белән очрашудан соң байтак еллар узган. Әмма «сизгер йөрәге, йөзендәге иман нуры» һаман да шул ук Нәркәс Дусаеваның. Тәкъдиреннән канәгать. Тормышка һич үпкәсе юк. Һәм бу ялтыравык сүзләр генә түгел... «Педагог булмаган очракта нинди һөнәр сайлар идегез?», дигән соравыма катгый-анык җавап бирә ул: «Бары тик укытучылыкны гына! Үземне белә башлаганнан бирле җаным теләгән шөгыль. Балаларны өзелеп яратам. Чит-ят бер генә сабый да юк минем өчен. Һәммәсе якын, кадерле. Гомумән, бала яратмаган кеше укытучы булып китәлми. Институт тәмамлап, мәктәптә эленке-салынкы йөрергә мөмкин, билгеле. Ә бит күңел ятмаган хезмәттән дә кыены юк...»
Сайлаган һөнәренә гомер бакый тугрылык саклаган, мөгаллим Дусаевлар династиясен лаеклы дәвам иткән, балаларын да шул рухта тәрбияләгән Педагог сүзләрендә хакыйкатьнең үзе ярылып ята, минемчә...