Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
1 октябрь 2018, 14:29

Матурлык яшәтә дә, яшәртә дә!

Урамда алтынсу көз, әбиләр чуагының иң матур көннәре. Шушы чорда күркәм бәйрәм — Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез.

Урамда алтынсу көз, әбиләр чуагының иң матур көннәре. Шушы чорда күркәм бәйрәм — Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез.
Гомер көзләренә керү бераз моңсу булса да, икенче яктан шатлыклы да. Каядыр ашыгасы, эшкә йөгерәсе юк. Балалар да үз тормышлары белән яши, оныклар үсеп килә. Якын кешеләреңнең бәхетенә куанып яши алу үзе зур бәхет бит.


«Картаймыйбыз әле!»
Өлкән яшьтәгеләр безнең өчен һәрвакытта да үрнәк, якын ярдәмче, зирәк остаз булып кала. Аларның күбесе бүген дә актив тормыш рәвеше алып бара. Җәмәгать оешмаларында эшли, үзешчән сәнгатьтә катнаша. Чәчләренә чал кунса да, йөзләренә еллар буразналар салса да сөйкемлелекләрен югалтмыйлар.
Өлкәннәр көне уңаеннан хөрмәтле апа-абыйларга үзенчәлекле бүләк — «Картаймыйбыз әле!» исемле проект әзерләргә булдык. «Матурлык дөньяны яшәтә», диләр. Ә без яшәтә дә, яшәртә дә дибез! Яңа проект кысаларында нинди генә яшьтә дә матур булып калу серләрен ачарга тырышачакбыз.
Проектыбызның герое — Венера Мадьярова белән танышыйк. Венера Салих кызы Төрекмән авылында яши, аңа 67 яшь, 43 еллык хезмәт стажына ия. «Мин матурлыкны яратам. Бушлай прическа һәм макияж ясатып булуы турында белгәч, проектта катнашырга рәхәтләнеп ризалаштым», — ди ул үзе.
«Магия красоты» матурлык салоны осталары: прическа ясаучы Ольга Елизарова һәм визажчы Оксана Мельман героебыз образы өстендә эшләгән арада әңгәмә кордык.

— Венера ханым, матур булу өчен нинди ысуллар кулланасыз?
— Матурлык ул — сәламәт булу билгесе дә. Моны истә тотып, иртә-кичен спорт күнекмәләре ясыйм, тренажерлар залына йөрим, бакчада, хуҗалыкта эшлим. Бу физик торышны һәм кәефне яхшырта. Җәмәгать тормышында да активмын, иҗатташларым белән берлектә бәйрәмнәр, истәлекле вакыйгалар уңаеннан «Нур» клубында төрле чаралар оештырабыз. Моннан тыш Мәскәү, Казан, Самара ише зур шәһәрләрдә узучы семинарларда катнашам. Һәрчак кешеләр күз алдында булгач, тышкы матурлыкны да кайгырту зарур. Аеруча безнең сыман өлкән яшьтәгеләргә моны онытырга ярамый. Шуңа күрә чәчне буяту, прическа ясатуны даими гадәткә керттем. Өйдә дә матурлык өчен «көрәш»не дәвам итәм. Көн саен биткә тукландыручы кремнар сөртәм, төнгелеккә махсус битлекләр эшлим. Бу бит тиресен дымландырырга, шомартырга булыша. Моннан тыш үз яшемә туры килгән витаминнарны даими кабул итәм.
Хатын-кызга һәрвакыт матур һәм бәхетле булыр өчен янында якын терәге — тормыш иптәше булуы да мөһим. Бу уңайдан ирем — Илдус Котдус улына бик рәхмәтлемен. Бүгенге халәтем, күтәренке рухлы булуым аның мине кайгыртып-аңлап яшәвенә бәйле. Мин Кәҗәмөгез йолдызлыгы астында туганмын. Бу йолдызлыкка хас булганча туры сүзле, үткен-тәвәккәлмен. Илдус — Үлчәү (2нче октябрьдә туган). Ул күндәм, тыныч холыклы. Бер-беребезне тулыландырып, терәк-таяныч булып яшибез шулай. Гомер дигәнең… 1974 елда өйләнешкән идек. Быел 13 декабрьдә никахыбызга 44 ел тула!

— Сезнең өчен тормыш яме нәрсәдә?
— Мәхәббәт җимешләрем — балаларым һәм оныкларымда! Өч сабыема гомер бүләк иттем, бүген инде 6 оныгыма куанып яшим. Туганнар белән бердәм булып, бар эштә дә ярдәмләшеп, бик дус-тату гомер итәбез. Зур бәйрәмнәрне, юбилей-туган көннәрне гаилә белән каршылыйбыз.

Матурлык иҗат итүчеләр
Венера ханым белән сөйләшкән арада матурлык салоны осталарының да эше ахырына якынлашты. Бер арада алар белән дә фикерләшеп алдык.
— Безнең халыкта менталитет шундый: өлкән яшьтәгеләр үзгәрешләрне бик өнәп бетерми, — ди Ольга Елизарова. — Шул сәбәпле алар прическа ясатыр өчен бик сирәк мөрәҗәгать итә. Бу гадәттә туй мәҗлесе, корпоратив яки юбилей ише чаралар вакытында гына була. Безнең максат — шушы карашны үзгәртү, кешеләрне матурлыкка өндәү, аларның тормышына күңелле буяулар өстәү, дәртләндерү-илһамландыру.

— Дөрестән дә, өлкәннәр безгә күпчелектә балалары, якыннары киңәше белән генә мөрәҗәгать итә, — дип Оксана да хезмәттәшенең фикеренә кушыла. — Алар бу карарны үзләре кабул итә алмый, чөнки төс-кыяфәтләренә нинди дә булса яңалык кертү, кискен үзгәрүдән куркалар. Шулай да арада яшьлек гүзәллеген җуймаган, ачык йөзле, ихлас күңелле апалар да очрап тора. Мисалга, бервакыт миңа 80 яшьлек ханым мөрәҗәгать итте. Чын татар апасы: яулык ябынган, зәвык белән киенгән, мөлаем йөзле. Җиңелчә төсмеләр ярдәмендә бизәндереп җибәргән идем, ул матур гөлдәй тагы да ачылып, яктырып киткәндәй булды! Аның тормыш иптәше дә сокланып, комплиментлар яудырды. Бу уңайдан хатын-кызларның гына колагына әйтер сүзем бар: ир-атлар үз-үзен карап-тәрбияләп торган, килешле киенгән гүзәл затларны үз итүен берүк онытмагыз. Шуңа күрә, матур, ягымлы булыгыз, хатын-кызларга гына хас нәзакәтлелекне җуймагыз.

Оксана матурлык өлкәсендә 6нчы ел эшли. «Бирегә мине язмыш үзе китерде, — ди ул. — Балачактан ук тегү-чигү эшләрен яраттым. Әниемне бизәндерү бик ошый иде. Бүген мин сабый чактагы хыялларны томышка ашыра алам. Кешеләргә шатлык өләшү, үз хезмәтеңнең уңай нәтиҗәсен күрү зур сөенеч, илһам өсти. Нинди генә халәт-кәефтәге хатын-кызлар мөрәҗәгать итми миңа! Декретта утырган, башы-аягы белән көндәлек мәшәкатьләргә «чумган» гүзәл затлар да килә. Мондыйлар белән эшләгәндә берникадәр дәрәҗәдә психологка әвереләсең. Хатын-кызда үз-үзенә, нәфис-матур булуына ышаныч уяту зарур! Әгәр дә моңа ирешәсең икән, бу — хезмәтеңә иң югары бәя булачак. Мисал өчен, миндә макияж ясаткан яшь әнидән килгән кайтавазны ишеттерәсем килә. «Оксана, зур рәхмәт сезгә! Сез мине бизәндереп кенә калмадыгыз, яшәүгә дәрт тә уяттыгыз. Салоннан кайткач, дөрес туклануга күчәргә карар иттем. Һәм... 90 килодан 65кәчә ябыгуга ирештем! Бу — минем өчен бик яхшы нәтиҗә. Сез тормышыма яңа сулыш, ямь керттегез!»...

Матурлык салоны осталары файдалы киңәшләре белән дә уртаклашты. Өлкәннәргә бизәнгәндә артык чагу булмаган, «җылы» төсмерләрне кулланырга киңәш ителә икән. Кашларны даими рәвештә төзәткәләп, табигый төскә якын итеп буяу кулай. Бу күзләрне ачыграк, яктырак итә. Чәчләрне да даими тәрбияләп, җыйнак төстә йөртергә кирәк. Әлбәттә, прическа сайлаганда, бизәнгәндә күпчелек кеше гадәттә эчке тоемлауга нигезләнеп эш итә. Бу — бер карашка дөрес гамәл. Әмма матурлык салоны белгечләре киңәшләренә дә «колак салу» комачауламас. Ни генә димә, биредә төрле холык һәм төс-кыяфәттәге кешеләр белән эшләп, тәҗрибә туплаган үз һөнәре осталары хезмәт куя.

Әйе, без елдан-ел яшәрә бармыйбыз, картлык кайчан да булса һәрберебезнең ишеген кагачак. Әмма гомер көзенә кергәндә дә матур булып калырга мөмкин. Моның өчен өй шартларында тән тиресенең барлык катламын да тәрбияләп тору мөһим. Яшь чактан ук бит тиресен дөрес итеп карасаң, даими рәвештә чистартып һәм дымландырып торсаң, олы яшьтә дә бик яхшы күренергә мөмкин.

Косметологка, матурлык салоннарына мөрәҗәгать итү дә яхшы нәтиҗәләр бирә. Соңгысын инде проектыбыз герое — Венера ханым образында күрә аласыз. Фотоларга гына күз салыгызчы...

Л. ГАБИТОВА.


Читайте нас: