Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
21 сентябрь 2018, 17:33

«Эшне яратып, кирәк дип эшлә!»

«Инвестподряд» җәмгыятендә күп еллар экскаваторчы булып хезмәт куючы Мөдәрис Исрафиловның тормыш өндәмәсе бу. Гомер буе эш дип янып-көеп яшәгән, аңа бар күңелен биргән якташның тормыш сәхифәләренә күз салыйк...

«Инвестподряд» җәмгыятендә күп еллар экскаваторчы булып хезмәт куючы Мөдәрис Исрафиловның тормыш өндәмәсе бу. Гомер буе эш дип янып-көеп яшәгән, аңа бар күңелен биргән якташның тормыш сәхифәләренә күз салыйк...
... Халкыбызның иң күркәм милли бәйрәме — ямьле сабантуй көнендә дөньяга килгән ул. Шундый матур көнне тугангадырмы, ачык карашлы, көр күңелле, эш сөючән булып үскән, һәм бу сыйфатларын гомер буена югалтмаган. Редакциябезгә дә ул кояштай балкып, елмаеп килеп керде, электән таныш кешеләрдәй саф татарча әңгәмә корды.
«Балачагым Бакалы районының Яңа Әҗми авылында үтте», — дип искә ала Мөдәрис Индус улы. 1981 елда язмыш җилләре аны Октябрьскийга алып килә. Биредә ул экскаваторчы, автомеханик һөнәрләрен үзләштерә. Ә инде 1990 елдан экскаватор машинисты булып эшли башлый. Бер елдан СУ-4 (хәзерге «Инвестподряд») оешмасына күчә. Биредә дә экскаватор штурвалына утыра... Һәм бүгенгәчә яраткан һөнәренә тугры кала.
Техникага мәхәббәт каян килгән икән? «Гаиләбез белән механизаторлар без, — ди горурлык белән Мөдәрис ага. — Әткәй, олы абый тракторда эшләде. Хәзер мин аларның эшен дәвам итәм. Әнә, оныгыма да техника «җене» кагылган. Чүкеч-отвертка таптырып, әти-әнисен йөдәтеп бетерә: «Машинаның бензины агып бетә ич, ремонтларга кирәк, ди...»
«Яшермим, экскаваторчы эше җиңелдән түгел. Көннәр буе зур машинага идарә итү, техник гамәлләрне төгәл-дөрес үтәү гаять көч, түземлелек, игътибарлылык таләп итә. Әмма моңа карамый, эшемне яратып, кирәк дип эшлим. Таныш-белешләр дә аптырый: «Ничек арымыйсың, әз генә дә ял итәсең килмимени?!», диләр. Ә мин, киресенчә, ял көннәрендә үземә урын табалмыйм, экскаваторымны сагына башлыйм хәтта (көлә). Җитәкчеләребез эшне күреп-бәяли белгәнгә дә күңел күтәрелә, хезмәткә дәрт арта. Үземә өр-яңа машина да беркеттеләр, бусы аеруча шатлык булды. Хәзер инде икеләтә сөенеч белән эшкә киләм», — ди Мөдәрис Индус улы.
Әйткәндәй, Мөдәрис аганың күпьеллык намуслы хезмәте хакимиятнең Мактау кәгазе белән билгеләнгән, шулай ук ул «Инвестподряд» җәмгыяте тарафыннан даими хуплауга лаек. Алай да шәһәрдәшне борчуга салган мәсьәләләр дә юк түгел. «Тырышып эшләрдәй, безгә алмашка килердәй яшьләр әз, юк дәрәҗәсендә, — ди ул. — Сүз дә юк, предприятиегә килә алар, укырга, эшкә өйрәнергә теләкләре дә бар кебек. Әмма түземлекләре озакка җитми, китү ягын карыйлар. Белмәссең, әллә авыр хезмәт, әллә башка берәр нәрсә куркыта...».
Дөрестән дә, эшче һөнәрләрне бик сайлап бармый шул заман яшьләре. Җиңелрәк тә, төшемлерәк тә эш эзли. Бу тәрбиягә дә, хәзерге чор таләпләренә дә бәйледер. Кечкенәдән авырлыкның, чын хезмәтнең нәрсә икәнен юньләп белмичә дә үсә ич балалар. Әти-әниләр шулай тәрбияли, янәсе дә эшләргә үскәч тә өлгерерләр. Армия хезмәтенә дә караш шундыйрак. Мөдәрис аганың бу уңайдан үз фикере дә бар.
«Безнең заманда хәрби хезмәткә бармыйча калу дигәннең төшкә дә кереп чыкканы булмады. Ничек инде армиягә бармыйсың ди?! Андый егетне кызлар да сөйми, хөрмәт итми ич... Шәхсән үзем Венгриядә хезмәт иттем. «Бабайчылык» дигән нәрсә турында белмәдек тә. Авылда эшләп, чыныгып үскәнгәме, артык авыр булмады. Танк гаскәрләренә эләктем, хәрби машинага идарә итү бәхете дә тиде. Водитель-механик, рота механигы булдым. Гомумән, армия мәктәбен үзен ир-егетмен дигән һәр кеше дә үтәргә тиеш дип саныйм. Оныкны да шулай тәрбиялимен».
Ял вакытларында әнисе янына, авылга кайтып йөри Мөдәрис ага. Якын кешесенә хуҗалыкта булыша, хәл-әхвәлләрен белешә.
«Әти-әниләрегезне хөрмәт итегез, игътибарлы булыгыз, — дип яшьләргә мөрәҗәгать итә ул. — Укыгыз, белемгә омтылыгыз, тырышып эшләгез. Хезмәтне яратып башкарсаң гына яхшы нәтиҗәләргә ирешәсең. Барчагызга да эшкә күтәренке күңел белән йөрергә, дәртләнеп эшләргә, тормыштан ямь табып яшәргә телим!»

Л. ГАБИТОВА, автор фотосы.


Читайте нас: