Сентябрь — Рагит Дәүләтша улы һәм Равилә Җәмгыйтдин кызы Әхмәтшиннар өчен мул җимешле дә, бәхет-шатлыклы да айларның берсе.
Чөнки быел нәкъ шушы айда никахларына 59 ел тулачак икән. Ә менә 4 сентябрьдә гаилә башлыгы 80 яшьлек күркәм гомер бәйрәмен каршылаячак. Мул җимешенә килгәндә, «Сәламәтлек» бакчачылар ширкәтендәге хуҗалыкларында үстергән яшелчә-җимешләр турында сүз бара. Уңган хуҗа белән хуҗабикә тырыш хезмәтләренә бәяне шул рәвешле ала, бакча эшләрендә ярдәмләшкән балалар-оныкларга да экологик чиста уңыштан өлеш чыга.
Әхмәтшиннар гаиләсе белән гәзит укучыларны якыннанрак таныштырасым килә. Әйдәгез, озын-озак еллар томаны артында калып барган, әмма күңелләрдә беркайчан да җуелмаячак истәлекле-кадерле вакыйгаларга күз ташлыйк...
.... Илебезнең бар почмакларында зур төзелешләр «кайнаган», шәһәрләр үсеш ала башлаган чор. Ырынбур өлкәсендә дә кызу эш вакыты. Яшь егетләр, кызлар җиң сызганып тимер юл төзелешендә эшли. «Шпаллардан ятаклар ясап, шуларда йоклый идек», — дип искә ала ул чордагы авыр, әмма романтикага
бай тормыш сәхифәләрен Әхмәтшиннар. Яшьлек вак-төяк авырлыкларга карап тормый шул. Ялга туктаган арада эш мәйданы күңелле ыгы-зыгыга күмелә, танышу-аралашу мохитенә әверелә. Равилә белән Рагит та нәкъ шунда таныша.
— Рагит кызларга карата бик ихтирамлы булуы белән игътибарымны җәлеп итте, — дип искә ала Равилә апа. — Без аның белән һәр җирдә дә: эштә дә, ял вакытларында да гел бергә булдык. Кулларымны үзенең каты да, ягымлы да учларыннан җибәрми иде ул.
— Һәм җибәрмәячәкмен дә, — дип ягымлы карашын хәләл җефетенә төби Рагит ага. — «Үтә кызыл тиз уңа», дисәләр дә безнеке уңмады. Дус-тату булып, бер сукмактан, бер эздән дигәндәй үттек гомер юлын, арытаба да шулай булсын дип телим.
... Ике ел очрашып, бер-берсен сынап йөргәннең соңында яшьләр гаилә тормышы корып җибәрә. Озак та тормый, ул чордагы күпчелек яшьтәшләре сыман бәхет эзләп, Үзбәкстан якларына чыгып китәләр. Рагит ага буровойда бораулау мастеры булып, хатыны авыл советында эшли.
... 1976 елда Әхмәтшиннар Октябрьскийга кайта. Гаилә түгәрәкләнгәннән-түгәрәкләнә бара. Башта олы уллары Виль, кызлары Роза туса, соңрак кече уллары Рафаэль дөньяга аваз сала. Бүген инде балалар үзаллы тормыш көтә, Рагит ага белән Равилә апа дәү әни-дәү әти дә булырга өлгергән — аларның ике оныклары һәм бер оныкчыклары бар.
— Гаиләдә гел татарча сөйләшкәнгә, балалар гына түгел, оныклар да туган телдә аралаша, — ди Әхмәтшиннар. — Моңа шатланабыз гына, үзләренең нәсел тамырларын, ата-бабаларын онытмаячаклар димәк.
Октябрьскийга кайтып төпләнгәч, Рагит ага 25 ел «СУ-5» предприятиесендә трактор машинисты булып эшли. Рәвилә апа башта бухгалтериядә, соңрак хакимияттә страховка агенты вазыйфасында хезмәт куя. Икесе дә хезмәт ветераны исеменә лаек.
... Хаклы ялга чыгуларына хәтсез вакыт узса да, тынгысыз җанлы Әхмәтшиннар эшсез утыру дигәнне белми. Алар оныкларын караша, бакчада җиләк-җимеш үстерә. Рагит ага 30 ел буе «Сәламәтлек» бакчачылар ширкәтендә тәртип өчен җавап бирә. Биредәге агач-куаклыклар иминлеге, ихата-коймалар төзеклеге аның җаваплылыгында була.
— Рагит үз-үзенә дә, безгә дә һәрвакыт таләпчән булды, — ди Равилә апа. — Ул берәр эшкә тотынса, җиренә җиткереп башкара, гаилә әгъзаларыннан да шуны сорый. Шуңа да балалар, ә хәзер инде оныклар да хезмәт сөючән, акыллы булып үсте.
Гомер буе машинист һөнәренә тугры булган Рагит ага бүгенге яшьләрнең эшче белгечлекләрен үз итмәве турында ниндирәк фикер йөртә икән?
— Заман яшьләренең күпчелеге тәү чиратта укымышлы булулары, белем алуга омтылышлары белән аерылып тора. Шул максаттан алар һөнәри белем бирү учреждениеләре белән генә чикләнмичә, югары уку йортларына укырга керә. Әлбәттә, дәрәҗәле белгечлеккә ия булган кешенең гади эшче буласы килми. Чөнки эш шартлары да җиңелдән түгел, хезмәт хакы да канәгатьләндерми. Заманча техника үсеш алган чорда бәлки шулай кирәктер дә. Хәзер күп эшне шул техника башкара бит, без генә ул бар нәрсәне кул белән эшләп үстек...
— Әйткәндәй, Октябрьскийда яши башлаган чор белән чагыштырсаң, шәһәребез зур үзгәрешләр кичерде. Һәм бу үзгәрешләрнең уңай якка булуын билгелисе килә, — ди Рагит ага. — Соңгы елларда гына да күпме яңа объектлар, торак йортлар барлыкка килде; урамнарда асфальт, парк-скверлар чәчәккә күмелгән. Мисалга, 35нче төбәкне генә алыйк. Элек биредә 1-2 күпфатирлы йорт бар иде. Ә хәзер ул ничек үсте, матурланды?! Яшь гаиләләр, балалар күбәйде, бу — үзе зур бәхет!
... Очрашуыбыз ахырында Әхмәтшиннар күңелләрендә саклаган теләкләрен дә ишеттерде. «Балалар, оныкларга да безнең кебек тигезлектә, дус-тату тормыш белән яшәргә насыйп булсын иде, — ди Рагит ага. — Гаиләдә бердәмлек, үзара хөрмәт булганда бернинди авырлыкларга да бирешмисең, сынаулар каршында югалып калмыйсың».
— Иң элек әти кешегә ихтирам булырга тиеш, — дип иренең сүзенә кушыла Равилә апа. — Гаиләдә ир-ат — баш һәм төп фикерне дә ул әйтә. Шәхсән үзем гел шушы хакыйкатькә ярашлы яшәдем, балаларга да шуны аңлатырга омтылдым. Бүген инде аларның хөрмәтен күреп, дөрес тәрбия биргәнебезне аңлыйм. Аллага шөкер, балалар, оныклар ярдәмнән ташламый, хәлне белешеп тора. Әнә киленебез Мария да: «Биана-биатадан уңдым», ди. Бу үзе иң югары
бәя түгелме?!
... Әхмәтшиннар бик матур тормыш юлы үткән. Үз өлешенә тигән сынауларга бирешмичә, тырыш хезмәт белән яшәгәннәр, илгә-көнгә хөрмәтле, үзләренә игелекле балалар үстергәннәр. Бүген шушы хезмәтләренең, игелекле гамәлләренең әҗерен күреп, күпләргә үрнәк булырлык бәхетле картлык кичерәләр. Дәвамлы булсын иде әле ул. Бриллиант туйларын да матур кияү-кәләш булып, түгәрәк табын артында каршы алырга насыйп булсын үзләренә!