Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
30 август 2018, 13:55

Бергә — гомергә

Бер сулышта, уртак омтылыш, хыял-максатлар белән узылган ярты гасырдан ашу парлы гомер юлы...

Бер сулышта, уртак омтылыш, хыял-максатлар белән узылган ярты гасырдан ашу парлы гомер юлы...
Сокландыргыч та, үрнәк тә алар. Мондый түм-түгәрәк бәхет кояшы Октябрьскийда яшәүче Галия Сәфәрова белән Закуан Сәлимшинга да елмайды. Алар узган шимбә шәһәрдә үткән «Гаилә белән ял» чаралары кысаларында ЗАГС бүлегендә бергә гомер итүләренә илле биш ел тулуны билгеләде.
Яшь чагында клубта бергә спектакль куеп йөри бу икәү. Бер сәхнәдә уйныйлар, бер сукмактан өйгә кайталар. Ике арада булган дуслык җепләре тора-бара мәхәббәткә әверелеп, ике яшь йөрәкне кавыштыра.
Ул заманда тормыш корып җибәрү беркемгә дә җиңел булмагандыр... Яшьләргә белем алырга кирәк, яшәр өчен торак кирәк, ашарга, киенергә акча кирәк... күпме кирәк! Ә теләк дигәне бар да, мөмкинлек кенә чикле. Хезмәт хакының күп өлеше фатир өчен түләүгә китә. Гаиләсен алып бару өчен Закуан абыйга бик нык тырышырга туры килә. Өстәвенә тормыш иптәше Галия Һади кызы медицина институтына укырга керә. Ничек итсә итә Закуан абый, тормыш иптәшен укытып чыгара, үзе исә берничә урында эшли.
— Гөрләтеп, хәзерге кебек туй үткәрүләр булмады ул вакытта, — ди Закуан Сәлимшин. — Юклык заманасы бит. Шулай да якын туганнар белән билгеләп үттек. Аллага шөкер, менә илле биш ел иңне-иңгә куеп яшибез, — ди ул зур горурлык белән. — Бер эштән дә куркып тормадым. Нәрсәгә тотынсам шуны җиренә җиткереп башкарырга тырыштым, — ди ул үзе дә. Аның көче белән күпме йортлар, оешма-биналар утлы булды икән, бүген моны исәпләп тә бетерерлек түгел.
Галия Һади кызын да шәһәребездә белмәгән кеше юктыр, Башкортстан Республикасының Сәламәтлек саклау отличнигы, югары категорияле табиб гомере буе халыкның сәламәтлек сагында торды. Бүген дә халык яратып, сагынып килә аның янына. Кемгәдер ягымлы һәм җылы сүзе кирәк, кемгәдер яхшы дәва...
— Насыйп ярым, бәхетем янәшәмдә булган икән. Башканы күрмәдем, сайланмадым, күзләмәдем. Иремнең кадерен белеп, хатын-кыз бәхете тоеп яшәдем. Бүген Закуанга ихлас күңелдән рәхмәт әйтәсем килә, чөнки мин хөкүмәт кешесе — табиб булдым, гел эштә дә эштә: төнге дежурстводан чыгам да, участокка барам, аннан кайткач чакырулар буенча китәм... Өйдәге хуҗалык, балалар аның карамагында булды. Закуан шундый булмаса, мин тыныч күңел белән эшли дә алмас идем. Балаларның икесе дә минем юлдан китте — табиблар. Хәзер менә оныкларыбыз үсеп җитте. Алар безгә терәк, юаныч, — дип уртаклашты безнең белән Галия Һади кызы.
Әйе, шушы еллар дәвамында гаиләдә үзара татулык, бердәмлекнең саклануы өчен икеңә дә тырышырга кирәктер. Хатын-кызларның бик сирәге генә иренә рәхмәт әйтә ала торгандыр, менә бу пар чын-чынлап бер-берсенә гомер буе терәк-таяныч булган, аларга карап сокланырга гына мөмкин.
— Олыгая барган саен, бер-береңнең кадере арта икән. Бергә булганда өй дә ямьле, чәй дә тәмлерәк, — ди гаилә башлыгы.
Чыннан да, алар инде бер сулышны уртак итеп сулый, бераз гына күрешми торсалар да, бер-берсен сагынып кайта.
Бүген Сәлимшиннар балаларына ярдәм итеп, 6 оныгының уңышларына сөенеп, алар белән горурланып матур гомер кичерә. Лаек ялга чыккач та, Закуан абый тик утырмый: иҗатка багышлый үзен, шигырьләр-җырлар иҗат итә ул, берничә җырын Гүзәл Уразова, Ришат Төхвәтуллин башкара, ике китабы чыкты. Күңелендә гомер буе җыелган уй-хисләрен хәзер ул шигырьләрендә чагылдыра, әйтәсе сүзләрен дә шигырь юллары белән әйтә. Бер шигырен бүген сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
Инде илле биш тулды
Мин туганда елап тудым,
Нидер җитмәгән кебек.
Олыгайгач кына белдем,
Елаганмын, синең туганны көтеп.
Ак чәчәкләр арасыннан
Алсуларын эзләдем.
Алсулары күп булса да
Тик берсен генә өздем.
Өздем аның берсен генә,
Мәңгелеккә булсын дип.
Алсу чәчкә тиңдәшлеген
Йөрәгем белән сизеп.
Бу дөньяда кем теләми
Сөеп-сөелеп яшәргә,
Менә шулай яшәдек без
Илле биш ел гел бергә.


З. Сәлимшин.


Ю. ДӘҮЛӘТБАЕВА, автор фотосы.


Читайте нас: