Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
14 август 2018, 17:04

«Тырышмыйча чара юк иде»

Московка авылы шәһәрдән ерак булса да, үзе бер аерым дәүләт кебек яши, халкы тырыш, эшчән, сүзгә тапкыр, матур-матур яңа йортлар калкып чыккан.

Московка авылы шәһәрдән ерак булса да, үзе бер аерым дәүләт кебек яши, халкы тырыш, эшчән, сүзгә тапкыр, матур-матур яңа йортлар калкып чыккан. Килгән саен авылда мәктәп, клуб юклыкка зарлана халык. Балалар автобус белән шәһәргә йөреп укырга мәҗбүр, ә бит Московканың үзендә белем учагы булса, ата-аналарга да, балаларга да ничек уңайлы булыр иде! Кайчандыр биредә бер колхоз хуҗалыгы булып, авылның бакчалары, фермалары, көтүлекләре булган. Авыл тарихын яхшы белгәннәрдән бүген Р. Шәйхуллин гына калган. Безне шушы гаҗәеп киң күңелле кеше белән таныштырган Зөһрә апа: «Авылыбызның тере тарихы ул», — диде Рифкать абый турында.
Төбәгебездә нефть чыгарыла башлауга байтак еллар үткән, иң авыр чорда, барлык эшләр кул көче белән генә башкарылган заманнарда эшләргә туры Рифкать абыйга. Эшкә кергәндә аңа нибары 16 яшь була. Авылларындагы төзелеш заводына урнаша ул. Әниләреннән 5 бала ятим кала (3 кыз, 2 ир бала), ул вакытта кечкенә Рифкатькә 6 яшь була. Әтиләре сугышта үлеп кала. Өлкән апалары Минзакирә үзеннән кече 4 апаена әни дә, әти дә була. Аларның бала һәм үсмер чаклары бик авыр үтә. Ашыйм дисә, ашарларына юк, әнигә сыенам дисәләр, әниләре юк. Әтиләрен хәтерләмиләр дә инде. Ачлы-туклы, ата-ана назы күрми үсә Шәйхуллиннар. «Эшләп үткәрдек вакытны, бәләкәйдән эшкә чумдык, — ди Рифкать абый. — Тырышмый чара юк, әти-әни булмагач, аркаланыр, кайгыртыр кеше юк бит. Бары тик үзеңә генә ышанырга, үзеңнең көчеңә таянырга кирәк».
Нефтьче тормышын ул 4нче промыселда җир асты ремонты операторы булып килә башлый. Үзаллы өйрәнергә туры эшенең нечәлекләренә. «Укырга мөмкинлек тә, вакыт та булмады, бездән бары тик эш таләп ителде», — дип хәтер «сандыгын» барлый 2 тапкыр Хезмәт даны ордены кавалеры Рифкать Шәйхуллин.
Уйлап карасаң, нефть чыгару күләме нәкъ җир асты ремонты операторының эшенә бәйле. Оператор ремонт эшләрен никадәр тиз һәм сыйфатлы итеп башкара, нефть тә шулай чыга.
Мәктәпне тәмамлаганнан бирле тормыш аты дилбегәсен кулында нык тотучы хезмәт кешесе ул Рифкать абый. Гомер юлында тырышлыгы һәм тәвәккәллеге белән яңа үрләр яулап, бик күп төрле эшләрне дә үзләштергән авыл улы ул. Аның фоторәсеме заманында Мәскәүдә ВДНХның мактау тактасында торган. Рифкать абыйдан эш тәҗрибәсен өйрәнергә Губкин исемендәге институттан, чит ил студентлары практикага килә. Кайчандыр Нурфаяз Хәбибрахман улы да Рифкать Шәйхуллинның ярдәмчесе булып эшли башлаган, аннары мастер, цех начальнигы итеп үрләтәләр үзен.
«Бүгенге белән чагыштырганда эш шартлары, әлбәттә, авыр иде, әмма мин бер вакытта да зарланмадым. Баштан-аяк нефтькә коенып кайткан чаклар булды. Нишлисең, эшең шундый булгач, түзәсең инде», — дип сөйли ул нефтьче эшчәнлеген искә төшереп.
«Ике уңган берсен берсе тапкан», — диләр Рифкать абый белән Гөлфирә апа турында. Авылның абруйлы, мактаулы кешеләре. 54 ел бергә тату, матур итеп гомер иткән алар. Тормыш иптәше Гөлфирә апа гомер буе Московкада питомникта хезмәт салган. «Аның кебек матур гөл-чәчәкләр, яшелчә-җимешләр үстерә белүче юк башка», — дип зур хөрмәт белән искә ала авылдашлары Гөлфирә апаны. Иң беренче бәрәңге, иң беренче җиләк аларда өлгерә, иң беренче чәчәк аларда ата иде, диләр. Кызганыч, бер ел элек бакыйлыкка күчкән Гөлфирә апа. Бер-берсенә шулкадәр тиң булып, бер-берсен ярты сүздән, бер караштан аңлап яшәгән бу соклангыч пар. Рифкать абыйның күз яшьләре әле дә кипмәгән...
Рифкать Шәфыйкъ улының балалары да әтиләре эзләреннән киткән. Улы Радик белән кызы Зөлфия — икесе дә нефтьчеләр. Әтиләрен ялгыз калдырмыйлар, әле берсе кайта, әле икенчесе кайта төп йортка. Оныклары да сөекле бабаларының хәлен белешеп кенә тора. Балаларың шундый вакытларда яныңда бөтерелә икән, димәк син кадерле һәм кирәкле аларга. Олыгайган яшьтә көннәреңне якыннарың, туганнарың белән бергә үткәрү, аларның игътибар-хөрмәтен тоеп яшәү — иң куанычлысы шул бит ул дөньяда.

Читайте нас: