Игътибар иткәнегез бардыр: гади эшчән кешеләр үз хезмәтләре турында артык «кычкырып» бармый, гадәттә бик тыйнак булалар.
«Полигон» җәмгыятенең контейнерларны җыештыру машинасы водителе — Артем Владимирович Гавриковны да шундыйлардан дияр идем. Минем фотоаппарат, блокнот, ручка ишеләрне тотып килгәнемне күреп, ул бераз югалып калгандай булды: «Фотога төшермәсәгез дә ярый инде, нишләгәнем бар соң әле ул кадәр газетага язарлык?!»...
Чынында исә, Артем кебек тырыш, чын ир-атлар һөнәрен сайлаган егетләр хакында матбугат битләрендә көн дә язып торсаң да артык булмас дияр идем. Чөнки нәкъ менә алар бүгенге көн геройлары исеменә лаек. Бер минутка гына күз алдына китерик: шәһәребездәге барлык чүп ташу машиналары «юкка чыккан» ди. Нәтиҗә нинди булачак? Контейнерлардагы чүп-чар, көнкүреш калдыклары ташып, диңгездәй ишегалларын тутыра башлаячак, саф һавабыз бозылачак. Мондый күренешләрне экологик һәлакәткә тиңләр идем мин...
Ә менә Артем кебекләр шәһәрдәшләр уңайлы шартларда яшәсен, тирә-як чиста булсын өчен көн дими, төн дими хезмәт куя. Эш кешесен бездә бәяли дә беләләр, узган елда Гавриков күпьеллык намуслы хезмәте өчен хакимиятнең Мактау кәгазенә лаек булган, җитәкчеләре дә аның турында «уңган, тырыш» егет диләр. Үзенә өр-яңа «МАЗ» машинасын беркетүләре дә зур ышаныч, хөрмәт билгесе бит! Әйткәндәй, Артем үз өстендә эшләүне дәвам итә, ул яңарак югары белем алуга да ирешкән. «Тормышта анысы да ярап куяр», ди ул үзе.
Ялга туктап торган арада Артем белән әңгәмәләшеп алдык.