Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
24 июль 2018, 11:56

«Яхшы табиб булып, кешеләрне дәвалыйсым килә...»

... Ак халатлы шәфкать ияләре хезмәтенә балачактан гашыйк ул.

... Ак халатлы шәфкать ияләре хезмәтенә балачактан гашыйк ул.
Моңа тәү нәүбәттә медицина тармагында эшләүче әти-әнисе сәбәпчедер. Аларның үз эшен бар күңелләрен биреп, яратып башкаруын кечкенәдән күреп үскән ич ул. Бүген инде ул балачак хыялын тормышка ашыру юлында, табиб һөнәренә ия булу ниятендә иң олы тормыш сынауларына әзерләнә...
Шушы гүзәл затны сезнең белән дә таныштырасым килә. Яшьләр сәхифәсенең чираттагы герое — алтын медалистка, «Ел укучысы-2018» милли конкурсының «Иҗат эшчәнлегендә югары нәтиҗәләр өчен» төркемендә дипломга лаек булган Альбина Радик кызы Газизова.
Искәрмә: «Ел укучысы-2018» конкурсы «Талантлы яшьләргә булышлык итү, аларның сәләтен үстерү буенча төбәкара үзәк» учреждениесе тарафыннан үткәрелә. Быел анда Русиянең 51 субъектыннан 180 чыгарылыш сыйныф укучысы катнашты. Октябрьскийның ике укучысы — 10нчы мәктәптән Диана Милохова һәм 3нче гимназиядән Альбина Газизова «Иҗат эшчәнлегендә югары нәтиҗәләр өчен» төркемендә дипломнар белән билгеләнде.


— Альбина, «Ел укучысы-2018» конкурсында катнашу нияте ничек туды?
— Бу турыда мәктәптә ишеттем һәм катнашу тәкъдиме алдым. Әлбәттә, риза булдым, чөнки мин табигатем буенча бик кызыксынучан, актив, һәрнәрсәдә үземне сынап карарга омтылам. Форсаттан файдаланып, бәйгегә әзерләнергә булышкан, миңа ышаныч күрсәткән укытучыларга, гимназия директорына, шулай ук дусларга, туганнарга рәхмәтемне җиткерәсем килә.

— Бүләкле урын алачагыңа ышандыңмы?
— Дөресен әйтим, моны көтмәгән идем. Әмма ышанычны бер мизгелгә дә югалтмадым, яхшы нәтиҗәгә бик өметләндем. Дипломга лаек булуымны ишетү зур шатлык булды, димәк, якын кешеләремнең, яраткан мәктәбемнең ышанычын аклаганмын. Гомумән, мондый бәйгеләр республика, шәһәребезне таныту өчен менә дигән мөмкинлек. Шулай ук үзеңдә лидерлык сыйфатлары тәрбияләү, башкалар белән тәҗрибә уртаклашу өчен дә уңайлы ул.

— Нигә нәкъ иҗади номинацияне сайладың?
— Мин бәләкәйдән сәнгать дөньясын үз итәм. Биергә, җырларга яратам. 7 яшьтән халык биюләре түгәрәгенә йөри башладым. «Росинка» бию коллективы составында республика, бөтенрусия, халыкара милли конкурсларда чыгыш ясый идек. Башкорт, татар, чуваш, урыс, удмурт — нинди генә милләтләрнең иҗатын өйрәнмәдек икән?! Иң истә калган иҗади конкурсларны санап үтәсем килә: Кырымда үткән халыкара сәнгать фестивале «Зоряна Хвиля». Бүгенге көндә ул «Звездная волна» исемен йөртә. Казанда — «Адмиралтейская звезда», Уфада — «Страна талантов», Мәскәүдә — «Бегущая по волнам». Әйтеп үтелгән фестиваль-конкурсларда коллективыбыз белән дә, дуэт составында да 1нче дәрәҗә лауреат исемен алдык.

— Уңышка ирешүнең сере нидә?
— Иң тәү чиратта үз-үзеңә, мөмкинлекләреңә ышаныч булырга тиеш. Әгәр нинди дә булса эшне «Мин булдырам!» дип башкарасың икән, ул һичшиксез уңышлы булачак. Шулай ук вакытны дөрес бүлә белергә кирәк: укуга, ялга, иҗатка һ. б. Шәхсән үземә килгәндә, әйтүемчә, кечкенәдән актив булып үстем, миңа барысын да үзаллы, кемнәндер ярдәм сорамыйча эшләү ошый. Кече сыйныфларда укыганда ук мәктәптә узган мәдәни, спорт чараларына гел өлеш кертергә омтыла идем. Өлкәнрәк классларда химия, биология, физкультура буенча олимпиада-бәйгеләрдә, инглиз теленнән конференцияләрдә катнаштым. Актив тормыш алып булу белем даирәсен киңәйтә, дөнья буенча сәяхәт итү, яңа дуслар табу мөмкинлеге бирә. Минем Кырым, Болгария, Тайландта булганым бар. Һәр яңа җирдә бик тиз дуслар табам, үзем өчен ниндидер яңалыклар ачам.

— Ял вакытында ни белән шөгыльләнәсең?
— Бүгенге көндә югары уку йортына керү максаты беренче урында тора. Шуңа күрә күбрәк вакыт укуга, имтиханнарга әзерләнүгә сарыф ителә. Шулай да дуслар белән саф һавада ял итәргә, киләчәккә планнар корырга да өлгерәбез. Яшьлек бит ул шундый, хыялларга, кабатланмас мизгелләргә бай! Ял вакытларында китап укырга да яратам. Бу гадәттә классик әсәрләр була.
Лев Толстой, Александр Пушкин, Рэй Брэдбери иҗатына гашыйкмын.

— Туган телдә аралашасыңмы?
— Әйе, миндә алар икәү — башкорт һәм татар телләре. Ник дигәндә, әтием — башкорт, әнием — татар. Гаиләдә күпчелектә татарча сөйләшәбез. Башкотчаны да беләм. Минем фикеремчә, һәр кеше әти-әни телен белергә тиеш. Туган телне саклау, үстерү, аны киләчәк буынга тапшыру өчен әдәби кичәләргә, театр-концертларга йөрү, тел белгечләре белән очрашу файдалы булыр иде. Тел сакланса, халкыбызның гүзәл мәдәнияте, гореф-гадәтләре дә сакланачак. Киләчәктә әти-әнием үрнәгендә балаларыма да туган телне өйрәтәчәкмен.

— Әйдә, бераз хыялга бирелеп алыйк. Шәһәребездә нәрсәләрне үзгәртер идең?
— Октябрьский миңа бик ошый. Урамнар, йорт ишегаллары яшеллеккә күмелгән, парк-скверлар җыйнак, матур. Яшь гаиләләрнең, бала-чагаларның күп булуы да яхшы. Яңа торак йортлар, социаль объектлар даими төзелеп тора. Шулай да шәһәрне тагы да күркәмрәк, күңеллерәк итү өчен кайбер яңалыклар комачауламас иде. Мәсәлән, Боз сарае һәм аквапарк. Бу объектларны шәһәр халкы инде күп еллар хыялында йөртә. Киләчәктә ул тормышка ашар дип өметләнәсе кала...

— Якын киләчәккә дә күз салыйк: укуыңны кайсы өлкәдә дәвам итәргә телисең?
— Медицина белгече булырга хыялланам. Бәләкәйдән «больница»лы уйнарга, курчакларымны «дәваларга» ярата идем. Бүген инде балачак хыялын тормышка ашыру мөмкинлеге бар. Медицинага тартылуыма әти-әниемнең дә сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт куюы тәэсир итмичә калмагандыр. Бер уңайдан, иң якын терәгем, яклаучым-саклаучыларым булган кадерле кешеләремә — әти-әниемә иң зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә! Ихлас мәхәббәтегезне, ышанычыгызны аклар өчен бар тырышлыгымны куячакмын. Минем уңышлар — тәү чиратта сезнең ярату, теләктәшлек һәм түземлек нәтиҗәсе!
— Әңгәмәң өчен рәхмәт, Альбина! Сиңа бар хыялларыңның да тормышка ашуын, куйган максатларыңа ирешүеңне телибез!

Л. ГАБИТОВА.


Читайте нас: