Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
19 июль 2018, 16:33

«Тормыштан ләззәт алып яшибез!»

Уфа вузына укырга керә алмагач, Ильвира туган шәһәрендәге медицина колледжында белем алырга карар итә. Шунда ук Тимур Гыйльванов белән таныша.

Уфа вузына укырга керә алмагач, Ильвира туган шәһәрендәге медицина колледжында белем алырга карар итә. Шунда ук Тимур Гыйльванов белән таныша.
Тимур да медицина университетына кирәкле балларны җыялмаган икән. «Мин аңа беренче караштан ук игътибар иттем, — ди Ильвира. — Ә ул — юк. Кызлар күп иде төркемдә...» Тиздән Ильвираны староста итеп сайлыйлар. Тимур да активист була. Яшьләр еш аралаша башлый. Күп кенә уртак мавыгулары булуы да ачыклана. Мисалга, икесе дә походларга йөри, «Салават Юлаев» хоккей клубы җанатарлары да икән. Мәдәният йорты оештырган «Яшь лидер мәктәбе»н тәмамлагач, алар инде бөтенләй аерылмый.
Беренче курстан соң яшьләр тагын Уфага бара. Бу юлы икесенә дә уңыш елмая. Ильвира БДУның биофагына, Тимур медицина университетына керә. Гомум торакта яшиселәре килми, дәү әтиләрендә урнашалар. Никах укыталар. Икенче курстан башлап, уку белән беррәттән эшлиләр дә. Җәен Көньяк Урал буйлап сәяхәт итәләр. Тимур хәтта Тянь-Шаньга да менә, туризм буенча өченче разряд ала (Ильвира икенче разрядка ия). Рәсми рәвештә яшьләр соңгы курста өйләнешә. Бер елдан балалары туа. «Әле дә хәтерлим, — дип елмая Ильвира. — Безнекеләр диплом ала, мин бала тудыру йортында ятам». Малайга Әмир дип исем кушалар. Ильвира шунда ук магистратурага документлар тапшыра, Тимур — интернатурада. Укулары беткәч, Октябрьскийга кайталар, дәү әтиләрен дә калдырмыйлар. Гаилә башлыгы шәһәр хастаханәсенә табиб-травматолог булып урнаша, рентгенолог һөнәренә дә ия була. Әле ул өч урында, иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр, ялсыз диярлек эшли. Ильвира мәктәптә биология укыта, тик, баласы еш чирләү сәбәпле, китәргә туры килә. Аннан соң «Водоканал»га лаборант булып урнаша. Укымышлы ханымны инженер, аналитик үзәк начальнигы итеп үрләтәләр. Кызлары да туа.
Җәмәгатьчелек тормышы белән дә яши ирле-хатынлы. Икесе дә эшләрендә төрле бәйрәмнәр уздыра, «Бәхетле ата-аналар» клубында (шәһәр мәдәният йорты) әгъзалар. Бер ел элек «Яшь гаилә» республика конкурсында катнашканнар. «Уфага килгәч, аптырап калдык, — ди Тимур. — Бөтен парлар да матур, соклангыч. Лидерлар рәтенә керә алмабыз, дидек тә, туйганчы бәйрәмнән ләззәтләнергә булдык». Кызыклы биремнәр күп була конкурста. Гаилә белән өстәл әзерләү, бию ярышы, компьютер уенында машиналарда «чабу», республика турындагы сорауларга җавап бирү... Уйламаган җирдән Гыйльвановлар командасы җиңә, Гран-при яулый! Быел аларны Бөтенрусия «Ел гаиләсе» конкурсына тәкъдим иткәннәр. Әле гаилә үзләре читтән торып катнашкан этап нәтиҗәләрен көтә. Ярославль шәһәренә дә барачаклар. Бөтенрусия яшь ата-аналар форумында тәҗрибәләре белән уртаклашырга уйлыйлар. Мактанырга сәбәп җитәрлек. Икенче сыйныфтагы Әмир «бишлегә» генә укый, йөзү, шахмат, инглиз теле белән шөгыльләнә. Гагарин олимпиадаларында катнаша. Урыс теле, математика, тирә-як мохитне өйрәнү буенча ярышларда алдынгы урыннарга чыга. Кызлары Регина рәсем төшерә, җырларга, биергә ярата. Бик тә сөйкемле бала...
«Сез инде унбиш ел бергәсез. Яңа өйләнешкән парларга нинди киңәш бирер идегез? Акча, фатир юклыкка ничек түзәргә?», дип сорыйм Ильвирадан. «Акчасызлыкны... үткәреп җибәрергә кирәк. Ипи дә юк чаклар булды. Иремнең Уфада яңа эшкә тотынган чагы иде бу. Мин аны якладым. Яхшы хатын бурычы бу. Гаилә иминлеге ирдән тора бит. Аңа үсү мөмкинлеген бирергә кирәк. Торак булмавы күп яшьләр өчен проблема, билгеле. Шуның аркасында бала табуны кичектергән танышларыбыз бар. Яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме таләп ителә. Үзеңә дә тырышып эшләргә, максатлар куярга, гаиләдә бер-береңне хупларга кирәк». «Гаиләләр акча юклыктан гына аерылышмый, — дип өсти Тимур. — Хыянәттән дә аерылалар. Элек хыянәтне яшергәннәр, әле хәтта горурланалар да. Андыйларга әйтәсе килә: «Кешене яратасың икән, үзеңне дә, аны да читтәге бәйләнешләрең белән кимсетмә».
«Гаиләдә бер-береңә юл куярга өйрәнергә кирәк, — ди Ильвира. — Никах — ике яклы килешү ул. Иптәшеңнең фикерен һәрчак исәпкә ал, килешә белергә өйрән. Уртак шөгыль табу мөһим, шул чакта яраткан кешеңә дә, сиңа да бервакытта күңелсез булмас».

Читайте нас: